|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2012 Җәмгыять
Килмешәкләр килә тора...Лениногорск шәһәре. Безнең йорттан берничә йөз адымда гына зур булмаган төзелеш бара. Беренче карашка гаҗәпләнерлек берни дә юк төсле. Хикмәт бары шунда: үткән-сүткән вакытларда аннан без аңламаган чит телдә кычкырып сөйләшүләр ишетелә. Урта Азия ягыннан килгән кара халык, алсыз-ялсыз дигәндәй, кайсыдыр шәхси эшмәкәргә ике катлы олы кибет җиткереп маташа...
“Кара халык”. Гастарбайтерлар, мигрантлар. Бүген беркемне дә аларның барлыгы, күплеге белән шаккатырып булмый инде. Олы каламы, зур булмаган провинциаль шәһәрме, авыллармы – аларны бар җирдә дә күрергә мөмкин. Гаиләлеләр, гаиләсезләр. Эшлиләр, яшиләр, урнашалар, үрчиләр. Китәргә генә җыенмыйлар. Ул гына да түгел, катнаш гаиләләр дә инде хәтсездән күренгәли бит. Шул исәптән безнең милләт вәкилләре катнашында да.
Әхмәт исемле бераз танышрак “кара абзый”дан сорыйм: “Җылы, рәхәт, җимешле туган ягыңны ташлап бирегә ник килеп төпләндең?” – дим. Ул хәйләкәр елмая. “Халык күп бездә, бар кешегә дә эш җитми”, – дигән, барыбыз да диярлек белгән стандарт җавап алам Әхмәттән. Шулайдыр, эш җитмидер. Булганында да түләү аздыр. Тик Россия резиннан ясалмаган бит. Тиздән сан ягыннан алар безне – җирле халыкны узып китәрләр сыман. Китәрләр дә, ниндидер “шуышма” оккупация бара бит. Мин руслардан, Россиядән бигрәк үзебезнең милләт – татарлар өчен борчулы. Чөнки авылларда шуларга кияүгә чыгып, күп итеп балалар табып яткан татар хатыннарын беләм хәтта.
Татарстан буенча саннар күренми, ә менә Россиядә килмешәкләр саны инде 15 миллионга җитә язган икән. Олы җитәкчеләр үзләре дә аптырашта. Әллә барысын да шул килеш калдырырга, әллә капканы беркем үтә алмаслык итеп ябып, бикләп куярга? Тик җиңел эш түгел шул ул.
Биредә дә бит, башка бик күп өлкәләрдәге кебек, барысын да акча, файда хәл итә. Ә акча белән көрәшеп кара син! Нәтиҗә һаман шул ук булачак. Аргументлар да бер – имеш, безнең халыкның кара эш эшлисе килми. Ә тегеләр теләсә нинди хезмәткә әзер. Урам себерәләр, йортлар, юллар салалар, базарларда йөкче хезмәтен башкаралар. Башкала эшмәкәрләре генә мигрантларны, дөресрәге, гастарбайтерларны файдаланып, ел саен 120 миллиард сум акча эшли икән. Ә мондый олы акча лоббизм тудырмый калмый инде. Законнарның кай якка авышачагын чамалау кыен түгел. Шулай булгач "кара малайлар" тагын да күбәячәк.
Күбәяләр. Әгәр дә безгә компьютерщиклар, инженерлар, галимнәр, табиблар килеп тулса, бәлки беркем дә бер сүз әйтмәс иде. Тик андый халык, үзебезнекеме, башкамы, киресенчә, "урман"га карый: Европага, АКШка сыптыру ягында. Аларны аңлавы авыр түгел анысы: балык тирәнне яратса, кеше дигәнең акчалы, уңайлыклар тудырылган эшне хуп күрә. Безнең Европаны куып җитәсебез килә. Тик белемсез, профессиясез, күп очракта тел дә белмәгән мондый контингент белән бу мөмкин түгел. Аннан соң алар җирле гадәтләр, мәдәният, тормыш тәртибе, башкасы белән дә бик санлашмыйлар. Бу хәл бездә, ягъни җирле халыкта, кем әйтмешли, аларга карата аллергия тудыра тора.
Кемгә ошасын инде: кайсы шәһәрне алма, базарлар да алар кулында. Бәяләрне дә алар үзләренчә билгели. Базар тирәсендәге кайбер йортлар инде хәтсездән тулай торакка әверелгән. Мигрантлар арасында криминаль элементлар да юк түгел. Наркотиклар да ерак йөрми.
Без әйтә киләбез: яхшы кеше булсын, милләте алай мөһим түгел, дибез. Бәлки шулайдыр да. Без – күпмилләтле республика, күпмилләтле дәүләт. Анда һәркемнең үз урыны, үз эше булырга тиеш. Шул исәптән мигрантларның да. Сүз расизм турында бармый, татар каны яки рус каны да уйнамый бездә. Әмма кыска перспективада бизнеска, аның лоббистларына очсыз, таләпсез эшче көч кирәк. Ләкин болай итеп тишек томалау икътисадны алга җибәрми шул инде.
Бүген төп халыкта да әле ярлылык та, тигезсезлек тә, башкасы да җитәрлек. Идеалга ерак. Тик, мәсәлән, мигрантлар чыганагы, оясы булган Урта Азия белән чагыштырганда, без инде үскән, эшле ил. Шулай булгач, алар да килә торачаклар...
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|