поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2012 Мәдәният

Умырзая

Композитор Эльмира Галимова белән Асия Юнысова әңгәмәсе

Яшь композитор Эльмира Галимованы бер күрүдә үк умырзая чәчәгенә охшаттым. Барлык чәчәкләрдән дә иртәрәк уянып, зур күзләрен киереп ачып, якты кояшка сокланып караган умырзая белән охшашлыгы чыннан да күп аның. Язның беренче аеның 20 нче көнендә туган бу кызкай быел менә утыз яшен тутыра. Берәүләр «нидер эшләргә кирәк бит инде бу яшьтә» дип уйланып йөргән арада Эльмира Галимова «бу яшькә» композиторларның Нәҗип Җиһанов исмендәге халыкара конкурсы лауреаты булып куйган. Яшь композиторның иҗаттагы уңышлары зурлап сөйләшер өчен шактый җыелган лабаса! Шуңа күрә без аны «Сәхнә» журналына чакырып, әңгәмә кордык. Сөйләшүебез эшлекле дә, эчтәлекле дә булды кебек.

 

– Эльмира сеңлем, узган елның декабрь башында синең исемең афишаларда тамашачы игътибарын җәлеп итте. Ниндидер яңа жанрда иҗат ителгән арт-операңны тыңларга дип, халык Зур концерт залына агылды. Нәрсә ул арт-опера – сәнгатьтәге яңа бер күренешме яки мөгез чыгарумы? Без бит шулай – аңлап бетермәгән нәрсәне гаепләргә ашыгабыз.

 

– Сүз мин музыкасын иҗат иткән «Сөембикә канаты» дигән әсәр турында барадыр дип беләм. Опера сүзенә «арт» дигән өстәмә бу жанрда сәнгатьнең берничә төре уртак тел тапкан дигәнне аңлата. Әйтик, «Сөембикә канаты»н куйганда без «Пантера» балет театры, «Прометей» яктылык үзәге белән бергә эшләдек. Әсәрне сәхнәгә куюда Кариев театрының баш режиссеры Ринат Әюпов алдан йөрде. Аның театрының артистлары сәхнә күренешләрендә катнашты. «La Primavera» дәүләт камера оркестры уйнап торды. Арт-операның төп партияләрен Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Резеда Шакирова белән Артур Исламов башкарды. Барысы да: «Без бит яшьләр. Без эшләмәсәк, кем эшләр дә татар сәнгатенә яңалыкны кем алып килер?» – дип тора торган кешеләр.

 

Өстәвенә, үзләре дә сәнгатьнең төрле өлкәләрендә матур казанышларга ирешкән иҗатчылар икән ләбаса! Сөембикә партиясен җырлаган Резеда Шакирова халыкара конкурслар лауреаты, Козгын кебек гаять каршылыклы рольне уйнарга алынган Артур Исламов та халыкара конкурста җиңгән егет. Рөстәм Абязовның титулларын санарга, гомумән, кирәк түгел – күптән инде аның исеме эшли. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюповны үз ягыңа «аудара» алуың шулай ук кызык.

 

– Берәүне дә «аударасы» да, кыстыйсы да булмады. Минем алар белән хезмәттәшлек иткәнем бар иде инде. Кем әйтмешли, миннән ни көтәргә икәнен алар да белә, мин дә беләм.

 

– Бу хакта,мөгаен, алга таба сөйләшербез әле. Башлаган башлаган арт-опера турындагы мәгълүматны беркадәр киңәйтеп үтик. Дөресрәге, әсәрнең темасы – Сөембикә образы яшь ханымның күңелен кай ягы белән кузгатты икән?

