поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.03.2012 Җәмгыять

Дамир Исхаковның картайганын көтик: татарча Камасутра укыйсы килә

Татар галиме татарча камасутра әзерли дигән яңалык, хәтта сайлауларга кызу әзерлек барган чорда да тынып тормады. Татарстанның үзәк матбугатына биргән әңгәмәсендә танылган этно-демограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның: ”...бераз картайгач, "Төрки-мөселман камасутрасы" дигән бер китап язарга җыенам. Бу темага мин бик күп китап җыйдым” дигән сүзләре федераль басмаларның да игътибарын җәлеп итте.

Ләкин татар җәмәгатьчелеге, бигрәк тә мөселман дине тарафдарлары, галимнең бу теләген мәгънәсезлек дип тапты һәм аны, йомшак кына әйткәндә, бераз авышканлыкта гаепли үк башлады.

 

Адәм баласы тормышында җенси тормыш мөһимлеге һәркемгә дә мәгълүм булуына карамастан, татарда чыннан да бу темага сүз куерту гадәте юк диярлек. Алай да, үзара очрашулар вакытында, тар даирәдә фикер алышканда  әлеге теманы кузгатмый калучылар бик сирәк.

 

Татар-мөселман тормышында да гаилә институтын инкарь иткән, кире каккан кеше юк. Ә бит җенси тормыш гаилә тормышының ярыйсы ук мөһим өлешен биләп тора, агай-энеләр! Гарәпләрдә дә әни кешенең кыз балаларын гаилә тормышына, яхшы хуҗабикә, ана булырга әзерләве мәгълүм. Күренекле америка психологы Дейл Карнеги “Как перестать бояться и начать жить?»  китабында бәхетле гаилә тормышының җиде законын-кагыйдәсен китерә. Шуларның җиденчесе нәрсә дисезме? “Сексуаль мөнәсәбәтләр турында яхшы китап укыгыз”, ди галим. Димәк, үз телебездә эчтәлекле, аңлаешлы китап языла икән, бара торган атның башына сугудан тыелып торсак, хәерлерәк булмасмы?

 

Татарлар арасында шушы өлкәгә нисбәтле проблемаларын яшереп яшәве аркасында бәхетсез булган, аерылган, урык-сурык гомер итеп яткан парлар да күп. Бик күп. Шуңа күрә, чирен яшергән үлгән дигәндәй, бәлки дәваланырга вакыт җиткәндер?! Ул китапны без укучылар конференциясе җыеп, кычкырып укыйк димибез бит. Һәркем йокы бүлмәсендә шыпырт кына танышсын. Моның дингә дә, җәмгыятькә дә зарары тимәс.

 

“Мин күтәргән мәсьәлә ислам дөньясында яңа әйбер түгел, - ди “тавыш куптарган” галим үзе. - Ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре темасына  ислам дөньясында элек язылган әсәрләр дә булган. Мәсәлән, иске үзбәк, фарсы, госманлы-төрек телендә дә бар алар. Әлеге хезмәтләр исламның чагыштырмача дәрәҗәдә чәчәк аткан чорында язылган. Ә менә соңыннан карашлар үзгәргәч, кадимчелек урнашкач, әлеге катлам онытылган. Күптән түгел генә Төркиягә барып, аннан зур хезмәт алып кайттым. “Госманлыларда секс” дигән хезмәттә уннарча кулъязмалар тасвирланган. Шунысын әйтергә кирәк: татар этнографиясендә бу юнәлеш өйрәнелмичә калды. Ә бит ир - хатын мөнәсәбәтләре халык медицинасы белән дә бәйле. Безнең, кызганычка каршы, Идел-Урал буе медицинасы барланмады. Белемле кеше “Камасутра”ның ярты өлеше фәлсәфи хезмәт икәнен яхшы белә. Бу өлеш бездә басылмаган, рус телендә фәкать рәсемле-иллюстрация өлеше генә дөнья күргән бит. (Инглиз телендә генә ул тулысынча нәшер ителгән). Әлеге китапны чиста эротика дип кенә карарга ярамый. “Камасутра”ның күп өлеше гаилә булып яшәүчеләр өчен эшләнгән, патша сарае тормышына багышланган. Төркиләрдә дә шулай ук хан сарайлары булган, димәк бу хезмәт сарай мәдәниятенең бер өлеше булып торган! Мөселман дөньясы һиндстанлылар ягыннан нык йогынтыга дучар ителгәнлеге мәгълүм, Кытай цивилизациясе дә нык тәэсир иткән. Белемнәре тирән булган мөселман тарафдарлары да минем белән килешер дип уйлыйм”.

 

Әлеге яңалыкны төрлечә кабул итүчеләр булды. Фикерләрнең кайберләре белән танышып үтик.

