• 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 23.11 23 ноябрь Мәктәп яшендәге балалар өчен "Казан" бию ансамбленнән көндезге концерт. Ленин ис.мәдәният сараe. 14.00
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
  • Новоселья урамында оч булмэнен икесе бушый 1 декабрьдэн. 89277896680
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Электромонтаж эшлэрен башкарабыз. 89046768348 (Казан)
  • Суеласы угез итенэ заказлар кабул ителэ. Китереп бирү мөмкинлеге бар. 89046768348. 89196922896. Казан (Телэче)
  • Требуется столяр для изготовления небольшого изделия из дерева. Пестрецы, Казань, Лаишево, Арск 89179171857
  • Яна Савин районыннан (Казан) квартира эзлибез бер булмэле, ике татар егете, эчеп тарта торганнардан тугел, тулэу вакытында гарантиялэнэ, икебез дэ эшлибез.) Желательно 10+кварплата Рэлторлар борчымагыз зинхар 89061113153
  • Казанның Братьев Касимовых урамындагы 82нче йортта 18 кв. м. лы бүлмә сатыла. Бәясе 1 млн 50 мең сум. Якын гына Проспект Победы метросы. Мебель кала. Тел. 89274346400
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281

 

 

 
Архив
 
Магазин косметики для макияжа
Адреса магазинов
ilorai.ru

17.03.2012 Җәмгыять

Син мәңгегә безнең күңелләрдә (ФОТО)

15 март көнне Шамил Закировның туган көне иде. Ул көнне Камал театры хезмәткәрләре аның каберенә зыярат кылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10

 

 

11

 

 

12

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№75 (799901) / 26.03.2012 15:39:32

http://kamalteatr.ru/news/newstat/1077.html
"26 март көнне Сәлимҗанов Марсель Хәким улының арабыздан китүенә 10 ел була. Шул уңайдан камаллылар аның каберен зыярат кылачак." Кеше үлеме УҢАЙ хәл түгел инде, әйтегез, төзәтсеннәр хәбәрләрен...

№74 (799513) / 22.03.2012 12:16:24

Әй егетләр, бу театрда Р. Шәрәфиев, Н. Ихсанова кебек яше 70тән узган өлкәннәр эшли, мәрхүмнең каберенә барырга теләгән яшьләрнең, урыс коллегаларның колагына саласы чәчәкләрегезне венокламый гына алып барыгыз, исламда шулай тиеш, дип пышылдар кеше табылмадымы икәнни?

№73 (799369) / 21.03.2012 08:10:58

Энжебикэ,Татар халкын котыртып йоруен житмэгэн,Яшлэрне котыртып телэсэ нэрсэ эш майтарып торасын.Синен комын коелган инде.Оендэ утыр.

№72 (799364) / 21.03.2012 01:00:41

Медиумизм - шулай ук файдасыз шөгыль. Бу - үзе аерым бер тема.

№71 (799362) / 21.03.2012 00:46:08

"Үзем дә куркып киттем,но яздым."
Болай булырга тиеш түгеллекне үзең дә беләсең ләбаса. Курыкканга гына куш күренәдер. Ялгышма. Артык эмоцияләргә бирелеп китеп, үз хыялыңа үзең абына күрмә. Одержимость дигән нәрсә дә бар, сак булырга кирәк. Акылыңны сатуга куя күрмә. Мин кисәттем.

№70 (799357) / 20.03.2012 23:55:58

Ура! Медиум табылды!

№69 (799355) / 20.03.2012 23:51:25

Аңлый алмыйсың,Мин каядыр .

Һәм мин анда ялгыз икән бит.Бар
Аллаһы тәгалә,ул булыша.
Куркыныч та түгел.
Мин бит бу дөньяда яшәүче татар кешесе.
Минем өчен,милләт аралыгы юк..дисәм дә.мин нишләптер Гади татар кешесе.

һәм шул ук вакытта мин арадашчы була алам,бөтен җан газабы кичерүчеләргә,үлгән кешеләргә карата.
Үзем дә куркып киттем,но яздым.

