поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.04.2012 Язмыш

Гыйбрәт

Бер җомгада Казанның Апанай мәчетенә керергә туры килде. Яшь имам Айнур хәзрәт җомга вәгазе укыганнан соң, азанны ап-ак чәчле, ап-ак сакал-мыеклы Ривкат Кәримов (татарда мондый исем ишеткәнем булмаганга, сәерсенеп, исемен кабат-кабат сорадым. Дөрес ишеткәнмен, чыннан да, Ривкат икән) исемле бер абзый әйтте. Бу абзыйның ике кулында да бармаклары булмавына соңыннан гына игътибар иттем...

Ривкат абыйның тормышы олы бер романга тиң икән. Яшь чагында аны тормыш адым саен сынаган. Ул сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, исем-акылым китеп: “Ничек һаман да исән икән бу кеше?” – дип, берничә көн буе уйланып йөрдем. Ривкат абый сөйләгәннәрне үзгәртми-нитми газета укучыларга да җиткерергә булдым.

 

– Кул чукларымның булмавына игътибар иткәнсеңдер инде, – дип сүз башлады ул. – 1981 елда Әфганда калдырып кайттым мин аларны. Коммунист булганга күрә, мине мәҗбүри рәвештә 3 елга килешү төзетеп, Әфганстанга җибәрделәр. Ул чакта 30 яшьтә идем. Әмма 3 елымны тутыра алмадым, 1 ел 7 айдан бер бәрелеш вакытында әсирлеккә эләктем. Башыма нидер капладылар да, күтәреп алып китеп, бер мәгарә эчендәге зинданга ташладылар. Аяк-кулларым бәйләнгән килеш 29 тәүлек шунда яттым. Көн саен өйлә вакыты җиткәндә, яныма бандитлар кереп, миннән пароль белән карта таләп итәләр иде. “Син мөселманмы?” – дип тә сорадылар. Татар булгач, мөселмандыр инде дип уйлап: “Әйе” – дидем. Беркөнне зинданда бер генә каравылчы егет калгач, “Үләм, бик эчәсем килә”, – дип үтендем һәм ул, мине кызганып, су алырга китте. Су соравым – мәгарәдән чыгып качу өчен бер сәбәп иде. Кулымдагы бауларны тешем белән чәйнәп өздем дә, аяктагыларын да чишеп, чыгып йөгердем. Кая барганымны хәтерләмим. Үтерсәләр үтерерләр дип, Аллаһка тапшырып, чаптым. Чыксам, безнекеләр мин ябылган мәгарә тирәсен камап алып, аңа һөҗүм итәргә җыенганнар. Үземнең килеп чыкканны күреп: “Ура-а!” – дип каршыма йөгерделәр. Күзләрем эчкә баткан, яңакларым сөяккә ябышкан, битемне сакал баскан иде. Әсирлеккә эләккәнче, 80 килограмм идем, мәгарәдән чыкканда 40ка калганмын. Әфганнар миңа эткә аткан шикелле каткан ипи сыныклары гына ыргыталар иде. Аяк-куллар бәйләнгән килеш шуышып барып, шул сохарины кимерә идем... Әсирлектән котылгач, башта Кабулга, аннан вертолет белән Дүшәнбегә илттеләр. Ярты ел госпитальдә яттым. Госпитальдә вакытта әллә ничә тапкыр КГБдан килеп сорау алдылар: “Әсирлеккә ничек эләктең?”, “Нәрсә әйттең?”, “Планны әйттеңме?” һ.б... Сатлык түгелме икән бу дип бик шикләнгәннәр, күрәсең.

 

Сатлык түгел идем, күп нәрсә белсәм дә, берни әйтмәдем. Шуның өчен ун бармагымның да беренче буыннарын чабып өзделәр. Киселгән бармак буыннарым күз алдымда биеп, сикергәләп торды...

 

Госпитальдә дәваланып чыккач, Учкудукка – гаиләм янына кайттым. Анда 8 ел тирәсе яшәгәч, 1992 елда Башкортстанның Аскын районына күчендек. Бөтен кирәк-яраклар, киемнәр, йорт җиһазларын Башкортстанга 20 тонналы контейнер белән җибәрдек. Башкортстанда контейнерны ачып карасак, 3 литрлы банкаларның берсе дә ватылмаган, ә калган бөтен нәрсә пыран-заран килгән. Агачтан ясалган йорт җиһазлары утынга әйләнгән, өр-яңа суыткычны, әйтерсең, лом белән дөмбәсләгәннәр. Шулкадәр авыр булды, кеше күрмәгәндә генә елап та алдым. Бармакларымны чапканда да еламаган идем хәтта... Берничә елдан гаиләбез белән (ул чагында ике балабыз бар иде инде) хатынымның сеңлесе яшәгән Яшел Үзән шәһәренә барып төпләндек. Мин татар гимназиясендә һәм сәнгать мәктәбендә эшләп, гарип бармакларым белән балаларны баянда, контрабаста уйнарга өйрәттем. Шулай матур гына яшәп ятканда, Мамадыш районының Яшел Тау авылында гомер итүче әнием, үги әтием үлеп китеп, ялгыз калды. Мин әни янына кайттым. Хатыным, күпме генә үгетләсәм дә: “Авылда яшәргә теләмим!” – дип, минем белән кайтмады. Әнине берничә ел үзем карап-тәрбияләп яшәдем, аның вафатыннан соң да Яшел Тауда калдым. Шунда яшәгәндә тагын бер фаҗигагә юлыктым.

