поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.03.2012 Җәмгыять

Үзгәрү

Үзем турында үзем (Ахыры)

Холык, гадәт

 

Кеше холкы туганда ничек булса, үлгәндә дә шулай кала диләр. Шулайдыр. «Туганда ук чүпрәккә төргәнне яратмадың, елый идең, үсә төшкәч, өстеңдә юрган тотмадың», — ди торган иде әни. «Бөтен бала да биләгәнне яратмый инде», — дигәч, «Мин беләмме, син беләсеңме, ничә бала үстердем», — дип авызны томалады әни. Бәлки, ул хаклыдыр. Үзсүзле идем, кире идем. Үзем теләмәсәм, кушылган эшне эшләми идем. Әти сүз дәшмәде, әнидән эләгә иде. Такташ әйтмешли, «шактый тал чыбыгы ашадым». Әни чираттагы экзекуциясен үткәргәндә еламый идем, каш астыннан гына карап тора идем. «Бу тәрене игә китереп булмый», дип әни тәрбия системасын үзгәртте — мине мактап эшләтте. Үзсүзле, киребеткән булсам да, асылда мин шактый ук куркак кеше. Кешеләрдән әлләни курыкмыйм сыман, табигатьнең стихиясеннән һәрчак курыктым. Яшенле яңгыр вакытында юрганга томаланып ята идем, хәзер дә шулай, үзгәрмәдем. Әгәр аягым баскач, җиргә тимәсә, тирән суга кермим. Югыйсә ярыйсы гына йөзә дә беләм. Самолетка беренче утырганда курка-курка утырган идем, гел курыктым. Ахырда бөтенләй утырмас булдым. Сәбәбе дә чыкты. Бервакыт Минзәләдән Казанга очканда яшенгә эләктек. Куркак кешегә шул җитә калды, бүтән утырганым юк. Куркуымның сәбәпләрен эзли торгач, төшендем: табигать алдында мин көчсез икән, табигать белән алышырга ярамый икән, аңа җайлашып кына яши алам икән.

 

Тагын ниләрдән куркам? Зират өстендә ялгыз йөрергә куркам. Төннәрен зират яныннан үтү миңа бик-бик кыен. Казан кешесе булып алгач та авылга еш кайта идем. Җәй көне пароход Казаннан кичен китә дә караңгы төшкәндә Антоновка пристанена килеп туктый. Мин җәяүләп озын тауны күтәрелгәнче, Антоновка, Кече Салтык авылларын үткәнче төнге сәгать уникеләр тула. Ә Кече Салтык белән Олы Салтык арасында рәшәткә белән уратып алынган, «Изгеләр кабере» дип аталган урын бар. Төнге сәгать унике җен-пәриләр кәеф-сафа корып йөри торган чак дип бала чакта ишеткәннәр нәкъ шул кабер янында искә төшә. Юлы да бит аның кабер рәшәткәсенә орынып үтә. Мин бүтән чакта онытылып торган бисмиллаларны, «колһуалла» догасын искә төшерә-төшерә каберне басу өстеннән уратып узам. Көлсәң — көлке, әмма чыны шул. Мәеттән куркам. Бервакыт театрда эшләгәндә СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлиловны моргтан алып кайтырга җибәрделәр. Төн иде. Ябык әрҗәле машинага табутны куйдылар. Миңа машина кабинасында урын җитмәде, өскә утырттылар. Куркаклыгымны сиздерәсе килмәде, яшь чак бит, киттем утырып. Машина театр янына туктагач, ничек сикереп төшкәнемне сизми дә калдым. Бер ай буе күз алдыма килеп газаплады Хәлил ага. Әтинең үле гәүдәсен күргәч тә аңымны җуеп егылганмын. Монда, бәлки, курку гына да булмагандыр. Еш кына берәр билгеле атказанган кеше үлгәч, аны озатырга барам. Шулай тиеш. Почетлы каравылга басарга туры килә. Анда мәетнең йөзенә карамаска тырышам. Нишләтим, шулай. Акыл белән бөтенесен дә аңлыйм, ләкин куркуымны җиңә алмыйм. Бала чакта да шулай иде, хәзер дә шулай. Куркаклыгымны аклар өчен дәлилләр эзлим. Иң көчле дәлилем шул (укып белдем): бернидән дә курыкмый торган кеше үзе куркыныч икән.

 

Тагынмы? Тагын төнлә ялгызым мунча кермим. Тукайның «җен-пәри дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул, сөйләве яхшы-күңелле, шагыйрәнә ялган ул», дигәнен укып, шулай икәнен аңласам да, җен-пәриләрдән куркам. Һәртөрле ырымнарга да ышанам әле. «Кара мәче», «буш көянтә-чиләк» очраса, кәеф кырыла да куя. Кайчандыр «саубуллашканда кул биреп аерылышсаң, бүтән күрешмисең икән» дип кемдер әйткән иде, шул күңелгә кереп калган һәм мин очрашканда кул биреп күрешәм дә аерылышканда кул бирмим. Бу гадәтемне аңламаганнарга аңлатам. Берәүнең дә үпкәләгәне юк әле. Чөнки ул яхшы нияттән эшләнә. Кайберәүләр сәерлегемнән көлемсери, әмма минем тирәдә кул бирешмичә генә саубуллашучылар арта бара.

 

Кычкырып сөйләшә торган гадәтем бар. Югыйсә саңгырау да түгел. Күрәсең, безнең гаилә гадәте миңа сеңгән. Без дә, әтидән кала барыбыз да, кычкырып сөйләшә идек. Өебез яныннан үтеп китүчеләр «болар ызгышалар икән» дигәннәре хәтердә. Көлгәндә дә кычкырып көләбез. Барыбыз бергә кычкырып көлгәндә өй селкенә иде. Бу гадәтемне үзгәртергә күпме тырыштым, булмады. Кешеләр еш кына: «Нигә кычкырасың?» — дияләр иде. Бигрәк тә нәчәлство янына кергәндә уңайсыз иде. Чөнки түрәләр үзләре каршында койрыгын кысып, шыпан гына утырып, гаепле кеше сыман курка-курка әкрен генә сөйләгәнне хуп күрәләр. Бигрәк тә әлеге гадәт гаиләдә җайсыз, әкрен генә, сабыр гына нәрсәдер аңлатырга тырышасың, «Нигә кычкырасың?» — диләр. Юк, үзгәртеп булмас, ахры. Чөнки кычкырып сөйләшүнең кайбер яхшы яклары да бар. «Туфан абыйның яшерен эше, яшерен сүзе, мәкере юк аның», — диләр. Юктыр, һәм мин өрми торган эттән куркам, дәшми утырган мыштым кешеләрне өнәмим. Оятсызларны яратмыйм. Оятсыз хатын-кызларны, дөньяның иң чибәре булсалар да, җенем сөйми.

 

Кайберәүләр төрле дәрәҗәле исемнәр, премияләр даулап йөри. Мин аларны хәтта ачуланмыйм да, кызганам гына. Аллага шөкер, күп дәрәҗәле исемнәрем, премияләрем бар, берсен дә теләнеп алмадым. Бервакыт газетада үзен шагыйрь дип санаучы берәү «әрсезләр бөтен нәрсәне алып бетерделәр, мин генә бернәрсәсез калдым» дигән елак шигырен бастырды. Югыйсә аның әллә ничә дәрәҗәле исеме бар иде. «Мәдәни җомга»да эшләүчеләргә әйттем: «Күчереп басыгыз да шул шигырен, астына, фамилиясе янына исемнәрен тезеп чыгыгыз», — дидем. Тыңламадылар — оятсызлык белән очрашканда каушап та каласың бит ул. Өч тиенлек эш кырмаган килеш дәрәҗәле урын биләп утыручылар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дип аталучылар бар. Аларның йөзләренә бәреп сүз әйтә башласаң, кемнәрдер, вакланма, диләр. Әйе, хәтер саклап вакланмыйбыз. Татарстан Фәннәр академиясендә берәү членкор булып санала. Минем аңардан: «Кайда синең фәнни хезмәтең?» — дип сорыйсым килә. Мин белгәне — уртакул студентның диплом эше дәрәҗәсендә. Менә хәтер саклау кая илтә. Бу юлларны язганда да «вакланам бугай» дип уйлап куйдым. Вакланасың инде, оятсызлар беркайчан да вакланмыйлар, вакланучыларны гаеплиләр генә. Бу — аларның көрәш ысулы. Миңа еш кына: «Күп эшлисең», — диләр. Аптырап калам, чөнки мин ялкау кеше, йокларга яратам. Әни мәрхүмә: «Кәбир белән Өммия өчен кайгырмыйм, бу Туфаны бигрәк йокы ярата, нишләпләр бетәр инде», — дип, минем өчен борчыла иде. Ходай саклады үземне, шөкер, үз тамагымны үзем эшләп туйдырам. Ялкаулыкны исбатлый торган критерийлар бар. Тәүлегенә 24 сәгать, шуның күпмесен эшләп уздырам икән? Әйтмим, оят. Бүтәннәр өчен дә оялам әле. Мәскәү гәҗитләрен укысаң, читтән килеп эшләүче гастарбайтерларны сүгәләр, кереп тулдылар, диләр. Аларны кертмәс өчен эшләргә кирәк, господа. Нәрсә, алар сезнең өчен эшләп, кол дәрәҗәсендә яшәсеннәрме? Ә сез эчеп, гүләйт итеп, йокы симертеп кенә яшәргә тиешме? Алай булмый ул, әфәнделәр. Миңа, мәсәлән, Аллага шөкер, гастарбайтерлар кирәкми, ялкау булсам да, үземне мәҗбүр итеп эшләтәм. «Уян, тор, эшлә, сине кем ашатырга тиеш?» — дия иде әни. Кеше эшләр өчен яратылган — мине яшәтүче аксиома шул. Шуның белән ялкаулыгымны җиңәргә тырышам.

