поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.03.2012 Мәдәният

Тукай премиясе: кем чираты?!

“Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты” исеменә ирешү - Татарстанда иң абруйлы дәрәҗә. Әлеге олуг исемгә иң-иңнәр генә лаек дип табыла. Тик бу чыннан да шулай микән?

 Соңгы арада Тукай бүләген ваклый башладылар, лаексызлар аны бер-бер артлы чират торып ала башлады, дигән фикерне халык арасында бик еш ишетергә туры килә. Чыннан да, исемнәрен берничә ел рәттән куеп, бәхетле мизгелләрне көтеп алучылар да очрый. Бирелмәгән очракта да, ярар, икенче елга бүтән юл белән барып карабыз, менә бирми генә карасыннар, дигән әрсезләр дә юк түгел.

 

Быел да Г.Тукай бүләге тирәсендә кызу бәхәсләр куера. Республика матбугатында, гадәттәгечә, теге яки бу кандидатны яклап яисә хурлап чыгу очраклары да булгалый.

 

Ике роман язып (чынлыкта исә алар повесть жанры таләпләреннән узмаган), әсәрләре хакында җәмәгатьчелектән фикер көтеп зарыккан, фикер булмагач (дөрес фикерне якыннары әйтергә кыймый торгандыр), язганнарымны укырга иренәләр дигән сылтау белән, әдәбият сөючеләргә үпкәләп йөрүче абзыйлар да бөек Тукай белән янәшә басарга җөръәт итмәкче. Хәер, иҗаты белән урам сәнгатеннән ары китәлмәгән, сөйләм лексиконының яртысы  сүгенү сүзеннән гыйбарәт җырчылар алганда, азмы-күпме каләм тибрәтүче эстрада сәхнәсе вәкиленең башы әйләнеп китүенә аптырыйсы түгел.

 

Шунысы да кызыклы: татар әдәбияты һәм сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр арасында нишләп артистлар, рәссамнар һәм язучылар гына икән соң? Гомере буе архивларда казынган, табылган бер факт өчен сабыйларча сөенгән, үз ачышын, уңышын яшь буын күңеленә сала баручы мөхтәрәм галимнәребез исә читтә кала килә.

 

Бик озак еллар Казан дәүләт университетында шәрык әдәбияты укыткан, Тукайның рухи остазлары булган Сәгъди, Хафиз, Руми, Хәямнарның иҗат һәм тормыш юлын су кебек эчүче, тирән белемле галимә һәм затлы шәхес Резидә Ганиева исемнәре кандидатлар исемлегенә бөтенләй кертелми. Мәсәлән, гомер бакый фольклор дөньясында “яшәгән”, тау кадәр хезмәтләр башкарган халык сәнгате белгече Котдус Хөснуллинның да гайрәтен чиктерделәр, канатын көйдерделәр әлеге премия белән. Кибәннең астыннан башларга кирәктер. Рафаэль Ильясов татар җыр сәнгате дөньясындагы гамәлләрен күздән кичерегез, Зөһрә Сәхабиеваны искә алыгыз... Бу премиягә турыдан-туры алар лаек түгелмени соң?!

 

Ә бездә никтер “урта буын” категориясенә дә килеп җитмәгән яшел җырчыларга өләшәләр. Быел Гүзәл Уразовага йә Ләйлә Дәүләтовага биреп куймасыннар әле! Гүзәле Башкортстанга нисбәтле, Ләйләсе үзебезнеке, Актанышныкы бит...


Гөлҗиһан ГӘЛЛӘМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»