поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.03.2012 Интернет

Хирыслык

Инде 25 ел күрешмәгән та­нышларның берсе хәбәр җибәргән: “Улым җиде-сигез ел инде көн-төн компьютер алдында утыра, ничек биздерергә икән?” – дигән. Белештем: улына 21 яшь, ди. Әнине борчырлык булгач, егетнең хирыслыгы, чынлап та, чамадан ашып киткән дигән сүз инде бу. Кызыгы шунда: аралашу социаль челтәр аша бара, курсташларның байтагы инде “дуслар” булып беттеләр, аралашкалыйбыз.

Виртуаль дөньяда хәл-әхвәл белешү, яшьлек истәлекләрен яңарту – хәзер гадәти хәл. Хәзер бит эш шундый: күршегә дә кайвакыт “Skype” аша шалтыратасың. Әмма таяк һәрвакыт ике башлы: чамасын белмәгәннәрне виртуаль дөнья үзенә суыра. Кем­нәрдер гомерен форумнарда утырып уздырырга га­дәтләнә, икенчеләре социаль челтәргә “әсирлек”кә төшә, кайсыларын виртуаль уеннар үзенә йота. Футбол фанатизмы, кредитомания, “йолдызлар”га мөкиббән китү, наркобәйлелек, эчкечелек, тәмәкесез тора алмау – күп инде ул за­манның зыянлы чирләре. Адәм баласы мавыгучан итеп яратылган һәм чамадан ашып киткән һәр мавыгу (хәтта беренче карашка зыянсыз булып күренгәне дә) дингә, гыйбадәткә әверелә. Кеше үз хирыслыгын дини ритуал дәрә­җәсенә үстерә, яисә традицион диннәрдән нәрсәнедер алып куша. Ышанмыйсызмы? 2002 елда аналитиклар спорт командаларының фанатлары арасында тикшерү үткәрә һәм шул ачыклана: ир җенесендәге фанатларның өчтән бере, мөһим матчлар алдыннан “үз” командалары җиң­сен өчен, җенси якынлыктан тыелып тора, ягъни үзенчә­лекле “ураза” тота икән. Бүген инде бу ритуал киңрәк таралды дип беләм.

 

Сүз бит Интернет-бәйлелек турында бара иде. Беренче карашка шактый зыянсыз булып күренгән мондый хирыслык та шәхес өчен җитди проблемалар тудырырга сә­ләтле. Әти-әниләрнең күбесе болайрак фикер йөртә: эчмәгәч, тартмагач, наркотик­лар белән бәйләнмәгәч, җинаятьчел төркемнәргә ияреп китмәгәч, утырсын шунда. Тагын бер нәрсә бар: Интернетка ялганган компьютер өйдә берәү генә булганда, әти-әни белән бала арасында “пәрә­вез”гә тоташу өчен бәхәс-көрәш тә күзәтелгәли, ягъни хирыслык гаиләне үзенә “йотып” бара.

 

Интернетомания төшенчә­сен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә психиатр Иван Гольдберг кертеп җибәрә һәм психик чирләр рәтенә бастыра. Дөрес, табибларның байтагы аның белән килешми. Тик тагын шунысы бар: Сәламәтлек саклау министрлыгының 2010 елдагы боерыгы наркологик диспансерларны уен бәйлелегенә төшкән кешеләргә ярдәм күрсә­тергә мәҗбүр итә. Ә уенга хирыслык (игромания) – Интер­нет-бәйлелекнең бер состав өле­ше инде ул. Кытай галимнәре, Интернетта “яшәүче” кеше­ләрнең баш миен тикшергәннән соң, баш миен­дәге ак матдәнең җепселлә­рендә зыянлы үзгәрешләр булуын тапканнар. Бу җепселләр баш миенең хисләр, игътибар, карар кабул итү өлкә­сенә барып тоташа икән. Шундый ук үзгәрешләр эчкечеләр һәм наркоманнарда да күзәтелә ди. Укучы өчен ис­кәртик: автор моны мәгълү­мат итеп кенә китерә, расламый да, кире дә какмый, чөнки ул белгеч түгел. Янә бер мәгълүмат өстик: Бөекбритания­нең Лечестер университеты галимнәре, кешенең баш миендә аерым нейроннар аның та­бынуы белән идарә итә, без моны эксперименталь рә­­вештә исбатладык, диләр. Хирыслыктан табынуга бер адым икәнен алдарак раслаган идек.

 

Интернет-чирнең биш төрле формасы бар дип санала. Беренчесе – форумнарда, чатларда чыкмыйча аралашып утыру. Бу очракта “ник” артына качкан шәхес кыюлана, үзенең эчке дөньясын яшерми ача, чөнки аның чынлыкта кем икәнен белмиләр бит. Табигате белән куркак, әмма эчен бушатасы килгән адәмиләр өчен менә дигән форсат һәм алар үзләренең “әсирлек”кә төшкәннәрен тоймый да калалар. Икенчесе – он-лайн уеннарга хирыслык. Әйтергә кирәк, шәхесне үзенә бөтереп алып кереп китә һәм юкка исраф ителгән вакыт кызганыч булудан туктый. Порнографик, эротик сайт­лардан чыга алмау – чирнең өченче төре. Бу, чынлап та, кеше сәламәтлегендә патологик үзгәрешләр китереп чыгара яисә инде андый үзгәрешләрнең барлыгы турында сөйли. Дәвалану өчен берничә юнәлештәге табибка мөрәҗәгать итү сорала бу очракта. Дүртенче төр хирыслар – сайтларның эчтәлегенә игътибар итми, Интернетта булу факты үзе үк аңа рә­хәтлек бирә.

 

Аптекаларда Интернет-бәйлелектән дәвалый торган дарулар сатылмый. барысы да шәхеснең үзеннән тора. “Челтәр”гә бары тик җитди ихтыяҗ булганда гына керү, анда үткәргән вакытны ныклы контрольдә тоту, ихтыяр көчен туплап үзеңне чикләү – дәва менә шулар. Бала өчен боларны үтәү кыен булганлыктан, җаваплылык әти-әни өстенә төшә, аңлату, кирәк булганда тыю, дисплейдан аерылырга мәҗбүр итү, бала кергән сайтларны контроль­дә тоту – кыскача чаралар ме­нә шулар. Көнгә җиде сә­гать­тән артык виртуаль дөнья­да утыру – чирнең башланганлыгы турында хәбәр итә дип рәсми рәвештә санала. Миңа калса, ике сәгате дә байтак инде аның. Югарыда әйтел­гәннәр белән килешергә мөмкин, килешмәскә була, әмма бер нәрсәне кире кагып булмый: даими утырып тору бихисап физик чирләр китереп чыгара. Болар арасында умыртка сөягенең зарарлануы, геморрой, ир­ләрдәге простатит бар, һәм, гомумән, хәрәкәтсезлектән зыян күрмәгән әгъза юк. Болар үзлә­рен еллар үткәч кенә сиздерәчәк, шуңа күрә һич югында ярты сәгать саен булса да, урындыктан кубып, өч-биш минутлык гимнастика ясап алыгыз, бер уңайдан хирыслыгыгызны чикләргә дә өйрәнерсез.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 55 | 28.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»