поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2012 Җәмгыять

Су асты дөньясын да күп күргән, зәңгәр күкләрдә дә егетлек күрсәткән Ясәви Хаҗипов белән ӘҢГӘМӘ

Чит җирләргә барып яхшы ат казанган, шул төбәкнең генә түгел, илебезнең күренекле кешесенә әйләнгән шәхесләребез сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Ярославль шәһәрендәге “Подводник” ширкәте башлыгы, өлкә татарларының “Нур” иҗтимагый берләшмәсе рәисе, Кукмара районында туып үскән Ясәви Хаҗипов су асты дөньясын да күп күргән, зәңгәр күкләрдә дә егетлек үрнәкләре күрсәткән каһарман икән дип кайттык без Русиянең чал шәһәреннән. Без анда нурчылар оештырган туган тел кичәсенә барган идек. Кичәдән соң ашыкмыйча гына Ясәви әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Тормыш юлыгызны яктырткан газеталарда Сезне Битләнгүрдә туып үскән дип язалар. Үзегез Аксыбыда туганмын дисез...

– Рәсми рәвештә Битләнгүр дип йөртелсә дә, халык телендә Аксыбы ул. Мамадыш белән Кукмара районнары чигендәге Аксыбыдан да кадерлерәк җир юк минем өчен. Әтием Таһир күптән вафат инде. Аллага шөкер, әнием Мәхрүзә исән-сау, яхшы гына йөреп тора. 13 майда аңа 87 яшь тула. Мөмкинлек булган саен туган якларга кайтып килергә тырышам. Әнием үзе дә, озаклап тора алмаса да, кунакка килгәләп йөри.

– Очучы булырга җыенган идем, су төбенә төшәргә туры килде дисез.

– Без үскәндә кайсы гына малай күккә менәргә, космонавт булырга хыялланмаган икән. Гагаринның галәмгә менгән чагы иде бит. Мин дә, балачак хыялымны тормышка ашыру өчен, Богырыслан очучылык училищесына барган идем, әмма теләк белдерүчеләрнең күп булуы, авыл мәктәбендә әзерлек җитмәве аркасында укырга керә алмадым (дөрес, бу хыялым 50 яшемдә тормышка ашты). Армиягә китәргә, атом су асты көймәсендә хезмәт итәргә туры килде. Анда төшүче һәркем водолаз күнекмәләре алырга тиеш: диңгезләр гизәсе бит, ни булмас! (Һәркемгә тәтеми мондый бәхет: яхшы хезмәт иткәне, тырышлыгы өчен өч елда 3 мәртәбә авылына ялга кайтып килә ул. Р.М.). Шуңа күрә хәрби хезмәттән кайткач, озак уйлап тормадым: Казандагы “Гидроспецстрой” су асты-техник эшләр идарәсенә су астында эшләүче ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Илебезнең төрле шәһәрләренә эшкә юллыйлар иде. Ярославльдә ике мәртәбә булырга туры килде. Шәһәр ошап китте дә, имтихан биреп, үзем, мөстәкыйль су астында эшли башладым. Диңгездә хезмәт иткәндә бу эш гомерлек һөнәремә әйләнер дип уйламаган идем.

– Атом су асты көймәсендә хезмәт итү сәламәтлеккә зыянлы диләр. Хәрби хезмәтнең тискәре нәтиҗәләрен сизмәдегезме?

– Сәламәтлеккә зарланмыйм, Аллага шөкер. Көймәгә кергәндә шәхси дозиметр бирәләр иде. Чыкканда аны кире тапшырасың. Билгеле, күпмедер күләмдә радиация аласың инде. Әгәр ул нормадан артмый икән, зыяны юк. Радиацияне күбрәк алучылар да булды. Аларны комиссияләп, җиңелрәк хезмәткә күчерделәр. Мин бит авыл малае, эшләп үстем, 9-10 классны 15 чакрымдагы авылга йөреп укыдым.

– Мөстәкыйль ширкәт оештырырга ничек җөрьәт иттегез?

