поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2012 Авыл

Пенсионерлар өчен Чулпан «пансионаты»...

Камышлы районының “Ярмәк” җирлегенә кергән Чулпан авылындагы 107 йортта 264 кеше яши. Бу авылның тарихын зур дип атап булмый, ул 1928 елда барлыкка килгән, ә 1929 елда инде биредә мәктәп ачылган. Бөек Ватан сугышы елларында бу авылның 33 ир-егете яу кырында башын куйган.

Авыл уртасында тирә-юньгә иман нуры чәчеп, Аллаһы йорты - мәчет басып тора. Авырулар өчен фельдшер-акушер пункты бар, картларга дүрт социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә, кибет, китапханә, мәдәният йорты да тулы көчкә эшли. Сишәмбе - бу якларда базар көн. Бу көнне, җирлек үзәге булган Иске Ярмәк базарына барып, кирәкле әйберләрне алып кайтырга була. Ә почта юк, районнан китерелгән газета-журналларны Миләүшә Минһаҗева тарата. Авыл юлларына таш түшәлгән, су проблемасы хәл ителгән, өйләргә газ кергән, интернет челтәре эшләп тора. Байтак өйләрдә кайнар су, җылы бәдрәф тә бар. Авылның матурлыгын, төзеклеген күреп хәйран каласың. Хәтта ялгыз яшәүче карчыкларның өйләре дә башкаларныкыннан нык аерылмый.

 

Мәктәп ишеген ачып керүгә миңа каршы Алсу Сафиуллина чыкты. Ул, аралашучан кеше буларак, авыл хәлләре турында сөйләп бирде.

 

Колхоз таркалып, авылда эш калмагач, яшьләр читкә китә башлаган. 1978 елда төзелеп, 1989 елда тугызъеллыкка әверелгән мәктәп янә башлангычка әйләндерелгән һәм хәзер Иске Ярмәк урта мәктәбе филиалы булып санала.

 

Укытучы Гөлнария Атлас кызы Минһаҗева, дәрес бирүдән тыш, биредә җыештыручы да булып эшли, мәктәптән тыш эшләрне дә алып бара. Гомумән, нинди эш килеп чыга, барын да башкара ул. Без килгәндә Гөлнария Атлас кызы эш белән киткән иде. Ә Алсу ханым озак еллар балалар укытканнан соң эшсез калган һәм кирәк чакта гына Гөлнария Атласовнага ярдәм итәргә килеп йөри икән.

 

- Мәктәбебездә барлыгы дүрт укучы укый. Шулар арасында тәрбиягә алынганнары да бар. Башка милләт балалары булуларына карамастан, алар татарча да беләләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар, атнасына ике сәгать укытылган татар теле дәресләренең берсен дә калдырмыйлар, - дип сөйләп китте ул. - Авылда картлар күп, урта яшьтәге кешеләр дә бар, әмма эш булмагач, хатын-кызлар күбрәк бала табарга шикләнәләр, гаиләдә бер-ике бала булса, шул җиткән, диләр алар.

 

Барыбызның да эшлисе килә. Мәктәбебез ябылганга йөрәк әрни. Ә ни хәл итәсең?! Хезмәт стажы дәвам итсен дип, тәрбиягә бала алучылар саны арта бара. Менә үзем дә ике ятим бала алып карый башладым. Улларым Илнар белән Руслан үсеп җитеп, югары уку йортларын тәмамладылар. Илнар өйләнде, хәзер киленем Юлия белән бәби көтәләр. Ә тәрбиягә алынган Настя белән Ваня бик акыллы балалар булып чыкты.

 

- Авылда яшәргә күңелсез түгелме соң?

 

- Юк. Тормыш иптәшем Әхмәт мәктәптә каравылчы булып эшли. Биш кенә мең сум хезмәт хакы алып эшләсә дә, безгә җитеп тора. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Авылның Мәдәният йортында уздырылган төрле чараларда, бәйрәмнәрдә катнашабыз. Җәй көне табигать кочагында ял итәргә яратабыз: күлдә балык тотабыз, урман-болыннардан җиләк-җимеш җыябыз, үзебез үстергән яшелчәләрдән кышкылыкка төрле ризыклар әзерлибез. Шөкер, авылыбыз тыныч, халкыбыз яхшы, шуңа күрә биредә безгә бик ошый.