 

Дөньяда кешенең кешелек сыйфатын билгели торган тагын бер нәрсә бар: юмартлык һәм саранлык. Кайсы ягы күбрәк икән миндә? Анысын бүтәннәр беләләрдер. Әмма мин сараннарны яратмыйм. Кысмыр дигән сүз дә бар татарда. Монысы бераз кагыладыр миңа: исәпләргә-санарга яратам. Хәер, бу кысмырлыкка кермидер. Кыскасы, әлеге мәсьәләдә үземә бәя бирергә алынмыйм.

 

Тагын бер гадәтемне язам да нокта куям. Хыялланырга яратам. Хыял дөньясында яшәү ялкаулык галәмәте дип язганым бар. Ләкин хыял дәрьясына чуму миңа рәхәтлек бирә. Тормышның мең төрле мәшәкатьләреннән, ыгы-зыгыларыннан качып татлы хыялга чумасың, йолдызларга менеп төшәсең, оҗмах бакчасында хозурланып йөрисең. Тирә-ягыңда бәхетле кешеләр. Алар сиңа елмаялар, син дә елмаясың. Рәхәт. Бала чакта мәктәптә укыганда дәрес барганда да менеп китә идем күкләргә. Андый чакта укытучылар кайда йөргәнемне чамалыйлар иде, тып-тын гына утырсам да: «Миңнуллин, дәрес тыңла», — дияләр иде. Балачак хыяллары, әлбәттә, бүгенгеләрдән аерыла. Бүген хыяллар да үзгәрде. Кешелек дөньясын бәхетле итеп күрәсе килә. Анда тешләрен ыржайткан империализм да юк, халыклар, милләтләр дә тигез. Телләр төрле-төрле, ләкин кешеләр бер-берсен аңлыйлар: урысы урысча, татары татарча, кытае кытайча сөйли. Мондый хыяллар иртән иртүк йокы туеп уянганда туа. Ятасың рәхәтләнеп. Торасы, дөнья мәшәкатьләренә чумасы килми. Ялкаулык инде бу, ялкаулык. Хәерле булсын.

 

Шәхес

 

Шәхес төшенчәсен мин фәнни телдә аңлатып бирә алмыйм, шәхеснең нинди булырга тиешлеген тоям, сизәм генә. Минемчә, ул үзен үзе яклый алырга һәм кешелеген саклый белергә тиешле адәми заттыр. Шәхес тәрбияләү иң әүвәл гаиләдә башланырга тиешлеген тормыш тәҗрибәсеннән чыгып беләм. Шунысы да мәгълүм — мескеннәр шәхес тәрбияли алмыйлар. Менә ни өчен хакимнәр үзләреннән түбәннәрне изәләр. Алар бу эшне явыз булганнары сәбәпле генә эшләмиләр, аңлы рәвештә буйсынучылар әзерлиләр. Мескеннәрнең үз фәлсәфәсе бар. Ул — җайлашу, түзү, ничек кенә булса да исән калу. Сабырлык дигән күркәм сыйфат та мескеннәр телендә беренчел төсмерен югалтып, нинди әшәкелек күрсәң дә дәшми калуны алга сөрә. Үзең теләп кол булудан да зуррак түбәнлек юктыр. Әти ягын бик белмим, әни ягыннан безнең нәселдә горур кешеләр иде. Физик яктан көчле булмасалар да, үзләрен кыйнаттырмадылар. Габдел нәселе белән бәйләнмәвең хәерлерәк дигәннәрдер. Безнең нәселдә үзе башлап кешегә сугучыларны мин хәтерләмим. Әмма үзләренә суксалар, күзләрен кан баса иде. Кулларына ни эләксә, һөҗүм итүчегә шуның белән оралар иде. Соңыннан ни буласын уйлап бетермиләр иде. Хәтерлим әле, авылыбызда бөтен кешене куркытып яшәгән берәү әнинең абыйсына бәйләнеп, аңа суккан. Әнинең абыйсы (минем өчен Яшь бабай) читән казыгын суырып алган да тегенең башына сылаган. Теге башы ярылып ауган. Шушы хәлне аһ итеп сөйләделәр. Шул хәлдән соң теге адәм Яшь бабайлар урамыннан үтәргә дә курыккан диләр.

 

Ә болай безнең нәсел уен-көлке белән яши иде. Яшь бабай авылның бер мәзәкчесе иде. Аның тирәсендә һәрвакыт кешеләр булды. Әни турында күп яздым, тагын да әйтәсе сүзләрем калгандыр (әтиләр, әниләр турында сөйләп бетереп буламыни). Иң авыр елларда да (сугыш вакытында ачлыктан шешендек) әни безне теләнергә чыгармады. Теләнчеләрне яратмады да. Хәтерлим, берәү хәер сорап безгә кергән иде, «Аягың-кулың төзек килеш соранып йөрисең, оятсыз, үз балаларыма да ипи сыныгы юк әле», — дип борып чыгарды. Без дә аңардан берәр нәрсә сорасак, «еламый гына сора», ди иде. Әтиебез үтә йомшак кеше иде, ләкин мескенләнмәде. Аның миңа әйткән бер җөмләсен мин еш кабатлыйм: «Карак булсаң да кеше кесәсенә кермә, банкы бас». Болар барысы да безгә йоккан, геннар булып күзәнәкләргә сеңгәндер инде. Шәхес булып формалашуыма бәйле мисаллар китергәндә кайберләре, бәлки, мактану кебегрәк тә килеп чыгар, әмма максатым мактану түгел. Бәлки, алар горурланырлык мисаллардыр да. Әйе, үз-үземне яклау инстинкты миндә көчле, хәтта акылымнан да көчлерәктер әле. Мин оттырырга яратмыйм. Отышлы уеннарны да акча кызганудан түгел, уенда оттырудан куркып уйнамыйм. Үземне көчле итеп сизгән, җиңәчәгемә ышанган уеннарны гына уйныйм. Берәр әйбер сорап та, «юк» дисәләр, хурланам. «Нигә сорадың инде, шул көнгә калдыңмыни?» — дим, үкенәм. Шуңа күрә үзем өчен соранып йөрмим. Сораганым да бүтәннәр өчен. Кайчак акыл белән, шулай кирәк булганга, кемгә дә булса ярарга тырышыла. Әмма бу минем үземә кыйммәткә төшә — көннәр, атналар буе үземне битәрләп йөрим. Әлеге сыйфатым бүтәннәргә дә сизелә, күрәсең, бервакыт «Газпром» җитәкчесе (шулай ук үз бәясен белүче кеше) Рифкат Кантюков минем бер бай адәм белән сөйләшеп торуымны ишеткән. Мин әлеге акчалы кешедән кемгәдер ярдәм итүен сорыйм икән. Соңыннан Рифкат Габделхәевич әйтә: «Туфан Абдуллович, беркөн ялынганыгызны ишетеп тордым, сезгә килешми», — диде. Яңагыма суктылармыни.

 

Мәктәптә укыганда буем кечкенә иде. Шуңа бик хурлана, үртәлә торган идем. Кызлары да бит аның бәләкәй буйлыларны егеткә санамыйлар. Казакъстаннан (чирәм җирне үзләштергән елларда) бер ел эчендә егерме сантиметрга үсеп кайттым. Шуның өчен казакълар җиренә бүген дә рәхмәтлемен.