 

– Сөембикә татармын дигән татарның җанында, канында, калебендә инде ул. Ә мин татармын дип яши торган кеше. Балачактан! Дәүләтеннән каерып алып кителгән, җаны сөймәгәнгә кияүгә чыгарга мәҗбүрләнгән, баласыннан аерылган Казан ханбикәсенең фаҗигасе, каргышлы язмышы һаман-һаман күңелемне бимазалады. Аның җаны тынгы тапмый торгандыр кебек тоела иде миңа. Кол ителгән мәгърур җан фаҗигасе бит ул! Һәр көнен намазда, догада үткәрергә, җанын гөнаһлардан араларга омтылган ханбикәне үзенең өметсез мәхәббәте белән Козгын йөдәтә... Гомумән, бу арт-опера гөнаһлардан арыну, рухи тазалану, арулану турында. Либретто авторы Флера Янышева белән безнең фикерләр тәңгәл килде. Алай да әсәрнең музыкаль режиссура ягын үзем өр-яңадан язып чыктым. Либретто русча иде, мин аны татарчалаштырдым. Без бит «La Primavera» ансамблен читтән музыкантлар да чакырып, симфоник оркестр кимәленә җиткердек. Шул оркестр музыкантлары син безнең күзебезне ачтың – тарихыбызга аңлы карарга өйрәттең, диделәр. Телне аңламаганнары татар теленең аһәңенә сокланды. «Итальян теле кебек, музыкаль тукымага җайлы ятышлы, ягымлы тел икән ул», – диештеләр. Күзләр генә түгел, колаклар да дөньяны танып-белүгә хезмәт итә. Бер генә әгъза да тиккә генә бирелмәгән.

 

– Нинди фәлсәфи уйлар кочагында яши икән бит бу яшь ханым! Югыйсә тормышның гади рәхәтлекләрендә, аңлаешлы бәхеттә коеныр, яшәгән һәр көнгә сөенер заманы кебек.

 

– Шулай яшим дә мин. Иртәнге дүртләргә кадәр эшләп утырам. Иртән җидедә кызымны балалар бакчасына илтәм. Аннары дәрескә китәм. Вакытны әрәм итмим мин. Нәҗип Җиһанов һәр елны берәр зур әсәр белән билгеләп үтүне үзенә кагыйдә итеп яшәгән. Имеш, иҗат кешесе халык алдында еллык хисап тотарга тиеш. Мин дә шул ритмга җайлашырга тырышам.

 

Узган елның башында мин бөтен вөҗүдем белән «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасына чумган идем. Тукай белән, аның дөньясы белән яшәдем. Ринат Әюпов белән хезмәттәшлек шул чагында башланды. Ул әсәргә 17 музыкаль кисәк язылды. Алар бөтенесе төрле халәтне чагылдыра. Чарасызлык та монда, ялгызлык та... Ариозолор, арияләр иде болар. Тукайның «Хур кызына» шигыренә язылганы бигрәк тә күңелгә тия торган булып чыкты кебек. Музыкаль бизәлешнең «Туган тел» җырын нигез итеп алынган өлеше – «Ак канатлы шагыйрь» дигәне Мәскәүдә шагыйрьгә һәйкәл ачканда да яңгырады.

 

– «Зәйтүнәкәй»гә керешкәнче Резеда Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы кат-кат тыңлангандыр.

 

– Аннары карадым. Ул операдагы «Әнкәй» ариясе миңа тетрәндергеч тәэсир итте.

 

– Зур музыкаль әсәрләргә алынырга җөрьәт итүче композитор хатын-кызлар хәзер өчәү булдыгыз – Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова һәм син. Кызганыч, Луиза Хәйретдинова хәзер югалыбрак тора. Менә өч ел инде Казан консерваториясенең композиция бүлегенә укырга килүче юк икән дип ишеттем. Димәк, талантлар күплеге белән мактана алмыйбыз.

 

– Халыкка музыкаль тәрбия җитми. Моннан берничә ел элек җырчы Галина Казанцева алып бара торган «Алтынчәч» дигән зыялы тапшыру бар иде. Классик әсәрләрне халык аңламый дип уйлыйлар.

 

– Менә син шул ике араны – классик музыка белән халык арасын якынайтырга алындың да инде, әйеме? Моңа кадәр дә күләмле әсәрләр язылгандыр?

