|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2012 Милләт
Дала АтлантидасыМин сәяхәт итәргә яратам, чөнки юл йөргәндә гаҗәеп кешеләр белән очрашасың, җирле архив-музейларда татарлар турында моңа кадәр билгеле булмаган хезмәтләр белән танышасың, милләт тормышы турында өр-яңа нәрсәләр белеп кайтасың. Соңгы баруым Курган өлкәсенә булды, минем бирегә инде дүрт-биш тапкыр килүем, авылларында да, шәһәрләрендә дә булдым, музей-архивларында да эшләдем, җирле галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр белән очраштым, милләттәшләремнән тау-тау материал тупладым.
Бу юлы исә мин бирегә Курган татарларына багышлап, “Эчкен татарлары” дип аталган махсус китап язарга килдем, мине бу эшкә җирле татарларның лидеры Әхмәдулла әфәнде Хәбибуллин ризалаштырды. Ул үзе шушы Эчкен (Йолдыз) авылыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Курган бүлеге рәисе урынбасары, Шадрин районы депутаты, фермер, өч тапкыр хаҗда булган, үз акчасына туган авылында менә дигән таш мәчет салдырган, шулай ук күрше Сибирки (Яңавыл), Кызылбай (Тагыл) авылларында да мәчет торгызган, гаҗәеп милли җанлы кеше.
Берничә югары белеме булган Әхмәдулла әфәнде соңгы елларда башы-аягы белән татар тарихын өйрәнүгә, үз авылының, туган төбәгенең дөрес тарихын торгызуга кереп китте. Ул, үз акчасын түләп, төбәкне өйрәнүче җирле тарихчыларны тирә-күрше шәһәрләрнең архивларында эшләтә, 2005 елда рәсми рәвештә, өлкә губернаторы катнашында, Эчкен авылының 450 еллыгын билгеләп үттерүгә иреште. Өлкә Сабан туе белән бергә үткән ул тантанага, Чирмешән районы делегациясе белән берлектә, мин дә барган идем, һәм шул вакытта ук, җыелган халык алдына чыгып, “Сезнең авылга кимендә 2 мең ел, сез бит скиф курганнары өстендә утырасыз”, дигән идем. Әхмәдулла әфәнде бу сүзләргә бик нык игътибар итте һәм гаҗәпләнүен яшермәде. Әйе, чыннан да, Эчкен авылы янында биш бик зур курган булган, аның өчесен узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында колхоз кырларын сөргәндә актарып ташлаганнар, ә икесе әле һаман ачылмаган хәлдә саклана икән.
Шушы мизгелдән безнең Әхмәдулла әфәнде белән хезмәттәшлек башланды, шул килгәндә үк Курган шәһәренә чыгып китеп, җирле тарихчылар белән очраштык, музейларда булдык, андагы борынгы әйберләрнең күпчелеге – миллионнарча еллык мамонт сөякләреннән алып, 2 мең еллык скиф хәнҗәрләре-акинакиларга кадәр Эчкен авылы яныннан табылган булып чыкты, ул шулай дип язылып та куелган. Без шулай ук Курган шәһәренең “Тарихи һәйкәлләрне саклау үзәге”ндә булып, Эчкен авылының спутник аша төшерелгән фоторәсемнәрен дә карадык, анда ике курган һәм дүрт борынгы торак урыны-шәһәрлек күрсәтелгән иде. Соңыннан билгеле булганча, бу скиф курганнарына кимендә 2 мең ел, ә шәһәрлекләргә – өч-дүрт мең ел икән, һәм алар тарихчылар тарафыннан бераз өйрәнелгән дә булып чыкты.
Курган өлкәсенә бу баруымда мин Әхмәдулла әфәнде белән тагы тирә-юньдәге берничә авылга барып килдем. Эчкеннән ерак түгел Кондино дип йөртелгән бер урыс авылы бар, татарлар аны Кындавыл дип атый. Хәер, бу якларда һәр авылның диярлек ике исеме бар, күп кенә урыс авылларында элек татарлар яшәгән һәм хәзер дә исемнәре татарча. Ә Кындавылда гаҗәеп бер кеше яши, ул өендә шәхси музей ачкан, анда таш гасырлардан алып, бүгенге көннәргә кадәр бу якларда яшәүче җирле халыкларның табылдыклары, мирасы тупланган. Михаил Юрьевич Гаврищук – төбәкне өйрәнүче краевед, хәзинә эзләүче, гомерен шуңа багышлаган бер кеше булып чыкты. Ул машинасына утырып, көне-төне Исәт, Тубыл, Тара, Обь, Миасс, Иртыш, Ишим елгалары буенда эзләнүләр алып бара, тапкан байлыгын җирле музейларга, галимнәргә дә тапшыра.
