поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.03.2012 Медицина

Баланы ни өчен өйдә табалар?

Элек балалар өйдә дә, басуда да дөньяга килгән. Хәзер кендек әбиләренә кабаттан әйләнеп кайттык — Россиядә хатын-кызларның бер өлеше бәбине өйдә табуны хуп күрә.

Нәрсә бу — замана модасымы, әллә мәҗбүрилекме? Көн саен медицина  технологияләре камилләшә барган чорда борынгыга әйләнеп кайтабыз кебек. Хәзер нарасыен медитацияләр ясап йә су тулы ваннада табучылар да аз түгел. Бүген медицина учреждениеләренннән тыш бала табучыларга сәер карыйлар. АКШ, Швейцария, Голландия, Дания кебек илләрдә бу гади күренеш, гадәти альтернатив вариант. Хәзер матбугаттан бу хакта укып, интернеттан өйрәнеп, хатын-кызлар өйдә бала табу кебек җитди адымга бара. Бала сәламәтлеге өчен курка төшкәнәре алдан акушер белән сөйләшеп куя. Күп кеше икенче-өченче сабыен өйдә табарга җөрьәт итә.

 

Өйдә табу җүләрлек түгел!

 

Өйдә бәби тапкан аналарны берәр секта вәкиледер дип әйтүчеләр дә очрый. Килешәм, табигый сайланыш бар, ягъни бала яшәрлек булса теләсә нинди шартларда да исән кала дигән фикергә нигезләнеп мондый адым ясаучылар да бардыр. Медицина учреждениясендә тумаган кайбер сабыйларга бик сәер исемнәр кушылуы да шуны дәлилли. Ләкин танышларым арасында җәмгыятьтә шактый абруй казанган гаиләләрнең өйдә бала тапканын беләм.

 

Шундыйларның берсе - Фәйрүзә Галиева диннән дә, төрле секталардан да ерак кеше. Ире дәүләт учреждениеләрнең берсендә эшли. Икенче баласына тугач ук прививка ясатып, баланың көч-хәл белән үлем тырнагыннан алып калганнан соң, өченче сабыен ул өйдә табарга ниятли. «Әлбәттә, табиблар мине кат-кат кисәтте. Өйдә бәби алып кайтуның нәтиҗәләре начар булырга мөмкинлеген әйтте. «Оста акушер таптырса да, ул-бу була калса, ашыгыч ярдәм вакытында килеп җитмәве ихтимал», диделәр. Шөкер, үзем дә, балам да исән, сәламәт. Беркем дә прививка ясарга мәҗбүр итмәде», - ди өйдә акушер ярдәмендә бәби алып кайткан Фәйрүзә ханым.

 

Ашыгыч ярдәмнең соңаруы ихтимал...

 

Ләкин, табиблар белдерүенчә, баласына прививка ясатырга теләмәгән кешене беркем дә мәҗбүр итә алмый. Казанда эшләүче акушер-гинеколог Диләрә Латыйпова ассызыклап узганча, әни кеше прививкадан баш тартуын язма формада белдерә ала. Ләкин Диләрә ханым үзе, белгеч буларак, өйдә бала табуны өнәп бетерми.

 

"Яныңда медицина белгече булу ул медицина хезмәте тиешенчә күрсәтеләчәк дигәнне аңлатмый. Табиб озак еллар бу юнәлештә эшләмәгән, яисә бала табу йортында башка вазифада торган булырга мөмкин, - ди табибә. – Безнең әбиләр вакытында юллары, ашыгыч ярдәм хезмәте булмаган, шуңа кайда таба алганнар, шул бала табу урынына әйләнгән. Ул заманда инфекцияләр дә ул кадәр киң таралмаган. Баланың кендек җебенә уралуы, соңгылык чыкмауыйча, кан китү ихтималы бар. Хатын-кыз 1-2 литр канын югалтса, аның тормышына куркыныч яный. Медицина учреждениесеннән тыш урында мондый очракларда вакытында тиешле ярдәм күрсәтүе кыен. Өственә, стериль булмаган шартларда инфекция эләктерү куркынычы зур".

 

Балага вакыт та, акча да табыла

 

Диләрә ханым өйдә бәби табуны акча җитмәүдә күрми. Аның фикеренчә, шактый хәлле хатын-кызлар да мондый адымга бара. “Аларның ярты сәгать-бер сәгать медицина учреждениесендә чират утырып, анализлар биреп йөрисе килми”, - дип аңлата акушер-гинеколог. Әлеге булачак әниләргә ул түләүле клиникалар сайларга тәкъдим итә, ләкин “вакыт юк” дигән сәбәп белән бала тормышына куркыныч тудырырга кирәкми, ди ул. Түләүле клиникада исә үзеңә уңайлы көнне, вакытны сайлап була.

 

Табиблар дорфа

 

Итәк тулы сабыйлар үстерүче Гөлнур Сираеваны исә мондый адымга табибларның үз эшенә салкын каравы этәргән. “Хезмәт күрсәтүче персоналның дорфалыгы, моннан тыш бала тудыру йортында бәбиләрнең 100 процент диярлек стафилококк ияртүе (ә аны соңыннан антибиотик эчә-эчә дәваларга туры килә иде) мине мондый ысул кулланырга этәрде”, - ди әни кеше.

 

“Мине дә алдан табиблар күп кан китүе ихтимал дип куркытты. Ләкин мин, киресенчә, алар кулына калырга курыктым. Бу эштә шактый тәҗрибәм булганга, бала туу процессында авырлыклар, проблемалар ике очракта да – өйдә тапканда да, бала тудыру йортында тапканда да бертигез дәрәҗәдә килеп туарга мөмкин, дип саныйм. Аннан соң, минемчә, хатын-кыз нарасыен үзенә ничек уңайлы, шул рәвешле дөньяга китерергә тиеш”, - ди Гөлнур ханым.

 

Ничек уңайлы, шулай табып булмый

 

Аның сүзләренә караганда, күп клиникаларда баланы горизонталь рәвештә таптыралар, ләкин күпләр вертикаль рәвешне уңайлы саный. Баксаң, бездә берничә дәүләт медицина учреждениесе генә андый форманы өстәмә вариант итеп гамәлгә керткән. Гөлнур Сираева әйтүенчә, чит илдә хатын-кызга уңайлы рәвешне тәкъдим итү, өйдә тапкан очракта акушерка белән тәэмин итү каралган. Бездә исә замана кендек әбиләре өйдә бала таптырудан баш тарта. Шуңа Гөлнур ханым да кызын ире ярдәмендә тудырган.

 

“Бала сау-сәламәт булуга карамастан, җирле педиатр өйдә тапканымны белеп, бик дорфа кыланды. Ә менә баланы ЗАГСта теркәү белән авырлыклар булмады”,  - ди Гөлнур Сираева.

 

Чынлап та, өйдә туган баланы ЗАГСта теркәү белән авырлыклар юк икән. Моның өчен бала табарга ярдәм иткән кеше белән хатын-кызлар консультациясендә бала туу фактын раслап, кулга белешмә алырга кирәк. Ул белешмәне ЗАГС идарәсенә илтеп, баланы рәсми рәвештә теркәргә мөмкин.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»