поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2012 Җәмгыять

Ун елдан соңгы могҗиза

«Ышанасыңмы, бала таптым бит мин. Инде дүрт ай була безгә. Кызым бар», – диде Финсия. Аның бу сүзләреннән өнсез калдым, табиблар аңа беркайчан да бала таба алмаячаксың дигән иде. Ходай насыйп итсә, могҗизалар да була икән шул. Финсия 10 елдан соң балага узган.

Балачак дустымны биш еллап күргәнем юк иде инде. Ниһаять, авылда очраштык. Күзләрендә бәхет чаткылары, шатлыгы эченә сыймый. Элекке Финсия түгел бу, алыштырып куйганнар диярсең, ана булу үзгәрткән аны.

 

Кечкенә чакта җәйге каникулларда еш очраша идек аның белән. Яшь чак, – юләр чак диләрме әле, берсендә иман зәгыйфьлеге булган, күрәсең, киләчәгебезне белергә теләп, күрәзәчегә дә барганыбыз хәтердә. Шырык-шырык килеп барган җиребездән бик борчылып кайткан идек. Финсиягә ул чакта күрәзәче, беркайчан да балага уза алмаячаксың, диде. Без, 17 яшьлек кызлар, ул чакта әни булу турында бик уйламасак та, танышымның эченә шик керде. Бу вакытта ул үзен­нән шактый олы бер егет белән очраша иде. Мәк­тәп­не тәмамлауга, аңа кияүгә дә чыкты. Ире әйбәт кеше иде аның. Акчаны әйбәт эшли, Казанда фатир да алдылар, Финсияне укырга кертте, аннары хастаханәгә шәфкать туташы итеп урнаштырды. Тату, дус яшиләр иде. Студент чакта аларга берничә тапкыр кунакка да барганым булды. Барысы да әйбәт, тик гаиләләренә бала тавышы, сабый гына җитми. Финсия бер ел көтте, ике, өч... Төрле әби­ләргә дә йөреп карады. Имеш, диңгез дәвалый икән дип, чит илгә сәя­хәткә дә барып карадылар. Финсия медицина тикшерүе дә узды. Бу аның соңгы өмет­ләрен дә өзде. Анализлар тапшыргач, анда хатын-кыз гормоннарының җит­лекмәгән булуы ачыкланды. Тагын башка авырулары да табылды. Кыскасы, Финсиягә, бала таба алмаячаксың дип, диагноз куйдылар. Танышым нинди хисләр кичергәндер, җит­мәсә, ире дә аңа ярдәм итәсе, тынычландырасы урынга аерым яшәргә булды. Имеш, аңа кысыр хатын кирәк түгел, ул тулы гаилә турында хыяллана,  олыгайган кө­нендә балалар кочасы килә. Рәсми төстә аерылышмасалар да, ае­рым яши башлады алар.

 

Финсия бала таба алмавы белән килеште дә бугай. Туры юлдан тайпылырга бер адым җитә. Хатын чит ирләр белән чуала башлады. Берара спирт­лы эчемлекләр белән дә мавыгып алды. Бәхетенә вакытында аңына килде. Ике ел элек ул намазга бас­ты. Телефон аша әйтте ул миңа бу хәбәрне. Әллә ире белән татулашканмы ди­сәм, «Юк, сирәк кенә килеп китә үзе. Башка хатыны бар бугай аның. Ләкин аның кайгысы түгел әле миндә. Дини китаплар укый башладым. Гөнаһ кылып туйдым. Барысы өчен дә җавап бирәсе булачак. Соң булса да, шө­кер кылып, тыныч тормышта яшисем килә, мә­четкә йөри башладым әле», – дип шаккатырды ул мине.

 

Һәм менә бу юлы тагын телсез калдырды. Үземнең икенче кат әни булуымны әй­тим дигән идем, баксаң, танышымның тагын да мөһимрәк яңалыгы бар икән. Аның кызы туган. Күрәзәче дә, табиблар да ялгышканнар, димәк. Әллә Ходай аның тәү­бәсен кабул кылып, могҗиза бүләк иткән­ме? «Балага узганымны үзем дә белми калдым. Белгәндә унбер атналык иде инде. Укшымадым да, токсикоз дигәннәре дә булмады. Башта ышанмадым. Нәр­сәләр генә уйлап бетер­мәгән идем бит инде мин, балалар йортыннан сабый алып үстерергә дә ниятли идем. Баксаң, Ходай барысын да күрә, ишетә икән», – диде ул. Тугыз ай буе балам төш­мәсме, исән-сау туармы дип куркып яшәгән, әни була алмыйм дигән фикер аның күңеленә шуның кадәр сең­гән булган, кү­рә­сең. Бу хәбәргә Финсия башта үзе дә ышанмый торган. Хәзер дә баласы төчкереп куйса да курка икән. Авырып китә, үлә күрмәсен. Ул әни булырга тиеш, әйбәт әни булырга. Һәм бернинди күрәзә­челәр, табиблар сү­зе дә аңа комачаулый алмаячак...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»