поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.04.2012 Мәдәният

Самара сәхнәсендә беренче тапкыр

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Мирсәй Әмир әсәре буенча сәхнәгә куелган “Гөлшаян” спектаклен күрсәтте

Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм сугыштан соңгы елларда иҗат иткән язучы һәм драматург Мирсәй Әмирнең хикәя-повестьларын, драма әсәрләрен шул чорда яшәүчеләр онытмаганнардыр. Аның пьесасы буенча куелган “Миңлекамал” спектакле үзе генә дә ни тора! Ә менә драматургның комедия әсәрләрен белүчеләр бүген бармы икән? Элеккеге, әле революциягә кадәрге авыл тормышына, анда яшәүче төрле катлам кешеләренә, берәүләрнең эчкерсез самимилегенә, икенчеләрнең мәкерлегенә карата язылган “Гөлшаян” комедиясе башкалардан ничектер аерылып тора. Спектакльне сәхнәгә куючы - театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин аны бүгенге көнгә яраклаштырып, элеккеге тормышны заман таләпләренә туры китереп тасвирларга тырышкан, һәм ул моңа ирешә алган дип әйтергә була.

 

Спектакльнең төп герое - авылның иң чибәр, шаян, шук яшь хатыны Гөлшаянга (Татарстанның атказанган артисткасы Илсөяр Сафиуллина) кемнәр генә күз атып йөрми: сәүдәгәре дә (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов), старостасы да (Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов), хәтта хәзрәте дә (Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов) һәм аның каладан ялга кайткан улы Фәйзелкәбир дә (Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов). Барысы да Гөлшаянны аулакта туры китерергә, аңа сүз кушарга гына торалар. Мондый бәйләнүләрдән һәм ире Әхмәтнең (Харис Хөснетдинов) нигезсез көнләшүләреннән туйган хатын барысын да үз урынына утыртырга карар итә. Әллә нинди хәйләләр корып, нәтиҗәдә ул ирен дә акылга утырта, артыннан тагылып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, алардан үч ала.  

 

Тамашаны караганда җиңел водевиль рәвешендә куелган бу көлкеле спектакль геройларын күптән кайдадыр күргән, очраткан кебек тоясың. Самараның зыялы тамашачысы да шәһәребезгә беренче тапкыр килгән бу театрны яратып кабул итте. Моңа, иң беренче чиратта, режиссерның һәм артистларның осталыгы сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм. Аларның һәрберсе үзенчә талантлы, сәхнәдә үзенчә бер якты образ тудыра алды. Әйтик, хәзрәт улы Фәйзелкәбирнең кыланышларыннан рәхәтләнеп көлде халык. Әле генә Миләүшә исемле яшь кызга (Гөлназ Нәүмәтова) яратам дип йөреп, инде шунда ук Гөлшаянга гашыйк булганын белдергән бу герой тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә җилкуар икәнлеген яхшы күрсәтте. Андыйлар бүген безнең арада да азмыни?!

 

Ә менә Гөлшаянга тамашачы сокланып карап утырды. Ул татар хатын-кызына хас булган барлык матур сыйфатларны да туплаган: үзе чибәр, үзе акыллы, үзе шаян, үзе хәйләкәр. Аның исеме дә җисеменә туры килеп тора бит! Спектакльнең беренче мизгелләреннән үк артистка Илсөяр Сафиуллина халыкның игътибарын җәлеп итеп, ахырга кадәр үзеннән күз дә алдырмады. Матур елмаюы, ягымлы карашы, йомшак телле булуы белән тамашачының күңелен яулады ул.

 

Наил Шәйхетдинов тә бозык хәзрәт ролен бик оста башкарды. Кияүдәге хатын артыннан өстерәлгәндәге хәйләкәр елмаюы, янып торган күзләре, гомумән, кыланышы тамашачыда аның таланты белән соклану хисләре тудырды. Олы яшендә булуына карамастан, дин әхлагын онытып, оятын югалткан хәзрәт образы игътибарга лаек иде.

 

Гомумән, һәрбер артистның күз карашы да, мимикасы да, һәр хәрәкәте дә үз образларына бик тә туры килеп торды. Кемне генә алма, Сәлим Мифтаховнымы (сәүдәгәр), Илгизәр Хәсәновнымы (староста), Харис Хөснетдиновнымы (Әхмәт) - берсендә дә бернинди артыклык, бернинди җитешсезлек күреп булмады. Шуңа күрә геройлар да чынбарлыкта кебек кабул ителде.

 

Миләүшәнең әтисен - Гыйлай картны уйнаган Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевның да, кызның сөйгән яры Арысланны, баһадир гәүдәле авыл егетен уйнаган Рөстәм Гайзуллинның да искиткеч талантлы артистлар икәнлеге күренеп тора.

 

Спектакльнең беренче мизгелләреннән үк вакыйгалар үзәгенә кереп китеп, ахырда ни буласын зур кызыксыну белән көтте халык. Тамаша башында барлыкка килгән интрига ахырга кадәр сакланып, спектакль бер сулышта үтте. Монда режиссер Рәшит Заһидуллинның югары профессиональлеген тагын бер тапкыр билгеләп үтәргә кирәктер.

 

Җиңел, символик комедия булуына карамастан, әлеге спектакльдә тирән мәгънә ята. Ул бер-береңә ышану, гайбәт тыңламау, гаиләдә тату яшәү кебек кыйммәтләрне пропагандалый. Нахакка көнләшүнең кеше күңелен рәнҗетүе турында да әйтте Гөлшаян. Әйе, гаиләдә иң беренче бер-береңә ышаныч кирәк бит. Ә Гөлшаянның хәйләкәрлек, акыл белән шулай ирен дә, үзе артыннан йөрүче әтрәк-әләмнәрне дә урынына утыртуы, чыннан да, соклану тудырды. Менә нинди булырга тиеш тә ул чын, гадел, саф татар хатын-кызы!

 

Шулай итеп, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының Самарадагы гастроль спектакле зур уңыш белән үтте. Тамашачылар артистларны аягүрә көчле алкышларга күмделәр. Биредә әлеге гастрольләрне оештыручы - театрның баш администраторы Зөлфия Башаровага рәхмәт әйтәсе килә. Алга таба да бу талантлы артистлар белән очрашырбыз әле, дип өметләнәбез.  

 

Югарыдагы рәсемдә: Фәйзелкәбир - Ренат ШӘМСЕТДИНОВ һәм Гөлшаян - Илсөяр САФИУЛЛИНА.

 

 

Староста ролендә Илгизәр ХӘСӘНОВ (сулдан уңга), Әхмәт - Харис ХӨСНЕТДИНОВ, хәзрәт - Наил ШӘЙХЕТДИНОВ һәм Арыслан - Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН.

 

Автор фотосурәтләре


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 15 | 07.04.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»