|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2012 Дин
Никах та, талак та Аллаһының рәхмәте«Бигрәк пар килгәннәр инде, никахлары гомерлек булсын!» Никах мәҗлесләрендә, туйларда иң күп әйтелгән теләк, мөгаен, шушыдыр. Үзеңә гомерлеккә тиң яр булырдай кешене сайлап алуы бер кыен булса, ике төрле гаиләдә тәрбияләнеп үскән ике холыктагы кешенең бер-берсенең җаен алып яшәп китүләре тагын да читен. Гаилә корганнан соңгы беренче өч ел иң авыры дип тикмәгә генә әйтмиләрдер инде. Никахларның берничә төрле булуын да ишетеп беләбез. Аерым алганда, яшерен никах, вакытлы никах, никах яңарту... Шулар турында тулырак мәгълүмат алу максатыннан, без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВка мөрәҗәгать иттек.
– Никахның асылында мәхәббәт, хөрмәт, гаделлек ята. Ул килешү дигәнне аңлата. Никахның файдасы, яхшы яклары күп. Беренчедән, ул мөселманны төрле уйлардан, бозык эшләрдән, зинадан тыя. Аллаһы Тәгалә «Исраф» сүрәсенең 32 нче аятендә: «Зинага якынлашмагыз да», – ди. Бу мәсьәләгә өстән карарга ярамый. Уеннан уймак бик тиз чыга. Һәр кешедә дә хисләр бар, чибәрләр дә күп... Ир кеше никахсыз бер кыз белән зина кылды ди. Ә ул үзе сеңлесе, әнисе яки хатыны белән башка бер ирнең ятып йоклаганын теләр идеме икән. Акыллы кеше моны һич теләмәс. Икенчедән, никах мөселманның күзен төрле пычраклыктан саклый. Яшь егетләребез, өметләнеп, тегендә дә күз ата, монда да карый. Гаеп, әлбәттә, кызларда да юк түгел. Җәй көннәрендә күп кенә гүзәл затларыбыз, йомшак кына әйткәндә, киемнәрен киеп бетермичә генә йөрергә ярата. Никах җаваплылыкка өйрәтә. Киләчәк буын – балалар туа. Туганлык җебе ныгый. Никахта вәгазь ишетәләр. Шушы туганнар арасында бер генә намаз укучы булса да, ул соңыннан калганнарын өндәргә мөмкин. Яшьләр бары тик үз теләкләре, ризалыклары белән генә никахлашырга тиеш. Гаилә булып яши башлагач, төрле хәлләр була. Аңлашылмаучылыклар башлана, тавыш чыга... Ир кеше – хатынын, хатын ирен гаепли. Юкса үз теләгең белән никахландың бит. Сабыр итеп яшәргә кирәк.
– Рөстәм хәзрәт, яшерен никах, икенче төрле студентлар никахына мөнәсәбәтегез ничек? Шундый никахларны укыганыгыз бармы?
– Гарәбстанда, мәсәлән, никахка кадәр танышып кына йөриләр. Анда бар да яулыклы, бар кызлар да бертөрле. Егет ошата, кызның кулын сорый, әти-әнисе белән таныша, никахлаша. Анда яшерен никах турында белмиләр дә. Бездә икенче хәл. Ислам дине буенча яшерен никах рөхсәт ителә. Әмма бу болай яшәргә кирәк дигән сүз түгел. Студентларны алсак, билгеле бер яшькә кадәр әти-әни карамагында яшәгән балалар берзаман иреккә чыга. Бигрәк тә ата-ана еракта булса. Чибәр кызлар күп, шайтан да котыртып кына тора... Яшьләр бер-берсе белән якынлык кылып, аннан бала туарга мөмкин. Зинадан туган баланы беркем дә яратмаганы мәгълүм. Кыз абортка бара. Аннан соң аның башка баласы булмаска да мөмкин. Үлчәүнең бер ягына шушы хәлне, икенче ягына яшерен никахны куйсак, никах ягы баса. Никах яшерен булса да, егет өстендә җаваплылык була. Ул инде хәләлен дә укытырга, ашатырга, яшәтергә тиеш. Яшерен булса да, никахлы хатынын тулай торакта әллә ничә кыз арасында яшәтә алмый бит инде ул. Шундый мөмкинчелегең булмаса, шайтан коткысына бирелмичә генә, түзәсең инде. Әгәр дә бар нәрсәң дә бар, әмма әти-әниең сине яшькә санап, ризалык бирми, ә синең гөнаһка керәсең килми икән, укыт. Андый егет-кызларның килгәне бар. Без аларга шушы нәрсәләрне әйбәтләп аңлатабыз. «Үз балаларыгыз үскәч, шулай эшләсә, нишләрсез?» – дигәч, күбесе акылларына килә. Кемнән яшерен соң ул никах? Әти-әнидән бит инде, дуслар аны барыбер белә. Әти-әнидә дә гаеп бар. Тормыш җитеш булсын дип чаба торгач, бала белән сөйләшеп утырырга да вакыт калмый. Соңыннан бала, әти-әни аңламас дип, яшерен гамәлләр кыла.
– Вакытлы никах нәрсә ул?
– Вакытлы никах исламга кадәр гарәпләрдә гадәти хәл булган. Бутамагыз, гарәп дигән сүз мөселман дигән сүз түгел. Бу – милләт. Вакытлы никах мөселманнарга кагылмый, ул бездә тыелган. Бу шигыйларда күренә, сөнниләрдә аңа каршы киләләр. Әмма шигыйларда да алай яшиләр дигән сүз түгел. Рөхсәт ителгән дию шулай яшәргә ярый дигәнне аңлатмый.
Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|