 

Казакъстанның Кустанай өлкәсе Таран районы потребкооперациясе карамагына барып төштем. Баш бухгалтер янына кердем. Ул миңа карап торды да: «Посылают сюда разных сопляков», диде. Мин: «Я не сопляк, у меня есть удостоверение об окончании курса бухгалтеров сельпо, там все «отлично», дидем. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Мине совхоз рабкоопның (рабочий кооператив совхоза) хисапчысы итеп җибәрмәкче булдылар. «Я счетоводом никуда не пойду, пойду только старшим бухгалтером», — дидем. Теләр-теләмәс кенә яңа оешкан Баймагамбәтов исемендәге совхозрабкоопның өлкән бухгалтеры итеп билгеләделәр. Совхозның һәм совхозрабкоопның председательләре мине малайсытмакчылар иде, ниятләре барып чыкмады. Учетта тәртип юклыгыннан файдаланып урлашырга җыенуларын белеп, юлларына аркылы төшкәч, сагаеп калдылар. Урлашуга көйләнгән бер документка өлкән бухгалтерның имзасы кирәк иде, мин кул куймадым. Рабкооп председателе Панченко мине мәҗбүр итмәкче. «Я председатель, ты должен подписать», — ди. Мин дә беләм: өлкән бухгалтер председательгә буйсына, председатель имзасыннан соң ул, теләмәсә дә, кул куярга тиеш. Шунысын да беләм: мин мәҗбүри кул куяр өчен, председательнең имзасы ике булырга тиеш. Ул чакта бухгалтер өстеннән җаваплылык төшә. Әйттем моңа: «Подпишитесь два раза, тогда и я подпишу», — дидем. Панченко надан — тәртипне белми, аңлаткач, куркуга калды. Кул куелырга тиешле документны алып кесәсенә тыкты да: «Я еще тебе покажу, татарчонок», — ди бу. Мин дә моңа: «Не пугай, хохол», — дидем. (Фамилиясенең ахыры «о» хәрефенә беткәч, украин дип уйлаган идем, урыс булып чыкты). Янаса да, Панченко юашланды, Туфан Абдуллович, дип сөйләшә башлады. Миннән башка урлаша алмый иде шул. Мин дә йомшап киткәнмен инде, бер-ике тапкыр урлашырга «ярдәм иттем» үзенә. Ә урлашу өчен совхозда һәм совхозрабкоопта бөтен мөмкинлекләр бар иде. «Дөрес» итеп документны гына тутырырга кирәк. Ләкин урланганнан үземә берни дә алмадым. Әтинең каны аша урлашуның яхшылыкка илтмәгәнен белә идем. Аның каравы, 60ка якынлашкан Панченко 19 яшьлек «татарчонок» каршында песи кебек кенә йөрде. Райпотребсоюзның баш бухгалтеры да «сопляк» дип әйтми башлады: квартал отчетын карап чыкты да: «Молодец!» диде. Шулай итеп, чирәм җирләрдән шәхес буларак чыныгу алып кайттым. Мәскәүгә, М.С. Щепкин исемендәге театр училищесына укырга барганда мин инде җитлегә башлаган шәхес идем. Яшь бабайның, безнең нәсел махы бирми, дип тәрбияләве үз эшен эшләде.

 

Ялгышуларым күп булды, әмма алар мескенлек, булдыксызлыктан түгел, артык горурлыктан булгандыр. Бәлки, ул горурлык та түгелдер инде, масаю, тәкәбберлек кебегрәк нәрсә булгандыр. Яшь чак, юләр чак бит.

 

Мәскәүдән театрга кайтканда мин «гражданин» дип аталырлык кеше идем инде. Мәскәү атмосферасы, Хрущев алып килгән азмы-күпме демократия дә ярдәм иткәндер. Мөстәкыйль фикер йөртергә батырчылык итә идем. Әйтергәме икән, әйтмәскәме икән дип шикләнеп калган чакларым булса да, үз уемны, үз фикеремне әйтмичә калдырмадым шикелле.

 

Камал театрында артист булып саналган чак. Театрга баш режиссер итеп Михайлов дигән бер адәмне китерделәр. Труппа белән беренче очрашуында ук бу бәндә: «Я выбью из вас татарщину», — дип әйтеп ташлады. Өлкәннәрнең рухы рәнҗемәсен, берсе дә берни дәшми. Шуннан мин сикереп торып: «Почему вы нас оскорбляете?» — дип кычкырдым. Бу нидер аңлатмакчы булып акланырга кереште. Мине үз кабинетына алып кереп «эшкәртергә» тотынды. Мин аңа: «Вы не должны работать в татарском театре», — дидем. «Скорее всего, ты не будешь работать», — диде ул миңа. Ләкин ни өчендер театрдан куып чыгармады. Югыйсә мине куып чыгару җиңел иде: әле берни дә эшләп күрсәтә алмаган артист кисәге. Аның каравы, хәтерләмим инде, берме-икеме елдан үзен кудылар. Алкаш булып чыкты. Китәр алдыннан урамда очрашкач, миңа: «Будьте довольны, я уезжаю», — ди. «Давно пора», — дип әйтмәкче идем, ни өчендер кызгандым. «Прощайте», — дип кенә китеп бардым.

 

Әмма театрдан мине барыбер куып чыгардылар. Әлеге дә баягы тел тик тормаган өчен. Камал театрының икенче катындагы коридор тәрәзәләре Сәйдәш йорты дип аталган йортның тәрәзәләренә терәлеп диярлек тора. Сәйдәш йортында яңа гына укып кайткан Щепкин училищесын тәмамлаганнарның (безнең, ягъни мәсәлән) берничәсе яши. Көннәрдән бер көнне безнең Ф. исемле кызыбыз үз бүлмәсенә бер егет белән кайткан. Кайтканнар, ләкин тәрәзәләренең пәрдәсен корырга башларына килмәгән. Боларның кыланышын театр тәрәзәсеннән Барый Әшрәпов дигән артист карап торган. Барый абыйны мин бик тәкъва кеше дип беләм. Күрәсең, Сәйдәш йортындагы күренеш аның күңеленә тигәндер, бу, театрдагы кайбер артистларны да чакырып китереп, «спектакль» күрсәткән. Шау-шу купкан. Икенче көн театрның профсоюз председателе Рәшидә апа Җиһаншина утырыш җыйды. Миргалим Харисов белән мин дә профсоюз комитеты әгъзалары. Җыелышуның сәбәбе — кызның мораль йөзен тикшерү. Барый абыйдан сөйләттеләр, тагын кемдер кызыбызны бозыклыкта гаепләде. Ф. мескен елый. Шунда Миргалим белән икәү сикереп тордык. Миргалим ни әйткәндер, хәтерләмим, мин Барый абыйга һәм тәрәзәдән аның белән бергә карап торучыларга кычкырдым: «Монда аны түгел, сезне тикшерергә кирәк, — дидем. — Ничек итеп оялмыйча карап тордыгыз? — дидем. — Син, Барый абый, әгәр дә чын егет булсаң, Сәйдәш йортына керер идең дә, Ф.ның ишеген шакып, тәрәзә пәрдәләрегезне корыгыз, дип әйтер идең», — дидем. Кайсыдыр инде Миргалим белән мине һәм калган щепкинчыларны да әхлаксызлыкта гаепләде. Рәшидә апа да соңгы сүзне әйтеп, безне гаепләде. Шунда мин, контрольне югалтып: «Сезне дә беләбез, Рәшидә апа», — дип ычкындырдым. Комитет утырышы таралды. Озакламый Рәшидә апаны театр директоры итеп куйдылар. Һәм мин театрдан очтым.

 

Очып барып телевидениегә кундым. Редактор итеп алдылар. Ул вакытта каләм тота белә идем инде, бер-ике пьесам да куелган иде. Яхшы гына эшли башладым. Гали абый Хөсәенов атлы талантлы режиссер белән бик тату эшләдек. Кызыклы-кызыклы тапшырулар әзерлибез. Макталабыз. Ләкин көннәрдән бер көнне тапшыруларга анализ ясаганда тапшыруны ни өчендер тәнкыйтьләделәр. Макталырга өйрәнгәч, тәнкыйть күтәрүе авыр бит ул. Җәмгыяви тапшыруларның баш редакторы Итфал Исхакович миңа: «Сез бу тапшыру белән ни әйтергә теләдегез?» — дигән сорау бирде. Мондый сорауны ишеткәч, минем җенем котыра. Бүгенге көндә дә «Спектаклегез белән ни әйтергә теләдегез?» — дисәләр, «Әйтеләсе спектакльдә әйтелгән», — дип кенә кырыс итеп җавап бирәм. Итфал Исхаковичка да: «Игътибар белән карарга кирәк иде», — дип ычкындырдым. Шуннан китте бәхәс. Без Гали абый белән икәүләп әдәби-нәфис тапшыруларда фикер икенче төрлерәк әйтелә, маңгайга бәреп әйтелми, дидек. Итфал Исхакович телевидениедәге идеологиягә җаваплы кеше буларак катып калган кәҗүнни редактор иде. Ул: «Бөтен тапшыруларда да фикер аңлаешлы булып өстә ятарга тиеш», — ди. Шунда мин стенада эленеп торган бер картина-натюрмортка күрсәттем дә: «Әнә, анда бәрәңгеләр, кишерләр, суганнар сурәтләнгән, кайда аның фикере? Нәрсә, рәссам, «ашагыз, тыгыныгыз», дип әйтергә теләгәнме?» — дидем. Тынлык урнашты, кемдер ишетелер-ишетелмәс кенә кеткелдәп тә куйды бугай.

