|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2012 Яңа китаплар
Асия Хәйруллина. Ничек тиз узасың син, гомер...Очерклар, хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр // Төз. һәм кереш сүз авторы Г. С. Нуриев. – Казан: “Заман” нәшр., 2012. – 256 б.: рәс. б-н. Китапта – артисткалар арасында беренчеләрдән, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар сәхнә теле мәктәбен нигезләгән Асия Хәсән кызы Хәйруллинаның “Ничек тиз узасың син, гомер...” истәлекләре; аның җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган, сәхнә теле мәсьәләләренә кагылышлы язмалар; замандашлары, сәхнәдәшләре һәм укучыларының ихтирам, ярату, соклану-юксыну хисләре белән сугарылган очерклары, хатирә-истәлекләре; газета-журнал мәкаләләре урын алды.
--- |
Иң күп укылган
|