поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.04.2012 Мәгариф

Дин ул үзе кирәк нәрсә, әлбәттә...

Үткән җәйдә РФ Президенты Дмитрий Медведев мәктәпләрдә диннәр нигезен һәм дөньяви этиканы укыту кирәк дигән иде. Нәтиҗәдә, эксперимент башлау турында карар кабул ителде. Экспериментта 19 регион, шул исәптән Түбән Новгород өлкәсе дә катнашырга теләк белдерде. Федераль программа буенча, 4 класс укучылары дүртенче чирекнең беренче көненнән “Основы религиозных культур и светская этика” курсына кергән алты модульның берсен сайлап, яңа фәнне өйрәнә башларга тиеш иде. Ә инде модульның ниндиен – христиан, ислам, иудей, будда нигезләрен, бөтендөнья диннәре нигезен яисә дөньяви этиканымы – анысын әти-әниләр сайлый.

Әмма бездә һәрвакыттагыча килеп чыкты: башта карар кабул ителде, аннары гына аны ничек тормышка ашырырга икәнлеге уйлана башлады. Нәтиҗәдә, бу фәнне 1 апрельдән укыта башлау мөмкинлеге юк икәне ачыкланды.

 

 - Әлегә бу фәнне гамәлгә кер-тәргә кем дә әзер түгел – мәктәпләрдә еллык укыту планы төзелгән инде. Киләсе уку елыннан ул һичшиксез укытыла башлар, тик 1 сентябрьдәнме, соңракмы икәнен әлегә әйтә алмыйбыз. Яңа фәнне махсус курсалар үткән башлангыч класс яисә җәмгыять белеме дәресе укытучылары укытыр. Безнең районда кайберләре бу курсаларда булды инде, кайберләре әлегә укый. Дәреслекләргә Мәскәүгә заявка бирдек, - диде Сергач районы мәгариф бүлегенең информация-диагностика кабинеты җитәкчесе Елена ПАНИНА.

 

 Ярый, алары хәл ителер – укытучысы да булыр, дәреслеге дә. Ә кирәкме соң бу фәнне мәктәпләрдә укыту – менә монысы күп бәхәсләр тудыра. Дөрес, бер генә дин дә начарлыкка өйрәтми, үз диненең нигезләрен белеп үсү балага файдага гына булыр. Тик әле бит шәһәрдә түгел, авыл мәктәпләрендә дә бер класста төрле милләт балалары белем ала. Мәктәпләр ябылу сәбәпле татар балалары рус, рус балалары татар мәктәбендә укырга мәҗбүр. Әлбәттә, һәр ата-ана баласына үз диненең нигезләрен өйрәтәсе килер һәм бу табигый хәл. Бер класста ике-өч милләт балалары укыган очракта, ничек итеп укыту планын төзергә булыр икән? Балалар арасында төр-кемнәргә бүленү, орыш-талаш китмәсме? Сораулар күп, җаваплар әлегә юк, бәхәсләр генә. Нәкъ менә шул сайлау һәм төркемнәргә бүлү күбрәк борчу тудыра да инде.

 

 “Безнең күпмилләтле, күп конфессияле илебездә бу бик куркыныч тенденция, чөнки киләчәк буынга кагыла. Алар дини бүленү атмосферасында үссә, үзләрен бердәм халыкның бер өлеше итеп сизү бик авыр булыр. Кызганычка каршы, мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләне үзе хәл итәлмәде, ил җитәкчесе дәрә-җәсенә бирелде. Нәтиҗәдә, бала, ата-ана катлаулы сайлау алдына куелды. Дини культураны ничек итеп укытуны белгечләр хәл итсә, дөресрәк булыр иде”, - ди Мәскәү ислам институты ректоры Марат Мортазин.