 

Айсылу Нәгыймова, психолог, социология фәннәре докторы:

 

Безнең җәмгыятьтә бер чиктән икенче чиккә сикерү гадәте бар. Җенси мөнәсәбәт проблемаларына күз йому дөрес әйбер түгел анысы. Бу өлкәдәге тәрбияне гаилә рамкаларында алып барырга кирәк, дип уйлыйм. Балалар белән дә бу хакта һичшиксез сөйләшергә кирәк. Нинди дә булса китаплар да бәлки кирәктер. Ләкин китапка гына кайтарып калдыру ул бик шома нәрсә икәнен дә истән чыгармаска иде. Балага да бит яшенә карап төшендерә башларга кирәк. 3-5 яшьләрдә бала кайсы җенестән булуын аңлый башлый. Нәкъ шушы вакытта ул беренче сорауларын бирә дә инде. Әти-әниләргә тиешле, дөрес итеп нарасыена аңлату өчен бәлки махсус китаплар да кирәктер, дип уйлыйм. Чикләр дигәннән, без Көнбатыш артыннан чабабыз, андагы нормаларларга күзне йомып ташланабыз. Менә шуның аркасында хәзер без Америка Кушма Штатларыннан, Көнбатыш Европадан безгә бөтенләй хас булмаган, безнең мәдәнияткә ят булган нәрсәләрне , шул исәптән җенси тәрбия мәсьәләләрен китереп тыктык. Шуның аркасында җәмгыятебездә киртәләр юк дигән идеология бара. Зур резонанс алган “Дальний” вакыйгасын гына алыйк. Бу фаҗигале күренеш тә шуның ачык мисалы. Җәмгыятьтә хәзер тәрбия юк. Тәрбияне ата-аналар алып бара. Ә үзе дә тәрбия алмагач, ул аны каян чыгып тәрбияләсен ди?! Тик шунысын әйтәм: галим Дамир Исхаковның әсәре хакында фикерләремне әйтә алмыйм, чөнки китапны кулга алмыйча фикер йөртүе мөмкин түгел. Әгәр ул китап чыннан да фәнни күзлектән, борынгы материаллар, мөселман традицияләләренә нигезләнеп, әтрафлы итеп эшләнелә икән, мондый китапның кыйммәте булачак. Шулай да бик сагаеп карыйм әле. Җенси тәрбия элек-электән дингә, гаиләгә бәйле булган. Беренче зөфаф кичәләре, ир белән хатын үз-үзен ничек тотарга тиешлеген тасфирлаган китапларыбыз булганлыгы мәгълүм бит инде. Җәмгыятьнең умыртка баганасын әхлакый кыйммәтләр саклый.

 

Илфак Шиһапов, продюссер, эзтабар-журналист:

 

Дамир абый эшли икән, бу чыннан да кызыгып укырлык, әдәпле һәм тарихи фактларга нигезләнгән китап булачак. Татарда ислам белән бәйләнмәгән төрки традицияләр шактый сакланган, һәм алар татарны нәкъ менә татар итеп саклауда бик мөһим урын алып торалар. Аннан, кем әйтмешли, 7 миллион татарны бернинди ләкләк алып килмәгәнен дә аңлыйбыз бит инде... Әлбәттә, сөю-сөелү өлкәсендә дә татарның әзме-күпме үз традицияләре бар. Дамир абый бу эшкә алына икән - бу бик яхшы. Дамир Исхаков татар тарихчылары арасында Россия күләмендә абруе булган ике-өч белгечнең берсе. Ул һәрвакыт сүзен исбатлап, чыганакларга таянып әйтә. Шуңа күрә бу хезмәте дә шундый булачагына шигем юк. Бәлки ул "Камасутра" дип аталмастыр инде, ләкин бу өлкәдә дә бабаларыбыз мирасы барлануга мин шат кына. Милләтнең, халыкның әхлагын бары тик белем һәм үз милли традицияләре генә саклый ала...

 

Нәсим Акмал, “Татарстан” радиосы журналисты:

 

Татарлар аның ише эшне китаптан укымыйча да беләләр, ә менә халыкнын рухын тәрбияли торган китаплар таләп ителә, шул турыда уйларга кирәк безнең галимнәргә. Тарихчыларыбыз балалар өчен җинел аңлашыла торган, халкыбызның үткәненә һәм бугенгесенә карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияли торган дәреслекләр язсын иде. Ә тегенди-мондый эшләрнең нечкәлекләрен өйрәтә торган басмалар кодрәтен югалтып баручы ир-атка гына кызыклыдыр ул.

 

Әле китап дөнья күрмәгән, басылып чыккач та бәя бирергә өлгерербез. Тумаган тайның билен сындырмыйк!


Гөлҗиһан ГӘЛЛӘМОВА
Интертат.ру
№ | 15.03.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»