– Мин инде водолаз булып унбиш ел эшләгән – су астында шартлатучы, эретеп ябыштыручы, кисүче һөнәрләре үзләштергән идем. Илдә базар мөнәсәбәтләре урнаша, зур предприятиеләре, бөлгенлеккә төшеп, таркала башлагач, 1990 нчы елда фикердәшләрем белән “Скафандр“ кооперативы оештырдык. 1991 елны аны “Подводник” – ачык, 1993 елны ябык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәрттек. Хәзер бездә даими эшләүчеләр – 120 кеше. Гомумән, ул вакытта зур предприятиеләрнең шактые бүлгәләнеп, сыйфатын, һөнәрилеген югалтып, базар мөнәсәбәтләренә яраклаша алмады. Шәһәребездәге су астында эшләүчеләр предприятиесе дә бүлгәләнде. Бүтәннәр, нигездә, вак-төяк эш белән шөгыльләнә, безгә көндәш түгел. Дөрес, Мәскәү, Петербург, Түбән Новгородта безгә көндәш булырлык җитди ширкәтләр бар. Хәзер без бөтен ил буенча , “Газпром”, “Ростелеком”, “Транснефть” берләшмәләре заказлары белән эшлибез. Русиядә эш күп. Әлегә чит илләргә чыккан юк-югын. Менә соңгы вакытта Беларусь белән сөйләшүләр бара, бәлкем анда да эшләрбез.

– Сез диңгез төбендә дә эшлисезме?

– Без алтмыш метр тирәнлеккә кадәр төшеп эшли алабыз. Бу чикләү шуңа бәйле: һава белән сулаганда 60 метрга кадәр төшеп эшләп була. Әгәр аннан да тирәндәрәк эшлисең икән, гелий белән кислород катнаш һава бирелә. Безнең өчен диңгез суы белән елга суының аермасы юк. Тегесендә дә, монысында да эшли алабыз.

– Ә менә Русия белән Төркия арасында “Зәңгәр ташкын” нефть үткәргече сузмакчылар. Кара диңгез тирән булгач, сез анда эшли алмыйсыздыр инде?

– Анда зур куәтле чит ил ширкәтләрен җәлеп итмәкчеләр. Мондый эш өчен махсус йөзмә заводлар корыла. Безнең ширкәт өчен ул – артык зур проект.

– Су астында эшләүче мөстәкыйль ширкәтне аякка бастыру, таныту ансат булмагандыр?

– Беренчедән, үзем, үз кулларым белән тотып эшләгәч , бу эшне яхшы беләм. Икенчедән, кул эшләгәндә баш та тик тормады: ничек бу эшне киңәйтергә, камилләштерергә икән дип уйландым. Инде патентлаштырылган ике уйлап табуым бар. Хәзер алар Русиядә киң кулланыла. Аларның берсе – су астындагы торбаларны, җир өстенә чыгармыйча гына, төзекләндерү мөмкинлеге бирә торган кессон, ягъни су асты камерасы. Икенчесе – су астында кабель урнаштыргыч. Шушындый япон су асты тракторы бер миллион доллар чамасы торса, “Подводник”ка ясалганы берничә йөз мең долларга гына төшә. Куллануы ансатрак, бәясе арзанрак булгач, бу җайланма шактый зур сумманы яңга калдыра. Илдәге үзгәрешләр, үзгәртеп кору чоры башлану һәркемгә үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген сынап карау мөмкинлеге бирде. Шул вакытта тәвәккәлләп башлап җибәрдек. Әүвәл ширкәтебездә биш-алты кеше генә эшли иде. Тора-бара зур-зур компанияләрнең ышанычын яуладык.

– Ширкәтегездә безнең егетләр бармы соң?

– Бар. Миндә Татарстаннан шактый кеше эшли. Без – ширкәтне оештыручылар – 4 кеше. Аларны өчесе – татар егетләре. Зөфәр белән Хәйдәр дә Татарстаннан.

– Ул трактор су астында эшләгән, тиз арада күгәреп бетмиме соң?