 

– Мине 2006 елдан бирле композиторларның төрле форумнарына чакыралар. Аларга буш кул белән барырга ярамый. Минем иҗат багажымда күңелемә юаныч, киләчәк иҗатыма дәрт бирә торган әсәрләр байтак. Скрипка белән симфоник оркестр өчен язылган «Фрескалар», «Нәүрүз» симфоник картинасы, «Изге ядкарь» ораториясе, «Кәрван»музыкаль картинасы, «Күңел көндәлеге», «Бумеранг», «Дүрт кодрәт» кебек әсәрләремне саный алам. Алар барысы да төрле уен коралларыннан тупланган ансамбльләр өчен язылган. Мин бигрәк тә саксофон, скрипка, флейта кебек уен коралларын яратам. Симфония оркестры өчен язылган музыкамда да скрипканы алгы планга чыгарам.

 

– Сез – профессионаллар җыр сәнгатен тәки үзешчәннәргә калдырдыгыз, ә?

 

– Мин егерме елда 120 ләп җыр язганмын. Аларны Резеда Шәрәфиева, Венера Шәмиева, Дилә Нигъмәтуллина кебек җырчылар җырлыйлар. Без үзебез дә, тормыш иптәшем Илнар Гәрәев белән, дуэтлар җырлыйбыз, концертлар биреп йөрибез. Менә әле дә Казан концертына әзерләнәбез. Ике альбом чыгардык, өч клип төшердек.

 

– Иҗат гомереңне егерме ел дип билгеләп куйдың. Үзеңә бит әле 30 гына яшь.

 

– Мин «Язгы җыр» дигән җырымны Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловка биргәндә миңа тугыз гына яшь иде. Алар бу җырны җырладылар.

 

– Кыю кыз булгансың.

 

– Болай кыюланып китү өчен сәбәпләр бар иде. Мин бит Чаллы кызы. Бездә «Тургай» дигән конкурслар уза иде. Мин анда җиде тапкыр җиңүче булдым. Вәсим Әхмәтшин, Виталий Агапов, Илһам Байтирәк кебек җыр осталары белән янәшә сәхнәдә басып торган бәләкәй кызны күз алдына китерегез. 13 яшьтә беренче җыр кассетам чыкты. Анда язылган җырларны балалар конкурсларында әле дә ишетәм. «Иртәнге җыр», «Әби сандыгы», «Умырзая» кебек җырларым еш яңгырый. «Без – тургай балалары», «Таң йолдызы» дигән гимннарым телевидениенең балалар өчен тапшыруларына музыкаль кереш сыйфатында файдаланыла.

 

– Конкурстан фестивальгә йөреп үткән, балалык уеннарыннан мәхрүм бала чагыңа сокланыргамы синең, кызганыргамы – белмәссең.

 

– Минем үземдә үкенүләр юк. Тормыш иптәшем Илнар белән дә «Сандугач керде күңелгә» конкурсында таныштык. Шуннан бирле уңышларыбыз уртак. 2003 тә Илнар белән «Яшь сылуга» дигән җырымны дуэт белән җырлап, «Алтын барс» алдык. Илнар минем иҗатыма бик игътибарлы. Иҗатка чумып йөргән көннәремдә ул мине машина руленә утыртмый. Арыганымны сизсә, диңгезгә алып китә. Диңгез! Менә шунда мин тереләм. Таңнан диңгез ярына чыгып утырам. Дулкыннарны тыңлыйм, язасы әйберемне уйлыйм. Кызым Индира белән әтисе миңа ялгыз уйлану мөмкинлеге тудыралар. Атна-ун көн ял җитә.

 

– Кызыңның да үз язмышыңны кабатлавын теләр идеңме?

