поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.03.2012 Мәдәният

«Китмә!» – дип, нигә әйтмәдем икән

Безне Щепкин исемендәге театр училищесына укырга җибәргәндә, кабул итү комиссиясенең рәисе Ширияздан абый Сарымсаков иде. Ул безнең язмышыбызны хәл итте. Менә хәзер, күрәсез, нинди талантлы балалар җыйган: халык язучылары Рабит Батулла һәм Туфан Миңнуллин, телевидение режиссерлары Клара Газизова һәм Әхтәм Зарипов, диктор Иркә Сакаева, язучы, мөхәррир Миргалим Харисов, күп еллар өлкә профсоюз комитетында эшләгән Хәмзә Арсланов... Татар дәүләт академия театрын Фирдәүс Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Флёра Хәмитова, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев кебек артистлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бер сүз белән әйткәндә, татар театрын, аның драматургиясен шушы шәхесләр ничәмә еллар буе үз җилкәләрендә тотып тордылар. Ширияздан абый шундый балаларны сайлап алып ялгышмаган бит.

1957 елда Мәскәүдә без татар театрын беренче мәртәбә декада вакытында күргәч, барыбыз да шаккаттык. Чөнки моңа кадәр казах, үзбәк, кыргыз, таҗик, төрекмән һәм әзәрбайҗан театрларын караган идек. Менә шунда татар театрының нинди югарылыкта булуын күрдек инде. Ул вакытта төрки дөньяда аңа тиңнәр юк иде. Без күргәндә татар театрының иң гүзәл, чәчәк аткан чагы булган, күрәсең. Спектакльләргә билетларның сатылып бетүе, «Зәңгәр шәл» спектакленә «конный милиция»не чакырып, театрны урап алуы, тамашачыларның спектакльләргә ничек кенә булса да эләгү теләге белән театрның ишекләрен, тәрәзәләрен ватып бетерүе – бу Мәскәүдә күренгән хәл түгел иде. Әлбәттә, моңа Мәскәүдә татар тамашачысы күп булуы да ярдәм иткәндер. Хәер, карарлык спектаклең булмаса, тамашачы килми, бигрәк тә Мәскәү халкы – үз мишәрләребез. Моны аңлау өчен декада вакытындагы спектакльләрне искә төшерү дә җитә: К.Тинчурин – «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәт – «Хуҗа Насретдин», Т.Гыйззәт – «Ташкыннар», В.Шекспир – «Король Лир». Мондый спектакльләрне дөньяның теләсә нинди илендә уйнарга мөмкин булыр иде. Шуңа күрә безнең күңелебездә татар театрына, аның артистларына искиткеч хөрмәт уянды. Советлар Союзының иң югары бүләген – Ленин орденын Татар дәүләт академия театрына бирү ул заман өчен күрелмәгән вакыйга булды. Советлар Союзының дәүләт җитәкчеләре, театр тәнкыйтьчеләре Татар дәүләт академия театрына шундый зур бәя бирделәр ки, хәтта Мәскәүдә татар театры ачарга мөмкинлек бар иде. Меңләгән тамашачы, куллар куеп, шул мәсьәләне күтәреп чыкты. Татар халкында татар театры, аның артистлары белән горурлану хисе уянды. «Мин боларны ни өчен яздым?» дип сорасагыз, ул вакытта театрның баш режиссеры Ширияздан абый Сарымсаков иде.

 

1961 елны Мәскәүдә укып кайткач, академия театры миңа, нишләптер, шиңә башлаган гөлне хәтерләтте. Тамаша залы тулы түгел, халык спектакльләргә атлыгып йөрми, Ширияздан абый Сарымсаковны эшеннән алганнар. Без кайта, дип, өлкән артистларны пенсиягә озатканнар, кайберләрен, «профессиональ яктан яраксыз», дип кыскартканнар. Торырга урын юк, хезмәт хакы 70 сум, киләчәк – билгесез. Менә шундый күңелсез чорга туры килдек. Шулай да, бернигә дә карамыйча, эшкә тотындык.

 

Театрдагы беренче эшем – Шамил абый Шаһгали әсәре буенча куелган «Без аерылышмабыз» спектакле. Ширияздан абый Сарымсаков бу спектакльдә миңа башкорт егете Котлыбай ролен бирде. Хәзер инде ул рольне искә төшергәндә башкорт егете икәнлеге генә хәтердә сакланган. Мин үземчә Котлыбайны Урал тауларында үскән кеше итеп, күтәренке рухта, ягъни татарлардан бераз аерылып торсын, дип, башкорт артистлары кебек уйнап күрсәтергә тырышкан идем. Ширияздан абый Сарымсаков: «Син аны гап-гади итеп уйна», – дип, мине бөтенләй икенче юнәлешкә кертеп җибәрде – күктән җиргә төшерде. Шулай итеп, мин үзем теләгән, үземчә аңлаган «чын башкорт»ны уйный алмый калдым. Ширияздан абый хаклы булган, күрәсең, миңа әле үземне сәхнәдә иркен-табигый тотарга өйрәнергә кирәк иде. Бу – артист өчен иң кирәкле тәүге адымнарның берсе. Ансыз тиз генә үсү дә, танылу да һич мөмкин түгел, чөнки һәр эштә эзлеклелек дигән нәрсә бар бит. Син шуларны өйрәнмичә торып, киләчәктә рольне ничек эшләргә кирәк икәнен белмисең.

