поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2012 Юмор

Ышандырин (Сатирик хикәя)

(«Печән базары» конкурсының нәтиҗәләре Татарстан язучыларының XVII съездында (18 майда үтә) игълан ителеп, журналның 6нчы санында басылачак.)

Кайчандыр химфакта бергә укыган Хикмәт дустымны очраттым. Ул һич тә үзгәрмәгән, әвәлгечә күңелчәк.

 

— Ниһаять, мине котлый аласың! — диде, авызын колагына җиткереп. — Шәп дару уйлап таптым. Ышандырин дигән.

 

Хикмәт дусның хикмәтләренә мин инде күнегеп беткәнмен. Яшь чагында диңгез суыннан бензин куарга хыялланып йөргән иде. Барып чыкмады. Елгыр егетләр аның идеясен урлады — бензинга елга суы кушып сата башлады. Моны белгәч, Хикмәтнең кәефе кырылды, әлбәттә, әмма югалып калмады. Яңа идеяләр канатландырды дустымны. Шуңа аның әлеге хәбәренә әлләни исем китмәде.

 

— Булыр, булыр синнән, алхимик! — дип көлгән идем, Хикмәт җитди төзәтмә кертте:

 

— Алхимик түгел, нанохимик! – Һәм, дәртләнеп китеп, үзенең гыйльми ачышы хакында сөйләде:

 

— Нанохимия казанышларын киң файдалану бүгенге җәмгыятебезнең тотрыклы үсешенә турыдан-туры уңай йогынты ясый. Соңгы ачышымның әһәмияте ифрат та зур. Ышандырин — Русия гражданнарының организмы өчен үтә файдалы дару. Олы яшьтәге кешеләр аны, аспирин кебек, даими эчеп торырга тиеш. Иманым камил, тиздән минем ышандырин аспиринны алмаштырачак.

 

— Ай-һай!..

 

— Нәрсә, ышанмыйсыңмы әллә?

 

— Кеше ышанырлыкмыни?!

 

— Менә-менә! Безнең халык нәкъ синең шикелле — ышана белми. Кем әйтмешли, бу безнең иҗтимагый-сәяси чиребез. Аны бары тик ышандырин белән генә дәвалап була.

 

— Булды ди!

 

Хикмәт миңа гаҗәпләнеп карады да:

 

— Әйдә, алайса, сыныйбыз... синдә! — диде.

 

Аның бу идеясе миңа кызык тоелды. Яңа ачышның дөреслеген үзеңдә тәҗрибә ясап тикшерүдән дә ышанычлысы юк.

 

— Ярый, подопытный кролик булырга мин риза, — дидем. — Алга, алхимик... нанохимик!

 

Без якындагы Мәдәният сараена юнәлдек. Анда депутатлыкка кандидатлар белән очрашу бара иде. Зур залга үтеп, арткы рәттәге буш урынга кунакладык.

 

Трибуна артында — Түрәгали Күпертәевич. Гадәтенчә борчак сибә:

 

— Мин халкым өчен янып яшим. Аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында соңгы айларда аеруча зур эшләр башкардым. Минем җитәкчелегем белән тар урамнар киңәйтелеп, киң тротуарлар тарайтылды. Автомобиль хуҗалары рәхмәт укып бетә алмый...

 

Шулчак янәшәбездә утыручы ак мыеклы абый кычкырып сүз кыстырды:

 

— Өемдәге сөекле автомобиль хуҗаларына, дип әйт! Хатының белән балаларыңның һәрберсендә — өчәр машина.

 

Түрәгали Күпертәевич бер секундка тукталып торды да сүзен дәвам итте:

 

— Әйе, хәзер сөекле халкыбызның тормыш шартлары нык яхшырды. Чөнки хезмәт хаклары, пенсияләр бертуктаусыз арта да арта. Шуңа яңадан-яңа кибетләр ачарга туры килә. Киләчәктә арзан фатирлар төзүне дә җайга салырга ниятлибез. Ләкин моның өчен мине депутат итеп сайлавыгыз мәслихәт...

 

Әһә, түрәлектән туйган бу, тынычрак урынга күчеп утырырга исәбе.    Минем уйларымны укыгандай, янымдагы Ак мыек:

 

— Ришвәт алып, баеп беткәч, җиңел генә җаваплылыктан качып котылмакчы, — дип куйды.

 

Гомер буе түрә креслосын биләгән кешенең бармагы үз ягына кәкре икәнен яхшы белгәнгә мин аның депутат булып халыкка тугры хезмәт итәренә тамчы да ышанмадым. Өметсез карашымны Хикмәткә төбәдем. Ул шундук, эшнең нидәлеген аңлап, миңа таблетка сузды. Аспиринга охшаган тылсымлы даруны йотып җибәргән идем... Менә сиңа кирәк булса, акылга сыймаслык могҗиза – Түрәгали Күпертәевичның кандидатурасы депутат булырга лаеклы икәненә ышандым бит, әй! Ә ник ышанмаска? Чынлап та, лаеклы шул. Элекке хаталарын аңлап, иске гадәтләреннән арынып, яңача яши һәм эшли башлаячак ул. Депутат итеп кенә сайласыннар!

 

Хикмәт миңа күз кысты:

 

— Йә, ничек?

