|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2012 Җәмгыять
Бурычка алырга курыкмыйсызмы?Россия халкы тагын бурычка яши башлаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ил халкының өчтән бере нәкъ менә хәзер банктан ссуда алу өчен иң яхшы вакыт дип саный. Андыйлар бурычка батудан да курыкмый хәтта. Бүген россиялеләрнең банкларга вакытында түләнмәгән 300 миллиард сум әҗәте бар. Ә сез бурычка акча алырга курыкмыйсызмы? Алсу БОРҺАНОВА, кредит рәсмиләштерү бүлеге белгече:
– Ел башы белән чагыштырганда, хәзер кредит рәсмиләштерергә теләүчеләр саны бераз кимеде. Бу Президент сайлавыннан соң дефолт була дигән имеш-мимешләргә бәйле, күрәсең. Тик бүген дә эшсез утырганыбыз юк анысы. Әҗәткә алырга теләүчеләр саны арткач, физик затларга кредит бирү төрләре дә күбәйде. Автомобиль сатып алырга җыенучылар, авылда эш башларга теләүчеләр күп мөрәҗәгать итә. Машина сатып алу өчен бирелә торган кредит, мәсәлән, автомобильне кулдан яки яңаны сатып алуга бәйле. Ул 15 елга кадәр бирелә. Кредит ставкасы 15 процентка җитә. Ә башка кирәк-яраклар өчен банктан бурычка акча алучыларга 5 елга кадәр кредит рәсмиләштерәбез. Кредит ставкасы 25 процент тәшкил итә. Банктан 50 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Минем бурычка акча алганым юк. Әҗәткә яшәүне чир дип саныйм.
Әбри ХӘБРИЕВ, ди-джей:
– Юк, курыкмыйм. Миңа калса, кредит ул – яхшы алым. Акчаны акыл белән тотарга өйрәнәсең килсә, кредит ал. Минем девизым шул. Кредитсыз тормышта акчаның кая киткәне, нәрсәгә сарыф ителгәне күренми. Ә кредит сине финанс ягыннан сагалап тора, акчаны чүп-чарга туздырудан туктата. Шуңа күрә кредит алудан бер дә курыкмыйм.
Арсений ГАЛИЕВ, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат сәркатибе:
– Татарстанда, чыннан да, кредитларны ыргылып ала башладылар. Әйтик, безнең идарәгә былтыр кредит оешмаларынан 70 меңнән артык документ керде. Аларның гомуми суммасы 33 миллиард сумнан артык. Гади сүз белән әйткәндә, Татарстан халкының банкларга әнә шул күләмдә бурычы бар. Коточкыч сан. Алиментлар, хезмәт хакы түләмәү, әҗәтләрнең бүтән төре – алар буенча акча күләме бермә-бер ким. Бүгенгә әлеге 70 мең эшнең 28 меңе тәмамланган. Шунысы бар: монда сүз кешеләр түгел, нәкъ менә суд эшләре турында бара. Әйтик, кеше өч банктан өч кредит алган икән, бурычын вакытында кайтармаган очракта, аның һәркайсы буенча аерым эш кузгатылачак.
Лилия МӨСТӘКЫЙМОВА, укытучы:
– Бурычка бер дә акча аласы килми дә, әмма башка чара юк бит. Әҗәтсез яшәү өчен хезмәт хакын күп итеп алырга кирәк. Ә безнең кебек бюджет хезмәткәрләренә бу мөмкин түгел. Аның каравы, хәзер банклар бюджет тармагында эшләүчеләргә аз процентлы кредит бирә. Мин әнә шул мөмкинлектән файдаландым. Узган ел ахырында 5 елга 300 мең сум күләмендә кредит алдым. Бурычымны 450 мең сум итеп кайтарырга туры киләчәк.
Саимә БАРИЕВА, балалар табибы:
– Мин бурыч дигәннәрен гомумән өнәп бетермим. Бүген үзеңә генә ышанып була бит. Өстәвенә, банкта кредит тәкъдим иткәндә, аларның хезмәткәрләре барысын да “чәчәкле-чуклы” итеп күрсәтә, кредит алуның зарары булмавын алга сөрә. Үзләре вак-вак хәрефләр белән килешү ахырында әллә нинди суммалар язып куя. Аларга ышанып, әҗәткә алсаң, ун тапкыр арттырып кайтарырга туры килмәгәе. |
Иң күп укылган
|