поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2012 Җәмгыять

Татар дискәтүкләрендә ниләр бар? Яки төнге клуб маҗаралары хакында

Шимбә кичендә авыл клубы дискәтүгенә чыкмаган яшүсмер юктыр ул хәзер. Күпләрнең әти-әниләре дә яшьлекләрендә шулай биеп, озатышып йөргән, танышкан, парлашкан... Үз вакытында без дә төрле рус телле төркемнәрнең кассеталарын тыңлап сикерешә идек. Ә соңгы биш-алты елда яшьләр татар җырларына да чайкалырга өйрәнде. Авыллардан Казанга туктаусыз агылып торучы татар яшьләренең күңел ачу ихтыяҗын канәгатьләндерергә кирәк иде. Шулай итеп башкалабызның төнге клубларында бер-бер артлы татар теле компоненты кертелгән күңел ачу чаралары, ягъни татарчалашкан дискәтүкләр борын төртте.

Беренчеләрдән булып бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында оя корган Татар яшьләре форумы алынды. Алар дискәтүк барышында тере концерт күрсәтеп, уеннар оештырып, айга бер мәртәбә төнге Казанны шау итәргә кереште. Тора-бара бу эшне башлап җибәргән егетләр «Форум» эшчәнлегеннән китеп барды, әмма дискәтүкләр оештыру туктатылмады, киресенчә, һәр пәнҗешәмбедә даимиләшеп китте. Беренче мәлләрне «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган биюләр соңрак Болакның уң ягы буендагы «Капиталл» төнге клубына күченде. Студент яшьләрне җыю өчен, аларга аеруча социаль челтәрләрнең барлыкка килүе ярдәм итте. «Форум дискотекасы» дигән төшенчә исә брендка әверелде.

 

Яшьләрне биетеп, акча эшләп булганлыгын башкалар да төшенеп алды. «Форум»га көндәшлек тудырып, «Курай» радиосы хезмәткәрләре яшь аудиторияне үз ягына тартырга кереште. «Курай»чылар чәршәмбе төннәрендә яңа буынны безнең әхлагыбызга бик үк туры килмәгән уеннар уйнатуы, «цензурасыз» аралашу рәвеше белән үзенә карата алды. Алар беренче мәлне «Капиталл» (ул вакытта «Крылья») төнге клубын гөр китергән булса, соңрак Киров районындагы зур һәм җайлы «Идель» (ЦКЖ) төнге клубына күчеп китте. Чакыру белдерүләрен массага тарату өчен, социаль челтәрләрне генә түгел, радионың үзен дә файдаланды алар.

 

Әлеге ике «татарча» күңел ачтыру «китлары» үрнәгендә бүтәннәр дә нидер оештырган булып карады, тик күбесенең барып чыкмады. Ә булдырганнар рәтенә исә яшь җырчы Илназ Сафиуллинны кертергә мөмкин. Аңа исә, бу кәсептә уңышка ирешүе өчен, Казан яшьләре арасында танылуы һәм «тамаша» исемле шәхси сайты ярдәмгә килде булса кирәк. «Яшьләр тукталышы»ндагы «Аут-холл» клубында «Бер дигән шоу» дискәтүкләре, «Форум»га көндәшлек тудырып, пәнҗешәмбеләрдә оештырыла башлады.

 

Татар дискәтүкләренең кыскача тарихы әнә шундый.

 

Ысланып кайттым

 

Шәһәрдә төнге клуб тормышы кичке уннан соң башланып китә һәм иртәнге өчләргә-бишләргә кадәр яшьләр танцполны ду китерә. Администраторлар әйтүенчә, кайвакыт энергиясен кая куярга белмәүчеләрнең саны сигезәр йөзгә кадәр җитә. Бирегә кем сөйгән яры, кем дус-ишләре белән күңел ачарга, кемдер яңа кешеләр белән танышыр өчен дип йөри.