Арада Кызылбай авылы бигрәк тә аерылып тора. Ул Шатров районына керә, Төмән тарафында урнашкан, тирә-юне – урман, сазлыклар һәм күлләр. Халкы күбрәк себер татарларына тартым, ханты-мансы төсмерләре дә бар кебек. Биредә татарның “ң” авазын әйтә белмиләр, ул аваз кулланышта бөтенләй юк, аның урынына “н” авазын кулланалар. Гомер-гомергә шулай – туган бере “ң”сыз туа, “ң”сыз бу дөньядан китә... Ә менә борынгы рун тамгаларын саклаганнар... Биредә мәчет торгызылса да, дин мәсьәләсе уртача гына, күбрәк хатын-кызда, килгән киленнәрдә генә бар. Югыйсә Кызылбай заманында шактый мәгърифәтле авыл була бит, шушы авыл мулласы Әмир Морат күренекле тюрколог И.И. Гигановка рус-татар сүзлеген төзүдә булыша, ул 1804 елда Петербургта басылып чыга. 1966 елда бу авылда язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев була, ул үзенең студентлары белән бик күп борынгы җырлар, тарихи бәетләр язып алып китә.
Әйткәнемчә, бу тирәдәге татар авылларының күпчелеге Эчкен авылыннан таралган, асыл тамырлары шунда. Алар, 12 нәсел булып, 1586 елда Эчкеннән бүленеп чыгып, Әлмән якларындагы татар авылларына нигез салганнар, шулай ук Исәт, Миасс елгалары буйлап өскә күтәрелеп, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Коншак, Үзбәгрәк, Мөслим, Татар Караболагы, Әмин һәм башка авылларга таралганнар, хәтта хәзерге Башкортстанның Ахун авылына, Свердловск өлкәсенә кадәр барып чыкканнар, дигән хәбәрләр бар. Шуңа күрә аларның сөйләм дә, төс-кыяфәт тә, халык авыз иҗаты-фольклор да бер төрлерәк. Төс-кыяфәт, дигәннән, төп Эчкен татарлары үзләре зәңгәр күзле, аксыл йөзле, озын буйлы кешеләр, әмма араларында себер татарларына хас каракучкыл йөзле, кысыграк күзле, төптән юан бәдәнле татарлар да бар.
Әле XIX гасырда гына да Эчкен авылы кечкенә бер шәһәрне хәтерләткән, анда өч мең тирәсе кеше яшәгән, авылда мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр гөрләп эшләп торган, зур байлары булган, авылга техника кайтарылган, атсыз хуҗалык та булмаган. Хәер, Эчкен хәзер дә бу якларда аягында иң нык басып торган татар авылы, газы-суы кертелгән, урамнарына асфальт җәелгән, дин тотам, дисәң, өлкәдә иң матур, иң зур мәчет биредә, 3 муллалары бар, укыйм, дисәң, урта мәктәп эшләп тора, анда татар теле һәм татар тарихы да укытыла, яхшы мәдәният сарае бар. Кул сузымында – Шадрин шәһәре, йөз чакрымда – Курган, бераз арырак – Төмән, көнбатышта – Чиләбе, көньякта – Казахстан башлана, ә менә Казанга мең чакрымнан артык...
Эчкен татарлары арасыннан милләтебез тормышында тирән эз калдырган шәхесләр шактый чыккан. Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләреннән күренгәнчә, 1750-1845 елларда Әлмәндә Габделнасыйр әл-Әлмәни-Әл-Эчкени Сабитов яшәгән, ул үз гомерендә 230 китап күчереп язган. Күренекле татар язучысы Әхмәт Уразаев-Кормаши да эчкен татары булган, бу якларның тарихы һәм табигате белән рухланып, ул үзенең данлыклы “Бүз егет” һәм “Таһир – Зөһрә” әсәрләрен язып калдырган. Кызганычка каршы, заманында татар тормышы гөрләп торган, өч йөз шәкерте булган мәдрәсә тоткан Әлмән авылы бүген милли йөзен югалтып бара, район үзәгенә әйләнгәч, ул әкренләп урыслаша башлый, биредә татар мәктәбе бетерелгән, соңгы вакытта татарча газета чыкмый башлаган, хәтта милли ансамбльләре дә эшләми. Әлмәннән яңа Габдрәшит Ибраһимовлар, Тынкачевлар, Габделнасыйр хәзрәтләр, яңа Кормашилар үсеп чыгуы икеле...
