|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2008 Криминал
ПЕДОФИЛ ӘНИГӘ ТИЕШЛЕ ҖӘЗА УЙЛАП ТАБЫЛМАГАН ӘЛЕРеспубликаның Лаеш районында яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз тәрбиягә алган балаларын җенси бозыклыкка этәрүдә гаепләнә. Район суды аны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Польшада исә педофилларны печтерергә карар кылдылар. Ә сез җәмгыятебезне мондый хәшәрәтләрдән арындыру өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?
Фәрит МУСИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Мин Лаеш районындагы хәл турында ишеткән идем. Шуннан соң озак кына, без дөрес сәясәт алып барабызмы икән, дип уйланып та утырдым әле. Соңгы вакытта караучысыз калган балаларны тәрбиягә бирергә тырышабыз бит. Балалар йортларын бөтенләй бетерергә кирәк, дигән сүзләр дә булды. Бала гаиләдә тәрбияләнсә, яхшы инде ул. Тик мондый хәбәрләрне ишет-кәч, чәчләр үрә тора. Минемчә, сабыйларны тәрбиягә бирү мәсьәләсен дәүләт ныклы күзәтү астына алырга тиеш. Бала алган гаиләләрне даими тикшереп торырга кирәк.
Энгель ФӘТТАХОВ, Актаныш муниципаль районы башлыгы:
– Вәхшилек инде бу. Башка сүз юк. Андый кешеләр җәмгыять өчен бик куркыныч. Аларны халык арасында йөртергә ярамый. Авыру булсалар бигрәк тә. Ә инде гаепләрен танып, хаталарын кабатламастай кешеләргә җәзаның йомшаграгын бирергә дә мөмкин.
Җәүдәт ИБРАҺИМОВ, Татарстан Прокуратурасының үсмерләр һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен тикшерү бүлеге җитәкчесе:
– Лаеш районында яшәүче хатынга бирелгән җәзаны артык йомшак дип исәплибез. Прокурор 15 ел таләп иткән иде. Ләкин суд балаларның исәнлеген, җинаятьнең куркыныч нәтиҗәләргә китермәвен исәпкә алып, 6 ел гына бирде. Ә бит баланың психикасына зыян килгән булса, нәтиҗәләр еллар үткәч сизелергә дә мөмкин. Шуңа күрә балаларга каршы җинаять кылган кешеләрне закон буенча рөхсәт ителгән иң каты җәзага тартырга кирәк дип уйлыйм. Ни кызганыч, мондый хокук бозулар көннән-көн арта. Әле бүген генә безгә килеп ирешкән мәгълүматларны карап утырдым. Башкаланың Киров районында бер кызны көчләгәннәр, тагын берсен көчләргә маташканнар. Мисаллар күп, көнүзәк мәсьәлә бу. Минемчә, законга да үзгәрешләр кертергә кирәк. Бездә балаларны рәнҗеткән өчен каралган җәза хайваннарны кыерсытучыларга бирелә торганыннан да йомшаграк.
Любовь ЧУЧУПАЛ, Татарстанның Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры:
– Ни дип әйтергә дә белмим. Тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең барысы да безнең үзәк аша үтә. Тик бу хатын рөхсәтне Волгоградта, ягъни үзе яшәгән төбәктә алган. Аннан соң гына Татарстанга күчеп килгән. Аңа нинди җәза бирергә кирәклеген хәл итү өчен суд бар. Без исә тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә таләпләрне арттырабыз. Бу хатын тиешле җәзасын алыр. Ә менә үз баласын ташлап китүче яки караучысыз калдыручыларга кайчан да булса җәза уйлап табарлармы? Минемчә, монысы да зур җинаять. Иң борчыганы шул: мондый җинаятьне ел да бер үк кешеләр кыла.
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:
– Польшадагы кебек итәр идем. Яки аннан да кырысрак җәза уйлап табар идем. Баланы шул рәвешле рәнҗетүчеләрнең халык арасында йөрергә хакы юк. Аларны 10-15 елга төрмәгә утырту да аз, минемчә. Ләкин шунысы да бар: кайчак бер гаепсезләрне дә утыртып куялар. Кешенең гаепле булуына ныклап ышанмыйча, хөкем карарын чыгарырга ярамый торгандыр. Ә инде чыннан да шундый җинаять кылучыларга иң кырыс җәза тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|