 

Клубка барып керүгә, беренче булып сине кара киемле, такыр башлы таза абзыйлар сәламли. Кертергәме-юкмы икәнен дә алар хәл итә. Кайберәүләре хәтта паспорт күрсәтүне дә таләп итәргә мөмкин. Аек түгеллегең йөзеңә чыккан, 18 яшең тулмаган яки спорт киеменнән килгәнсең икән, ишекне ачып та тормавың хәерле. Берсендә дискәтүккә «мотор» тотып барсам, кесәмдә вак акча булмавы ачыкланды. Билет алып, акчамны ваклаткач түлим дип, машина йөртүче Урта Азия вәкилен үземә ияртеп кергән идем, такырбашлар шунда ук яныбызга чаптырып килеп җитте. Бер сүз белән әйткәндә, мондый күңел ачу урыннарында «фейсконтроль» мәсьәләсе көчле.

 

Гадәттә, дискәтүк башланыр алдыннан ук клуб ишек төбендә кыска итәк, челтәрле капрон оек кигән кызлардан озын чират тезелә. Сакчылар керергә омтылучыларны төркемнәргә бүлеп, берьюлы биш-ун кешене генә үткәрүне тәэмин итеп тора. Күп очракларда кызлар өчен керү төнге унбергә чаклы бушлай да була икән. Ә алар булган җиргә егетләр килмичә калмый. 100, 150, 200 сум акчаңны түлисең дә рәхим ит! Тик акчаң түләнеп, киемең гардеробка тапшырылгач, абзыйларга сумкаңны ачып күрсәтәсе, кесәләреңне капшаттырасы да бар әле. Аннан колхоз малына шомпол баскан сыман, беләзегеңә караңгыда ялтырап күренәчәк мөһер сугалар да, алга! Шулай итеп, «ут, су һәм бакыр торбаларны» кичкәч, ниһаять, танцполга үтәргә дә мөмкин.

 

Бию залына килеп кергәч тә, борынга төрле хушбуй исләре белән үрелгән әче тәмәке төтене килеп бәрелә. Монда да һәр почмак саен «кара кием»нәрнең үткер күзләре күзәтеп тора, тәртип саклый. Танцпол уртасында төрле төсләр белән җемелдәшкән ут яктысына һәм махсус җибәрелгән ак төтен болытына күмелеп, төркем-төркем булып, кулларын өскә чөйгән яшьләр таптана, «дак-док» килгән тавышлар бию залын яңгыратып, йөрәкне җилкетә, колакларны томалый...

 

Ә почмакларда кәнәфиләр, кәнәфи алдындагы пыяла өстәлләрдә төрле саннар куелган язулар: кайсы өстәлне арендалау өч меңгә төшә, ә кайбер өстәлләр артында утыру өчен хәтта унар мең сум акчаңнан колак кагарга кирәк. Өстәл уртасында кукыраеп утырган белдерүләр шул хакта искәртеп тора. Бәясенә карамастан, кәнәфиләрдә бокаллар күтәреп, тәмәке, яисә кальян тартып утыручы яшьләр дә юк түгел. Аларны «ял иттерер» өчен, махсус җиһазланган сәхнәдә эчке киемнәрен даими алмаштырып торучы, тәненә ялтыравыклар ышкыган шәрә кызларны биетәләр. Аларны төнге клубның күрке – «гоу-гоу» биючеләр дип атыйлар. Моңардан тыш кайбер махсус чараларда стриптиз да күрсәтелергә мөмкин.

 

Бии торгач, сусап, берәр газлы су алып эчү нияте белән, бармен өстәлчеге янына киләсең, чират торып, бәяләрне белешкәч, күзләр маңгайга менә һәм авыз суларыңны кире йотасың. Мондый урыннарда ярты литрлы минералка өчен дә 50-60 сумыңны бирергә кирәк. Ә бер рюмка аракы исә кибеттәге бер шешә бәясен чыгарырлык. Калган төр эчемлекләрнең бәяләре турында уйлавы да куркыныч...