 

– Юк, теләмәс идем. Музыкаль белемле булуын телим, ә менә иҗат ярышларында катнашып йөрүен теләмим. Минем әти-әнием гади кешеләр. Әмма аларда педагоглык куәсе булган. «Ана сагышы» дигән беренче җырымны ишеткәч үк әнинең бәхете түгәрәкләнгән иде. Ул балачак хыялларына уралып йөргән кызын сәхнә арты ыгы-зыгысыннан саклап кала белде. Җиңүләрне дә, җиңелүләрне дә күтәрергә өйрәтте. Минем шофер әтием исә, кызының уку дигән хезмәтенә җитди итеп карады, күп вакытны каршы килеп ала торган иде. Чөнки без Элеватор тавында үз йортыбыз белән тордык. Йөрергә бик ерак, җитмәсә, татарча укый алу өчен мәктәпнең дә ерагын сайлаган идек. Мин бит әле татар теле буенча үткәрелә торган олимпиадаларны да калдырмый идем. Биология олимпиадаларын әйткән дә юк инде. Табиб буласым да килгән иде дә...

 

– Музыка җиңдеме?

 

– Җиңде генәме соң, басып китте. Композитор булып өлгереп җиткәнче мин бик күп укыдым. Минем әнием биергә ярата иде, әти бик оста гармунчы – халык арасында җәүһәрләр күп. Шушы икәү уенчык пианинода көй чыгарып азапланган баланың сәләтен күреп алып, мине музыка мәктәбенә биргәннәр. Җидееллык мәктәпне тәмам иткәннең соңында да, музыкасыз тормас өчен, тагын ике ел шул ук мәктәпкә йөрдем. Аннары инде Казан музыка училищесына – музыка теориясе бүлегенә килдем. Ике елдан соң вокалга – Разия Үзбәкова классына язылдым. Шул арада факультатив тәртиптә, Консерваториягә барып, композитор Рәшит Кәлимуллиннан композиция буенча дәресләр ала идем. Аннары инде Консерватория... Бу кадәресен әйттем бугай инде.

 

– Консерваторияне кызыл дипломга тәмамлаганыңны һәм тагын кайбер нәрсәләрне әйтмәдең.

 

– Алары минем үземә генә кагыла торгандыр инде аның.

 

– Әтиең Мөнир, үт куыгы шартлап, хастаханәдә үлем белән яшәү арасында ятканда аны кызы гына алып калды, дип сөйләгәннәр иде.

 

– Шулай булды шул. Яшәүгә шансы бер процент дигәннәр иде. Мин бер минутка да аның яныннан китмәдем. Бөтен дәвалау һәм гигиена таләпләрен үтәдек. Тугыз ай хастаханәдән чыкмадым. Мин шунда уен коралы булмаган килеш диплом эшемне яздым. Музыка фәкать минем колагымда гына яңгырап тора иде. Шуннан бирле мин музыканы фортепьяно янына утырмаган килеш тә яза алам. Диплом эше сыйфатында өч әсәр тәкъдим иттем. Җитәкчем Борис Николаевич Трубин бик хуплады, бик мактады үземне. Өч әсәрем өч кимәлдә иҗат ителгән иде. «Нәүрүз» симфоник картинасы; кыллы уен кораллары өчен квартет; «Изге ядкарь» дигән мәрсия оратория иде болар.

 

– Эльмира сеңлем, телеңә, музыкаль терминнар атамасына татар телен камил белгән кешеләр сөйләменә генә хас сүзләр килеп керә.

 

– Минем әти-әни Зәй районының Биш авылыннан.

 

– Туктале, Мөдәррис Әгъләм туган авыл түгелме соң бу?

 

– Шул авыл. Мөдәррис абый белән минем әби-бабайлар бертуган. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева да миңа икетуган кардәш тиешле. Минем Ниһая әбием пешергән коймаклар Мөдәррис абыйның шигыренә дә кергән. Безнең нәсел тамыры Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләккә барып тоташа. Илһам абыйлар белән йөрешәбез. Тик минем аңа «мин шул кыз булам» дип әйтә алганым юк.

 

– Синең әле аспирантурада да укып, Пермь татарларының музыка фольклорын өйрәнеп йөргәнеңне беләбез. Димәк, вакытың бик тыгыз. Тагын нинди эшләр майтарып йөрисең, дип сорамыйбыз да.

 

– Сорамасагыз да әйтәм. Балалар өчен язылган җырларымның ноталы китабын чыгарырга уйлап торам. Аннары тагын шәҗәрәне төзисе иде.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»