|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2012 Җәмгыять
Яңасы юк, искесе шатландырмыйСоңгы вакытта суицид очракларының кискенәюе күзәтелә башлады. Психологлар хәтта аның йогышлы икәнлеген исбатлый. Адәм баласын якты дөнья белән хушлашырга нәрсә мәҗбүр итә? Андыйларда яшәү өмете уятып буламы? Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Рамил Гарифуллин белән сөйләштек. – Рамил Рәмзиевич, сезнеңчә, кешене фани дөньядан үз теләге белән китәргә нәрсә этәрә?
– Кешенең ике төрле: эчке һәм тышкы утлары бар. Нәкъ менә эчкесе, ягъни рухи яктылык төрле газаплар, депрессиядән тоныкланырга мөмкин. Моңа төрле авырулардан интегү, туганнар, якыннарны югалту, эчкечелек яки химик матдәләр белән мавыгулар йогынты ясый. Суицид ул – депрессия нәтиҗәсе. Ә депрессия – авыру, күңел төшенкелеге. Андыйлар яшәү мәгънәсен югалта. Әгәр кеше үз-үзенә, бу дөньяда нәрсәгә газап чигеп яшәп торырга, дигән сорау бирә икән, ул инде – проблемалы кеше. Бигрәк тә эчкечеләр шулай уйлый. Алар өчен яңа кыйммәтләр юк, ә искеләре шатландырмый. Суицид – рухисызлык, эгоистлык нәтиҗәсе. Ә рухи яктан кеше бары ихтыяр көче булганда гына үсә ала.
– Шунысы кызганыч, соңгы вакытта яшүсмерләр, хәтта балалар арасында да суицид очраклары күбәйде...
– Суицидның артуын күп очракта социаль шартларның түбән булуы белән аңлатырга тырышалар. Әмма бу алай түгел. Әйтик, Кытайда икътисадый шартлар түбән. Аңа карап үз-үзен үтерүчеләр бик сирәк. Авыр сугыш елларында да халык үз-үзенә кул салмаган бит. Авырлыкны җиңеп, рухын чыныктырырга тырышкан. Суицид иң күп таралган ил – Япония. Анда яшәү дәрәҗәсе югары. Япон халкы үлемнән курыкмый, алар үлгәч тә кабат яшәү барлыгына ышана.
Шунысын әйтергә кирәк, яшьләр күп очракта бәхетсез мәхәббәт аркасында яшәмәскә карар кыла. Бигрәк тә малайлар кызларга караганда бу адымга 4 тапкыр күбрәк бара. Егетләр – эгоистлар, җитлегеп җитмәгән булалар. Ә кызлар ана булырга тели. Моны шуның белән аңлатырга була. Бу очракта мәхәббәт тормышның иң төп кыйммәте булып тора. Ә баланың башка кыйммәтләре юк. Менә бәла кайда!
– Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмау үз-үзенә кул салу өчен сәбәп була аламы?
– БДИның монда гаебе юк. Бала бары уку белән генә мавыккан, гармоник үсеш алмаган. Укучының укудан тыш башка шөгыльләре дә булырга тиеш. Хәзер балалар вакытларын интернетта уздыра. Спорт белән шөгыльләнмиләр, сыра эчәләр. Сыра белән мавыгу да суицидка китерә.
– Әгәр бала беркайчан да үземне үтермим дисә, аңа ышанып буламы?
– 25 ел психотерапевт булып эшләү дәверендә миңа андый сүзләрне еш ишетергә туры килде. Нинди акылсызлык диләр дә, үзләре дә шул ялгышны кабатлыйлар. Аңлашыла: ул вакытта кәефләре яхшы була. Ә инде күңел газаплана башлагач, бөтенләй башка төрле уйлый башлыйлар. Кешене ышаныч, терәк саклый. Ходайга ышану коткара. Бөтен ышаныч сүнеп беткәндә чын дини ышаныч барлыкка килә.
– Бала үзенең яшәргә теләмәвен әйтсә, ата-анага нишләргә?
– Аның кәефен күтәрергә ярдәм итәргә, ышаныч тудырырга кирәк. Авырткан урынны төзәтергә булышу зарур. Рухи кыйммәтләр, шатлыклар авырлыкларны җиңгән өчен барлыкка килә.Төрле яраткан шөгыльләре булсын. Хәзер балалар, яшьләр арасында шизофрения авыруы киң таралган. Чөнки ихтыяр көче җитми, хезмәт юк, спорт юк.
– Әгәр баланың әтисе яки әнисе үз-үзенә кул салган булса, балага бу хакта ничек аңлатырга?
– Авыр булган, авырган дип аңлатырга. Әмма һич кенә дә көчле кеше иде дип әйтергә ярамый. Үз-үзен кайгыртырга яраткан, гаиләсенә төкергән дигән фикерне әйтергә. Бала моны яхшы адым дип кабул итәргә тиеш түгел.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|