|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2012 Сәясәт
Оясында ни булса...Без форсат чыккан саен зурдан кубып кеше хокуклары турында сөйләргә яратабыз. Ә нәрсә соң ул кеше хокукы? Бездә кешеләр үзләренең хокуклары турында беләме? Мин ни өчен бу хакта сүз кузгатам? Чөнки бүген халыкның күпчелеге законнарны да, үзенең хокукларын һәм бурычларын да юньләп белми, ә белмәгән кешедән нидер таләп итү дә шактый кыен. Мәктәпләрдә хокук дәресләре бөтенләй диярлек керми, радио-телевидение, вакытлы матбугат шулай ук бу мәсьәләне кирәксенми. “Белмәгәннең беләге авыртмый” дигәндәй, кабул ителгән законнарның күпчелеге шул сәбәпле халыкка барып җитми.
Ләкин хокук тәрбиясе алу әле бөтен мәсьәләләрне дә хәл итәчәк дигән сүз түгел. Дөньяда, язылган законнар белән янәшә, язылмаганнары да бар, ә тәрбия эше аларның икесенә дә бертигез таяна, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә исә еш кына язылмаганнары беренче урынга да чыга.
Хәзерге заманда җәмгыятебезне шушы хәлгә китереп җиткергән бозыклык, җинаятьчелек, әхлаксызлык күренешләре турыдан-туры тәрбия мәсьәләсенә барып тоташа. Безнең халыкта: “Оясында ни булса, очканында шул була”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Бу инде борын-борыннан гаилә тәрбиясенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы хакында сөйли. Ә без бүген гаилә тәрбиясе турында әллә нигә бер генә искә алабыз, гаилә институтын тернәкләндерү, ныгыту өчен җитәрлек дәрәҗәдә дәүләти чаралар күрмибез. Ә инде хатын-кызны гаилә учагыннан, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән төп бурычыннан – бала табудан, бала тәрбияләүдә аерып, аның җилкәсенә ирләр йөге салабыз, ә үзебез исә акрынлап ирлек-егетлек сыйфатларыбызны югалта барабыз. Дәүләт Советы сессияләрендә, хөкүмәт утырышларында, илкүләм форумнарда без гадәттә бары тик икътисад, сәясәт, производство хакында сүз алып барабыз. Әйе, сыйфатлы товар, яхшы продукция чыгару – бик мөһим, әмма теләсә кайсы җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иң төп, иң мөһим эше – кеше тәрбияләү, аның иң төп товары, иң төп продукциясе “югары сыйфатлы кеше” булырга тиеш. Әгәр шулай түгел икән, тормышның, яшәүнең, кешелекнең киләчәге, мәгънәсе дә югала.
Ә ничек тәрбияләргә соң андый кешене? Соңгы арада без күбрәк полициядә тәртип салу, чиновникларны тәрбияләү турында сүз алып барабыз. Монысы да бик мөһим. Әмма инде укып белем, һөнәр алган, шәхес буларак формалашкан кешене тәрбияләргә алыну, яхшы якка үзгәртергә тырышу трамвай шпалыннан дуга бөгәргә тырышуга тиң.
Шулай бер көнне мин үзем яхшы белгән, инде шактый шомарган бер “типичный” чиновникны сынап карамакчы булдым. Язучы кеше буларак, чиновник халәтен, чиновник рухын беләсем, аңлыйсым килгән иде. “Синең җитәкчең берәр эш кушса, башыңа иң беренче килгән уй ничегрәк була?” – дип сорадым мин аннан. Аның җавабы мине сискәндереп җибәрде. “Дөресен әйтимме? Башка беренче килгән уй, гадәттә: “Ничек кенә итеп бу эшне эшләмичә котылу, бүтән кешегә шудыру яисә, инде алай да мөмкин булмаса, шома итеп отписка язу”, - диде ул миңа. “Эшләмәү турында уйлаганчы, ничек эшләү хакында уйласаң, яхшырак түгелме?” – дигәч, ул миңа аптырап карап куйды. “Беренчедән, мин гади чиновник, миннән бернәрсә дә тормый, мин бернәрсә дә хәл итә алмыйм, җитәкчем кушканны гына эшлим. Икенчедән, нәрсәдер хәл итәргә маташсам, башыма китереп сугулары мөмкин. Ә эшләмәсәм, җаваплылык та юк, ялгышмаячакмын да”, - дип өстәде. Дөрес, чиновниклар арасында намуслы, үз эшенә бирелгән фидакярләр дә шактый, әмма әлегесе кебек битарафлары да җитәрлек.
