поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.03.2012 Мәдәният

Шагыйрьләргә әйтер сүзем бар

Күп еллар элек сезнең каләмдәшегез шигырь юллары язган, ә композитор, аларны укып чыкканнан соң, көй уйлап тапкан. Шун­нан соң ул көйне үзе­нең иҗатына гына хас төсмерләр белән баеткан. Рөстәм Яхин булган бу. Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры әнә шулай дөньяга килгән.

Башка җырлар да шулай туа. Музыка тарихында әзер көйгә сүзләр язу – бик сирәк очрый торган күренеш. Моның тәүге үрнәкләреннән берсе – М.И. Глинка көенә барон Розенның шигырь юллары иҗат итеп, “Иван Сусанин” операсының пәйда булуы дип беләм. Композитор Е.Крылатов: “Минем көем шигъри юллар кимәленә бәйле”, – дигән. Рөстәм Яхин да җыр сүзлә­ре­нә карата бик таләпчән булган. Аның җыр­лары искиткеч матур гына түгел, эчтәлекле дә. Шул сә­бәпле алар озын гомерле.

 

1993 елда гимн бәйгесендә финалга ике әсәр: “Тәфти­ләү” белән “Туган ягым” чыкты. Депутатлар аны, әлбәттә, сүзләре белән аягүрә басып җырлады. Читтән карап торучыга бик матур күренеш иде бу: ап-ак костюмнарын киеп алган депутатлар, елмаеп, ил­һамланып, сүзләре барыбызга да таныш һәм аң­лаешлы булган җыр көйли... Гимн нәкъ менә шундый: олылар­ның да, бала­ларның да исендә калырлык, гади һәм аңлаеш­лы булырга тиеш. Тик мине бер сорау борчый: “Тәфтиләү” гимнга әйләнгән очракта, Тукай сүзләрен дә үзгәртергә жөрьәт иткән булырлар идеме икән? Бик сагышлы җыр бу. Аннан килеп, ни өчен безнең гимн­ның сүзләре юк дип аптырыйлар соң? Аның бит сүзләре бар иде, тик гимнны кабул ит­кәндә генә төшеп калды... Күпләребез бу көйне башка шигырь юллары янә­шәсендә күз алдына да ки­терә алмый. Җырның үз сүзләрен кире кайтарасы иде. Шуннан соң инде аңа нәрсәнедер өстәү, нәрсәсендер төшереп калдыру авыр булмас иде дип беләм. Иҗат берлеге бар бит безнең. Ул нәкъ менә ниндидер хак эшләрне хуплау, кемнәргәдер ярдәм итү, гаделлекне торгызу хакына эшләргә тиештер ләбаса.

 

Хөрмәтле шагыйрьләр, безнең, балаларыбыз һәм оныкларыбызның хөрлеге өчен фашистларга каршы кө­рәшеп, бөтен сугыш юлын кичкән фронтовик-шагыйрь урынына куеп карагызчы үзе­гезне! Үлгәндә дә, солдат кебек, горур башын түбән имәде ул.

 

Әдипләр! Рамазан Байти­меровның якташларыннан үрнәк алып, бәйгедә катнашмавыгызны үтенеп сорыйм. Чөнки берлеккә кабул ителми калган шагыйрь, гаделлеккә өметләнеп, үз биеклегеннән безгә һаман карап тора шикелле...


Гөлшат БАЙТИМЕРОВА
Ватаным Татарстан
№ 55 | 28.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»