поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.03.2012 Җәмгыять

Ирләр 8 Мартны ник яратмый?

Хатын-кызлар өчен ниндидер аерым бер мәгънәгә ия, аерым бер дулкынлану белән көтеп ала торган бәйрәмебез – 8 Март җитә. Безгә шулай тоелса да, көчле җенес вәкилләренең Халыкара хатын-кызлар көненә карата мөнәсәбәте бик үк искитәрлек түгел, имеш. Психолог Елена Карпушкина шулай ди. Ирләрнең безнең бәйрәмне өнәп бетермәвенең сәбәпләрен дә аңлата хәтта.

1. Көчләп яраттырып булмый

 

Миңа калса, хикмәт шунда: яратырга, җылы сүзләр әйтергә, кайгырту, наз бүләк итәргә бу көнне ирләр, гади генә әйткәндә, мәҗбүр ителә. Ә сөю һәм көчләү бер-берсе белән һич тә ярашмый. Шуңа күрә иң-иң нәзакәтле ир кеше дә бу бәйрәмдә үзен уңайсыз хис итә. Чөнки җылы сүзләрне үз сөеклеңә генә түгел, моңарчы бик үк җылы мөнәсәбәттә булмаган башка хатын-кызларга да әйтергә туры килә бит.

 

2. Ичмасам бүген генә булса да!..

 

Ирләрнең ачуын чыгара торган бу гыйбарә хатын-кыз теленнән төшә: "Хет бүген генә булса да эшлә инде!" Менә тагын ирләргә басым ясау һәм бурыч йөкләү. Күпчелек нәфис затлар 8 Март бәйрәмен башка чакта гамәлгә ашырып булмый торган теләкләрен һәм капризларын үтәтергә хокук бирүче көн дип саный. Ә ирләр, тешләрен кысып булса да, алар әйткәнне эшләргә мәҗбүр.

 

3. Үч кайтару

 

Әл­бәт­тә, андый капризлар һәр хатын-кызга да хас түгел. Кагыйдә буларак, 8 Мартта тормышында ир кайгыртуына, назга тилмереп яшә­гән, әз генә булса да игътибар өмет иткән хатыннар шулай итеп үч ала. "Бүген мин боерык бирәм!" – дип, иргә каршы баш күтәрү кебек килеп чыга бу.

 

Болар бөтенесе: вазыйфалар йөкләү, "бүген безнең көн, яратыгыз һәм булышыгыз" дип боерык бирү ирләрдә тискәре фикер уята. Көчле, үз сүзен сүз итәргә гадәтләнгән, буйсынырга телә­мәгән ирләрнең аеруча ачуы килә. Аларның бу бәйрәмне сөймәве сайлаган ярларын яратмаудан түгел, әлбәттә. Андый ирләр кайчан нәрсә эшлисен һәрвакыт үзләре хәл итәргә гадәтләнгән, бары шул гына.

 

Бәйрәм чыннан да бәйрәм булсын өчен, нәрсә эшләргә соң?

 

*Хатын-кызлар көне – бүләк алу, мактау сүзләре ишетү көне генә түгел. Бу – үзеңнең чибәрлегеңне, нәфис­легеңне, үзенчәлекле якларыңны күр­сә­тү, кыскасы, хатын-кыз булып калу өчен менә дигән сәбәп тә.

 

*Басым ясамагыз. Әйтик, савыт-саба юа белми торган ирне моңа мәҗбүр итү кирәк­мәс. Мәхәббәт – тормышның шундый өлкәсе: анда үҗәтләнеп үз дигәнеңне итү, дәгъва белдерү, мәҗбүриләү урынсыз. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, шуңа күрә, үзегезне котламаган кешегә үпкәләмәгез.

 

*Елмаю, җылы сүз, мактауга каршы үзегез дә шулай ук җавап бирегез. Әллә кем булып борын күтәрү берәүне дә бизәми.

 

Ә сезнең Халыкара-хатын-кызлар көненә мөнәсәбәтегез нинди?

 

Якуб Галиев, банк хезмәткәре:

 

– 8 Март­ны мин әни­ләр, хәләл җе­фетләр, апа-сеңелләр, кызлар бәйрәме дип саныйм. Табигатьнең суык озын кыштан соң уянып кына килә торган вакытында билгеләп үтелгәнгә күрә, минем өчен яз бәйрәме дә ул. Үзен чын ир дип санаган һәр ир кеше бу көнне гаиләсендәге хатын-кызларның күңелен күрергә, чәчәк бүләк итәргә, матур сүзләр әйтеп котларга, өй эшләрендә булышырга, бәйрәм табыны әзерләшергә тиеш. Елга бер генә килә торган бу бәйрәмдә хатын-кызны рәнҗетергә, кәефен кырырга һич ярамый. Мин аны үзем дә ихластан көтеп алам.

 

Фоат Садриев, язучы:

 

– Бик ки­рәк­ле бәйрәм. Безнең халыкта бит иртән кочып-үбеп чыгып китү­ләр, эштән кайткач, иренне иренгә тидереп алулар юк. Ирләргә дә, хатын-кызга да артык тыйнаклык саклау, хис­ләрен яшерү хас. Ә 8 Март көнне, елга бер тапкыр гына булса да, назлы сүзләр әйткәндә, хисләр уянып китә, гел шулай яшисе килә башлый. 8 Март – шул хисләрне тышка чыгара алу көне ул.

 

Рөстәм, КФУ студенты:

 

– Минемчә, хатын-кызга бары тик 8 Март көнне генә игътибар күрсәтү, матур сүз­ләр әйтү дөрес түгел. Һәрвакыт назлы, сөйкемле, йомшак күңелле булып кала белүче хатын-кызга ел буе ниндидер бүләк бирәсе, аны сөендерәсе, һәр көнен бәйрәмгә әверелдерәсе генә килеп тора.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»