поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.03.2012 Мәдәният

Баумандагы Матбугат йорты төзекләндерелә башлый

Бүген исә республиканың Матбугат йортында әлеге үзенчәлекле тарих һәм мәдәният һәйкәлен саклап калу мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды

ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган мәдәни мирас объектларын саклау буенча актив эшчәнлек алып бара. Билгеле булганча, узган елның декабрь аенда ТР Дәүләт Советы Рәисе карары белән, һәр депутатка сакланырга, өзекләндерергә тиешле һәм киләчәктә кулланып була алырлык архитектура-тарихи һәйкәле беркетелде.

 

Бүген исә республиканың Матбугат йортында әлеге үзенчәлекле тарих һәм мәдәният һәйкәлен саклап калу мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Подрядчы оешмалар һәм ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашындагы җыелышны бу объектта реставрация эшләре уздыру өчен җаваплы ТР Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов үткәрде.

 

Бауман урамындагы 19 нчы йортта урнашкан Матбугат йорты утызынчы елларда архитектор Пэн тарафыннан конструктивизм стилендә төзелгән архитектура һәйкәле булып тора. Бу бина республиканың матбугат һәм китап нәшер итү тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Монда төрле елларда Татарстан китап нәшрияты, Матбугат министрлыгы, шәһәрдәге иң зур китап кибете, республика газета-журналлары редакцияләре һәм башка оешмалар урнаша. Озак вакытлар дәвамында биредә Тукай исемендәге клуб эшләп килә. Бу бинада танылган язучылар Муса Җәлил, Алексей Толстой, Александр Фадеев була. “Матбугат йорты – Казанның архитектура энҗесе, шәһәребезнең горурлыгы ул”, - дип белдерде Ислам Әхмәтҗанов.

 

Бүгенге көндә бу бина “Связьинвестнефтехим” ачык акционерлыгына бирелеп, “Бауман урамындагы Матбугат йорты” җаваплылыгы чикләнгән бүлендек предприятие төзелгән. Ул һәйкәлне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк һәм аннан файдаланачак. Тарихи һәйкәл статусына бары тик Бауман урамында урнашкан биналар гына карый.

 

Милек хуҗалары уйлаганча, бу биналар тиз арада өч рестораны һәм беренче катта кибете булган өч йолдызлы кунакханәгә әйләнәчәк. Бу эшләр барысы да 2013 елга – Универсиадага кадәр тормышка ашырылырга тиеш.

 

Бина хуҗалары мәдәният һәйкәленең тарихи йөзен сакларга тырышачагына ышандырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге. Планнарда – Матбугат йортында булган танылган кешеләрнең портретларыннан торган картиналар галереясе яки музей эшләү. Моннан тыш, бишенче катта урнашкан Тукай исемендәге язучылар клубын ничек булган шулай торгызырга ниятлиләр. Аны конференц-зал буларак та кулланып булачак. Реставрация эшләре, тарихи-мәдәни экспертиза уздырылып, барлык килештерү процедуралары тәмамлангач башланачак.

 

Хәзерге вакытта элекке типография цехлары урынында эш бара инде. Монда 275 урынга исәпләнгән паркинг төзелә.

 

Барлык биналар да бер стильдә, соры төстә булачак. “Без, архитектур ансамбльнең бербөтенлеген саклап калыр өчен, аңлы рәвештә заманча материалларны кулланмыйбыз. Барлык биналар да, штукатурланып, соры төскә буялачак”, - дип белдерде “Бауман урамындагы Матбугат йорты” директоры Виталий Большаков.



Татар-информ
№ | 12.03.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»