поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2012 Мәдәният

Зөфәр РӘМИЕВ: “Галимҗан Ибраһимов – татарның Руссосы!”

Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, журналист Галимҗан Ибраһимовның тууына 12 март көнне 125 ел тула. Татарның киң җәмәгатьчелеге әлеге зур вакыйгага әзерләнә. 17 апрельдә Казан шәһәрендә “Г.Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылачак.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, әдәбиятчы-текстолог Зөфәр Рәмиев классик язучыбыз хакында әтрафлы итеп сөйләде.

 

- Зөфәр Зәйниевич, сезнең институтта язучының юбилее уңаеннан нинди эшләр башкарыла?

 

- Без язучының күптомлыкларын әзерләүгә керештек. Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре Совет чорында тугыз том булып чыккан иде. Шунлыктан аларга, идеология басымы астында, Ибраһимовның бөтен әсәрләре дә керә алмады. Әле дә хәтерлим: ул вакытта безнең галимнәребез, Мәскәүгә барып, 12-15 томлыгын чыгарырга рөхсәт сорады. Ләкин рөхсәт бирелмәде. Язучының әле басылмаган әсәрләре дә бар. Аннары ул әсәре өстендә кат-кат эшләгәнлеге мәгълүм. Кайбер әсәрләренең, мәсәлән, “Безнең көннәр”, “Татар хатыны ниләр күрми” - икешәр варианты булган. Аларның һәр варианты да кызыклы һәм авторның шул чордагы фикерләвен чагылдыра. Ибраһимовның 120 еллыгы вакытында ук, барлык мәгълүм әсәрләрен кертеп, күптомлыгын бастыру фикерен күтәргән идек. Шунысы да бар: элеккеге томнарда күп кенә әсәрләр “тураклап” чыгарылган. Аның V томында текстлар 67 урында киселгән, VI томда кырык җирдә, ә тарихи хезмәтләре кергән VII томда исә 40 җирдә сызылган. Телгә бәйле VIII томда 55 җирдә “кул тыкканнар”. Димәк, Галимҗан Ибраһимовның иҗат фикерләвенә хилафлык эшләнгән. Аның ирке, ихтыяры сакланмаган булып чыга. Ә яңа әзерләнә торган томнарда бернинди чикләүләрсез, иҗат ихтиярын бозмыйча чыгару максаты алга килеп басты.

 

- Ничә томга исәпләп торасыз?

 

- Ибраһимов әсәрләре 12 том чамасында булырга тиеш. Аның вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләре җыйналып бетмәгән. Менә шуларын да искә алганда, “Адәмнәр” дигән повесте, “Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?” дип исемләнгән 1927 еллардагы бик җитди һәм кызыклы, хәзер дә актуаль яңгырашлы хезмәте бар. Аларны да урнаштырырга ниятләп торабыз.

 

- Зөфәр әфәнде, беренче томы кайчан әзерләнеп бетәчәк?

 

- Көзгә, Алла боерса, беренче томны әзерләп тапшырырбыз. Анда язучының беренче, өйрәнчек хикәяләре дә керә. Өчесе аның моңа кадәр өйрәнчек хикәяләр дип йөртелде. Ләкин аларны да өйрәнчек дип кенә әйтергә ярамастыр. Гомумән, революциягә кадәрге бөтен хикәяләре керәчәк.

 

- Г.Ибраһимов иҗатының бүгенге көндәге кыйммәте нәрсәдә?

 

- Г.Ибраһимов - зур язучы, зур прозаик. Яңа заман татар прозасына нигез салган Гаяз Исхакый да бар. Ләкин шул ук вакытта Г.Ибраһимовның үз стиле, үз юлы, сәнгати югарылыкта язган ул. Көнбатыш һәм рус мәдәнияте казанышлары белән бик таныш булган кеше. Аның повестьлары, романнары нәкъ менә рус әдәбиятындагы тәнкыйди реализм, соцреализм дәрәҗәсендә тора. Ул - чын мәгънәсендә романтик язучы. Шул чорның иҗтимагый көрәшен дә чагылдырган. Революциядән соң колхозлаштыру, коммуналар төзү чорын тасвирлаган “Тирән тамырлар” романын гына алыйк. Образларны тудыра белә автор! Сюжет төзелгән, артык урыннары юк. Гомумән, аның һәр әсәре бербөтен булып оешкан. Образ, композиция яклары бик уйланылган аның һәм теле дә бик матур: төртелмичә укыла, тел байлыгына сокланырлык. Хәзерге проза язучыларга да үрнәк булырлык аның тел стихиясе. Ибраһимовның “Яшь  йөрәкләр”, “Кызыл чәчәкләр”рен укый башласаң, аерылып булмый.

 

- Киңкырлы шәхес, әдип хәзерге галимнәр тарафыннан тиешенчә өйрәнелгән дип саныйсызмы?

 

- 1917 елда ул эсер була, ләкин Ленин белән очрашкач, большевиклар тарафдарына әйләнә. Шуңа күрә Г.Исхакый белән каршылыгы булган инде аның. Г.Исхакый аны вакыт-вакыт ”җәнчалчы” дип атаган. Үзегез беләсез, ул вакытта идеологик көрәш барган. Яңа заман, күп нәрсәләр томанлы, каршылыклар байтак. Заманында аны Мансур Хәсәнов өйрәнде. Үзгәртеп кору чоры килде, нәкъ шул дәвердә дөньялар киңәйгәч, без аңладык: Жан-Жак Руссо алымнары сизелә икән бит Ибраһимовта! Аның хакында зур монография чыкканын хәтерләмим. Юбилей уңае белән исә Г. Ибраһимов телгә алына инде. Шул вакытта халык кузгалып алып фикерләрен яза. Аның турында җыентык 2003 елда һәм 2007 елда чыккан иде. Хәзер менә тагын җыентык әзерләнгән.

 

- Аны кеше буларак ничек бәялисез?

 

- Бу хакта төрле фикерләр йөри. Бик җитди, үҗәт, туры сүзле кеше булган дип әйтәләр. Безгә Галимҗан Ибраһимовны язучы буларак бәяләргә кирәк. Ул иҗатчы буларак кыйммәтле!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»