поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.03.2012 Дин

Намаз укымауга сәбәп эзләмә

Без – татарлар үзебезне мөселман, ислам дине кануннары буенча яшәүче халык дип йөрибез. Шуңа күрә картаеп беткәч кенә булса да, намазлык өстенә басып, тырыша-тырмаша намаз укырга өйрәндек.

Мәскәү тарафлары демократия юлына борылгач, Новоульяновск татарлары да ислам дине юлына баса башлады. Әүвәл 9-10 гына кеше җомга намазына йөрергә тотынган идек. Хәер, һаман шул дистә кешедән арта алмыйбыз. Югыйсә, 10-15 ел узгач намаз укучыларыбыз 100 дән ким булырга тиеш түгел иде. Юк бит, намаз укырга килергә ашкынып тормыйлар. Инде күбебезнең яше 60-70тән узган. "Ник җомга намазына йөрмисең?" – дип сорасаң, җаваплары бер – намаз укый белмибез. Ә мин илле яшемә хәтле намаз укый белә идемме соң? Мин дә бит башта китаплар сатып алып, китапка карап намаз укырга өй­рәндем. Хәзер инде миннән күреп 2-3 кенә кеше булса да мәчеткә йөри башлады.

 

Хәзер кайвакытта имам-хатыйбыбыз өйдә булмаганда мәчеттә җомга намазларын укытам. Гает намазлары да укыткаларга туры килде. Шул ук вакытта әлифне таяк дип тә белмәүчеләр, үлем-җитем булса, мәчет­кә йөгереп килеп, туганыбыз вафат булды – булышыгыз инде, диләр. Булышмыйча кая барасың?! Вафат булган кешене җирдә яткырып булмый бит. Ә аш мәҗлесләренә бары да йөгереп килә. Берсенең дә аягы-кулы авыртмый. Барсы да яхшыдан-яхшы, матурдан-матур киенгән. Кайвакыт шул кунакка килгән­нәрне өстәл янына сыйдырып та бетерә алмыйлар.

 

Мәчетләргә халыкның әз килүе, билгеле, дин башлыкларына бәйле. Кайвакыт муллаларның динне яхшы белмәвенә гаҗәпкә каласың. Ярый инде шундый гы­на булса да муллаларыбыз бар. Бөек татар халкына Ходай тәгалә тарафыннан җибәрелгән даһи шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына шундый дин башлыкларын тәнкыйтьләп язып калдырмаган икән. Мин үзебезнең авылда сигезенче класска хәтле татар телендә укыдым. 18 яшем тулгач бөек урыс совет армиясендә хезмәт итеп кайттым. Заводка эшкә урнаштым һәм кичке эшче яшьләр мәктәбенә укырга кердем. Шулай бер-ике атна узгач, урыс теленнән укытучы апабыз диктант яздырды. Икенче көнне язган диктантларны тикшерергә тотындык. Шунда укытучыбыз ике укучының дәфтәрен ачты. Берсе минеке иде, икенчесе – башка укучыныкы. "Менә бу дәфтәрләрне карагыз әле: берсе – урыс милләтеннән булган укучыныкы, ә менә монысы Идриснеке, ул – татар. Мин Идрискә "дүртле" куйдым, аның ике хатасы бар. Ә менә монысында күпме хата!" – диде. Укытучыбыз егерме укучыга "икеле" куйган икән. Шушы тугызынчы класс укучыларының бишесенә генә "дүртле" куйган иде апабыз.

 

Күптән түгел генә Башкортстанга бер туганыбызны җирләр­гә барган идек. Андагы хәлләрне күрсәң, чәчләрең үрә торырлык. Беренчедән, авылларында надан гына булса да мулла юк. Мәетне күмү, озату өчен мулланы шәһәр­дән алып киләләр икән. Анысы ярар инде. Җитмәсә, табутка охшаган әрҗә алып кайтканнар. Аның янында тасмалары да, чәчәкләре дә бар. Соң, юган булгач, татарча кәфенләгәч, ул табут нәрсәгә кирәк инде?! Без кычкырып шаулашырга тотынгач, туганыбызны ул табутка охшаган әрҗәдә күмдермәдек. Шунда кабер казучыларның яртысы диярлек аракы эчкән иде. Ярый инде тасма алып килсеннәр ди. Аның яшел төстәгесен алып булгандыр бит. Андагы сүзләрне дә татарча кызыл кара белән язарга кирәктер, шәт. Башкортстан авылларында рәтле муллалары да булмагач, мәчетләр дә салырга теләмәгәч, ул имам-мөфтиләргә нәрсә әйтәсең инде?! Башкортстандагы авылларның яртысыннан артыгы татар авылы бит. Мөхтәрәм мөфтиләребез кая карый соң? Дөрес, әле телләрен югалтмаганнар. Татар авылларында һәрбер йортта диярлек спутник антеннасы кукраеп тора. Барысы да Казанны, татарча тапшыруларны карый. Әйтик, Туймазы районында башкортча сөйләшүче кеше дә, башкорт тапшыруларын караучы да юк. Шөкер, туган телебезне саклап калырга тырышалар. Кайбер мәктәп­ләрдә, атнага бер сәгать кенә булса да, татар теле укыталар. Тик менә, ни үкенеч, дин ягы аксый.

 

Новоульяновск шәһәре.

 


Идрис ФӘХРИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 46-47 | 16.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»