поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.04.2012 Медицина

Кипкән таракан яман шешне нишләтсен?

“Монда ишеткәннәрне үзегез генә белеп калмагыз, якыннарыгызга, күршеләр­гә дә сөй­ләгез!”

 Республика яман шеш авырулары клиник диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов "Пациентлар мәк­тәбе" дип аталган чарага җыелучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте. Әлеге очрашу хастаханәдә дәваланып ятучы байтак ханым-туташларда зур кызыксыну уяткан.

 

Чараның темасы исә гүзәл затларны шүрләтә, һич югы сискәндереп җибәрә торган чир – күкрәк бизендәге яман шеш турында иде. Республикада соңгы 15 елда күкрәк яман шеше белән авыручылар 85 процентка арткан. Бүген ул хатын-кызларда гына була торган чирләр арасында иң югары баскычта тора. Табиб-онкологларга, сырхауларга эндәшеп, кайт та күршеңә сөйлә, дип әйтүе генә җиңел. Яман шешне әле күпләр һаман да дәвалап булмаслык коточкыч чир, бер башланып киткәч, кешене кара гүргә кертмичә туктамаучы зәх­мәт итеп кабул итә. Шуңа күрә адәм баласы өметсезлеккә бирелеп үз эченә йомыла, аңа инде кояш сүнгән, бөтен дөньяны тоташ караңгылык каплап алгандай тоела һәм ул һәрнәрсәгә күз йома, битарафка әйләнә. Юкса, иртәрәк беленгән очракта, башка чирләр кебек үк, яман шештән дә котылып була. Татарстан онкологлары алып барган мәгълү­матлардан күренгәнчә, яман шеш белән исәпкә алынганнан соң 5 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичерүчеләр 57,5 процентны тәш­кил итә. Ул күрсәткеч моннан 10 ел элек 46 процент булган.

 

Тавык тизәге "дәвасы"

 

Әйе, чир иртәрәк ачыкланган очракта аннан тулысынча дәваланырга мөмкин. Ләкин табибларның эчләрен пошырган нәр­сә: кайберәүләр традицион медицинага ышанмый. Шундыйлар да бар: яман шешне җиңү өчен операциядән дә баш тартмый, табиб билгеләгән даруны да эчә, химия дәвасына да ризалаша. Шул ук вакытта тизрәк терелеп аякка басу өчен кайдадыр колагына кереп калган, күзенә чалынган алымнарны да куллана. Әйтик, тавык тизәге ашаучылар, бәвел, керосин, бензин эчүчеләр, кипкән таракан йотучылар да булгалый икән. Ә чебен гөмбәсе, дару үләннәре эчү турында инде телгә алып әйтеп торасы да юк. Кеше шулай итеп могҗизага өметләнә. Нигә химиотерапия­дән качасың, дип сорагач, чәчне коя бит ул, дип аклансалар, ә тавык тизәге эчү турында сүз кузгаткач, бераз укшыта инде укшытуын, ләкин борыныңны кысып, күзләреңне йомып эчеп җибәр­сәң, җиңелрәк үтә, диләр икән. Яман шештән арынырга "Шевченко ысулы" дип, ашар алдыннан чистартылмаган үсемлек мае белән аракы эчеп кую да булышмый, ди белгечләр. "Әгәр ярдәм итә, чирне җиңеп, үлемнән коткарып кала торган булса, безнең дәвалау оешмасында флягасы бе­лән аракы һәм сыек май торыр, бөтен сырхауларга да дозалап са­лып бирер идек. Кыйм­мәтле даруларга да акча сарыф ителмәс иде", – ди чыгышында диспан­сер­­ның беренче химия терапиясе бүлеге мөдире Гүзәл Мөхәм­мәтшина. Белгеч кайбер сырхауларның химия дәвасыннан баш тартып, үз белдеге белән сихәтләнергә тырышуын күреп шакката.

 

Багучыга барма...