 

Аның каравы кыйммәт дип эчмичә тормый яшьләр. Кайчак төшереп алганнан соң, аерым төркемдәге егетләр, эләгешеп китеп, үзара мөнәсәбәт аңлаша башларга да күп сорамый. Теге «кара киемнәр» андыйларны шунда ук борып алып, урамга өстерәп чыгара, һәм «калай әтәчләр» аңлашу эшләрен башта фойеда, аннан кикрикләре шиңгәнчегә кадәр урам суыгында дәвам итә. Бу хәлләр, гадәттә, дискәтүкнең ахырына таба, барысы да «кондициягә җиткәч», икеләр-өчләр тирәсендә тотына. Шуңа күрә аек акыллылар танцполда акрын биюләр башланганын көтеп тормый, фойедагы «биюләр»гә кадәр тизрәк кайтып таю ягын карый.

 

Ә икенче көнне тир һәм тәмәке исеннән ысланган гәүдәңне сөйрәп өеңә кайтасың. Көне буе үтереп йокы килә...

 

...Сәгать уникенче киткәч, бию көйләрен бүлеп, яшьләрне ял иттерер өчен, сәхнәдә төрле номерлар күрсәтелә башлый. Татарча дискәтүк яшь башкаручыларның җырлавы, миниатюралар күрсәтелү, махсус чыгышлар, уеннар уйнатылу белән аралаштырылып үткәрелә. Хәзер игътибарыгызга шундый уеннардан кечкенә репортажлар тәкъдим итәм.

 

Шарыңны шартлатам

 

«К.» дискәтүгенә Гашыйклар көне тирәсендә барып кайттым. Монда бию залы шактый зур булып, кеше күп йөрсә дә, еракта, Киров районында булганлыктан, гомеремдә бер генә булдым. Дөресрәге, махсус, ни дәрәҗәдә үткәрелүен карар өчен бардым. Таныш-белеш очрамагач, акрын бию вакытында мыжгып торган кызларны биюгә чакырып, яңа танышлыклар урнаштырып та йөрдем әле. Мондый җирдә йә фойеда, йә шул акрын бию вакытында танышып, аралашып китсәң генә инде. Көчле музыка астында бүтән чакта иркенләп сөйләшеп булмый.

 

Разведка ясап йөри торгач, уеннар башлану вакыты да килеп җитте. Сәхнәгә ике парны чакырып чыгардылар. Купидон булып киенгән ир капчыгыннан шарлар биреп торды. Таныштырганнан соң:

 

– Шарны теге җирләрегезгә кыстырып, төрле позаларда «чпок» иттереп шартлатырга кирәк! Итак, беренче поза, – дип башлады алып баручы. – Чәчкә, аңлат инде, ничек сез... Сез һаман йокламаган что ли? Тизрәк бул инде. Тәк, карагыз! Алар менә болай се...

 

Зал чыр-чу килде, колак яңгыратып, кызлар чинады, аннан игътибар икенче парга юнәлде.

 

– Дәвам итәбез! Бу Камасутраның беренче позасы иде. Сез әзерме? Күрсәтегез әйдә! Шартлат әйдә! Давай! О-у-у-у-у…

 

– Нигъмәтуллиннар, сез әзерме? Кабатлама! Аларның классика! Хәзер сезгә ничек бала ясарга икәнлеген Купидон үзе күрсәтә. Купидон, пакажи яшьләргә мастер-класс...

 

Бераздан әлеге үзенчәлекле рәвештә шар шартлату уенында инициатива күрсәтеп, кызлар активлаша, алар бар осталыгын күрсәтә:

 

– Ят әйдә, өстеңә утырам…

 

– Күтәр мине…

 

Залдагылар да буш тормый:

 

– Собачья поза, шестьдесят девятую...

 

Бераздан йомры шарлар калмый, озынчаларын чыгаралар.

