поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.03.2012 Сәясәт

Күләгәдә калган юбилей

20 ел элек Татарстанда суверенитет турындагы сорауны куйган референдум уздырылды. 20 март көнне М.Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге, 1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстан Республикасы референдумына егерме ел тулу уңаеннан, матбугат җыелышы үткәрде.

– Билгеле, 1991 елның 30 августында кабул ителгән Татарстан Республикасының Дәүләт бәйсезлеге турындагы декларациябез дә бик мөһим. Дәүләт Советы инде болай да халык ихтыярын белдергән иде. Әмма мәскәүдәгеләр таләп иткәч, танырга теләмәгәч, без бәйсезлеккә мөнәсәбәтне бөтен халыктан сорашып белешергә булдык. Референдумда җиңеп чыгуыбыз киң катлау халык ихтыярын ачыклау булды да инде, – дип сөйләде анда үз заманында ТР Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.

 

– Бу юбилей җыелышы дәүләт күләмендә үткәрелергә, без затлы залларда җыелырга тиеш идек тә бит, әмма хәзер референдум нәтиҗәләрен күр­мәмешкә салышалар. Соңгы елларда алып барылган сәясәтнең җимеше бу, – дип авыр сулады үз чиратында референдумны оештыруга, аңа АКШтан халыкара күзәтүчеләр чакыруга зур өлеш керткән ТИҮ ветераны Илдус Садыйков.

 

Әйе, ике дистә ел элек шаулы-шанлы вакыйгалар кичердек без. Ул вакытларда республикабыз РФ Президентын сайлауда, РФ Конституциясен кабул итүдә катнашмыйча, федератив килешүгә кул куймыйча, үзебезнең ирекле, тигезләр арасында тигез, мөстәкыйль халык булып яшәр­гә теләвебезне гавамга җиткергән иде, инде бәйсезлек алдык дип сөенгән идек без. Әмма иртәрәк шатланганбыз икән. Ярымфеодаль, ярымкапиталистик, ярымсоциалистик канун-тәртип­ләр­дән бүген дә арынып җитә алмаган илдә үзең теләгәнчә хуҗалык итү, телеңне, динеңне саклап, балаларыңа, оныкларыңа тапшырып яшәү кыен икән.

 

Һич югы, без ул көннәрне, данлы вакыйгаларны онытмаска тиеш. "Тик нигәдер безнең татар журналистлары бик юаш. "Идел" журналы редакциясендә эшләгәндә, шушы референдум көннәре турында мәкалә язып бирүләрен сорап, күпме журналистка мөрәҗәгать иттем.

 

Сүземә колак салучы аз булды", – дип, – бүген "Казан утлары" журналында мөхәррирнең беренче урынбасары булып эшләү­че Рәфыйк Юнысов ул җәмә­гатьчелек игътибарына әлеге күркәм юбилей уңаеннан нәшер иткән "Татарстан референдумы" дигән китабын тәкъ­дим итте. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: бу мөһим сәяси вакыйгага багышланган тагын бер җитди хезмәтне – журналист Венера Якупованың "100 историй о суверенитете" дигән китабын билгеләп үтә алабыз. Башка мондый саллы хезмәтләр юк та бугай.

 

– Иң мөһиме: халкыбыз бүген үзенең нинди хәлгә төшкәнлеген, җәмгыятебезгә кабат коллык психологиясе әйләнеп кайтканлыгын төшенергә тиеш. Бу хәлдән чыгарга тырышсак, дөньяның башка халыклары уянып үз хокукларын даулаганда йоклап калмасак иде, – дип йомгак ясады җыелыш ахырында Илдус әфәнде Садыйков.

 

Хәтердә генә калырмы?

 

– Татарстан Республикасының бәйсезлеге җәһәтендә 20 ел элек үткәрелгән референдумны ничек бәялисез? Бүген аның әһәмияте калдымы?

 

Ринат Мөхәммәдиев, Мәскәүдәге "Татарский мир –Татар дөньясы" газетасы баш мөхәррире, язучы:

 

– Әлбәттә, бәйсезлекне бездә төрлечә аңлаучылар булды. Ни генә булмасын, шушы еллар эчендә ил һәм дөнья күләмендә Татарстанның дәрә­җәсе бик нык күтәрелде. Татарларның үз әдәбиятына, үз культурасына игътибары, үз-үзлә­ренә хөрмәте бермә-бер артты. Татарстанның башкаласы булган Казан шушы елларда яхшы якка нык үзгәрде. Мин боларны ике дистә ел элек игълан ителгән суверенитет турындагы белде­рүнең, шул ихтыярны ныгыту максатында үткәрелгән референдумның нәтиҗәсе дип күрәм. Миңа бик күп милләттәшләребез белән аралашып яшәргә туры килә. Чит дәүләтләрдәге, илебезнең төрле төбәкләрендәге милләттәшләребез белән еш күрешеп торам. Татарстандагы үзгәрешләр аларга да уңай йогынты ясады. Шуңа күрә мин бу бәйсезлекне кысыр бәйсезлек дип кенә әйтмәс идем. Ахырдан "кызганычка каршы" дип күп нокталар куярга туры килә.

 

Искәндәр Гыйләҗев, КФУның Тарих институтындагы татар халкы тарихы кафедрасы мөдире:

 

– Үз заманында референдум милләттәшләребезне берләштергән бик мөһим чара булган иде. Әмма аның хәзер тарихи хәтер булып кына калуы бар.

 

Вәлиулла Якуб, ТР Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире:

 

– Ул референдум татар халкының дөньяга карашын тамырдан үзгәрткән гамәл булды. Совет заманында милләтебез үзен икенчел дәрәҗәдәге халык дип хис итә иде. Нәтиҗәдә, татарлар үзләрен көчле итеп сизде. Үзебезне дөньяга таныту, көчебезгә ышану, куәтебез барлыгын күрсәтү булды бу референдум. Ул безнең психологиябезне үзгәртте. Аның әһәмиятен берничек тә бетереп булмый. Егерме ел эчендә ниндидер уңай үзгәрешләр булган икән, моңа референдум этәргеч булды. Дөрес, хәзерге хәлебез безне канәгатьләндереп җиткерми.

 

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, БТК башкарма комитетындагы Этномониторинг үзәге җитәкчесе:

 

– Бу референдум күпчелек халыкның бәйсезлек идеясен яклап чыгуы булды. Аның әһәмияте, һичшиксез, калды. Әгәр мәскәүдәгеләр Татарстанның статусын үзгәртергә тотынса, һичшиксез, референдум нәтиҗәләренә килеп төртеләчәк. Дөрес, без аның нәтиҗәләреннән тулысынча файдалана алмадык. Бу, беренче чиратта, сәяси элитабызга кагыла. Билгеле, халык та йоклап ятмаска, ныклап таләп итәргә тиеш иде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 51-52 | 23.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»