 

 Мәктәпләрдә яңа фән кертү бик күп бәхәсләр тудыра, әлбәттә. Ә инде безнең төбәктәге татар балалары өчен бу икеләтә катлаулы. Хәзер, оптимальләштерү чорында, бала, ата-ана таген бер бик мөһим сайлау алдына куела – татар телен укыту кирәкме, юкмы? Нинди карар кабул итәр икән ул, ул карар дөресме булыр? Кайчанга тикле соң мәктәп эксперименталь мәйдан булып торыр икән? Кайчанга укучыдан тәҗрибә куяны ясауны туктатырлар? Мәктәптә бер яңалыкка күнегеп өлгермиләр, икенчесе табанга баса инде – БДИлары, оптимизациясе, реструктуризациясе, тагын әллә ниләр. Әле менә бусы да. Ә иң мөһиме – укытучы белән дә, укучы белән дә, әти-әни белән дә киңәшү юк, аларны әзер факт алдына гына куялар. Ничек әйтмешли, хәлеңнән килми – өйрәтербез, теләгең юк – мәҗбүр итәрбез.

 

 Ә укытучылар, әти-әниләр бу хакта ни уйлый?

 

 Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА, Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы:

 

 - Бу фән киләсе уку елында 5 класста укытыла башлар. Әти-әниләр балалары белән бергәләп ислам нигезләрен укытуны сайлады. Әмма бездә бит сайлау җиңел, чөнки мәктәптә татар балалары гына укый. Ә күпмилләтле мәктәпләрдә барлык традицион диннәр нигезләрен укыту файдага булыр иде, минемчә. Дәреслеккә килгәндә, без Марат Мортазинныкын сайладык.

 

 Гүзәл АЛИӘКБӘРОВА, Пашат, 4 класс укучысының әнисе:

 

 - Мәктәптә дин дәресләре кертү кирәк гамәл дип саныйм һәм, әлбәттә, баламның ислам дине нигезләрен өйрәнүен телим. Авыл мәктәбендә сайлау бернинди киртәләр тудырмас дип беләм. Тик әле бит байтак мәктәпләр ябыла. Мәсәлән, Семочки урта мәктәбе ябыла калса, балаларыбыз Уразавылда укыр, ә анда һәр класста диярлек төрле милләт балалары. Бу очракта, миңа калса, традицион диннәр нигезләрен укыту дөресрәк булыр иде. Баланы сайлау алдына куйсаң, һәрберсе үз динен сайлар. Шуннан китәр төркемнәргә бүленү, үзара дошманлык. Бу яшьтә балалар үзләре дә төркемнәргә бүленергә мөмкин – яшьлек психологиясе бу. Шуның өчен дә бик каты уйлап эш итәргә кирәк.

 

 Альбина БАРИНОВА, Сергач районы Богородск мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынбасары:

 

 - Безнең мәктәптә Анды, Мөтеравыл балалары да белем ала. Әти-әниләр җыелышта “Светская этика” модулен сайладылар. Анда бөтен традицион диннәр нигезенә берди әһәмият бирелә. Күпмилләтле мәктәптә бүтәнчә булырга мөмкин дә түгел, минемчә. Ә инде яңа фән кирәкме, түгелме икәне турында сөйләү хәзер урынсыз, чөнки бу хакта кемнән дә сорамадылар, карар бар, без аны үтибез.

 

 Фәрит ХӘЙРУЛЛИН, Уразавыл мәктәбе директоры:

 

 - Безнең мәктәптә әти-әниләр теләге буенча “Основы мировых религий” модуле укытылыр. Бу яңа фәнгә карашлар төрле, әлбәттә, кем дә ике куллап риза булмады, һәр яңа нәрсә бераз куркыта бит. Төрле елларда шәхси гигиенага, гаилә тормышына, өлкән классларда хәтта җенси мөнәсәбәтләргә багышланган дәресләр дә кертелде. Тик, төптән уйланмыйча эшләнгәнгәме, берсе дә озын гомерле булмады. Бусы ничек булыр – вакыт күрсәтер. Ә инде шәхсән минем фикерем – бернинди модульларга бүлмичә, барлык диннәр нигезен генә кертәргә иде. Ә болай сайлау алдына куйгач көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы мөмкин.

 

 Менә шундый фикерләр. Ә сез ни уйлыйсыз бу хакта, хөрмәтле газета укучылар? Хатларыгызны көтеп калабыз.


Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 13 | 30.03.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»