 

Шул көннән соң бу баш редактор белән аралар суынды. Ул әдәби тапшыруларга турыдан-туры кысылмаса да, җае килгән саен чеметеп ала иде.

 

Бервакыт уйлап-уйлап тордым да, «Нигә партҗыелышларда миннән башка гына сөйләшәләр, нигә мин читтә калырга тиеш», дип, партиягә керергә булдым. Һәм телевидениенең партия оешмасына гариза яздым. Итфал Исхаковичның сүзеннән чыкмаучы парторг Янгулов абый әйтә миңа: «Туфан, без сезнең гаризагызны карадык, әмма сабыр итәргә булдык, партия әгъзасы булырга сиңа иртәрәк, син әле аның өчен идеологик яктан өлгереп җитмәгән дигән фикергә килдек», — ди. «Ничек, — мин әйтәм, — өлгереп җитмәгән? Мин әдәби тапшырулар редакциясенең өлкән редакторы, телевидение ул идеологик оешма, нигә, алайса, өлгереп җитмәгән, идеологик яктан ышанычсыз кешене шундый эштә эшләтәсез? Алайса, мин сезне читләтеп, гаризаны турыдан-туры партия райкомына сәбәпләрен әйтеп илтеп бирәм», — дидем. Янгулов абый куркуга төште. «Туктале, Туфан энекәш, мин тагын бер тапкыр комитет әгъзалары белән сөйләшеп карыйм әле», — диде бу миңа. Бер-ике көн үткәч, Янгулов абый елмаеп, эш бүлмәмә килеп керде дә. «Булды, Туфан, алабыз», — диде. Шуннан мин: «Юк инде, бу юлы мин кермим сезнең арага», — дип, гаризамны кире алдым.

 

Аралар тәмам бозылды. Ярый әле куып чыгармадылар, үзем киттем.

 

Тиздән Язучылар союзына әгъза итеп кабул иттеләр. Идарә утырышында членлыкка кабул иткәндә хупладылар, сораулар биреп интектерүче дә булмады. Мәрхүм Афзал ага Шамов кына: «Аракы эчәсеңме?» — дип сорыйсы итте. «Әлегә эчә алам», — дигән җавапны ишеткәч, берничә язучыны көлдереп тамак кырып куйды. Язучылар, хакимият тарафыннан буйсындырылган халык булсалар да, ара-тирә холыкларын күрсәтеп алалар иде. Бигрәк тә Салих Баттал обкомның канына тоз салды. Разил Вәлиев белән Зөлфәт съезд вакытында язучылар өстенә, яшьләр өчен журнал таләп итеп, листовкалар сиптеләр. Мин андый ук кыюлык эшләмәсәм дә, Батулла белән бергәләп җыелышларда арткы рәттән репликалар кычкырып утыра идем. Берсендә, мәсәлән, Союз председателе Ибраһим Гази доклад сөйләгәндә «демагогия!» дип кычкырдык. Шул чакларда минем өчен бүгенге көнгә чаклы билгесез сер булып калган хәл килеп чыкты. Мине Язучылар союзы партоешмасының секретаре итеп сайладылар. «Нигә мин? Ни өчен мин?» — дип аптырап йөрдем. Чөнки мин холкым буенча да, сүземне кычкырып әйтүче буларак та, партия алдында ялагайланмаучы буларак та әлеге рольгә туры килми идем. Әмма секретарь булмыйм дип баш та тартмадым. Дөресен әйткәндә, кайбер гамәлләрен кабул итмәсәм дә, партиягә ышана идем. Шуны сизгәннәрдер, күрәсең, мине сайлаучылар. Инде миңа җыелышларда теләсә ни кычкырып утыру килешми иде. Мин тәртипкә утыра башладым. Ләкин, Аллага шөкер, райком кулында уенчык булмадым. Бер тапкыр райкомда ни өчендер кисәтү ясап, акыл өйрәтергә тотынганнар иде. «Чыгарыгыз секретарьлыктан, ялынып килмәдем», дигәч, бүтән алай бәрелмәделәр.

 

Бер тапкыр хәтта тупаслыгымны да гафу иттеләр. Партиянең өлкә комитеты пленумында чыгыш ясарга тиеш идем. Чыгышны яздым. Карап чыгыйк әле дип аны райкомга алдылар. Һәм миңа, бүтән берәү язганны биреп, шуны укы, диделәр. «Нигә мине мыскыл итәсез? Мин — язучы кеше, кемдер язганны укырга әллә мине идиот дип белдегезме?» — дип, чыгышларын ертып ташладым да чыгып киттем. Тавыш күтәрмичә генә үзем язганны сөйләргә рөхсәт иттеләр. Сөйкемле сөягем булгандыр, күрәсең, миңа күп нәрсәне гафу иттеләр. Партия җыелышлары, мәсәлән, язып куелган шаблон буенча ачылырга тиеш иде, мин исә: «Җыелып беттекме, иптәшләр?» — дип башлап җибәрә идем. Җыелышта катнашучы райком вәкилләре: «Туфан Абдуллович, не подводите нас, пожалуйста» — дип, җыелыш саен үтенәләр иде.

 

Әмма болар берсе дә гадәти кирелек түгел иде. Мин партиянең нәрсә һәм нинди көчкә ия икәнлеген белә идем. Изелмәс өчен, үземне мөмкин кадәр шәхес буларак саклар өчен, башны юләргә салып, махсус «кылана» идем. Партиягә ышансам да, партия функционерларына ышанып бетми идем. Хәер, ул чакларда Брежневлар да анекдот геройларына әйләнеп баралар иде инде.

 

Мине гаҗәпләндергән һәм аптырашта калдырган тагын бер вакыйга булды. Көннәрдән бер көнне мине обкомның идеология буенча секретаре Мөҗәһит Вәлиев чакырып алды. Янында культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин да утыра. Мусин мине өнәп бетермәгәнен мин сизәм, чөнки ул партиянең катып калган чиновнигы, мин исә үз фикеремне әйтергә курыкмаучы «партизан». Мусин да аңардан курыкмаганымны белә. Партия дисциплинасы турында акыл сатса да, турыдан-туры бәйләнергә ашыкмый. Җитмәсә, Мөҗәһит Фәтхиевичның мөнәсәбәте миңа начар түгел. Гәрчә...

 

Тукта, бу вакыйганы лирик чигенеш итеп сөйлим әле. Ибраһим Гази Союз председателе чагында обком секретаре Вәлиев бер төркем язучылар белән очрашып әңгәмә корырга теләгән. Яшьләр арасыннан очрашуга мине дә алып бардылар. Мөҗәһит Фәтхиевич бик озак итеп безгә акыл өйрәтте, Совет язучысының бурычларын аңлатты. Сәгать ярымлап сөйләгәннән соң: «Кемдә нинди сораулар бар?» — диде. Сөйкемле кеше иде секретарь, мин, күрәсең, аны үз кешегә санаганмын, сорау биреп ташладым бит. «Мөҗәһит Фәтхиевич, Сез озак итеп сөйләдегез. Өйгә кайткач, хатынга обкомда булганымны әйтәчәкмен. Ул: «Анда нәрсә сөйләштегез?» — дип сораячак. Мин җавап таба алмаячакмын», — дидем. Обком секретаре мине танымый инде, әлбәттә. Бер миңгерәүгә караган шикелле карап торды да, Ибрай Гази белән Гариф Ахуновка калырга кушып, безгә китәргә боерды. Ибраһим абый усал гына итеп: «Безне көт», — дип пышылдады. Алгы бүлмәдә көттем. Шактый озак торып чыктылар болар. Союз бинасына кайтканда эт итеп сүкте мине Ибрай Гази. «Минем дә әллә ниләр әйтәсе килә, түзәм бит», — ди. Соңыннан беленде: Мөҗәһит Фәтхиевич: «Кемне алып килдегез?» — дип боларны пешергән икән. Шунысын да әйтергә кирәк — Ибраһим абый сүксә дә, шул хәлдән соң миңа хөрмәте артты. «Нихәл соң, якташ?» — дип үзе исәнләшә башлады. Югыйсә мин бу чакта әле әдәбиятта түш киереп сөйләшерлек дәрәҗәдә түгел идем.

 

Соңрак Вәлиев Камал театрына килеп «Моңлы бер җыр»ны карады. Бик ошады аңа спектакль. Җәлилчеләрнең хор белән «Сибелә чәчәк»не җырлавы аеруча тәэсир иткән иде: «Никогда не думал, что народная песня звучит как партийный гимн», — диде урысчалатып.

