|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2012 Мәгариф
Хәйрия мәчетләрдән мәктәпләргә күчәрме?Тарихтан билгеле: татар мәгариф өлкәсе революциягә кадәр бары тик игелекле татар байлары хисабына яшәгән. Бүген Россия һәм Татарстан бюджетыннан белем бирү учрежденияләренә миллонлаган сумнарда акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта ата-аналар “хәйрияче” ролен үтәргә мәҗбүр, алардан акча җыярга төрле сәбәпләр табылып кына тора. Бәлки, белем йортларына татар халкы язмышында зур роль уйнаган хәйриячелек төшенчәсенең асыл мәгънәсен кире кайтарырга вакыттыр инде? Ә хәйриячелекнең асыл мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Моны аңлар өчен берникадәр тарих сәхифәләрен актару сорала.
Үзләре теләп булышкан
Язучы Лирон Хәмидуллин “Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр” китабында татарлардагы хәйриячелек эшчәнлеге башлангычын болай аңлата: “1917 елгы инкыйлабка чаклы патша хөкүмәте татар халкының мәгариф вә мәдәният эшләренә акча сарыф итмәгән. Югыйсә дәүләт кеременең бер өлеше хезмәт сөючән татар халкы вәкилләреннән җыеп алынган салымнар исәбенә дә тутырыла барган. Ә менә шул халыкның аң-белемен үстерүгә, мәдәниятен баетуга бәйле эш-гамәлләргә дәүләт казнасыннан бер тиен дә тотылмаган дияргә була. Авыл мәктәпләрен күп очракта күмәк көч белән салалар; укытучы-хәлфәләрне балалы йорт башыннан җыелган акчага — «мир садакасы»на яллыйлар”.
Ә узган гасыр (XIX гасыр – ред.) урталарына табарак, татар сәүдәгәрләренә һәм эшмәкәрләренә үз эшләрен киңрәк җәелдерү мөмкинлекләре тудырыла башлагач, халыктан ирекле рәвештә җыелган «мәгариф салымы»ның бер өлешен әлеге байлар күтәрә башлый. “Шул рәвешчә татар байларының алдынгылары арасында уңай бер хәрәкәт барлыкка килә: алар ярыша-ярыша мәчет төзи, мәктәп-мәдрәсә оештыра башлый. Халык арасыннан күтәрелгән зыялылар да аларның бу эшен хуплап, рухландырып тора”, - дип яза Лирон Хәмидуллин.
Татар байларының белем бирү йортларын күз угында тотулары хәйриягә, ягъни үзләре теләп халыкка булышуларына ачык үрнәк. Танылган эшкуар байлар Рәмиевләрнең 30лап авыл янында алтын приискасы була. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, шул авылларда Рәмиевләр яңа мәктәпләр, мәдрәсәләр ачкан, булганнарына күпләп матди ярдәм күрсәткәннәр. “Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең атнага бер «хәер» көне билгеләгән булуын, шул атнакичтә кабул ителгән мөгаллимнәргә, шәкертләргә, шәһәр ярлыларына акча өләшкәнлеге дә мәгълүм”, - дип яза Лирон абый.
Заманында Рәмиевләрнең иң алдынгы мәдрәсәләрдән саналган «Хөсәения»нең физика, химия кабинетларын чит илләрдән кайтарылган җиһаз һәм әсбаплар белән тәэмин итүе билгеле.
Хәйриячелек бүген дә яши
Хәзерге көннәргә кайтсак, нәкъ менә укучыларга, мәктәпләргә кагылышлы хәйрия акцияләре хакында мәгълүматлар таралып тора. Алар арасында зур игътибар юнәлтелгәне, мөгаен, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" дип аталганыдыр. Агымдагы уку елы башында ул республика күләмендә бишенче тапкыр уздырылды. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясенең төп максаты: аз керемле, күп балалы, тормыш авырлыкларына тарыган гаилә балаларына яңа уку елына матди ярдәм.