 

– Белмим, боларын суырып шартлатасызмы соң инде…

 

Кыз тырыша торгач, егетнең бот арасына кыстырылган шарны тарткалап, чеметеп тишә.

 

– Син аңладыңмы аның ничек шартлатканын? Үз к...ңне ышанып тоттырма тагын аның кулына.

Залда азартка кергән халык икенче командадагыларга: «Авыз белән, авыз», – дип кычкыра.

 

– Стоп! Нигъмәтуллин, син че, һәрвакыт дуслардан киңәш сорыйсыңмы? Кыз белән ята теге, и «дустым, әйдә, кер». Ха-ха. О-у, к... торба кебек сузылды…

 

Шул рәвешле сәхнәдә әүмәкләшә, оятсыз сүзләр ычкындыра торгач, бер командадагы кыз озынча шарны авызына кабып шартлатудан баш тартты һәм чеметеп шартлаткан көндәш команда җиңүче дип табылды.

 

Ташың кызса, нишлисең?

 

Биредә «Шәрык» клубына йөргән кызларны да еш очратырга була. Төрле уку йортларындагы танышларым да монда еш килә. Монда тусланучы дусларның әхлагы өчен бик борчылып кайттым. «А.» клубының чираттагы уенында сәхнәгә өч кызны чакырып чыгардылар:

 

– Ә хәзер сез хайваннар ролен башкарасыз. Син маймыл, син тавык, ә син сыер булачаксың! Шул хайваннарның оргазм вакытында ничек кычкырганын күрсәтергә тиешсез! Ну син күрсәт әйдә! Ну үгез сикергәч, сыер нишли?.. – дип, бер кызның авызына микрофон терәп, аны кыстарга кереште алып баручы. Кызларның берсе дә борын җыерып сәхнәдән төшеп китмәде, бик теләп кытакладылар да, мөгрәделәр дә, маймыл булып та кычкырдылар... Димәк, уеннарның шул рәвешле алып барылуы, иптәшләре һәм тамаша кылучылар алдында мәсхәрә ителүләреннән алар канәгать, димәк, бу алар өчен норма. Хәер, сәхнәгә менүчеләр аек та түгел иде бугай.

 

Икенче бер тәнәфестә янә сәхнәгә өч кызны чакырдылар. «Менә яз җитте. Март мәчеләре уянды. Йәгез, кызлар, күрсәтегез әле, ну ничек сез үзегезнең әзер икәнлегегезне белгертәсез? Ташың кызгач, тизрәк су сибәргә кирәккәндә нишлисең? Ну ничек син егетнең игътибарын җәлеп итәсең?» – дип, алып баручы беренче кызга сораулар яудырырга кереште. Унсигез яшьләр тирәсендәге кыз бала каушап калса да, бераз уйланып алгач: «Сәлам дип әйтәм!» – дип пышылдады. «Ишеттегезме, егетләр?! Әгәр бу кыз берәрегезгә: «Сәлам», – дип әйтсә, смело действуй! Ул әзер!» – дип, залны җанландыргач, икенче кыз белән шул темага сөйләшүен дәвам иттеләр.

 

– Ну ничек син намекаешь? Әйт инде әйдә!

 

– Мин не намекаю. Мин прямо говорю: я хочу тебя, – диде икенче кыз.

 

Өченчесе: «Матурым, әйдә...» – дип, колагына пышылдыйм, үбәм, – дип җаваплады.

 

Ахырдан өч кызга да берьюлы дәртле музыка астында залга арт саннарын болгап күрсәтергә кушылды. Аннан, залдагыларның тавыш көченнән чыгып, җиңүчеләрне билгеләделәр.