№68 (799353) / 20.03.2012 23:30:36

Нигәдер мин сине аңлый алмыйм. Сүзнең нәрсә турында икәнен төшенеп җитмим.Кытыршы җирләр дип шуңа язам. Шул сәбәпле аңлата да алмыйм. Бүтән сүзем юк, гафу ит.

№67 (799351) / 20.03.2012 23:10:41

Эх,Энҗебикә,сиңа бүген ачыш ясыйм.
Хөрмәт иткәнгә генә,билгеле.
Менә минем белән бернинди кара көч юк.
Сезгә сәер ,миңа юк.
Алайса аңлатып кара.
Яраткан абыем,үлгән,сеңелем,минем улыма,өйрәт,сөйләшергә -диде,аннары әйтте исемен,Радик-улы

Ә бит алар игезәк,Эдик белән Радик.Радикка әйт -диде.Ярты елдан Эдик үлде.Ә
мин аның аның нәзерен үти алмыйм,Чөнки ул мулла кияве.Кысыласым килми.

Сорау?
Абый белде үләсен Эдикның?

№66 (799345) / 20.03.2012 22:40:29

бу чынлап та шулай, 65 номерлы язмагызда ике абзац һәм 2 төрле капма-каршы фикер. Мәрхүмнәр белән аралашу мөмкинлеге бирелми безгә, төштә дә кисәтү рәвешендә бер генә сүз әйтергә мөмкиннәр, артык сүз сөйләшмиләр. Спиритизм дин буенча гына тыелган дип әйтмәс идем. Дини булмаган башка учениеләрдә дә аның зарарын ачыктан-ачык язалар. Спиритизм белән кара көчләр идарә итә. Мәрхүм кыяфәтендә килеп ялган информация тараталар. Әзерлексез гади җир кешесе өчен бу бик куркыныч нәрсә. Аның зыяны бик зур. Чыннан да, кадерлем, укып кара әле соңгы язмаңны, каршылыклы бит. № 63 тә дә шундый кытыршы җирләр бар. Сәер бит.

№65 (799332) / 20.03.2012 21:20:38


Спиритизим белән шөгелләнмим,борчымыйм,кирәкми миңа.,чөнки ул, (Шамил абый)бит миңа билге күрсәтмәде.Энҗебикә,мин сезне хөрмәт итәм,ләкин,бөтен нәрсә дә Дин белән үлчәнми.
Динне мин бик хөрмәт итәм.Мин чүп тә түгел аның алдында,баш иям.Дин ияләре,сезнең сүзегезгә мохтаҗ түгел,үзебезең авыл мәчетенә сәдака биреп барырлык гомер бирсен иде,кешечә яшәп.

№64 (799326) / 20.03.2012 20:50:00

бу чынлап та шулай, син спиритизм белән шөгыльләнәсең. Рухны борчыма, аның өчен синең белән җен кавеме сөйләшә. Алданма!

№63 (799324) / 20.03.2012 20:38:59

Ә хазер мин сезгә, бер сүз әйтәм.
Аның белән үлгәннән соң сөйләшәсе килгән кеше ,туганы ,дусты,кем,кыюрак,сөйләшергә була.
Сорауларга җавап бирә ала,теләгән кешесенә,без яшәгән дөньяның,бар законнарына каршы килеп.Чөнки мин яшим ,ә ул юк,мин,сөйләшә алам,аның белән.Беркем теләмәчәк,чөнки,КЕШЕ, үз мөмкинлекләрен белеп бетерми.РТ да моңа әзер кеше ЮК.Дин күзегезне томалаган.

