поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2012 Мәгариф

Изге мирас булып күчкән тел

“Туган як”ның 24 февраль санында “Газиз ана телебезне саклыйк” дигән мәкалә бастырылган иде. Һәм газета укучыларны битараф калдырмаган бу тема... Сүзне дәвам итеп редакциягә хатлар да килде.

Без янмасак, кем янар

 

 “Газиз ана теле сагында” дигән материалны зур кызыксыну белән укыдым, 36 ел стажлы татар теле укытучысы булганга, бу миңа бик якын тема. Бүген, мәктәпләр ябылу сәбәпле, балаларыбыз рус мәктәпләрендә укый һәм ана телен фән буларак саклау өчен укытучылар көрәшергә мәҗбүр, чөнки хөкүмәткә, мәгариф министрлыгына ул бөтенләй кирәкми. Ник бүтән фәннәрне сайлау турында сүз бармый, ник татар теленә кагылганда гына укучы һәм ата-ана сайлау алдына куела? Ана теле бит урам теле түгел, аны сакларга, үстерергә кирәк.

 

Аннары, сүз бит тел турында гына түгел, ана теле дәресләре аша бала халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы, дине, мәдәнияте белән дә таныша, үз халкыбызга гына хас әхлакый тәрбия дә ала. Әлбәттә, гаилә дә зур роль уйный, тик анда бит татарча үзара аралашудан артылмый, иң мөһимен бала дәрестә ала. Шуңа да дәресләрне ничек тә сакларга кирәк. Моның өчен үзебез тырышмасак, безне Путин кайгыртмас. Һәм бу “Түгәрәк өстәл” соңгысы булмасын, аны киңәйтелгән рәвештә, бүтән районнарның да татар теле укытучыларын, мәгариф бүлекләре җитәкчеләрен чакырып, сөйләшүне дәвам итәргә кирәк. Лаеклы ялда булсам да, газиз телебезнең бүгенге хәлен күреп йөрәгем әрни.

 

Дөрес, шатландырган вакыйгалар да була. Мәсәлән, 8 март көнне безнең авыл мәдәният йортында җирле мәктәп коллективы “Өти балак” дигән пьесаны сәхнәләштереп күрсәтте. Зал туп-тулы иде һәм халык тын да алмыйча яратып карады бу тамашаны. Менә бу да телне саклауның бер юлыдыр.

 

Ә телебез сагында шулай нык торганга редакциягә бик зур рәхмәт, әле дә ярый ана телебездә чыгучы яраткан “Туган як”ыбыз бар.

 

Нурия СӘИНОВА, укытучы-ветеран. Камка.

 

Һәммәбез бердәй җаваплы

 

Чакыру килгән булса да, кызганычка каршы, “Түгәрәк өстәл”дә үзем катнаша алмадым. Тулаем алганда, күтәрелгән проблемалар барысы да бик актуаль. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларның фикере белән теләп ризалашам.

 

Һәр мәктәптә бүген бер үк проблемалар. “Милләт телсез була алмый”, дигән фикер белән килешеп, яшь буынны милли рухта тәрбияләү өчен байтак чаралар үткәрәбез. Бөек татар язучыларының туган көннәренә, Ана теле көненә күргәзмәләр, викториналар, әдәби-музыкаль кичәләр, уеннар оештырабыз. Боларның барысы да ана телендә уза.

 

Бүген татар теле авылларда гына эленеп тора. Без аны күпме генә сакларга тырышсак та, барысы да хөкүмәткә бәйле. Безгә, татар мәктәпләренә, Татарстан белән элемтәне өзәргә ярамый. Үзебезнекеләрдән ярдәм көтәсе юк. Мәсәлән, өлкә милли-мәдәни оешмаларыбызга мөрәҗәгать иткән саен:  сезгә нинди китаплар кирәк? - дип сорыйлар. Нинди китап? Әлбәттә, прог-раммада булган матур әдәбият кирәк. Дәреслекләрне без үзебез табабыз, ә менә матур әдәбият юк. Булганнары бөтенләй искереп, ертылып беткән.

 

Телнең язмышы гаиләдән башлана дип әйтер идем. Төрле гаиләләр бар бит. Кайберләре гомер буе шәһәрдә яшәп тә, балаларын милли гореф-гадәтләр буенча тәрбияләп үстерәләр, бер-берләре белән гел татарча сөйләшәләр. Балалар үсеп буйга җиткәч, аларга пар итеп татар егетен яисә кызын сайлыйлар. Андый гаиләләр бар, тик бик аз.

 

Кайберләре киресенчә, шәһәрдән авылга ялга кайткан оныкларына гадәтләребезне, намаз, догаларыбызны өйрәтү урынына, русча сөйләшә. Соңгы вакытта авыл гаиләсендә туып-үскән балалар да инде, “папа, мама, привет, пока” дип кенә аралашалар.

 

Бүгенге көндә безнең мәктәптә 140ка якын бала белем ала. Әлбәттә, балалар саны елдан-ел кими бара. Шулай да, безнең мәктәптә татар телен бетерү, сәгатьләрне киметү турында сүз бармый. Директорыбыз Зәкия апа Юнисова әйтүенчә, киләсе елларда да шулай эшләрбез, Алла кушса.

 

“Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән тагын бер актуаль проблема – бүгенге укытучыларга алмаш юк. Әйе, бу чынлап та шулай. Соңгы елларда безнең төбәктән татар бүлекләренә укырга керергә те-ләүчеләр бөтенләй булмады.

 

Татар теленә түгел, рус теле укытучысына да баручылар юк. Сәбәбе – престижы юк, хезмәт хакы түбән. Бүгенге укытучы, ире яисә хатыны эшләмәсә, гаиләсен дә ашата алмый.

 

Дөрес, чит ил телләре факультетларына керүчеләр, аз булса да бар бүген. Тик алар да мәктәптә укытучы булып эшләү өчен түгел, ә берәр фирмада “переводчик” булып эшләү нияте белән керәләр.

 

Менә берничә ел инде безнең мәктәпне тәмамлаган бер генә егет-кыз да укытучы һөнәрен үзләштерергә барган юк. Соңгы яшь кадрлар мәктәбебезгә 1991 елда килгән иде...

 

Әле күптән түгел телевизордан: Татарстанда абитуриентлар булмау сәбәпле татар теле факультетын ябарга җыеналар, дигән хәбәр ишетеп, бик күңелсезләндем.

 

Шуны да әйтәсем килә: татар теле һәм әдәбияты буенча регионара олимпиадаларда Ульяновск, Самара шәһәрләренең татар телле мәктәпләре укучылары катнаша. Шәһәр бит, ә мәктәпләре милли-мәдәни компонентлы. Ә безнең Түбән Новгородта милли-мәдәни автономиябез, “Туган як”ыбыз, диния нәзарәтебез бар, тик андый мәктәп кенә юк. Кызганыч!

 

Галия КУТЕРОВА, Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 



Туган як
№ 12 | 23.03.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»