 

Сәхнәдә беренче мәртәбә Вәкил абый Закиров, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Шәүкәт абый Биктимеров һәм Ибраһим абый Гафуровның ничек репетиция ясаганнарын күреп, үземә шактый сабак алдым. Миңа иң кызыгы Ширияздан абый Сарымсаков булды. Ул рольләрне артистларга үзе уйнап күрсәтә: шуннан тәм таба, ләззәт ала, рәхәтләнеп көлә; җитмәсә рольнең иң көчле, иң кызык җирен шундый итеп уйнап күрсәтә ки, артист моны гомерендә кабатлый алмас инде, дип уйлыйсың. Эх, ролеңне менә шулай уйный алсаң, сине бөек артист дип уйларлар иде. Беренче мәртәбә күргәч, шаккаттым, аптырап карап тора идем, артистлар килеп: «Ул күрсәткәнчә уйный күрмә тагын, харап буласың», – дип кисәтәләр иде. Хәзер инде мин, Ширияздан абый гомере буена үзен бөек артист дип санаган, шуны исбат итәр өчен уйнап күрсәтә торган булган, дип уйлыйм.

 

Ул мине ошатты, ахрысы, миңа бер-бер артлы зур-зур рольләр бирде, рәхмәт яусын инде аңа. Шулай бервакытны Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе буенча куелган спектакльдә үзе белән бергә ул миңа Дәрвиш ролен бирде. Әлбәттә, ул үзен трагик актер итеп күрсәтергә теләде, үзеннән башка мондый рольне уйнарлык артист театрда юк, дип исбатларга тырышты. Күрегез, нинди кабатланмас артист бит ул Ширияздан Сарымсаков. Сез аны әле белми идегез, хәзер менә күрегез инде. Нишләптер артистлар да, тәнкыйтьчеләр дә аның Дәрвишен үзе көткән дәрәҗәдә кабул итмәделәр. Гәрчә бу спектакль искиткеч көчле, матур, зәвык белән эшләнгән, тамаша заллары һәрвакыт тулы булса да. Мин уйлыйм, режиссер буларак, артистка роль уйнап күрсәтү – бер нәрсә, сәхнәгә чыгып башыннан ахырына кадәр уйнау – бу инде икенче эш. Үзеңне талантлы трагик рольләр башкаручы артист итеп күрсәтәсең килсә, сәхнәдә һәркөнне уйнарга кирәк. Мин Ширияздан абыйны ничектер кабул итә алмадым. Бер заман мин аңа: «Син бу рольне уйнама инде, Ширияздан абый, миңа калдыр, – дидем. – Җитмәсә, минем киемнәремне дә киясең икән», – дип тә өстәдем. Ширияздан абыйның миңа карап көлеп торганы әле дә күз алдымда. Мин шушы малайга роль бирдем, ә хәзер ул мине уйнатырга теләми, дип уйлады инде ул. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр ич. Мин дә менә шундыйрак бер оятсыз булдым да куйдым. Үземә егерме биш яшь, эшли башлавыма 4-5 кенә ел. Инде менә хәзер үз остазымның ролен тартып алырга маташам. Чөнки артистлар килеп, минем уйнавымны бик мактыйлар иде шул. Фәкать соңыннан гына аңладым: Ширияздан абыйга үч итеп, юри генә котыртып әйткәннәр икән.

 

Сүз дә юк, Ширияздан абый Сарымсаков театрыбызның иң кадерле режиссерларыннан берсе иде. Бик кызганыч, талантлы остаз булып өлгергәч кенә, ул театрдан китәргә мәҗбүр булды. Беркөнне бөтен труппаны җыеп, Ширияздан абыйның, «мин театрдан китәм», дигән гаризасын укыдылар. Шунда ник бер артист, торып: «Китмә, эшлә, синең әле театрга иң кирәк чагың», – дип, аны яклап бер сүз әйтсен. Бигрәк тә үзе белән ничәмә еллар бергә эшләгән өлкән артистлар. Ул алардан шул сүзләрне көткәндер инде. Мин хәзер дә гаҗәпкә калам, нишләп шунда торып: «Китмә, Ширияздан абый, кал», – дип әйтмәдем икән?! Югыйсә аның миңа булган хөрмәтен адым саен сизеп тора идем. Әгәр без яшьләр барыбыз да бердәм булып, аны яклап чыксак, бәлки, ул театрдан китмәгән дә булыр иде. Юк инде, татарның акылы төштән соң! Шуны аңларлык та башым булмаган. Ул театрда эшләсә, минем язмышым башкача булыр иде. Театрдан киткәч тә, аны спектакльләр куярга чакырып алып була иде. Ләкин җитәкчеләребезнең киң күңеллелеге җитмәде шул – «чын татар»лар булып калдык. Ширияздан абый, театрдан киттем, дип, сыгылып төшмәде, чөнки горур кеше иде. Бернигә карамастан, артистларга үпкәсен белдермәде: театрыбыз, артисларыбыз турында телевидениедән, радиодан искиткеч кызыклы, акыллы, мәгънәви яктан хәтергә сеңеп калырлык истәлекләрен, хатирәләрен сөйләп, язып калдырды. Салих абый Сәйдәшев турындагы беренче кинофильмны ул эшләде. Татар театр сәнгатендә беренче профессор нәкъ менә ул булды.

 

Шәхси тормышы гаять катлаулы иде аның. Татар театрының йолдызы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Галия апа Булатова авырый башлагач, Ширияздан абый өчен күңелсез көннәр башланды. Галия апаның хәтере югалып, аны хастаханәгә урнаштыргач, бик нык үзгәрде. Ләкин тормышы никадәр фаҗигале булмасын, Ширияздан абый югалып, сынып кала торган кеше түгел иде. Мондый талантлы кешене ничек инде сагынып, хөрмәт белән искә алмыйсың!..


Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»