 

Инде алда башлаган сүзне дәвам итик. Әйе, чакырып алдылар Вәлиев белән Мусин. Үгезне мөгезеннән дигәндәй, кереш сүзләрсез генә: «Мы решили, что вы будете возглавлять Союз писателей Республики», — диде Мөҗәһит Фәтхиевич. Мин баш тарттым. Партоешма секретаре буларак, язучыларның гадәт-холкын яхшы белә идем. Идеология кысаларында яшәсә дә, үзара мөнәсәбәтләрдә язучы халкы үз сүзен кистереп әйтә, председатель дип тормый. Председательнең утырган кәнәфиенә түгел, язганнарына карап бәя бирә. Өстәвенә, ыгы-зыгылы халык. Кыскасы, мин инде парторг булып та арыган, туйган идем. Баш тартуым кыланудан түгел, чыннан да теләмәвемнән иде. Обкомда безнең ишеләр белән генә сөйләшә беләләр, мине дә: «Что, без партии хотите жить?» — дип китереп терәделәр. Куркуга төштем, без партия дигән оешма кисәтүенең ни икәнен белә идек. Уйлыйм инде, болар бит мин язган пьесаларны да театрда куйдырмаячаклар, дим. Кыскасы, ризалык бирдем, ләкин шартларым бар иде. Чөнки обкомда председатель кандидатурасыннан тыш идарә әгъзаларын да билгеләп куйганнар иде. Анда Диас Вәлиев тә бар иде. Минем өстән обкомга донос язган кеше бу. Әйттем: «Әгәр ул әгъза булса, мин председатель була алмыйм», — дидем. Мусин Диас Вәлиевне ярата иде. Миңа вәгазь укырга кереште. Мөҗәһит Фәтхиевич исә: «Ладно, уберем», — дип, сүзне туктатты. Икенче шартым:« Союз идарәсенең секретаре булып Фәрваз Миңнуллин калырга тиеш», — дидем. Мусин Фәрвазны туры сүзле булганы өчен сөйми иде, янә каршы чыкты. Тарткалашудан соң, мине күндерделәр. Чөнки аның урынына Разил Вәлиев тәкъдим ителгән иде. Уңган егет — каршы тору килешми иде.

 

Тагын шунысы да теркәлеп калсын: «На свое место (ягъни партоешма секретаре итеп) кого предлагаете?» — диделәр. Мин «Ринат Мөхәммәдиевне», — дидем. Буй-сын, кыяфәт бар, ике телдә дә шәп итеп сөйли белә, иҗаты да күзгә күренерлек иде. Бу фамилияне язгач, телгә ниндидер сүзләр килә дә, әйтмим инде...

 

Шулай итеп, председатель булып эшли башладым. Съезд «сайлады» инде мине, әлбәттә. Ләкин ул сайлауның нәрсә икәнен СССРда белмәгән кеше юк иде. Хәер, Россиядә дә шул ук хәл.

 

Шулай итеп, рәис булып эшли башладым. Дөресен әйтәм, мин рухым белән җитәкче кеше түгел. Бигрәк тә без яшәгән җәмгыятьтә. Буйсынганнар иле бит бу. Буйсынган кеше еш кына икейөзлеләнергә мәҗбүр, минем җан исә ирекне ярата. Соңрак рәис булырга ризалык биргәнем өчен үкенергә туры килде. Иң аянычы — кайбер язучыларны якыннанрак белеп, аларның бик үк әйбәт булмаган якларын ачу булды. Мин инде ул хакта бүтән язмаларда яза да бардым. Монда кабатланмыйм. Алар минем үзгәрә баруыма сәбәпче булдылар. Язучы шәхес булырга тиешлеген шунда аңладым. Сайлангач, рәис чакта эшләмәскә тиешле нәрсәләрне дә барлап куйдым. Иң беренчесе –рәислегемнән файдаланып хөкүмәт бүләкләренә дәгъва кылмаска. Һәрхәлдә, теләнеп йөрмәскә. Сүземдә тордым шикелле. Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлаттырдылар, әлбәттә. Әмма ул Язучылар союзының һәр рәисенә номенклатура буенча бирелә торган «бүләк» иде. Һәм ул шулай булырга тиештер дә. Язучылар хезмәтен бәяләүнең бер формасы бит бу.

 

Минем әлеге язмам мемуар түгел. Шуңа күрә кайбер вакыйгаларга тукталып тормыйча, сикереп үтәм. Мине шәхес буларак үзгәрергә этәргән вакыйгаларны гына теркәп барам. Аларның чираттагысы Рәис Беляев белән бәйле вакыйга. Беляев «КамАЗ» төзелә башлаган Чаллы шәһәренең партия оешмасы җитәкчесе иде. Уңган, булган егет. Партия тәрбияләгән кадр буларак, шул идеологиягә хезмәт итүче иде. Әмма авылдан ияреп килгән башка егетлекләре дә югалып бетмәгән иде әле. Гармунчы егет. Шуңадыр, ахры, театрны ярата иде. Яраннарын, туганнарын ияртеп, театрга еш килә иде. Марсель Сәлимҗановны ярата иде. Мин дә шул чакта аның белән таныштым. Чаллыга баргач, кунак та итә иде. Бервакыт аны Мөҗәһит Вәлиев урынына обкомның идеология секретаре итеп күчерделәр. Бер караганда, бу аның дәрәҗәсен күтәрү тоелса да, асылда аны төшерү иде. Чаллыда — «КамАЗ» төзелешендә ул «генерал» булса, монда өченче секретарь гына иде. Аны Казанга күчерү алдан уйланылган акция булгандыр. Чаллы героен юлдан алып ташлау ямьсезрәк төс алган булыр иде. Секретарьлыктан алу исә — гадәти хәл, моның өчен бер сылтау да җитә, һәм ул сылтау табылды да. Горбачевның «сухой закон» керткән чоры иде. Шул вакытта Мәскәүдә Муса Җәлилнең — 80, Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышланган юбилей кичәләре үтте. Кичәдән соң, гадәттәгечә, банкет кебегрәк нәрсә оештырдык. Ул мин урнашкан «Москва» кунакханәсенең люкс номерында булды. (Шуны әйтергә кирәк, мин ул чорда акчаны күп эшли идем, пьесалар күп уйнала, гонорар шактый килә. Һәм мин Мәскәүгә командировкаларга барганда кыйммәтле, яхшы номерларда яши идем).

 

Банкет дип аталгач, өстәлдә коньяк-фәләне дә бар иде. Кемдер бу фактны обкомның беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка әләкләгән булып чыкты. Тотындылар тикшерергә. Чөнки ул банкетларда Рәис Беляев та бар иде. Мине дә чакыртты Усманов. Сүз бик каты барды. Гаепле кешедән сорау алу кебегрәк. Ләкин мин үземне мескен итеп тотмадым. Гомәр Усманов кычкыра башлагач: «Кычкырмагыз, Гомәр Исмәгыйлевич, миңа кычкырсалар, холыксызланам, юләрлек эшләп ташлавым бар», — дидем. Мине аңлады Усманов. Аңа минем эчүем-эчмәвем кирәк түгел иде, Беляевнең эчү оештыруын сылтау итеп, Рәис Кыямовичның карьерасына чик кую кирәк иде. «Беляев эчтеме?» — дигән соравына: «Мин кеше күзәтүче түгел, үзем эчтем, дидем, чөнки бәйрәм итәргә хакыбыз бар иде, кичәләр яхшы үтте», — дидем. «Нәрсә, син шундый баймыни, люксларда гына торасыңмыни Мәскәүдә?» — диюенә, «Мин, Гомәр Исмәгыйлевич, бәләкәй генә өйдә сарык бәрәннәре белән бергә үстем, акчам булгач, адәм рәтле яшәргә хакым бар. Аннан соң мин — татар Язучылары союзының председателе, мин яшәгән номерга бүтән республика язучылары да кергәли. Күрсеннәр татар язучысының мокыт түгеллеген», — дидем.

 

Рәис Беляевнең эшен обком пленумында карадылар. Мин дә чыгыш ясадым. «Бу гамәлебез өчен безгә оялырга туры киләчәк әле», — дидем. Беляевкә каты шелтә бирүне тавышка куйганда мин обком әгъзаларыннан берүзем каршы кул күтәрдем. Бу егетлегем өчен мин бүген дә горурланам. Партия таркалгач, бер мәҗлестә Гомәр Исмәгыйлевич мине дусларына күрсәтеп: «Бик күпләр үзгәрде, менә бу кеше генә үзгәрмәде, егет булып калды», — диде. Юк, үзгәрү чоры дәвам итә иде әле. Үземне шәхес буларак саклау җиңел түгел дөньяда. Бу мәсьәләдә Тукай миңа үрнәк булды. Ул үзен беркемнән дә кимсеттермәгән. Аннан соң, мин үзем генә түгел бит әле. Язучы дигән исемне дә кемнәрдәндер (бигрәк тә чиновниклардан) якларга кирәк. Аны кимсетергә теләүче надан җитәкчеләр җитәрлек. Бервакыт Казан шәһәр советы председателенә язучылар өчен фатир сорарга барган идем. Председатель мине кабул итәргә теләми, каядыр барасым бар, ди. «Мин дә бит уйнап йөрмим», — дидем. Бу, үзен югары тотса да, минем белән чамалабрак сөйләшә: «Үзегезне әллә кемгә куясыз», — ди. «Куябыз, — дидем, — чөнки без язучылар ун миллион татар халкына 150 генә», — дидем. Миннән котылу өчен фатир бирергә вәгъдә итте. Әлбәттә инде, фатирны бирмәде.