– Тимердән ясалса да, су астында эшлиме, җирдә йөриме, һавада очамы – һәр техниканың үз ресурсы, мөмкинлеге бар. Амортизация вакыты дип атала ул. Ун елга җитәме, егерме елгамы – эш шартларына карап билгеләнә. Әйтик, су астында төзекләндерү камерасына биш ел вакыт бирелә. Аннан соң ул йә капиталь төзекләндерелә, йә сүтелә.

– Мөмкинлек дигәннән. Әйтик, кабель урнаштыргычның эшләү мөмкинлеге биш ел булса, кеше үз гомерендә ничә сәгать су астында эшли ала? Менә Сез су астында 9 мең сәгатьтән артык эшләгән дип ишеттек.

– Норма буенча су астына төшкән кеше анда 2 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш. Илле яшьтән пенсиягә чыгу өчен, 10 ел стаҗ һәм ким дигәндә 3 мең сәгать эшләү таләп ителә.

– Сез ул чагында өч кеше нормасын үтәгән булып чыгасыз. 9 мең сәгать – ул бит бер елдан артык вакыт дигән сүз.

– Ул вакытларда без бик тырышып коммунизм төзи, ике сәгатьлек норманы даими арттырып үти идек. Минем, су өстенә чыкмыйча, сигез сәгать ярым эшләгәнем бар.

– Су астында эшләү – бик авыр хезмәт. Мөгаен, кәефне күтәрү, арганлыкны басу өчен дип салгалый башлыйлардыр. Су астында эшләүчеләрнең уртача гомер озынлыгы күпме?

– Хәзер статистика алып барыламы-юкмы – белмим. Советлар берлеге вакытында һөнәрдәшләремнең уртача гомер озынлыгы 51 ел да 7 ай иде. Чынлап та, күпләр эчкечелеккә сабышты. Минем белән бер тирәдә эшли башлаганнарның күбесе хәзер исән түгел инде.

– Безнең илдә уңышлы эшли торган ширкәтләргә басым ясап, куркытып “ясак түләтү” тәҗрибәсе киң таралган. Берсенә түләмәсәң, барыбер икенчесенә түләргә туры килә диләр. Сезгә басым ясаганнары булдымы?

– Чынлап та, туксанынчы еллар башында, яңа гына мөстәкыйль эшли башлаганда офиска ниндидер яшь боксчылар килеп: “Әйдәгез, без сезнең яклаучыгыз булабыз”, – дип тәкъдим итте. Өлкәнең эчке эшләр идарәсендә дусларым бар. Шуларга бардым. Алар криминал гавамга тиешлесен аңлатты. Җинаятьчел гавам бүген – бар, иртәгә – юк. Аннан соң безне яулап алуы да шактый кыен. Сату-алу гына түгел бит. Бәлкем рейдерлык басып алулары булыр иде. Безнең эш бик үзенчәлекле, монда эшләп, алдырып китү өчен белгеч булырга кирәк.

– Яшьлек хыялын тормышка ашырып, очучылык һөнәрен дә үзләштергәнсез. Хәзер спорт самолетларында очып, югары пилотаж күрсәтә торган ярышларда катнашасыз икән. Су астында куркынычракмы, күктәме? Әллә икесе дә Сезнең канны куертып, адреналин бирәме?

