поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2012 Җәмгыять

Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар

Җәйнең матур бер көнендә “Зәкиҗан тагын ычкынган икән!” - дигән хәбәр көне-сәгате белән авылга таралып өлгерде. Юк, юк, “ычкынган” дигәч тә, үлем-китем булган дип уйлый күрмәгез тагын! Бу бары тик аның чираттагы сәрхүшлеге башлануын аңлата. Әнә, ат арбасына аягүрә басып, баш очында чыбыркысын селти-селти:

“Мәхәббәткә рөхсәт

                           сорамыйлар,

Мәхәббәткә рәхмәт

                           әйтмиләр,

Ул бүләк һәм бурыч та

                            түгел,

Мәхәббәтне гаеп итмиләр”, - дип акырып җырлап, дөбердәп, урам уртасыннан үтүен күрү белән, капка төбендә карт сөякләрен җылытып утыручы Сабира карчыкның капкасын бикләп, өенә кереп китүе булды. Аның артыннан яшел чирәмдә яңа чыккан сап-сары каз бәбкәләрен саклап утыручы тол Фатиха да:

 

- Явыз дошманнардан үзең сакла, Ходаем! - дип, өенә таба юнәлде. Хәтта урамда уйнап йөргән көчек Шарик та бер почмакка посты. Кыскасы, кем ничек булдыра ала, шулай бәйләнчек Зәкиҗанның күзенә чалынмаска тырышты. Аның шушы җырны җырлап урамнан үтүе:

 

- Хәзер авылга мин хуҗа, миңа каршы килгән кешеләр үзләренә үпкәләсен! - дип кисәтә иде сыман.

 

Ә менә Җәмилә, Зәкиҗанның ян күршесе булса да, аның авыруы ”баш күтәрүен” абайламый калган икән. Иртәгә Себердән вахта ысулы белән эшләүче хәләл җефете - Габдулласы ялга кайта. Ул кайтканчы мунча кереп, өс-башларын, үзен тәртипкә китерим дип, мунча кереп кайтучы яшь хатын каршында күзе-башы тонган Зәкиҗан пәйда булгач, мескен хатын өнсез калды. Аның каравы, күршесе бер дә югалып тормады, киек өстенә ташланган җанвар кебек, бер сикерүдә мунчадан чыгып килүче, тәне-башы кайнар, үзеннән тәмле каен себеркесе, мәтрүшкә исе бөркелеп торучы Җәмиләне кочагына алып, иреннәреннән суырып үпте дә:

 

- Җәмиләкәй! Җиләгем минем, сине көтеп, сине сөеп гомерем үтә бит инде, - дип кайнар пышылдады. Бичара хатын калтыранган тавыш белән:

 

- Җибәр, Зәкиҗан абый! Хәзер җибәрмәсәң, Габдуллага әйтәм, - дип тыпырчынды һәм ничек кенә булса да кызмача күршесенең кочагыннан ычкынырга талпынды. Гөнаһ шомлыгы, нәкъ шул чакта йорт ягыннан иртәгә генә кайтырга тиешле Габдулланың тавышы ишетелде:

 

- Җәмилә, матурым, кайда син?! Җәмиләү-ү-ү?

 

Куркудан агарынган Җәмилә, һушы китеп, алмагачлар арасында егылып калды, ә Зәкиҗан “эх” дигәнче ике арадагы койма өстеннән үз йортына сикерде. Габдулла, бакчада ап-ак эчке күлмәктән, һушы китеп җирдә ятучы хатыннын күтәреп алып өенә алып керде:

 

- Матурым, ничә тапкыр сине табиб “Эссе мунчада юынма”, дип орышты бит. Нигә бер генә дә колак салмыйсың соң? - дип шелтәләп, битләрен сыпыргалап аңына китерде һәм чынаякка чәй салып бирде.

 

- Әйе! Мондый эссе мунча кергәнем юк иде әле, - диде хатын, баллы чәйне эчә-эчә. Ә үзе исә рәнҗеп, күңеленнән генә күршесе Зәкиҗанга:

 

- Көтеп тор менә, синең мунчаң минекеннән дә кызурак булыр әле! - дип күңеленә киртләп куйды.

 

...Зәкиҗан армия хезмәтен тутырып, авылга кайтканда, Җәмилә язгы гөлдәй бик матур кыз булып өлгергән иде. Тик ул Габдулланы сайлады. Мәхәббәте кире кагылган Зәкиҗан, ничаклы йөрәге әрнесә дә, берни эшли алмады. Ахыр чиктә күрше авылдан Гөлфияне соратты. Алар Габдулла белән Җәмиләләргә күрше булган буш йортны сатып алып, башка чыктылар. Ике яшь гаилә үзара ярышып, тормыш көтә, балалар үстерә башладылар. Тик менә гомер узган саен Зәкиҗанның мәхәббәте сүнмәде, яшерен генә пыскып януын дәвам итте. Ул, үзенең юашлыгына ачу итеп, кайчагында “зәм-зәм”суы эчкәли башлады. Менә шушы чакта аның күзенә чалынмавың хәерлерәк иде шул. Юаш, басынкы холыклы ир мондый чакларда атом бомбасына әйләнә дә куя иде.