 

— Шәп кандидатура! — дидем, күз дә йоммыйча.

 

Трибуна артына чираттагы кандидат менеп басты. Шәһәребезнең иң бай кешесе Алтынбай Карамаев. Болганчык заманда «кара алтын» белән әвеш-тәвеш итеп, кесәсен калынайтып калды. Байлыгы башыннан ашса да, саранлыгы белән барсын да уздырган бу замана бае, ишетәсезме, ничек сайрый:

 

— Әгәр мин депутат булсам, — ди, — меценатлык эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрер идем. Үз акчама балалар бакчасы, мәктәпләр төзер идем, яшьләргә фатирлар, картларга ял йортларына путевкалар сатып алып бирер идем.

 

Һай, афәрин! Аңлаган, ниһаять. Урлап җыйган малның барыбер игелеге тими диләр бит. Кешегә өләшеп бик дөрес эшли.

 

Әмма кинәт юмартланып киткән саран байның программасы Ак мыекка ошамады

 

— Таштан юкә суелды ди. Көтеп тор! — диде ул, тегенең ихлас ниятен шик астына алып.

 

Җенем кузгалды бу Ак мыекка.

 

— Ә син көтеп торма, — дидем каты гына, — ышан да сайла!

 

Ак мыек җавапсыз калмады:

 

— Бик ышансаң, үзең сайла. Ә мин ышанмыйм.

 

Без әйткәләшкән арада трибунада ораторлар алмашынды.

 

— Хәерле иртә, минем хөрмәтле укучыларым! — дип югары пафос белән сәламләде безне үзен «публицист» дигәнне үлеп яратучы шәһәр гәзите мөхәррире Төчекаләмов әфәнде. — Сез тагын бу публицист исерек баштан тәүлек мизгелен бутый дип уйламагыз. Әле кич булуга карамастан, ап-аек килеш әйтәм: «Хәерле иртә!» Чөнки сайлаудан соң безне якты көн көтә. Праймеризларда елдам катнашып, мин инновацион стратегиябезнең системалы модернизациягә әйләнүенә шаһит булдым. Тиздән шундый модернизацияләнгән инновацион тормышта яшәү бәхетенә ирешүегез белән котлыйм сезне, хөрмәтле укучы-сайлаучыларым!

 

Берничә кеше иренеп кенә кул чапты. Ак мыек үзалдына тиргәнеп куйды да, миңа борылып:

 

— Син шушы алдакчыга ышанасыңмы? — дип сорады һәм җавабымны да көтмичә тәтелдәргә тотынды: — Мин аны совет заманыннан ук беләм. Ул чакта якты коммунистик киләчәк турында яза иде. Ельцин вакытында демократларны мактап, коммунистларны хурлады. Хәзер инде Ельцинны гаепләп, бүгенгеләргә дан җырлый. Гел бер төрле төче сүзләрдән торган су буедай мәкаләләре белән гәзитен тутыра. Аларны үзеннән башка укучы калмады бугай инде, гәзитенең тиражы кимегәннән-кими. Минемчә, Төчекаләмов үзенең язганнарына үзе дә ышанмый хәзер.

 

— Аның каравы, мин ышанам!

 

Бу сүзләрем Ак мыекка бомба шартлагандай тәэсир итте.

 

— Ышанасың?! Чынлапмы? — дип кат-кат сорады ул. — Димәк, син аның чынбарлыкта кем икәнлеген белмисең. Ә мин беләм. Заманында безнең колхозга килеп, итен, маен, балын төяп китә дә рәисебезне мактап гәзитенә яза иде. Бушка беркемне дә данламый ул. Син менә шундый кешегә ышанасыңмы?

 

— Ә нигә ышанмаска?! Журналистның эше шул — кирәк кешене мактау, кирәкмәгәнен таплау.

 

— Димәк, син аларның «икенче борынгы һөнәр иясе» икәнен беләсең?

 

Тәмам тәкатьне корытты бит, бәйләнчек! Чыдарлыгым калмагач, чәпәдем авызына:

 

— Яхшы беләм һәм барыбер ышанам!

 

Ак мыек утырган урыныннан егылып төште. Әллә инфаркт булды инде, тәүбә... Мин Хикмәткә бактым:

 

— Бу авыруга мотлак ышандырин кирәк. Бир хикмәтле даруыңны!        Ләкин дусым минем борчылуларымны бар дип тә белмәде:

 

— Ярамый! Мин синдә тәҗрибә үткәрәм. Ә аның нәтиҗәсен үзең күреп торасың.

 

— Әйе, — дип килештем аның белән. — Бик ышанычлы дару икән бу ышандырин дигәнең.

 

— Мин аны сайлауда катнашучы берәр фиркагә сатам әле.

 

Шулай диде дә Хикмәт, кандидатлар белән очрашуның беткәнен дә көтмичә, чыгып йөгерде...

 

Ә мин ышанычлы ышандырин йогынтысында сайлауда дөрес тавыш бирдем.

 

Нанохимик дустымны күптән күргән юк. Белмим, хикмәтле даруын берәрсенә төртә алды микән?

 

Сайлау нәтиҗәләрен көтик әле...


Марсель СӘЛИМ
Казан утлары
№ 4 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»