№62 (799203) / 19.03.2012 12:17:02

Чыннан да ул татар зиратындагы \\\"тәртип\\\" тәнкыйткә лаек. Әйтерсең ул зиратның каравылчысы карт атеист-коммунист. Анда вообще-то штатный мулла бар бугай, ул шул \\\"гонорарын\\\" алудан башка кайда карый икән бу очракта. Татарстанның Диния Нәзарәте недорабатывает. Исем кушу, никах, мәет юу, күмү процедураларын тәртипкә салу, шул исәптән зиратларнын торышы буенча берәр методичка фәлән чыгарсалар ярар иде. ТВ дан Сәгүд Гәрәбстаны королен соңгы юлга озатуны күрсәткәннәрен хәтерлим. Иң якын туганнары гына җыелып җыназа укыдылар да гади скорая помощь машинасына салып иң гади зиратка илтеп җирләделәр.

№61 (799185) / 18.03.2012 23:22:02

Тамада, ата казың күкәй саламы?

№60 (799178) / 18.03.2012 22:35:11

Мин бит татар теле укытучысы түгел,руслар арасында яшим.Русчадан тәрҗемә итәм үземчә.

Красноярскида яшәүче әтинең энесе,бик күп еллар татарлар белән аралашмагач,телебезнең кайбер сүзләрен бөтенләй оныткан иде.И туган тел,и матур тел дип,җырларга яратучы абыйны искә төшердегез.

№59 (799175) / 18.03.2012 22:24:15

Эшли түгел, яши Искиткеч!

Татар телен баеткансың!!

№58 (799174) / 18.03.2012 22:21:57

Аның рухы үлгәч тә эшли,теләгәннәргә булыша ала.
Бүген ышандым.
Туганнары кайгырмасын иде.

Бу сүзләрне кемдер әйтеп яздырган кебек булды,валлаһи дип әйтәм.

№57 (799160) / 18.03.2012 21:29:40

Тамада, 

безнең ул-кызлар кем булырлар, нинди булырлар,моның темага катышы бармы?

Ә менә үземне күмгәч, ни эшләргә, барысын алдан язып калдырачакмын.
Минем кабер өстендә бернинди зур һәйкәлләр булмаячак. Каен үсәрме икән, анысын белмим әлегә төгәл. Хәтта биек чардуганнар кирәкми. Каберемә килеп йөрүләрен дә теләмим. Искә алсалар шул җитә.
Монда чынлап та, кылган гамәлләрнең мәрхүм рухына туры киләме, шул турыда...

№56 (799156) / 18.03.2012 21:12:14

Исегез китте! Хәзер татар туенда да кияү кызның итәк астына кереп, теше белән оек бавын(Подвязка) салдыра, аннары аны баш аркылы ыргыта. Иркә, Энҗебикә, сезнең улларыгыз да шулай итәчәк!

№55 (799155) / 18.03.2012 21:10:29

Иң гадиеннән башлыйк әле.
Исеме алдыннан мәрхүм сүзен кулланудан.
Мәрхүм Шамил әфәнде.Мәрхүм Закиров абый.
54 постның берсендә дә очратмадым.

№54 (799151) / 18.03.2012 20:38:26

Ну прямо үзегез шоу ясыйсыз түгелме??
Әйтерсең Камал театрында гына шушы гадәт!!!!!

№53 (799147) / 18.03.2012 19:58:00

Гадел сүз, исәнлекме, что-то бик озак күренми тордың. Мин лично синең фикерне хуплыйм, оештыручылар бу очракта веноклар мәсәләсендә киңәшләшергә тиеш иделәр, нечкәлекләр ислам дине кагыйдәләре бит.Алар җиренә җиткереп үтәлергә тиеш.

№52 (799146) / 18.03.2012 19:44:56

Тәнкыйтьче хак, без кайгыбыздан да шоу ясарга өйрәндек.Димәк, ихлас түгел бу гамәл, иң әүвәл кеше күрсен өчен. Олы яшьтәге ханым-әфәнделәрнең татарның әлифба гореф-гадәтләрен дә белмәүләре аерата кызганыч.Шуңа бу веноклар мәрхүмнең каберен бизәми, ә ул тоткан дин кагыйдәләрен мыскыллап тора.