Бөтен республика күләмендә уздырылган әлеге акциядән аермалы буларак, билгеле бер район җирлекләрендәге авыл мәктәпләренә аерым кешеләр тарафыннан хәйрия кылынган, ярдәм күрсәтелгән очраклар бар.
Актаныш районында Колын, Пучы, Әнәк, Айман авылларында «Ресурс-Холдинг»ның генераль директоры Альберт Мостафин үзенең хәйрия эшчәнлеге белән билгеле шәхес. Шушы җирлектә туып үскән Мостафин Альберт Фәндүс улының әлеге авыл мәктәпләрен һәм башка социаль учрежденияләрне салуда, төзекләндерүдә өлеше зур. Ул үзе белем алган Пучы мәктәбендәге бер классны заман таләбенә туры китереп, ремонтлап, җиһазлап бирде. Класска интерактив такта урнаштырылган. Бу эш Альберт Мостафин тарафыннан үзенә белем биргән укытучыларга рәхмәт йөзеннән “Укытучы елы” уңаеннан бүләк итеп башкарылган.
Әгерҗе районындагы Иж-Бубый авылы татар сәүдәгәрләренең дә иганәчелек эшен дәвам итүчеләр бар. Шуларның берсе - шушы мәктәптә белем алган “Казан май комбинаты -Логистик” компаниясе җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев. Ул Әгерҗе районының “Бубый мирасы” дип аталган иҗтимагый берлеккә нигез салучы эшкуар. Берлек мәктәпне төзекләндерүгә зур өлеш керткән.
Ярдәм итәргә сәбәп бар...
Мәктәпләргә бәйле хәйриячелек эшчәнлегенә үрнәк мисаллар булуы сөендерә. Шулай да бүгенге көндә хәйрия күбрәк мәчетләр салдыру, аларны тоту кебек эшләрне колачлый. Берсүзсез, иман йортларын салуга өлеш кертү дә зур әһәмияткә ия, кирәкле гамәл. Ләкин хәзер инде, бабаларыбызның мәдрәсәләр тоту тәҗрибәсен искә төшереп, максатчан рәвештә хәйрия чараларын татар мәктәпләренең матди хәлен яхшырту, укучыларга булышу өчен күпләп оештыра башларга вакыт түгелме?!
Мәктәпләр дәүләт казнасы хисабына яшәсәләр дә, барыбер иганәчеләргә мохтаҗ булып кала бирәләр бит. Күп очракта, белгәнебезчә, бу мәсьәлә ата-аналарның "ихтыяри мәҗбүрияткә" корылган хәйриясенә кайтып кала.
Әле 1980нче елларда совет мәктәпләрендә укыганнар хәтерли торгандыр, авыл советлары ятим мәктәп балаларына ел да кием-салым алып бүләк итә торган иде. Ә нигә кабат менә шушы эшне җанландырып җибәрмәскә? Авылларда бит очын-очка ялгап яшәгән яки бик үк тәртипле булмаган гаиләләр бар, аларның балаларын шатландыру үзе бер хәйриячелек төре.
Шулай ук иганәчеләр мәктәпләрдә уздырыла торган бәйрәмнәрне оештыра, һәрхәлдә, бүләккә өләшергә китаплар алып кайта алалар.
Быел Татарстан хөкүмәте тарафыннан республиканың йөзләгән мәктәбен төзекләндерү көтелә. 1 млрд. 548,5 млн. сумга 154 муниципаль мәктәпкә ремонт ясалачак. Президент Рөстәм Миңнеханов үзе үк мәктәпләргә ремонт ясау программасына багышланган бер эшлекле сөйләшүдә белем йортларына эре оешма җитәкчеләрен, эшкуарларны иганәчеләр буларак җәлеп итү ягын да карарга чакырды.
Мәгариф өлкәсенә кагылышлы законнар уку йортларына хәйриячеләрне җәлеп итүне тыймый.
Айзирәк ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|