– Куркыныч дигән сүзне мин инде күптән оныттым. Курку түгел, куелган максатны, тапшырылган эшне яхшырак үтәп чыгарга иде дигән борчылу бар. Су астына төшкәч, эшләвеңне өстә күпме кеше, күпме техника тәэмин итеп тора. Һәрбер минут, һәрбер секунд контрольдә. Ул бик кыйммәткә төшә. Шуның өчен мөмкин кадәр тизрәк, нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк. Шулай ук очу да – бик җаваплы эш. Очыш вакытында ялгыш, артык хәрәкәт ясамаска тырышасың. Чөнки һәр мизгелең ниндидер нәтиҗәгә ирешүгә буйсындырылган булырга тиеш. Куркып эшләсәң, куркып очсаң, барыбер юньле нәтиҗә булмый. Хәзер күккә сыймаучылар да бар. Бу иң әүвәл очучыга бәйле. Иминлек кагыйдәләренә, инструкцияләргә бармак аша карасаң, билгеле, ул-бу килеп чыгарга мөмкин. Аннан соң спорт самолетларыбыз да иске. Иң яңа дигәннәре дә 1991 елны чыгарылган. Һавага һәр күтәрелү, су төбенә һәр төшү ниндидер нәтиҗә бирергә тиеш. Бу борчылу да түгел инде, тырышу, хезмәт, тәвәккәллек. Күктә төрле вәзгыять булды. Ике тапкыр двигатель сүнде. Шул чакта каушап калсаң – бетәсең. Төгәл хисап ясап, двигатель эшләмәгән килеш утырттым. Берсендә көпчәкләр чыкмады, очкычым җиргә түше белән “кунаклады”. Әгәр шул чакта каушап калсаң, ялгыш хәрәкәтләр ясасаң – беттең дигән сүз. Мондый вакытта мизгелләр хәл итә. Мин хәзерге вакытта югары пилотаж буенча Көньяк Африка Республикасы, Испания чемпионы, Русия күләм ярышларда II, III урыннарны алганым бар.

– Үз очкычыгызда туган якларга кайтканыгыз юкмы?

– Як-18Т самолеты сатып алганчы, Киевтә ясалган, А-22 дигән ике кешелек, күбәләк шикелле җиңел, уңайлы, 270 килолы гына очкычым бар иде. Аның хакы да арзан, 45 мең доллар гына, якынча машина хакы. Аңа җирдән күтәрелеп китү өчен 150-200 метрлык мәйдан да җитә. Утырырга да шулкадәрле мәйдан таләп ителә. Билгеле, тиз генә очтым да киттем түгел. Иртәгә очарга җыенасың икән, бүген гариза бирәсең. Маршрутны әйтәсең, запас аэродромнар билгелиләр. Гаризаны кабул иткәч, сиңа кирәкле вакытта юлны ачалар. Билгеләнгән маршрутта очканда җиргә мәгълүмат биреп барасың. Минем бер мәртәбә авылыбызга, бакча башына гына төшкәнем булды. Бу кызык өчен генә. Ни дисәң дә, самолет вертолет түгел бит, ярамый. Мин гадәттә Коркачыктагы аэродромга төшеп утырам. Дөрес, соңгы вакытта очып кайтканым юк. Хәзер заманчарак самолет алырга уйлыйм.

– Хатыныгыз Татьяна ханым да үзегез шикелле спортчы булган, парашютта сикергән. Спортчылар гадәттә үҗәт, үзсүзле була. Әле бит Сез милли җанлы кеше буларак, малайларыгызга Рөстәм, Дамир, Илдар дип татар исемнәре биргәнсез. Катнаш гаиләдә милли тәрбия бирү кыенмы?

– Уртак тормышны башлап җибәргәндә кайбер аңлашылмаучанлыклар булды инде. Әмма барыбер мөселман-татар гаиләсендә ир кеше баш булырга тиеш. Мин шуны хатыныма аңлата алдым. Улларым да сүземнән чыкмый. Билгеле, исем кушканда да бәхәсләр булды, барыбер үз дигәнемә ирештем. Хәзер малайлар үзләре ислам дине ягына тартыла, мин аларга бернинди басым ясамадым. Үз тормышың, яшәү рәвешең белән үрнәк күрсәтсәң, буыннан-буынга ихтирам күчеп бара дип уйлыйм. Моны сүз белән генә аңлатуы кыен. Әлбәттә, иң яхшы тәрбия чарасы – шәхси үрнәк. Менә июнь аенда бергә яши башлавыбызга 33 ел тула. Аллага шөкер, зур каршылык чыкканы булмады. Минем дә, хатынымның да монда туганнары юк. Хатыным Вологда өлкәсеннән булгач, барып зарланып йөри алмады. Мин гел юлда, эш сәфәрендә булгач, өч малайны үстерү мәшәкате нигездә хатынга төште.