Әмма бүгенге көндә Курган якларында тарихыбызны хөрмәт иткән, динебезне, телебезне белгән, милли тормыш белән яшәгән татарлар бар әле, шунысына мең шөкер! Эчкен авылы турында инде бераз сөйләдем, өлкәнең көньяк-көнбатышында, Чиләбе чигендә үрнәк итеп сөйләрлек тагы бер татар авылын күрдем мин, ул хәзер Өчкүл' дип атала, элеккеге исеме – Шабай. Элек Өчкүлдән Иванково дигән татар авылы да бүленеп чыккан булган, ә кайберәүләр әйтүенчә, Өчкүл үзе Иванководан аерылган. Ни өчен Иванково? Чөнки Изге-күл дигән гаҗәеп матур атаманы урыслар Иван-күлгә әйләндергәннәр һәм шуннан Иванково барлыкка килгән. Бу Иванково нигәдер барыбер Өчкүл янында кала алмаган һәм биредән 7 чакрымдагы урынга күчеп, шунда татар авылы булып яшәп ята. Хәзер икесе ике авыл.
Инде бетүенә таба барган бу татар авылына икенче сулышны өрүче – шушы авыл егете, хәзер Себердә зур эшмәкәр, хаҗи, милләтпәрвәр, 41 яшьлек Марат Равил улы Юнысов булып чыкты. Үз акчасына мәчетне дә ул торгызган, татар үзәген дә ул ачкан, авылдагы бөтен милли, мәдәни, дини чараларга, Сабантуйларга акчаны да үз кесәсеннән ул бирә. Моңа кадәр 17 чакрымдагы урыс авылына барып укыган балаларны ул 7 чакрымдагы Иванково татар авылы мәктәбенә күчерә алган, үз акчасына аларга автобус сатып алган, шоферын үзе түләп тота. Балаларны анда күчерүнең төп сәбәбе – Иванково мәктәбендә татар теле дә укытыла. Үзе Мишкинода урысча гына укырга мәҗбүр булган Марат авылдашларының ана теленнән мәхрүм булуларын теләмәгән һәм чарасын тапкан.
Өчкүлгә бәрәкәт, иминлек китерүче икенче шәхес – 32 яшьлек шушы авыл кешесе, имам Рөстәм хәзрәт Шакиров. Югары педагогик белеме булган Рөстәм хәзрәт Чиләбедә мәдрәсә дә тәмамлый, аннан аны Марат туган авылларына чакырып кайтарта, өй салырга булыша, матди яктан ярдәм итә.
Милләтнең тарихи бишеге булган бу борынгы төбәк, дала Атлантидасы, курган-пирамидалар иле, татарның кендек каны тамган туфрак, соңгы Могиканнар булып анда яшәп ятучы татар авыллары, милләттәшләребез тәмам юкка чыкмасын өчен, аларга безнең дә ярдәм кирәк. Бүген үк кирәк! Заманында бу якларның тарихын Миллер, Паллас, Рычков кебек күренекле галимнәр махсус килеп өйрәнгәннәр, татарлардан Мөхәммәт Мәһдиев, Рәшит Ягъфәров, Флүн Мусин, Фәрит Юсупов, Дөрия Рамазанова, Марсель Әхмәтҗанов һәм башкалар килеп, биредәге татарларның тел, авыз иҗаты, кабер ташларын фәнни яктан өйрәнгәннәр. Әмма татар тарихчылары, археологлар бу якта сирәк булган, алар Курган төбәген махсус өйрәнмәгәннәр, дисәң, дөресрәк булыр. Безгә инде бу яклардагы меңләгән скиф курганнарының татар халкы мирасы икәнлеген фәнни яктан исбатлап, дөньяга игълан итәргә вакыт җитте.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА |
Иң күп укылган
|