 

Тәрбиягә алган Ваняның шәһәрдә өч бүлмәле фатиры бар бит. Анда китеп торырга мөмкинлегебез булса да, тынчу шәһәрдә газ исләре иснәп, читлектәге кош сыман яшисебез килми. Ә биредә үз җиребезгә үзебез хуҗа булып яшибез. Әгәр эш булса, балаларыбыз да кайтыр иде, дип уйлыйм.

 

Чулпанның фельдшер-акушер пунктында эшләүче Сәрия Габдерәхимова белән дә очрашырга насыйп булды. Иске Ярмәк офисына беркетелгән бу филиалга атнага бер тапкыр гомумпрактика табибы Риф Габидуллин килә һәм авыруларны кабул итә, ә шәфкать туташы Сәрия ханым аңа ярдәм итә, авыручылар була калса, көн дип тормый, төн дип тормый, ярдәмгә ашыга икән.

 

- Әби-бабаларыбызга Иске Ярмәк шәфкатьлелек оешмасына барып дәвалану курсларын үтәргә була. Өлкәннәр хәзер рәхәттә яшиләр, аларга социаль хезмәткәрләр гел ярдәм итеп тора, - дип сөйли Сәрия ханым.

 

Ул үзе дә тәрбиягә җиде бала алган булган. Шуларның өчесен үстереп олы тормыш юлына бастыруы, үзенең ике баласы турында да сөйләде...

 

Авыл китапхәнәсендә дә булдым. Китапханәче Кадрия Ситдыйкова 30 ел хезмәт итә икән инде биредә. Китапханәдә барлыгы 7мең китап бар.

 

- Китап фондыгыз яңартылып торамы, татар телендә китаплар кайтарыламы? - дигән соравыма каршы Кадрия Мөстәкыймовна:

 

- Ике ел инде бернинди китап та кайтарылганы юк, - дип җавап бирде. - Ярты ел саен Ярмәк җирлеге ярдәмендә “Бердәмлек”, “Камышлы хәбәрләре” газеталарын яздырып алабыз. Мәктәп программасына кирәк булган китапларның барысы да бар. Авыл халкы китапханәгә бик теләп йөри. Даими укучыбыз - 84 яшьлек Кәримә әби Минетдинова китапларны аеруча яратып укый.

 

Хезмәт хакыбыз кечкенә булса да, мал асрагач, бакча үстергәч, җитеп тора. Фермер Әгътәс Җәләев бездән арендага алган җир пайлары өчен печән белән икмәкне өебезгә үк китереп бирә.

 

Чулпан авылында яшәүче күтәренке күңелле кешеләр белән танышып, тормышлары турында сөйләшеп, кайту юлына чыккач, кайчандыр бер авылдашым белән булган әңгәмә хәтеремә килеп төште. Аңардан: “Менә атна саен шәһәрдән авылга кайтып йөрүеңне күрәм, авылны яратасыңдыр инде?” - дип сорагач, ул миңа: “Авыл хуҗалыгы таркалмаган булса, әллә нигә дә шәһәргә китмәгән булыр идем. Туган авылымның туфрагы да изге бит. Биредә минем бөтен борчуларым тарала, сәламәтлегем артып киткәндәй була. Әтидән калган нигеземә аркамны терәп, кояш җылысына рәхәтләнеп утырсам, үзем үстергән ярмалы бәрәңгене майга манып ашасам, мәтрүшкә кушып бәйләгән каен себеркесе белән чабынып мунча керсәм дә, әйтеп бетермәслек ләззәт кичерәм. Аллаһы боерса, гомерем булып, пенсиягә чыксам, авылыма кайтырмын әле”, - дип сөйләгән иде.

 

Дөресен әйткәндә, бу мәсьәлә мине күптән борчый. Шундый уңдырышлы җирләре, матур, бай табигате була торып та, татар авыллары пенсиядәге картлар өчен уңайлы пансионатлар гына булып калмаслармы яисә таралып-таркалып бетмәсләрме икән?

 

“Сала бай булса, кала да бай була”, дигән әйтем бар бит. Кызганычка, соңгы елларда үз хуҗалыгы белән яшәүче авыл кешесе сатуга чыгарырлык продукция үстерә алмый башлады. Чөнки терлек асрау, яшелчә үстерү кыйммәткә төшә. Шуңа күрә авыл кешесе тормыш алып бара алсын өчен, авылда эшләргә, яшәргә мөмкинлекләр тудыру турында уйланыр вакыт җиткәндер.

 

 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 11 | 10.03.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»