 

Рәис Беляев вакыйгасыннан соң, миңа обкомда мөнәсәбәт үзгәрде. Мәскәүдә партконференция үтәргә тиеш иде. Минем кандидатураны делегатлыкка күрсәтсәләр дә, әлеге дә баягы «эчү мәҗлесе»н оештыручыларның берсе дип, исемлектән сызып ташладылар. Обком пленумы тәмамлангач, Марсель Сәлимҗанов Мәдәният министры Марсель Таишев белән сөйләшеп торганда Гомәр Усманов үтеп бара. Кәефе шәп күренә. «Ну, как, ребята?» — дип хәл сорашты. «В нормальной республике своих писателей за борт не бросают», — дигән идем, секретарь күзен акайтып карады да китеп барды. Шунда Марсель Сәлимҗанов: «Бетерәләр сине моның өчен», — дигән иде, нигәдер бетермәделәр. Киресенчә, бу вакыйгадан соң, обкомда мөнәсәбәт яхшы яккарак үзгәрде. Күрәсең, Гомәр Исмәгыйлович «Бу кеше белән конфликтка керү файдага түгел», дигәндер.

 

Аның шулай икәне СССР халык депутатларын сайлау вакытында ачыкланды. Ул чакта берничә кандидат күрсәтү модада иде, хәтта кайбер очракларда моны мәҗбүри үтәтәләр иде. Ә мине сайлау округыннан берүземне күрсәттеләр. Шуңа күрә җиңел генә сайландым. Моның сере соңрак аңлашылды. Мәскәүдә халык депутатларының съездына җыелгач, Гомәр Исмәгыйлевич бер очрашуда: «А ведь я сделал тебя депутатом. Помнишь, на лестнице обкома ты меня упрекнул. Это мне в душу запало и я решил отомстить тебе вот таким образом», — диде. Бәлки, ул моны әйтеп миннән рәхмәт көткәндер, мин реверанс ясарга ашыкмадым. «Мине барыбер сайлаган булырлар иде», — дидем. Бу әтәчләнү генә иде, әлбәттә. Халыкның ничек, кемне «сайлаганын» белерлек кенә акылым бар иде инде. Ни булса — шул булсын, мине көчләреннән килсә дә, өстәгеләр читкә алып ташламадылар. Анда да бит юләрләр, ахмаклар утырмый — исәплиләр-уйлыйлар, үзен хөрмәт итә белгәннәр белән исәпләшәләр. Ышанып әйтә алам: ялагайларның елмаюыннан файдалансалар да, аларны хөрмәт итмиләр, тәһарәт чүпрәге итеп саныйлар. Андагылар өчен иң куркыныч нәрсә үзен хөрмәт итеп телләшкән кеше түгел, ә алар урынына дәгъва кылучы. Монда инде власть өчен көрәш инстинкты кешеләр белән идарә итә, анда бер-береңне аяу юк. Ә язучыга властька үрмәләү нигә, ул үз эшен эш итеп эшләсә, халык тарафыннан хөрмәт тә, дан да килә. Мин моны ап-ачык беләм. Хәзер дә минем депутатлыгым нәчәлниклар өчен генә дәрәҗә, укучыларга, тамашачыларга язучылыгым кадерлерәк.

 

СССР халык депутаты булып сайлангач, исәпкә бар, санга юк булып йөрмәскә тырыштым. Әлбәттә, автономияле республикалардан сайланучылар белән әллә ни исәпләшмиләр иде анда. Менә шушы кысада гына яшәү үзен хөрмәт итүчене ничек канәгатьләндерсен? Татарстаннан сайланучыларның берсенә халык депутатларының съездында сүз бирәчәкләре беленгәч, ул эшне миңа тапшырдылар. Мин чыгыш әзерләдем. Чыгышның төп юнәлеше автономияле республикаларның СССРдагы урыны турында иде. Союзда икенче сорт халык булырга ризалашмау иде. Чыгышымны бүтән делегатлар, бигрәк тә җитәкчеләр, укып чыккач, йомшартырлар дип уйлаган идем, кайбер төзәтмәләр генә кертелде. Минем чыгышым кемнәрнеңдер исендә калгандыр, күрәсең, Гомәр Исмәгыйлевичның да, бәлки, ярдәме тигәндер, мине СССР Югары Советына сайладылар. Ә Совет утырышында хәтта Милләтләр советы председателенең урынбасары итеп тәкъдим иттеләр. Мин монда үзем өчен файдалы маневр эшләдем: мине барыбер сайламаячакларын белеп, урынбасар урыныннан бик матур итеп кенә баш тарттым. Минем «көндәшем» хатын-кыз иде. «Хатын-кыз белән көрәшү килешми, аларны хөрмәт итәргә генә кирәк, шуңа күрә аның файдасына үз кандидатурамны алам», — дигәч, кул чаптылар. Шулар аркасында Югары Советта исеме билгеле депутат булынды. Без Буа районында колхоз председателе булып эшләгән Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов белән активлар арасында йөри башладык. Мөхәррәм дә минем кебек үз кадерен үзе белүче, холкы белән шәхес дип саналырга тиешле кеше. Тиздән без автономияле республикалардан сайланган берничә депутат белән төркем булып оештык. Татарстаннан Мөхәррәм белән мин, Абхазиядән Владислав Ардзинба, Якутиядән Ларионов, Калмыкиядән шагыйрь Давид Көгелтдинов. Башка республикалардан кушылучы булмады. Без бергә җыелып сөйләшә-киңәшләшә идек, автономияле республикаларның статусын күтәрү буенча резолюцияләр кабул итә идек. Арабызда иң нык көрәшүче Ардзинба иде. Соңыннан ул Абхазия республикасының Президенты булды. Билгеле, без әйткәннәр, без таләп иткәннәрне кабул итмиләр иде, ләкин колак салмыйча да булдыра алмыйлар иде. Бер очракта, мәсәлән, сүзебез үтте. СССР Министрлар Советын төзү буенча комиссия оештырылган иде. Комиссия составында Давид Көгелтдинов, Ларионов һәм мин идем. Шунда Министрлар Советына барлык Союздаш республика вәкилләре тәкъдим ителгән иде, автономиялеләрдән берәү дә юк. Шул турыда бәхәс купты. Комиссия председателе (Калмыков фамилияле иде, ялгышмасам): «Если мы будем включать и автономные республики, то Совет Министров будет неуправляемым», — диде. Мин: «Если не можете управлять, не надо было завоевывать столько земель», — дидем. Шагыйрь Евгений Евтушенко мине хуплап кул чапты һәм кычкырып көлде. Нәтиҗәдә, Министрлар Советына Татарстан, Башкортстан, Якутия вәкилләрен кертергә карар чыгардылар.

 

Билгеле булганча, 1991 елда СССР Югары Советын куып тараттылар. Аңа кадәр булган тагын бер фактны искә алу тиештер. Анысы да минем шәхес булып өлгерүемә бәйледер. Хәер, мин аны «Партия» дигән бүлектә яздым инде. Ул Коммунистлар партиясенә кагылышлы. Мин анда Коммунистлар партиясенең киләчәге фаҗигале тәмамланачагына ышанган, үземнең кылган гамәлләремә җавап бирә алырлык шәхес идем.

 

«Шәхес» дип аталган бүлеккә кертерлек вакыйгалар киләчәктә дә булып торды. Барысына да тукталу кирәкмәстер. Мәсәлән, Язучылар Союзы рәислегеннән үзем киттем, председатель булырга теләүчеләр белән сөйләшүне дә кирәк тапмадым. Ыгы-зыгы килделәр шунда. Искә дә алып торасым килми. Язучылар Союзы идарәсенә әгъза булып керүдән дә баш тарттым. Читтә торасым килде. Дөресен генә әйткәндә, язучылардан туйган идем. Бик ыгы-зыгылы халык икәнбез. Безне шуңа өнәп бетермиләр, ахры. Безнең һәрберебез индивидуалист. Арада шәхес түгелләре дә җитәрлек. Сәләт дәрәҗәләре дә төрлечә. Әмма барысы да «Алланың кашка тәкәсе» булуга дәгъва кыла. Бу толпада бөтерелү бик җайсыз. Читтәрәк йөрүең хәерлерәк. Кайчакларда әллә Союздан чыгыйммы икән дигән уйлар да килгәләде. Ләкин тирәннәнрәк фикер йөрткәч, бу уйдан кире кайттым. Милләтне бергәләп яклар өчен, бергәләп саклар өчен безнең берләшебрәк яшәвебез кирәк. Чөнки без төрле-төрле булсак та, милләт мәсьәләсендә бер фикеребез уртак. Ләкин бер фикеремнән кире кайтмыйм: әгәр Язучылар Союзы шәхесне кыса икән, ул кирәкми. Язучы шәхес булырга тиеш. Ягъни Союз шәхесләр Союзы булырга тиеш.