 

Зәкиҗан икенче көнне, берни булмагандай, бер “акбаш”ны кыстырып, ике арадагы каерылган койма тактасын ачып керде дә ялга кайткан күршесе Габдулланы сыйларга кереште. Ә үзе май ашаган мәчедәй Җәмиләне күзәтте. Ике әшнә шулай бер атна чамасы "капкалап" йөрделәр. Ә беркөнне, озаккарак сузылган кич утыручы “дускайларны” калдырып, Җәмилә карлыган куагына кереп посты.

 

Чайкала-чайкала чыгып баручы Зәкиҗан каршысына ул ак җәймә ябынып, чәчләрен туздырып, Зәкиҗанның үлгән әнкәсе - Маһинур әби кыяфәтенә кереп, килеп чыкты һәм кулларын болгый-болгый, куркыныч тавышлар белән ысылдап:

 

- Улым! Мин сине алырга кайттым. Син биредә гөнаһ кылып яшисең! Хәзер үк алып китәм, - дип өстенә килә башлады.

 

Зәкиҗан кинәт айнып:

 

- Әнкәй!.. Юк, юк, кирәкми, кит, кит... Минем үләсем килми!... Яшәп туймадым әле мин!..- дип, исереп алгач батыр йөрәкле, бөтен авылны куркытып яшәгән Зәкиҗан йөрәген тотып, гөрселдәп җиргә ауды.

 

Болай буласын көтмәгән Җәмилә Зәкиҗан өстенә иелеп:

 

- Я, Раббым! Кеше үтердеммени мин? Мәңгелек йортка күчкәч, ни дип җавап бирермен? Зәкиҗанның ятим, гөнаһсыз сабыйлары, тол калган хатыны Гөлфия күзенә ничек күтәрелеп карармын?! - дип еларга ук кереште.

 

Елап туйгач, бераз тынычланды да Зәкиҗанның авыр гәүдәсен койма аша алар ягына сөйрәп чыгарды:

 

- Әтәч! Бүтән койма аша күрше тавыклары янына очып керә алмассың шул инде, - дип Габдулласы куенына кереп чумды.

 

Көтү куарга чыккан Гөлфия ирен аңсыз табып алып, күршеләр ярдәме белән өенә сөйрәп алып керде. Табиб чакыртып иренә уколлар кадатты, кашыктан ашатты, йомшак күпчектә йоклатты...

 

Ә Габдулла Зәкиҗан белән Җәмилә арасында ни булганын белмичә:

 

- Әле кичә генә җырлап-биеп, баш төзәтеп йөргән, ип-исән Зәкиҗан бүген үлем көтеп ята, диләр. Үлем бит ул яшь, дип тормый, карт, дип тормый, сәгате җиткәч, ала да китә икән ул! - дип сөйләнеп йөрде.

 

Габдулла кибеткә, Гөлфия чишмәгә суга киткәч, Җәмилә теге ике арадагы койма аша күршесе белән бәхилләшергә керде:

 

- Зәкиҗан абый, бәхил бул! Рәнҗеп китә күрмә инде! - диде хатын, аяк астындагы идән ярыгыннан күзләрен төсе качкан күршесенә күтәрә алмыйча.

 

Башын яулык белән бәйләп яткан Зәкиҗан кинәт телгә килеп:

 

- Җәмилә, әйт әле дөресен?! Ул син идеңмени? - дип сорады. Бичара хатын елый-елый өйдән чыгып йөгерде.

 

Шуннан соң авылга: “Җәмилә Зәкиҗанны терелткән икән”, - дигән хәбәр таралды.

 

Тиздән Зәкиҗан тәмам савыгып, аякка басты. Бу хәлләрдән соң ул, әллә күпкә, әллә азга, дигәндәй, басылып, юашланып калгандай булды... Ул бу сугышта җиңелүен аңлапмы, әллә акылга утырыпмы, иң беренче эш итеп, күршесе белән ике арага тимердән койма коеп куйды һәм бакчасында карлыган җыеп йөрүче Җәмиләгә мәгънәле караш ташлап актыккы мәртәбә:

 

“Мәхәббәткә рөхсәт

                           сорамыйлар,

Мәхәббәткә рәхмәт

                           әйтмиләр

Ул бүләк һәм бурыч та

                           түгел,

Мәхәббәтне гаеп итмиләр”, - дип сузып җибәрде һәм эре-эре адымнар белән өенә таба атлады...


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 12 | 17.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»