№51 (799141) / 18.03.2012 19:15:45

№51 клон

№50 (799130) / 18.03.2012 16:08:52

Барыбыз исеменнән гафу үтенәм,кемдер! Без бит Шамиль Зиннуровичны соңгы юлга урыслар озатканын белмәдек.

№49 (799129) / 18.03.2012 15:50:27

ботен веноклар да . жирлэгэч куелган иде. туган конендэ чын чэчэклэр гена куелды каберенэ. бер берегезне буклап утырмагыз

№48 (799128) / 18.03.2012 15:21:26

Безнең кешеләребез телевизор карый да, урыслардан күреп, кабер өстенә венок, алма, кәнфит куя, урысларга иярә. Ә менә муллаларыбыз зиратка барып, вәгазь сөйләп, мондый эшләр ярамый, дип аңлатса, шушындый хәлләр килеп чыкмас иде. Хәтта кайбер җир­ләрдә, урысларга охшатып, поминка да уздыра башладылар. Бу хәл имамнарыбызның зиратка барып халык белән эшләп бетер­мәвен күрсәтә. Кабер ташына сурәт кую да ярамый. Ул кабергә тәре кую белән бер. Мәеткә дога кирәк. Коръән укыйсың да дога кыласың.

ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев

№47 (799127) / 18.03.2012 15:11:51

Үземнең кем икәнемне бик яхшы белсәм дә,белмәсәм дә, Башка исем белән язсам да сүземнең мәгънәсе шул кала!

Бикчәнтәевкә дигән төкерегең чыраеңа ябышты!

№46 (799125) / 18.03.2012 14:55:55

лилия наныем, Шамил турында түгел сүз!!!!
аны мыскыллаучылар турында!!!!

канца канис аңлагыз инде!

үлгән кеше исме астында пеиар ясамагыз !!!

№45 (799123) / 18.03.2012 14:52:09

монда, кем әле мин дип йөрүчеләр,үзләренең кемлекләрен дә белмәүләре бик кызганыч.
янә кабатлыйм,шәхесләр турында түгел сүз,кабер янына җыелганнарның имансызлыгы турында!!! аңларга кирәк бит!

нинди үч турында сүз? Шамил әфәндегә үч итеп,каберенә веноклар алып килүчеләр турындамы кем әле син?

нинди бурычлар турында син искиткеч?
кәнишне дөнялыктагы бурычыңны ,дөньялыкта кайтару кирәк иде аңа. яхшы итмәгәнсең,матурым.



№44 (799122) / 18.03.2012 14:41:59

ииии нигэ инде хэзер болар турында сойлэргэ,ул бит искиткеч шэхес иде,аннан башка Камал татрын куз алдына китеруе кыен,йорэккэ бик авыр,артистлар эле дэ шок хэлендэ яши,ятим калдылар!!!!

№43 (799121) / 18.03.2012 14:27:53

Шәхси үчеңне башка кеше "кабере өстендә" чыгару.... Түбәнлек..

№42 (799119) / 18.03.2012 14:21:36

Эх,эч киткеч булсам да әйтим әле))))
Синнән сорарга онытканнар бит тәнкыйть яратучы,никадәр халык, чәчәкләр алып килүче.
Үлсә дә,бу шәһес алдында без бурычлы булып калдык.
Кайгырмагыз,укыганнардыр,Корьән аятләрен дә,туганнары,дусларына нинди авыр хәзер.Шул турыда уйла ,грамматика белгече.

№41 (799118) / 18.03.2012 14:15:13

Тәнкыйтьче башка кешенең исемен урынсызга телгә алып үзеңне-үзең зурладың шул!