– Үз вакытында башка милләт кешесенә өйләнергә җыенуыгызны әти-әниегез ничек кабул итте? Инде менә улларыгызны өйләндерер вакыт җиткән. Дөрес, аларга биредә сайлап алу мөмкинлеге аз. Улларыгызга нәрсә киңәш итәсез?

– Олы малай да, уртанчы малай да өйләнде инде. Рөстәмнең хатыны – Лена. Аның әнисе татар, әтисе урыс. Уртанчы малай урыс кызы алды. Күпме әйтсәм дә аңламады. Нишлисең, үзем үрнәк күрсәттем. Үз вакытында минем әти-әнием дә каршы торып карады. Барыбер үземнекен иттем. Аннан соң ул вакытта илебездәге сәясәт бер генә милләт кала, коммунизм төзибез диюгә корылган иде. Дөрес, хатынымны никах укытып алдым. Өйләнгәнче без ел ярым йөрдек. Шулай да улларыма үземчә мөмкинлек тудырган идем. Мәктәптә укыган вакытларында, җәй көне авылда, Аксыбыда ял иттеләр. Еллык ялымны җәй көне алып, авылга кайтып печән чаба идем. Без, авыл малайлары өчен шул ял инде. Дөрес, улларым авылда кызлар да озатып йөрде инде. Әмма ныклы элемтә булдыру өчен даими очрашып, күрешеп торырга кирәк шул. Ә менә Илдар Казанга татар яшьләре, мөселман яшьләре көннәренә ике тапкыр барды. Әле менә шушы көннәрдә Казанга Русия күләмендә уздырылачак каратэ ярышларында катнашырга барачак.

– Ярославль өлкәсендә күпме татар бар? Сез ничек милли эшкә кереп киттегез?

– Мин әлеге иҗтимагый эшкә 2010 елның ахырында гына алындым. Моңарчы өлкәдә 4 милли оешмабыз бар иде. “Дуслык”, “Туган тел”, “Мирас” оешмасы һәм татар милли-мәдәни мөхтәрияте. Мине ике елдан артык үгетләделәр. Алар нишләптер аерым-аерым эшләде. Килешеп эшли алмагач, администрациядәгеләр, нишләп алар тату түгел, дип гаҗәпләнеп карады. Эшем тыгыз дип каршы торып карасам да, ризалаттылар. Бу – вакытны күп ала, ахыры-кырые күренми торган эш. Иҗтимагый эшнең акчасы да юк, киресенчә, чыгымнары гына күп. Хәзер әлеге дүрт оешма “Нур” берләшмәсе канаты астында берләште. Дөрес, теләгәндә үзләре дә мөстәкыйль чаралар үткәрә ала. Бездә рәсми рәвештә 7 мең тирәсе татар бар. Чынбарлыкта күпме милләттәшебез яшәгәнлеген ачыклау – бурычларымның берсе. Ярославльдән тыш, Тутаев, Рыбинск, Ростов кебек шәһәрләрдә дә бар безнекеләр. Тутаевта милли-мәдәни мөхтәрият тә оештырдылар. Дөрес, татарныкы гына булган аерым дин оешмабыз юк.

– Әле Сез көче ташып торган ир-ат. Көн саен 25-30 чакрым чаңгыда йөрисез икән. Алга таба шуны эшлисе иде дигән яңа ниятләрегез юкмы?

– Киләчәктә берничә гектар җир алып, җиләк-җимеш бакчасы булдырырга хыялланам. Аның җимешләрен инвалидларга, балалар бакчаларына, ятимнәргә бирәсем килә. Дөрес, дачам бар, әмма анда агач үстермим, чирәм генә чәчтем. Хәер, анда ике ел барганым юк инде.

– Ничек, кайда ял итәсез?

– Арырга вакытым юк. Минем өчен спорт – ял инде. Дөрес, чит илләрдә – Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркиядә ял иткәнем, эш буенча Франция, Швейцария, АКШ, Япониягә барганым бар.

