поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.04.2012 Мәгариф

Арча көллияте тирәсендә купкан ыгы-зыгы

Без, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төрле елларда тәмамлаган укучылары һәм милли мәга­риф-мәдәният-сәнгать өлкәсендә халкыбызга озак еллар дәвамында хезмәт күрсәткән шәхесләр, “Ватаным Татарстан” редакциясенә хат-мөрәҗәгать белән чыгарга булдык.

Соңгы вакытта, матбугат битләреннән дә күренгәнчә, Арча педколледжы һәм аның җитәкчелеге тирәсендә махсус рәвештә ыгы-зыгы куптарылды, озак еллар дәвамында аны җитәкләгән, республика мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән педагогларны эштән алып ату юлында реаль адымнар ясалды, ә кайберәүләргә хезмәт урыннарын бушату тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу исә, үз чиратында, коллективта укыту-тәрбия эшендә кыенлыклар тудыручы тынгысызлык атмосферасы барлыкка китерде, милли җәмә­гатьчелектә ризасызлык тойгылары уятты.

 

Без Арча педкол­леджы­ның җитәкчелегенә карата кылынган гамәлләрне аның бердәм һәм эшлекле, югары фәнни потенциаллы коллективына, милли мәгарифкә яса­ган һөҗүм дип кабул итә­без. Үз вакытында Мәга­риф министрлыгы тарафыннан район җитәкчелеге белән килешенеп эшкә куелган, әлеге вазыйфаны соң чиккәчә җиренә җитке­реп башкарган, үтә дә намуслы, хөрмәтле директор Наил Габдрахмановны хаксызга вазыйфасыннан читләштерү, хаста хәленә китереп җиткерү безне аптырашта калдырды. Пед­кол­­ледж­ны илкүләм таныткан уңышларда элгәре җитәкчеләрнең дә, соңгы елларда ул урында эшләгән ди­ректорның да өлеше зур. 80 еллык тарихка ия, илебезгә 18 меңнән артык укытучы, М.Мәһ­диев, Г.Ахунов, С.Шакир, Ф.Миңнуллин, Ф.Тарханова, Г.Галиева, Р.Рахман кебек танылган күпсанлы каләм ия­ләре, галимнәр, артистлар биргән педагогия көллияте бүген дә алдынгылар рәтендә – 70 урта махсус уку йорты арасында иң активлардан санала.

 

2011 елның июнендә генә тикшерү үткән, тагын 6 елга белгечләр әзерләргә хокук алган көллияттә хәзерге көндә белем бирүче укытучылар коллективының фәнни-ме­то­дик потенциалы башкалар көнләшерлек дәрәҗәдә. Алар арасында 9 фән кандидаты, 2 докторант, 4 аспирант бар, укытучы­ларның 59 проценты югары категориягә ия. Көллият – республикабызда Россия мә­гариф министрлы­гы­ның Мә­га­риф хезмәткәрләре белемен күтәрү академия­сенең бердәнбер эксперименталь эш мәйданчыгы. Биредә 2011 ел­ның сентябреннән аеруча сәләтле балалар өчен гимназия классы да ачылды. Яңа белгечлекләр үзләштерү буенча да эш бара. Кыскасы, көллият хәзерге көн хезмәт базарында үз урынын тапты, заман сулышын тоеп, яңалыкка омтылып яшә­вен дәвам итә.

 

Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Наил Габдрахманов җитәкләгән һәм республикабызда бердәнбер милли мәгариф уку йорты булган Арча педколледжы бүген яклауга мохтаҗ. Көллиятнең уңышларын санга сукмау, җәмгыятебездәге бү­генге ролен күрмәскә тырышу, бер сәбәпсез директорын алып ташлап, аның урынына, нинди генә әзерлекле булмасын, читтән җитәкче китерү укытучылар коллективына да, студентларга да, ата-аналарга да авыр тәэсир итә дип уйлыйбыз. Бу һәр кеше күңелендә педколледж язмышы, укытучы һәм укучы язмышы, хәтта халык һәм ил язмышы өчен борчылу тойгысы уята, киләчәк көнгә бәйле өметләрнең тамырына балта чаба.

 

Республика җитәкчелеге, вакыйгалардан хәбәрдар булган очракта, мондый үтә ямьсез һәм гаять тә гаделсез кү­ренешләргә юл куймас иде шикелле. Бу хат шуны күздә тотып, җитәкчеләр тарафыннан мәсьәләнең уңай хәл ителүенә, Арча педколледжын, аның бердәм коллективын саклап калуда чара күре­лер, беренче чиратта, Наил Габдрахманов килә­чәктә дә үз вазыйфаларын башкарыр ди­гән зур өметләр белән язылды.

 

Ихтирам белән:

 

Галләм Р.Г. (Рәшит Галләм) – тарихчы-галим, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты;

 

Гарипова А.А. – Республика мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты укытучысы, дәреслекләр авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

 

Рахман Рифә (Рифә Рахман) – язучы-шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты һәм тагын 37 имза



Ватаным Татарстан
№ 73 | 07.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»