№40 (799117) / 18.03.2012 14:09:25

Минем эшем ,исемен төрлеләндереп ,минем шәхесемә бәя бирүче белән мәгънәсез бәхәс куерту түгел.Минем кебек кабер өстенә венок куюны хупламаучылар монда да күпчелек.Ислам дине аны ,гомүмән хупламый.Әгәр дә инде мәрхүмне мөселманча искә алып зиратка баргансың икән,беренчедән дингә каршы гамәл кылмаска кирәк.Икенчедән,зыйрат кылуны тыйнак башкаралар,бөтен дөньяга афишалау кирәксез.Өченчедән,гадәттәгечә,берничә елдан аның кабере калган татар шәхесләренеке кебек онытылачак.Монысы минем юрау түгел,ә без-татарның чынбарлыгы. Ә мине мыскылларга тырышуга килгәндә,монысы минем бер җөмләнең тиешле ноктага тиюен генә раслый.

№39 (799114) / 18.03.2012 14:02:50

безнен татар гел кимчелек кенэ эзли.шэхесне искэ алганнар икэн рэхмэт.венок ни дэ чэчэк ни...КУНЕЛ КИНЛЕГЕ БУЛСЫН.

№38 (799113) / 18.03.2012 14:01:23

Узеннен кем икэнен дэ белмэгэн адэм,нэрсэ эйтергэ телэден ?Кеше тикшереп утырганчы,дорес фикер итучелэр белэн килеш."затлы"-)))))))))))))))

№37 (799112) / 18.03.2012 13:44:16

Эйе, тәнкыйтьче 23 веноклар очен дэ Бикчэнтэевка кычкыр, момкинлек туды хэзер сиңа, эмоцияләреңне чыгарырга!

Нәрсә,Сәлимҗанов заманында пышный похороннар юк идеме? Аны Сәлимҗанов яисә Бикчәнтәев гамәлгә кертте,-дип саныйсыңмы?

Затсыз кеше син...

№36 (799110) / 18.03.2012 12:58:28

тере чэчэклэр куюга дэлил?

№35 (799108) / 18.03.2012 12:38:32

Венок куймаска дип язучылар белән килешәм! УЛ сөзнең татарчасы да юк бит. Урыска ияреп хәзер ипи белән аракы да куя башлыйкмы инде?

Миңа чит ил каберлекләре бик ошый. Анда бездәге кебек куркыныч тимер чардуганнар да, веноклар да юк. Матур, чиста зиратлар. Чәчәк белән дә күммиләр, матур 1-2 гөл куялар, ул җәй буе утыра.

Шамил Зиннурыч дип атаулары гына күңелгә тия... Кызганыч, безнең татар Иван Иванычларга әйләнеп бетте. Кеше матур итеп әфәнде, абый дип әйтергә була бит. Мәдәният дөньясында зыялы дип саналучылар да Зиннурыч дип утырды, алып баручылар бөтенләй инде, татарчалары юк сыман. Оят.

№34 (799105) / 18.03.2012 12:13:47

Меркезебез Казанда кабер эстенде,житмесе шундый куренекле шехесебезнен каберенде веноклар куру бик кызганыч хем коточкыч куренеш.Безнен Чувашияде мондый нерсе юк.

№33 (799102) / 18.03.2012 11:28:20

Энҗебикә бик акыллы,бик күркәм сүзләр! бәхәсләшергә урын юк!

№32 (799100) / 18.03.2012 11:18:35

Сез инде,Энҗебикә,бу очракта бик урынлы булмаган философиягә кереп киткәсез.

Бәлки эгрегорлар турында да беләсездер?