 

– Ну сине недооценили инде. Борчылма, мин то күрдем синең аппаратыңның ничек эшләгәнен. Просто бүген дусларың әзрәк килгән, – дип, алып баручы агач кашык бүләк итеп, кызның берсен сәхнәдән озатты. Аннары иң күп тавыш җыйган кызны котлап: «Маладис! Син җиңдең. Хәзер авитаминоз чоры. Җиләк-җимеш ашарга кирәк», – дип, аңа бер пакет алма тоттырды. Ә икенче кулындагы шампан шәрабен: «Бусы беренче урын яулаучыга түгел, чөнки Яңа ел инде күптән үтте», – дигән сүзләр белән, икенче урын алучы кызыйга бирде.

 

Йә үзең саласың, йә үзем салдырам

 

«Ыштансызлар» дискәтүген алып баручылар әллә нинди «төн»нәр оештырып бетерә. «Ак төн», «Алтын төн», «Студентлар төне», «Гашыйклар төне»... Соңгы кичәләренең берсен «Кыска итәкләр төне» дип атадылар. Шулай киенеп килгән кызларга зур ташламалар ясалган, илле сум гына түләп кергәннәр ди. Хәерле булсын, итәк кыскалыгы буенча кызлар ярышын барып күрә алмадым инде. Аның каравы «Ф.»ның туган көненә багышланган «төн»гә эләгеп, күрмәгәнемне күреп кайткан идем.

 

Алып баручы: «Хәзер сәхнәгә бер егет белән бер кыз менсен», – дигәч, яшьләр дәррәү кул күтәреп, сәхнә алдына җыелды. Кешеләре табылгач, уенны башлап та җибәрделәр. Алар безнең алда бер-бер артлы чишенергә тиешләр икән. Кыз моны белүгә, алып баручы егетнең башындагы эшләпәсен талап та алды. Музыка астында башта аяк киемнәре, аннан оеклар очты. Егет күлмәген, майкасын, каешын салып атты. Кызга башта эшләпәдән, алкалардан, ә аннан инде лифчик бауларыннан котылырга туры килде. Егетнең башта чалбарын, аннан эчке ыштанын салудан башка чарасы калмады. Инде бауларын салдырып алган кыз башта күлмәк эчендәге ак лифчигыннан котылды, аның артыннан залдагыларның алкышы астында кара трусигын да салып атты. Егет бу вакытта, чиктә торучы футболист сыман, сыңар трусиктан гына басып калган иде. Аның: «Бусын барыбер салмаячакмын», – дип карышуы белән ризалашмыйча, әлеге ыштансыз кыз егетнең дә трусигын салдырып атты. Анадан тума калган егеткә капланыр өчен ак чаршау бирделәр. Кыз исә: «Тиз салып бир», – дип, залдагы бер таныш егетенең күлмәгенә ябышты. Аннан сәхнә артына кереп, кара күлмәген шушы киемгә алмаштырып чыкты. «Ә хәзер моны күтәр!» – дип, алып баручы аның аяк астына кулъяулыгын ыргытты. Теге ян белән борылып, җәлт кенә иелеп алгач, «Алай түгел иде бит инде, артың белән борылырга иде», – дип тә әйтеп карады. Шулай итеп, икесе дә үз киемнәреннән тулысынча котылсалар да, бу уенда җиңүче булмады.

 

Ә соңрак бәйрәм хөрмәтенә яшьләргә стаканнар белән бушлай коньяк таратып йөрделәр. Анысы эчелгәннән соң, шампан шәрабе күбегендә коендырдылар.

 

Күргәнегезчә, татар телендә алып барылган дискәтүкләр хакында «татарча бит» дип горурланып сөйләп булмый. Егетнең бот арасына кыстырып кызга кыяр ашатулар, егетнең алдына газета җәеп, кыздан шуны артын болгап бөгәрләттерү буенча осталыкта сынашу һәм башка төрледән-төрле затсыз, әшәке уеннарны, сәхнәдән яңгыраган билдән түбән мәзәкләрне, кабахәт сүзләрне күңел кабул итә алмый. Бүгенге татар дискәтүкләре яшьләрне әнә шул рәвешле үзенә җәлеп итәргә тырыша. Һәм, ни кызганыч, алар максатларына ирешәләр дә.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»