 

Шәхескә бәйле тагын бер-ике сүз әйтәм дә, бу бүлекне тәмамлыйм.

 

Председатель вакытымда бүтән республикалардан күреп, «Татарстанның халык шагыйре», «Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исемнәрне булдыру өчен озак йөрдем. Тырышу бушка китмәде, ул исемнәр бар. Ләкин үзем ул исемнән катгый баш тарттым. Әмма 70 яшьлек юбилеемда барыбер үземә әйтмичә бирделәр. Президент белән бәхәскә керү урынсыз һәм акылсызлык булыр иде. Әмма Мәскәүдән нинди дә булса бүләк алмаска дигән сүземдә нык тордым һәм торам. Татар телен бетерү өчен дәүләт күләмендә законнар кабул иткән хакимияттән бүләк алу татар язучысы өчен үз милләтенә хыянәт итүгә бәрабәр дип саныйм. Бу — минем шәхес буларак үзгәрүемнең нәтиҗәсе. Элегрәк биргәннәренә рәхмәт, хәзер кирәкми. Хәер, бирергә дә җыенмыйлар әле. Без теләнмәсәк, анда безнең барлыкны да белүче юк.

 

Бу бүлеккә нәтиҗә ясап, шуны әйтәм: үз кадереңне үзең белү инстинкты нәселебез, каннан күчсә дә, аны гомер буе саклап килеп, бүген аңлы рәвештә аны яклау дәрәҗәсенә ирештем. Мин Дәүләт Советы мөнбәреннән үз кадерен үзе белмәгән кеше — чүп ул, үз кадерен белмәгән халык — чүп өеме, дип әйткәнмен икән, кемнәр өчендер кисәтү дә иде. Мине кемнәрдер кимсетергә тели икән, ниятләре барып чыкмастыр. Мин кайчакларда буйсынган булып уйный алам, әмма җаным ирекле. Язучы булам дип кулына каләм алган кеше шәхес булырга тиешлеген акылым белән аңлыйм.

 

Депутат

 

Минем тормыш юлымда бу исем дә шактый зур урын алып тора. Мин депутатлыкның РСФСРдан башка бөтен этапларын да үткән кеше. Казан шәһәренең Бауман Район Советы, Казан шәһәре Советы, Татарстан Дәүләт Советы, СССР халык депутаты булдым. Депутат булуымны зур җитди эшкә санаган чакларым да, соңрак депутатның хакимияткә ни өчен кирәклеген аңлап, аңа әллә ни исем китмичә генә йөргән вакытларым да булды. Депутатлар җыелып сөйләшкән сессияләр турында: алар билетлары биш ел алдан сатылып беткән спектакльләр дип язып та куйдым. Башка бүлекләрдә депутатлыкка кагылышлы вакыйгаларны терки бардым. Аларга сыймаганнарын бу бүлектә язарга кирәк таптым. Чөнки депутатлык минем карашларымның үзгәрүенә зур этәргеч булды.

 

Парламент ул хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштермәс өчен уйлап табылган оешма. Хакимият дәрәҗәсен халык каршында саклар өчен аңа закон чыгару функциясен биргәннәр. Асылда үзенә уңайлы, үзенә кирәк законнарны хакимият чыгара, парламент аны кул күтәреп раслый гына. Әгәр расламаса, аны куып тараталар һәм раслый торганнарын халыктан сайлаталар. Поезд составында паровоз белән вагоннар һәм вагон белән вагон арасында бер-берсенә бәрелеп ватылмасыннар өчен бәрелү көчен йомшартучы җайланма бар. Ул буфер дип атала бугай. Парламент та шул. Хакимият белән халык бәрелешсә, һәлакәт туа. Ә уртадагы парламент еш кына бәрелешне йомшартып, халыкның хакимияттән ризасызлыгын үзенә күчерә. Халык депутатларны эт итеп сүгеп, ачуын шулардан ала. Югыйсә илдәге тәртипсезлекнең булуында мескен депутатның бер катнашы юк. Иң кызыгы шунда: депутатларны халыкның үзеннән сайлаталар. Бүтән илләрдә депутатның дәрәҗәсе ниндидер, бездә ул хакимият һәм халык кулындагы курчак — һәр икесе аның белән рәхәтләнеп уйный. Социализм заманында ул курчакның роле бигрәк көлке иде инде. Айга бер җыелалар иде дә, шул ук көндә бөтен мәсьәләләрне «хәл итеп» таралалар иде. Депутатларның күбесе нигә кул күтәргәннәрен дә белмиләр иде. Чын парламентның ничек эшләргә тиешлеге, бәлки, СССР халык депутатлары съездында әзрәк күренгәндер. Анда иске режимны җимереп, яңа хакимияткә үрмәләргә теләүче «демократлар»ның сүзләре көч ала башлады, илдә халык файдасына ниндидер үзгәрешләр кертергә теләүче наив кешеләрнең нидер өмет итеп көрәшүләре дә бар иде. Тора-бара барысы да үз урынына кайтты. Хакимият башына менеп утырган яңа хакимнәр искеләр үрнәгендә эш йөртергә керештеләр. Башкача булмый, күрәсең. Хакимият теләсә кайсы җәмгыятьтә дә хакимият инде ул. Ул бары тик үз мәнфәгатьләре өчен генә яши. Халык теләсә кайсы җәмгыятьтә хакимияткә хезмәт итүче генә. Ул борын-борыннан шулай булган һәм шулай булачак. Ә парламент? Аның урыны нәкъ элеккечә калачак. Менә район Советы депутаты булып «сайланганга» куанган, бүген Дәүләт Советыннан төшеп калырга җыенган Туфанның үзгәрүе шуннан гыйбарәт.

 

Инде депутат булып йөргән чаклардан кайбер вакыйга-истәлекләр. Район Советы, Казан шәһәре Советы депутаты чагымнан вакыйга да, истәлек тә юк. Аларга сайлануымның да кызыгы юктыр. Язучылар Союзында партоешма секретаре идем. Ә секретарь номенклатура буенча кайда да булса депутат булырга тиеш. Татарстан, РСФСР, СССР Югары Советына Союзның председателе сайлана, парторгка инде түбәнрәкләре кала. Бу сүзләрне мин көлеп язмыйм. Язучылар белән исәпләшәләр иде ул заманда. Бүген безнең сайланулар шул еллардан калган гадәт. Язучылар Союзы тарихында беренче мәртәбә Союз председателе депутат булып сайланмады. Димәк, дөньялар үзгәрә — безнең киләчәгебезне билгели торган симптомдыр ул. «Зәңгәр шәл»дәге ишан хәзрәт әйтмешли, Алла сакласын, Алла сакласын...

 

Татарстан Югары Советы чагымнан да искә алып сөйләрлек вакыйгалар булмады сыман: җыелдык-таралдык, җыелдык-таралдык. Депутат булып сайлануымның да сәбәбе ачык, чөнки мин ул чакта Язучылар Союзы рәисе идем, ягъни мәсәлән, номенклатура.

 

Истәлекләрнең күбесе СССР халык депутаты булган вакытка туры киләдер. Беренчедән, депутат булырга теләүчеләр күбәйде. Элек дәгъва кылучылар юк иде. «Рәис түгел икәнсең, нәфесеңне сузма, агай-эне» дигән кагыйдә күпләрнең дәртен баса килде. Ә бу юлы ирек — һәрбер кеше депутат була ала дигән өмет язучыларны да кузгатты, депутат булырга теләүчеләр күбәйде. Шунысын да әйтергә кирәк, бүтән Советларда депутатның дәрәҗәсе әлләни булмаса да, РСФСР, СССР Югары Советларына сайлануның файдалы яклары бар иде. Беренчедән, дәрәҗә үсебрәк китә, икенчедән, Мәскәүгә барып депутатлар өчен генә сатыла торган дефицит товарлар алып кайта аласың. Апельсин, мандарин, колбаса дисеңме, хатының өчен француз духие дисеңме, күпләрнең төшләренә дә кермәгән кайры тун үзе генә дә ни тора. Кыскасы, Язучылар союзында ыгы-зыгы башланды. Депутат булып сайланырга теләүчеләр тирәсендә төркемнәр барлыкка килде. Мине мактап йөрүчеләр арасыннан да депутат булырга теләүчеләр табылды. Аны якларга алынучылар булачак кандидатны миңа өстерделәр. Теге абзый коткыга бирелде. Шунысы кызык: миңа обкомнан: «Син депутат булачаксың, кирегә сөйләп йөрмә, ыгы-зыгыларга катнашма», — дип әйтелгән иде. Ул турыда яздым инде — ни өчендер мин һәрвакыт обкомның сөйкемле сөяге булдым. Әйткәнемчә, ник яратканнарын әлеге көнгә кадәр аңлый алмыйм. Бүгенге җитәкчеләрнең дә миңа мөнәсәбәтләре яхшы. Нигә? Югыйсә аларның ботинкасына кунган тузанны сөртеп йөрүче дә түгел. Ара-тирә аларның кәефен кырырлык сүзләр дә ычкындырам. Белмим, белмим, кай ягым белән ошыймдыр.