 

Кыш көне, чатнама салкын гыйнвар аенда Илдар исемле иптәш малай белән урманга утынга киттек. Соңгы агачны кискәндә, саксызлык аркасында, агач астында калдым. Илдар мине җилкәсенә салып, тирән карны, котырынган буранны ерып, җәяүләп авылга алып кайтты. Шунда кулларым өшеде. Икенче көнне, буран басылгач, “Ашыгыч ярдәм” белән Мамадышка алып киттеләр һәм берничә көннән гангрена башланып, кул чукларын кисеп ташладылар. Авылдашларның кайсысыдыр Яшел Үзәндә калган хатыным Земфирага (без ул вакытта аерылган идек инде) “Ирегезнең кулларын кистеләр” дип чылтыраткан. Земфира, мине кызганып, үзләренә яшәргә алып кайтып китте. Шулай итеп, зур гаилә булып (Земфираның урын өстендә ятучы әнисе, безнең кече улыбыз Илшат, аның хатыны һәм нәни оныгыбыз) кечкенә генә бер йортта яши башладык.

 

2008 елның 2 гыйнварга каршы төнендә без яшәгән йортта янгын чыкты. Бәхетебезгә, ул көнне Земфираның әнисен кече кызына алып киткәннәр иде. Шатыр-шотыр янган тавышка иң элек Земфира уянган. “Янабыз!” дип кычкырган тавышка, без улым Илшат белән яланөс килеш урамга чыгып йөгердек. Земфира өйдән телефон эләктереп чыгарга өлгергән икән, “Ашыгыч ярдәм”гә чылтыратты да, трубканы ташлап дөрләп торган ут эченә кереп китте. Анда онык белән килен калган иде. Йоклаган баланы табып, аны одеалга төреп, тәрәзәне бәреп ватып, баланы тышка ыргытты. Аннан соң төтен исеннән исергән киленне дә өстерәп чыгарды. Ә без Илшат белән өй эченә керә алмыйча, кычкырып йөрибез. Керергә телибез, әмма ялкын өстебезгә ябырыла. Ә урамда – 30 градус салкын...

 

Безгә – 6 кешегә 25 квадрат метрлы фатир бирделәр. Тик яңа фатирда бергәләп озак яшәп булмады, Земфира белән ике арада ызгыш чыгып, ул Башкортстанга кайтып китте, әнисе ул вакытта вафат иде инде. Улым да хатыны белән аерылып, икесе ике җиргә яшәргә күчтеләр.

 

Вакыт уза торды, гарип булсам да, хатынсыз яшәмәдем. Земфира киткәч, Рәшидә исемле хатын белән тора башладым. 2009 елда Рәшидә белән Азнакайдагы шифаханәгә бардым. Шунда яшьлегемдә танышкан Тәнзилә исемле бер хатынны (без танышканда мин музыка училищесында укый торган егет, ә Тәнзилә яңа гына медицина училищесын тәмамлаган яшь кыз иде. Без аның белән бер кичә вакытында танышып сөйләштек тә, бүтән очрашмадык) очраттым. Тәнзилә тормышка чыккан, ике бала тапкан, соңрак ире үлеп, тол калган икән. Мин аны шифаханәдәге психотерапия сеансы вакытында танып алдым, ә ул мине танымады. Яшьлектәге теге кичәне, анда бергә биюебезне әйтеп күрсәткәч кенә исенә төшерде. Шифаханәдәге смена тәмамлангач, Тәнзилә үз өенә – Тукай районы Бәтке авылына, ә мин Рәшидә белән Яшел Үзәнгә кайтып киттем.

 

Рәшидәгә алдан ук: “Әгәр күңелемә хуш килерлек хатын тапсам, безгә синең белән аерылышырга туры киләчәк”, – дип әйтеп куйган идем. Өйгә кайтып 10 көн узгач, күңелемдәге ниятне тормышка ашырырга булдым – Бәткегә барып, Тәнзиләнең туганнарыннан өйләнешергә рөхсәт сорадым, шунда ук мулла чакырып никах та укыттык. Рәшидә Яшел Үзәндә калган иде. Мин аңа: “Фәлән көнне кайтабыз, фатирны бушат”, – дип чылтыратып әйттем.

 

Шул көннән башлап Тәнзилә белән чөкердәшеп яшибез. Әйтерсең лә, инде 50-60 ел бергә торганбыз. Тәнзилә миннән сорамыйча берни дә эшләми.

 

* * *

 

Минем дингә килүем кызык кына булды. Бервакыт тукталышта автобус көтеп утырам шулай. Кинәт колагыма: “Тор!” – дигән тавыш ишетелде. Берничә тапкыр кабатланды бу. Башымны күтәреп карасам, игълан тактасында мәдрәсәгә укырга чакыра торган кәгазь ябыштырылган. Күңелдә кинәт кенә кызыксыну уянды. Игътибар беләнрәк карасам, әлеге мәдрәсә нәкъ мин яши торган йорт каршында урнашкан икән... Башта шул мәдрәсәдә белем алдым, хәзер Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыйм, Апанай мәчетендә кизү торам, сәдака биргән кешеләргә догалар укыйм, килгән кешеләргә ислам турында сөйлим.

 

Минем иң зур хыялым – протезлы булу! Ләкин кемгә мөрәҗәгать итәргә, кая сугылырга да белмим. Берәрсе шул мәсьәләдә ярдәм итсә, киңәш бирсә иде. Ике ел элек Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән Петербургка барган идем. Анда миңа 1 миллион 300 мең сум бәядәге биоэлектрик протез тәкъдим иттеләр. Ләкин ул уңайсыз булып тоелды, җитмәсә аны кидерү өчен кулларны кисеп кыскартырга да кирәк иде. Кистерәсем килми. Хәзер, һичьюгы, чынаяк тотып, чәй эчә алам. Ә киссәләр, бөтенләй бернәрсәсез калам бит. 60 кына яшь бит үземә. Минем яшисем, кешеләргә файда китерәсем килә.


Линар ЗАКИРОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»