№31 (799099) / 18.03.2012 11:03:27

Кабергә тере чәчәкләр кую - үлеләр өчен файдасыз һәм тереләр өчен зарарлы шөгыль. Беренчедән, вакытсыз гомере өзелгән тере чәчәкләр зекер әйтергә сәләтле булмыйлар, җан кыйган өчен кемнәргәдер рәнҗеп кенә яталар. Икенчедән, кабер өстенә чәчеп утыртканда да алар вакытлыча гына шатландыралар, чөнки күзәткән булсагыз,анда чәчәкләрнең бик үсәсе килми (тәрбия булмаганга гына түгел, чүп үләннәре дә сирәк үсә), шуңа күрә элек-электән борынгы бабайлар агач яки куак утыртуны хуп күргәннәр. Өченчедән, бакый дөньяга күчкән җаннар моңа инде мохтаҗ түгел, исән чагында кайсыгыз чәчәкләргә күмде икән мәрхүмне? Әгәр Коръән белән мәшгуль булса, ихтимал, ул моны үзе дә өнәмәс иде. Димәк, тагын кеше рухының ихтыярына каршы килү була, чөнки ул бит хәзер теле белән берни дә әйтә алмый. Һәрхәлдә тыйнаклык кешене бизи генә, артыкка китсә, потларга табыну башлана. Дүртенчедән, куя белгәнсез икән, вакытында каберне чистартып куярга да онытмагыз. Вакытлар узу белән, язга таба чәчәкләрнең тереләре дә, үлеләре дә ямьсезләнә, үз тирәләренә тискәре энергия туплый башлыйлар, нәкъ менә шулар тирәсенә күзгә күренми торган астраль затлар җыйнала башлый, алар күмелгән кеше рухын урап кына калмыйлар, бәлки, кешеләргә зыян салырга да сәләтле була. Гомумән, туган көн, үлгән көн дип изге каберне чүп-чар белән тутыру - наданлык билгесе. Югарыдагы сурәтләргә карата үз фикерен белдергән кешеләрне хурлау шулай ук сезнең файдага түгел. Хурланган кешеләргә барлык сүзләрне салкын акыл белән кабул итәргә киңәш итәм.

№30 (799095) / 18.03.2012 10:31:49

Чынлап та искиткеч!
Бер җөмләдә күпме грамматик ялгыш!
Оятсызлык турында бер сүз дә булмаган килеш, "үзегездә" дип "акыллылану"!
Кабердә яткан мәрхүмнең нәрсәсенә көнләшергә тиеш әле!
Кыскачы-искиткеч тозсыз!

№29 (799094) / 18.03.2012 10:09:18

Тәнкыйтҗче ,хахылдык- сезнең үзегездә оят юк.
Кара янасыз көнчелектән.

№28 (799090) / 18.03.2012 09:45:40

Иркә,синнән әрвахларга да тынычлык юк.Аларны тикшергәнче, грамматикаңны кара әле.

№27 (799088) / 18.03.2012 09:36:11

-\"Камалда әллә гел тилелэр генә эшли дип беләсезме.\"

№26 (799084) / 18.03.2012 08:54:53

Нәҗибә ханым кулында тере чәчәкләр, чын чәчәкләрне кабергә куярга ислам дине рөхсәт итә.

№25 (799083) / 18.03.2012 08:51:21

Сез иптәшләр акыллы булып утырмагыз эле.Берәр дин әһеле белән киҗәшмичэ калмаганнардыр инде.Камалда әллә гел тилелэр генә эшли дип беләсезме.Татар бер-берсеннән гаеп эзләп утырмаса татар буламыни ул.

№24 (799082) / 18.03.2012 08:41:47

бу очыракта мин иркә белән ризалашмый булдыра алмыйм,дөрес әйтә.
үзебез ана теле,ислам дибез,ә гамәлләребез насараныкы! ислам кушканнан читләшеп,мөселманнарга ят булган(даҗе гөнах саналган)гамәлләрне күтәрә иркә. менә сүз ни турында.

кәнишне, мөселман күңленә ятышсыз күренеш. ярый ла зираттан кайткач, поминка өстәле оештырмаган булсалар.

Нәҗибә ханымга килгәндә,ролләрендә өйрәнгән догадан башка догаларны, белмидер дип беләм. шул яшьтәге ханым әйтер иде,ярамаган эш эшлисесез туганнар дип.

вообчем шаобезнес һәм реклама!

оят кирәк!
P.S. мөселманнарда үлгәннәрне искә алу,өйдә коръән укып,дога колып үткәрелә үзе. бу чын насараларча килеп чыккан.
№№22,23 лар белән дә килешми булмый.