 

– Фәлән кеше кайсыдыр багучыга баргач, савыгып кайткан, яман шеш юып алгандай юкка чыккан, дигән сүзләрне дә ишеткәлибез, – ди Рөстәм Шамил улы. Үзләрен дәвалаучылар, дөньяны чистартучылар дип атап йөртү­челәр шактый хәзер. Ә чынлыкта бар тырышлыклары хастадан ничек тә күбрәк акча савуга корылган була. Онкологлар ачыклау максатыннан шундый мәгъ­лүматларны да барлый башлаган. Үзен багучы, халык дәвачысы дип зурлап таныштыручылар янына барып та чыгалар. "Әйе, яман шештән үз кулларым белән дәваладым", – ди икән шундый "хикмәтле" кешеләрнең берсе. Күрсәт әле миңа шуны, ничек бул­ды соң ул, дип сораштыра башлагач, дөреслек ачыла. "Дә­вачы" сүзен болай дип дәлилләмәкче: "Аның хәзер кайда икәнен кем белгән, ул миңа йөрде-йөрде дә, килми башлады, димәк, савыккан..."

 

30 яшен дә тутыра алмый калган ханым химия терапиясе алган вакытта агулы дару үләне дә эчә. Ул организмга шулкадәр тәэсир иткән ки, йөзе, күз алмалары саргайган. Табиблар дәваны туктатып, тикшерә башлыйлар. Бу вакытта инде эчке әгъзаларга зыян килгән була. "Ул яман шештән түгел, бавыры җиткелекле эшләмәгәнлектән үлеп китте", – ди баш табиб. Андый гыйбрәтле дә, үкенечле дә үлем-җитем­нәр әллә ничаклы. Бер хатын күкрәгендә борчак зурлыгындагы шеш барлыгын сизеп алгач, кәбестә яфрагы һәм бәвел белән дәваланмакчы булган. Янә­се, шеш тишелеп агачак та үзеннән-үзе бетәчәк. Тик 1 ел буе дәвалануга карамастан, шеш тишелми. Яман чир дүртенче стадиягә җитеп, бөтен күкрәккә таралгач кына ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлап ала һәм табибларга күренергә карар кыла. Тик инде күкрәкне саклап кала алмыйлар.

 

Сабыр итәргә ярамый

 

Ә берәү тагын да "сабыррак" булган – шешле күкрәгенә ул 8 ел буе төрле компресслар япкан. Нәтиҗәдә күкрәк тиресе янып, суелып, тармак-тармак кан тамырлары калкып чыккач кына, тәки онкологларга барырга туры килер, ахры, дип уйлый. Бу язмышның азагы ничек тәмамланганын чамалавы кыен түгел. 70 яшьлек ир-ат исә күкрәк чире белән дә авырмаган, аның муен артына бармак башы зурлыгында шеш чыккан. Ул озак уйлап тормастан, шешне "ваниш" бе­лән чистарта башлый. Абзый кеше, "ваниш" керне агарта, унитаздагы микробларны үтерә, нигә минем муенны тазартмаска тиеш әле, дип фикер йөрткән. Табиблар янына килгәндә яра бөтен муен буенча җәелгән, ти­рәнәйгән була. Ничек түздең, ник алданрак килмәдең, дигәч, болай да яшим бит әле, дигән җавап ишетәләр.

 

Онкологлар халыкны шулай ук биологик актив өстәмәләр белән дә сак эш итәргә чакыра. Алар кыйммәт тормаса да, дару түгелләр. Дөрес, гигиеник сертификатлары булырга мөмкин, ләкин берсе дә клиник яктан тикшеренү үтмәгән. Препаратларга өстәмә итеп кенә җибәреләләр. Чирдән турыдан-туры дәваласалар, дару буларак тер­кәлерләр иде. Чама белеп кулланганда дару үләннәренең файдасы бар, аппетитны ачалар, ялкынсынуны алалар, су алмашын яхшырталар. Ләкин алар да контрольсез эчкәндә аяныч нәтиҗә­ләр китереп чыгарырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, табиб билгеләгән дәвадан баш тартырга ярамый.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 61-62 | 06.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»