Мин моның белән нәрсә әйтергә телим? Кеше кайгысына, кеше бәласенә, кеше борчуына битарафлык – шулай ук бүгенге җәмгыятьнең иң олы авыруларының берсе. Ә битарафлык турыдан-туры гаиләнең, мәктәп һәм башка уку йортларының тәрбия мәсьәләсен хәл итә алмауларыннан, тәрбия мәсьәләсенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар итмәүләреннән килә. Ә күркәм тәрбия, мәгънәле тәрбия булмаган җирдә язылган һәм язылмаган кануннар да онытыла, әхлак критерийлары да юкка чыга һәм, нәтиҗәдә, без бүген яшәгән җәмгыятьнең әхлакый нигезе какшый башлый.
Әле 19 нчы йөзнең уртасында, моннан 150 ел элек үк, бөек рус язучысы Федор Достоевский: “Духовная красота спасет мир”, - дип әйткән булган. Бездә аны нишләптер, кыскартып, “духовная” сүзен төшереп калдырып, “красота спасет мир” дип кенә әйтәләр. Игътибар итегез: “Хорошие заводы, богатство или спорт спасет мир”, – димәгән бит бөек әдип. Бүген Татарстан яисә Россия генә түгел, бөтен кешелек дөньясы рухи кризис кичерә. Без көне-төне финанс кризисы хакында чаң сугабыз, шул ук вакытта нишләптер рухи халәтебезне бик сирәк искә алабыз. Ә рухи кризистан чыкмый, котылмый торып, җәмгыятьнең бер өлкәсендә дә: производствода да, хокук саклау органнарында да, дәүләт һәм җирле үзидарә структураларында да без көткән тәртип, югары әхлак беркайчан булмаячак. Мин санаганнары гына түгел, хәтта җәмгыятьнең рухи нигезен тәшкил итүче мәгариф, фән, сәнгать өлкәләре үзләре дә бүген рухи һәм матди репрессия хәлендә. Мәктәпләр һәм югары уку йортларындагы ришвәтчелек, ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, зачет һәм курс эшләрен, дипломнарны сатып алу очраклары инде гадәти хәлгә әверелеп бара. Шунысы куркыныч: без моңа үзебез дә әкренләп ияләшәбез, күнегәбез кебек.
Адәм баласына иң беренче булып тормыш кануннарын аңлатучы, әхлак дәресләрен бирүче, аның киләчәк тормышына юнәлеш күрсәтүче балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, кешеләрнең рухи дөньясын баетучы мәдәният хезмәткәрләре бүген 6-7 мең сум хезмәт хакына эшли, димәк, алар җәмгыятьнең иң кадерсез кешеләре санала. Ә без бүгенге әхлаксызлыкның башын әллә кайдан – югарыдан эзлибез, ә аның тамыры бик еракта, тирәндә, балачакта ук ятуы турында онытабыз. Урысның “Зри в корень” дигән гыйбрәтле сүзләре шушы хактадыр, мөгаен...
Тәрбия өлкәсендәге чатаклыкларның тагын бер бик мөһим сәбәбе – кешеләрне милли һәм тарихи тамырларыннан, гасырлар буе чарланып, камилләшеп килгән халык педагогикасыннан аеру булгандыр. Хәтта каты бәгырьле ил җитәкчесе дә, сугыш башлангач: “Авыр вакытта кешеләргә туган телләрендә эндәшергә, туган телләрендә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип әйткән. Бөек Ватан сугышы вакытында татар газеталары ачылган, меңләгән татар мәктәпләре эшләп килгән, опера-балет театры төзелә башлаган. Безнең җәмгыять бүген дә рухи яктан авыр чорны кичерә. Әмма без нигәдер милли мәгарифне үстерү урынына, туган телдә белем бирүче мәктәпләрне ябабыз, милли тәрбия өлкәсенә көннән-көн азрак игътибар бирәбез. Югыйсә, статистик мәгълүматлар буенча, милли мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алучы балалар арасында җинаятьчелек бермә-бер ким яисә бөтенләй юк дәрәҗәдә.
Нишләп соң без күрәләтә торып үзебезнең рухи дөньябызны: мәдәниятне, сәнгатьне, әдәбиятне хәерчелеккә, мескенлеккә, акчасызлыкка, иң мөһиме, кадерсезлеккә дучар итәбез. Моның сәбәбе бер генә, димәк, без әле цивилизациянең-тәрәккыятьнең, Кеше булып яшәүнең асыл мәгънәсен аңлау дәрәҗәсенә җитмәгәнбез. Шуларны аңламыйча, шул югарылыкка күтәрелү өчен тиешле чаралар күрмичә, җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, аның рухи нигезен ныгыту мөмкин нәрсә түгел.
Разил ВӘЛИЕВ |
Иң күп укылган
|