№23 (799074) / 18.03.2012 06:48:20

Иркә килешәм Синең белән!Камал труппасы баш режиссер Бикчәнтәев җитәкчелегендә репертуарга яңа урыс спектаклен-"Горе от ума" куйганнар.

№22 (799070) / 18.03.2012 01:06:38

Моселман кешесенен каберенэ ошамаган.Нинди мода китте,э?урыс мазараты янында басып торалар диярсен.Ана хэзер сезнен чэчэклэрегез тугел,догагыз кирэк.Нэжибэ Ихсанова да куеп маташа-лучше авыз эченнэн анын рухына белгэннэрен укып торса ,файдалырак булыр иде.

№21 (799065) / 18.03.2012 00:05:57

№20
Куйма.
Искә ал.
Сәдака бир,кирәкмәгән сорауларга җавап таба алмаячаксың.
Күңелегез белән эшләгез.

Барыгызга да исәнлек,саулык,татар җырларын тыңлауыгызны телим.

№20 (799059) / 17.03.2012 23:56:11

мина да бик ошап бетми веноклар кую.Узлэре берсеннэн-берсе зур.Эллэ уздырыштан шунда??

№19 (799056) / 17.03.2012 23:46:08

Иркә,сезгә яздым

№18 (799055) / 17.03.2012 23:44:09

Беркем бернәрсә теләмәде.
Дога кыл,хәлеңнән килсә.
Казанда яшәмәсәм дә,дога кыла белмәсәм дә,мин баш иям бу кеше алдында.

№17 (799054) / 17.03.2012 23:42:14

Иркә,синең фараз бн дөнья алга бара,Һәр нәрсәдә дә цивилизация чалынырга тиеш.Димәк ки венокларның да беркемгә дә комачауы тимидер дип белик.

№16 (799053) / 17.03.2012 23:33:53

Юк минем эшем түгел әлбәттә. Бөтенесе нинди яхшы кеше иде дип сөйли. Әмма шуларның берсе дә Шамиль абыйларын чынлап яратмаганнар икән дигән фикер туа.Чын күңелдән дигән сүзләр, сезнең күңелегез өшегән, бары штамп юлы белән генә бара ала икәнне күрсәткәнсез.
Нәкъ менә шуд публика өчен оештырылган нәрсәгә охшап торганы өчен яздым да.
Үзегез ихлас булсагыз, Зиннуров абзый Коръәнне ихлас тоткан булса, бу кабер мондый булырга тиеш түгел иде. бу минем шәхси фикерем.
Монда кабердән фотолар элгәннәр икән, нидер ишетергә теләгәннәр. Ишеттегез...

№15 (799051) / 17.03.2012 23:27:18

Рухына кагылырга ярамый,Иркә.
Ансы сезнең эш түгел.
Тар күңелең белән эшлә.

№14 (799050) / 17.03.2012 23:26:23

Фәүзия Бәйрамованың Тукай битендә шигыре бар иде. Шигырь буларак әллә ни түгел, әмма мәгънәсе бик туры иде. Анда киткәннәр дога көтә минемчә. Аларга чәчәк кирәк түгел инде, кадерлеләрем.

№13 (799049) / 17.03.2012 23:17:47

Утырмагыз инде, нинди хөсет!!!

Урыска, христианга әйләнеп беттек диегез. Ник Коръән тотасыз алайса, Библия алыгыз инде!!!!

Атеист булса, бер сүз булмас иде...
Чын күңелдән булса, сез кабердә яткан кешенең рухы ни теләгәнен белгән булыр идегез шикелле.Ярты мөселман, ярты христиан идемени ул??? Юк, андый булса, сүзем юк.

№12 (799048) / 17.03.2012 23:16:22

Куйсыннар чәчәкләр.
Чәчәкләр, киредән бу дөньяга аны алып кайтмый.
Чәчәкләрне,венокларны от души бирәләр.
Соңгы юлы чәчәкләрдән торсын,сүз әйтү урынсыз.