– Ишетүебезчә, олы улыгыз Рөстәм – сәүдә өлкәсендә эшләүче ширкәт директоры, кече улыгыз Илдар – каратэ буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы – студент. Үз яныгызда уртанчы улыгыз Дамир эшли дип аңладык. Үз эшегезне – су астында эшләү бизнесын Дамирга тапшырырга уйлыйсызмы?

– Әле хәл итмәдем. Бәлки Илдарга, бәлкем Дамирга тапшырырмын. Дөрес, Дамир инде үз янымда эшли. Һәрхәлдә, миңа ышанычлы кешеләр күбрәк кирәк.

– Илебездә сезнең үкчәгә басып килүче ширкәтләр бармы? Көндәшләрдән бер баш өстен булып, халыкара күләмдә танылу өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Иң әүвәл эшләгән эшең сыйфатлы булсын. Бүген аннан-моннан гына эшләп, алдалап акча алсаң, иртәгә артта калуың бар. Әгәр эшләгән эшең үзеңә ошаса, проект буенча башкарылса, төгәл, пөхтә ясалса (бәлкем ул әллә ни зур файда да китермәс) киләсе көнгә ышаныч бар.

– Картлар, балалар йортларына, инвалидларга, спорт оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтеп торасыз икән. Ә менә туган авылыгызга, туганнарыгызга булышасызмы?

– Аксыбыда мәчет салганда, юлларны төзекләндергәндә, газ керткәндә, зиратны койма белән әйләндереп алганда да булыштым. Сеңлем Фатыйма Киров өлкәсендәге Нократ Аланы бистәсендә яши. Беренче апрель көнне – аңа 56, миңа 58 яшь тулды. Бердәнбер сеңлеңә ничек ярдәм итмисең инде?! Әле бит ул даими рәвештә әнием янына кайтып, хәлен белешеп, булышып тора. Шөкер, аралары да 30 гына чакрым. Авылда төп нигездәге йортны яңартып куйдым. Әнием, Аллага шөкер үз аягында, үз акылында. Әле мин оныткан нәрсәләрне дә хәтергә төшерә.

– Хатыныгыз бәлеш, гөбәдия, кыстыбый пешерә беләме?

– Белә. Өчпочмакны да, бәлешне дә, Аллага шөкер, пешерә. Татар хатыннарыннан ким түгел, бәлкем кайберләрен уздырып та җибәрәдер әле. Ул өчпочмакка каз, үрдәк ите куша. Бу үзенә күрә аерым бер тәм бирә.

– Оныкларыгызга нинди исемнәр куштыгыз?

– Иң олысы – Альбина, икенчесе – Таһир, иң кечкенәсе – Данис. Уртанчы малайның улына әле 4 ай гына. Ул Тимур исемле.

– Өегездә татарча китап, газета-журнал бармы? Гомумән, китап укырга вакыт каламы?

– Китаплар бар, әмма укырга әллә ни вакыт тими. Улларым татарча укымаса да, менә хәзер оныгым Альбина өч ел инде татар теле өйрәнү курсларына йөри. Билгеле, телне өйрәнү өчен өйдә татарча сөйләшергә кирәк.

– Өегездә “ТНВ” каналы карыйсызмы?

– “ТНВ” бар. Берничә ел элек хатыным туган көнемә “ТНВ” тәлинкәсе бүләк итте.

– Ун-унбиш, егерме елдан, картаймыш көнегездә Аксыбыга кайтып төпләнергә исәп юкмы? Моңа хатын риза булмас дисезме?

– Мин кайтам дисәм, сүз дә юк, ул да кайтачак анысы. Әле, Аллага шөкер егәр бар, бик карт та түгел. Дәвам итәсе эшләр бар. Якын арада андый исәп юк әле. Туган нигездәге өйдә газ да, бөтен шартлар да бар. Алла боерса, 15-20 елдан кайтуым бар. Кайтмам дип әйтә алмыйм. Туган яклар сагындыра. Алма бакчасын Аксыбыда да ясап була бит.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»