 

Дөресен әйтәм, мин депутатлыкка омтылмадым, миңа ул кызык түгел иде, рәислектән дә туйган идем инде, әллә обком сүзен санламыйча, барыннан да баш тартыйммы дип тә уйладым. Әмма депутатлыкка омтылучы абзыйның артык тырышуына ачуым чыкты да... Калганы инде, кем әйтмешли, сама сабуй аңлашыла — мине депутат иттеләр. Альтернатив кандидат булырга тиеш дигәннәр иде. Аның белән дә исәпләшмичә, округтан берүземне сайлаттылар. Шулай ул, хакимият теләсә, мәнди анасын да депутат итәләр. Демократия шул ул инде бездә — «халык соравын искә алып» әллә ниләр эшли беләләр. Мәскәү чорын мин бүтән бүлекләрдә шактый тасвирладым, кабатлап тормыйм. Сайлануым җиңел булса да, мин үз вазифамны хәлемнән килгәнчә үтәдем шикелле. Бирелгән аз-маз иректән файдаланып, көрәшергә, үз сүземне трибунага чыгып әйтергә өйрәндем. Ә бу җиңел эш түгел. Җитмәсә, фикерне рус телендә әйтергә кирәк. Иң әһәмиятлесе, без инанган, безнең өчен әхлак нормаларына әйләнгән, хәтта Коръән сүзләрен алыштырган партиянең асылын аңладым, аңа табынудан туктадым. Теге яки бу партиядә әгъза булып тору — сәяси уен гына икән. Мин дә уйнарга өйрәндем. Әле күптән түгел яныма ике милләтпәрвәр егет килеп:

 

— Сез нигә телебезне кисәр өчен чыккан 309 нчы законны яклаучы партиядә торасыз? — дигәннәр иде.

 

— Ә сез ни кушасыз миңа? — дип сорадым.

 

— Дәүләт Советы утырышында, рәсми рәвештә, партиядән чыгуыгызны әйтегез, — диләр.

 

— Чыктым ди, шуннан ни була? — дим.

 

— Сезнең бу гамәлегез күпләрне көрәшкә өндәячәк, — диләр.

 

Наив кешеләр. Әгәр минем мондый юл белән партиядән китүем, аның өчен Дәүләт Советы мөнбәрен файдалануым телебез файдасына китерсә, андый авантюрага баруым да мөмкин булыр иде. Ләкин мин тормышны төрле яклап торып өйрәнгән инде. Сәяси көрәштә бала-чагалык белән шөгыльләнергә ярамаганны беләм. Дәүләт Советы мәнбәре миңа сәяси уен уйнар өчен түгел, депутат булып милләт файдасына даими рәвештә көрәшү өчен кирәк. Безнең сүзләребез өстәгеләргә дә, астагыларга да ишетелергә тиеш. Депутатлык буфер гына булса да, аның мөнбәре бар. Депутатлыкның мәгънәсен мин шунда күрәм.

 

Мин депутатлык дәрәҗәсен артык түбән төшереп җибәрдем бугай. Кайчакларда аның шактый гына файдасы да тия. СССР халык депутаты чагымда теге яки бу нәрсәне юнәтү җәһәтеннән районнарга файдам тимәде түгел. Татарстанда да кайбер эшләр майтардым дип эшләгән эшләремне санап китәр идем, мактану кебегрәк килеп чыгар. Шулай да бер-икесен әйтергә кирәктер.

 

Республикабыз Конституциясенең яңа вариантын кабул иткәндә Разил Вәлиев белән икәүләп «Татарстан республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә» дип теркәлгән 14нче маддәне тәкъдим итеп керттек, Татарстанда 400гә якын китапханәне ябарга карар әзерләнгән иде, без ул китапханәләрне саклап калдык.

 

Депутатлыгымнан файдаланып, Казанда 12нче татар кызлары гимназиясенең яңа бинасы минем үҗәтлегем аркасында салынды дисәм дә ярыйдыр. Дәүләт эшлеклесе дип саналып, йоклап йөрмәсәң, нидер эшләп була икән ләбаса.

 

Йомгаклау сүзе

 

Адәм баласын уратып алган, аның үзгәрүенә (яки камилләшү, яки деградация) сәбәпче булган факторлар күп. Мин барысына да тукталып тормадым. Мәхәббәт, гаилә, намус-вөҗдан һ.б. болар барысы да кешене кеше иткән төшенчәләр. Дөньяда мәхәббәт барлыгын, аның зур көчкә ия икәнлеген, серлелеген мин таныйм, олылыйм, ләкин ни икәнлеген аңлатып бирә алмыйм. Аны әле беркемнең дә аңлатып бирә алганы юк. Шуның белән ул гүзәл дә, илаһи да көч. Шуны гына әйтә алам: мин чын-чынлап яратырга сәләтле кеше. Ах-ух килмичә генә яратам. Бу мәсьәләдә ялгыштым да. Ялгышулар мине мәхәббәт төшенчәсе белән сак булырга өйрәтте. Чөнки мәхәббәт дилбегәсез хис ул. Ярату янәшәсендә күз-колак булып, сизелер-сизелмәс кенә күренеп, акыл торырга тиештер. Сөртенгәндә тотынып калырлык нидер кирәк миндәйләргә. Миндәй дим, чөнки бер эшне дә ярты-йорты эшләргә өйрәнелмәгән. Дуралар, әллә нинди чибәр булсалар да, мине кызыксындырмыйлар. Гаилә өлкәсенә махсус кермим. Ярамый. Яткан урын-җирен балконнан урамга, кешеләр өстенә селкүче җыйнаксызларны җенем сөйми. Эчке киемен кешеләр үтеп-сүтеп йөргән урынга элеп куеп киптерүче хатыннар турында уем әйбәт түгел. Шунысы да бар: кешеләр гайбәт сатарга яраталар, нигә аларга тема бирергә ди әле? Сатарга «товарны» үзләре тапсыннар. Алай кызыграк та, күңеллерәк тә. Ачылган сер урамда шәрә йөргән кыз-хатын бит ул. Кызык түгел. Француз язучысы Анатоль Франсның «Остров пингвинов» дигән әсәрендәге бер күренеш үтә дә кызык һәм үтә дә мәгънәле тоелган иде. Бер пингвин боз өстендә бер хатын-кыз итәге табып ала да, шуны киеп куя. Калган пингвиннар «Что у нее под юбкой?» дип моның артыннан ияреп йөриләр. Гаилә дә шулай. Әллә ни эзләмик, анда барыбыз да бер. Безнең бәхет тә, бәхетсезлек тә бертөсле.

 

Намус, вөҗдан ише категорияләр — әхлак дөньясы атрибутлары. Миндә алар ничектер, бүтәннәр бәяләсен. Һәрхәлдә, ниятем начарлыкта түгел. Ялгышлар бардыр, тормыш бит. Шактый еллар элек үк мин яшәү девизы итеп: «Кешенең теләсә ни эшләргә хакы бар, тик аның кылган гамәлләре бүтәннәргә кайгы-хәсрәт, күз яше генә китермәсен», — дигән сүзләрне алдым.

 

Әйе, кабат-кабат кабатлыйм: нык үзгәрдем. Үзгәрү процессы дәвам итә. Ул соңгы сулышкача дәвам итәчәк. Ничаклы гына үзгәртсә дә дөнья, мәңгелеккә кешеләрдән рәнҗеп һәм котылдык дигән уйларын сизмичә китәргә язсын иде. Үлем турында язасым килми. Мин ул турыда яшьрәк чагымда язган идем инде. («Әлдермештән Әлмәндәр»). Хәер, ул, Әҗәлле әсәр булса да, үлем турында түгел, яшәү турында иде. Әмма язасым килмәсә дә, бу матур дөньядан китәсе була. Дөньяда бердәнбер абсолют гадел нәрсә — үлем. Бөтенебезне тигезли. Олигарх та, байлыгына күмелеп, үлә, бомж да, сәләмәсенә уралып, үлә. Җир астында урын күп, анда ипотека юк. Кайчакта мин «Нихәлләрдә яшисең?» дигән сорауга «Үләргә әзерләнәм» дип җавап бирәм. Җавабымны ишетүчеләр сәерсенеп калалар, юатырга тотыналар. Ә кеше үлемгә әзерләнергә тиеш. Исән-сау җир җимертеп йөргәндә дә мин калганнарга ни калдырып, үзем белән ни алып китәм дип уйланырга тиеш. Мин дә Ходай каршына ни күтәреп барачагым турында еш уйланам. Буш чумадан белән Бөек зат каршына бару оят.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Казан утлары
№ 3 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»