№11 (799047) / 17.03.2012 23:13:54

9 май венокларын кабергә куялармыни? Күргәнем юк.

Мин, чынлап, ТВда күп күп күренде, сөйләделәр аның Коръәннәре турында. Димәк, мөселман булган дип аңлыйм.Мөселман каберенә кайчан венок куя башладылар соң? Минем өче чит- ят нәрсә. Безнең авылда да зиратка шәһәрдән алып кайтып күмәләр, фотографияләр белән тулган. Ужас шунда, әллә ничек , өрәкләр кебек карап торалар. Миндә татар зиратлары күңелнең тын гыа кире табигатькә әйләнеп кайта торган урыны шикелле иде моңарчы. Хәзерге христиан атрибутлары әллә ни эшләтеп бетерде шунда.Ят нәрсә күңелгә, бөтенләй.

№10 (799046) / 17.03.2012 23:11:51

Мәрхүмне искә алган мәлдә дә юк-бар язып маташмасагыз иде!!! Венокмы ул, чәчәк кенәме - барысы да хөрмәт йөзеннән, чын күңелдән алып киленгән.Ни чыкса, шул безнең хөсет татардан чыгар инде! Һәр гамәлдән гаеп табарга гына торалар. Иркә, ә син туйдырдың инде тәмам!

№9 (799044) / 17.03.2012 23:04:42

ясыйм дип күз чыгарганнар. мөселман-татар күңленә хуш килмәгән венокларның нигә кирәге бар иде.

"мөселман" Нәҗибәләр алып килгәннәр булыр.
пазоор!
татар зиратын венокларга күмәләр!
ни чыкмаган шулардан чыгар инде...

Шамил әфәндегә ошамас иде,бу гамәль.

№8 (799043) / 17.03.2012 23:04:41

9 Майда да венок куялар, аларны да тыяргамы?

№7 (799041) / 17.03.2012 23:00:00

Белмим инде, һәйкәлләр, рәсемнәр, веноклар безнең гореф- гадәттә юк иде кебек.Коръәндә регулировать итмидер инде аны үзе.Урыс булып кыланырга кирәк бит инде. Алардан калышсак, што син...Бездә кара кием киюләр дә юк иде. Хәзер кара киемнәр кия башладылар.

№6 (799039) / 17.03.2012 22:56:15

БИК ЯХШЫ КЕШЕ булган ул.Аны белмәсәм дә,үлгәннән соң, туган көнен истә тотып килгән кешеләргә, рәхмәт.

№5 (799037) / 17.03.2012 22:55:15

туктагыз әле, 

миндә "Шамил Зиннур улының рухы" турында уйладылармы икән дим шул.Оят миңа калса, мәгънәсезлекләре өчен оят шул веонклар куйган кешегә булырга тиештер.

№4 (799036) / 17.03.2012 22:53:12

Чәчәкләрне дә дин буенча бүлмәгез инде. Чын күңелдән куелган икән= мөселмангамы, христиангамы- барыбердер инде ул!

№3 (799034) / 17.03.2012 22:43:52

Иркә ханым, Сез ... дигәч тә тигәнә буе сикермәгез инде. Причем монда "Бу Зиннуров абзый", Шамил әфәнденең Коръән коллекциясе һәм театрдан килгән веноклар турында лаф ору?! Оят дигән нәрсә булырга тиеш Сездә дә. Шамил Зиннур улының рухы алдында.

№2 (799031) / 17.03.2012 22:35:03

Туктагыз әле))))Бу Зиннуров абзый Коръәннәр коллекцияләде шикелле. Ул аны болай гына җыйдымы икәнни? Мөселман түгел идемени ул? Нинди христиан веноклары соң анда җәмәгать? Исем китә инде минем мәгънәсезлекнең чиге булмауга....

№1 (799029) / 17.03.2012 22:18:08

Искиткеч шэхес иде,шул хэтле житми ул безгэ!!!!Мэнгегэ истэ калыр ул!!!Урыны ожмахта булсын!!!!!

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты