• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
05.10.2008 Матбугат

КӘРИМ КАМАЛ: “АЗАТЛЫК”НЫҢ KИРӘГЕ БАР ӘЛЕ...”

Салкын сугыш елларында “Азатлык” радиосы дөньяга сибелеп яшәүче татарларга үз телләрендә хәбәр биргән бердәнбер мәгълүмат чарасы булды. Кыска дулкыннар аша Мюнхеннан яңалыклар алган, төрле илләрдә гомер кичергән татарлар тормышы турында белеп, туган телдә җырларны тыңлап, берничә буын үсеп чыкты. Татар тарихы, яшәеше хакында чынбарлыкны сөйләгән Гариф Солтан, Шиһаб Нигъмәти, Гали Акыш, Фәрит Иделле, Фәридә Хәмид кебек легендар татар журналистлары күпләрнең тормышка карашын тамырдан үзгәртте. Милли бәйсезлеккә өндәп, татарларның 70 ел дәвамында томаланган аңнарын уятып җибәрүдә өлешләре зур. Коммунистик режим астында яшәүче халыкка объектив мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйган радиостанция бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Хәзер дә бары тик “Азатлык” биргән хәбәрләргә генә ышанган кешеләр шактый. АКШ конгрессы тарафыннан финансланган радио эшчәнлегенә быел 55 ел тула. Бу уңайдан “Азатлык” татар-башкорт редакциясенең директоры Рим ГЫЙЛЬФАН (радио тәхәллүсе – Кәрим Камал – ред.) белән әңгәмә кордык.

–  “Азатлык” радиосының нинди структура булуы белән бераз таныштыр әле, Рим? Күпме кеше эшли, кайсы илләрдә корреспондент пунктлары бар? Хәбәрчеләрнең гомум саны ничәү? “Азатлык”ны күбрәк радиоалгыч, әллә интернет аша тыңлыйлармы?

 

– “Азатлык” – 55 ел дәвамында кыска дулкыннарда дөньяга сөйләүче татар радиосы. Мин аны татар һәм башкорт телләрен саклап килгән бер мәгълүмат чарасы дияр идем. Ул гомум сәяси, социаль, мәдәни темаларны яктыртучы, татар диаспораларының яңалыкларын биреп торучы бердәнбер медиа. Дөрес, соңгы елларда башка авазлар да ишетелә башлады, мисал  өчен,  “Төркия авазы” радиосы татарча сөйли. Аермасы шунда: ул татар телендә төрек хәбәрләрен җиткерә. Татарстан үзе дә кыска дулкыннарда  тапшырулар оештырып карады.  Ә без Татарстан һәм Башкортостанда башка мәгълүмат чаралары ишеттермәгән яңалыкларны тыңлаучыга җиткерергә тырышабыз.

 

30 минутлык ике программа әзерләнә, алар тәүлегенә (кичен һәм иртән) дүрт тапкыр кабатлана. Яңа технологияләр барлыкка килү белән интернет челтәрендә дә эшлибез. Радионың баш идарәсе Чехиянең башкаласы Прагада урнашкан, анда алты кеше хезмәт куя. Казанда бюробыз бар. Күп кенә хәбәрләр Казан, Уфа, Сембер, Ижау һәм башка регионнардан килә. Аерым коррпунктлар булмаса да, бүтән төбәкләрдәге ирекле журналистлар белән хезмәттәшлек итәбез. Алар татар-башкорт дөньясына кагылышлы яңалыклар биреп баралар. Еш кына гомум сәяси темаларга да күзәтү әзерлиләр, бусы күбрәк, мәсәлән, Мәскәүдән килә. 

 

–  “Азатлык” СССР һәм АКШ арасындагы салкын сугыш вакытында оештырылды. Шул чорда ул СССРдагы коммунистик режимга каршы эшләде. Ә бүген “Азатлык”ның максаты нинди? Хәзер аның кирәге юк дигән сүзләр дә ишетелә.

 

– “Азатлык” салкын сугыш елларында да конкрет коммунистик режимны бетерү дип тар максат куеп  эшләмәде. Мәгълүм ки, коммунистик хакимият үзендә яшәгән халыкны төрле мәгълүмат алудан тыеп килде. Катгый цензурадан үткән хәбәрләр белән генә чикләнде халык. Аңлашыла, ирекле хәбәр  тоталитар хакимияткә кирәк түгел. “Азатлык” радиосы башка телләрдә сөйләгән “Свобода”,“Би-би-си”, “Deutche well” һ.б.лар кебек төрле мәгълүматны, вакыйгаларга карашны биреп барды. Һәм бу совет хакимияте алга сөргән түгел,  ә бәйсез хәбәрләр иде. Һәр кеше  үзе кирәк тапкан  мәгълүматны төрле чыганаклардан алырга хокуклы, шуннан гына аңарда теге яки бу вакыйгага карата  үз фикере барлыкка килә ала. Шуңа да бу яктан “Азатлык”ның максаты үзгәрмәде. Тыңлаучыга төрле һәм объектив мәгълүмат бирү – төп принцип. Без аңа үз фикеребезне тага алмыйбыз, моны кирәк дип тә санамыйбыз. Гадәттә, дәүләт чыганакларыннан булган мәгълүмат берьяклы, сурәте бозылган килеш халыкка җиткерелә. Без вәзгыятьнең башка ягын да күрсәтеп, тыңлаучыга кайсысы дөрес, ә кайсысы ялган икәнен аңлап, нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәбез. Нәрсәгә ышанырга, нәрсәгә юк – үзе карар кылачак. “Азатлык”ның Русия шартларында кирәге бар дип уйлыйм.

 

– АКШ “Азатлык”ны финанслауны кыскарткан, дип сөйлиләр. Русиядә берничә коррпунктның ябылуы да шуңа бәйле булдымы? “Азатлык” бүтән эшләмәячәк дигән сүзләр дә йөри...

 

– “Азатлык” ябыла” дигән сүзләрне радио оешканнан бирле ишетәбез. Аның татар һәм башкорт редакцияләре булуы гаҗәп һәм сокланырлык күренеш. Үзбәк, кыргыз, казах, фарсы, гарәп, заманында эстон, латыш, литва  һ.б. дистәләгән телләрдә сөйләгән радиолар арасында татар-башкортның да үз редакциясе ачылуы сәер иде. Чөнки биредә дәүләтләре, һичьюгы союздаш республикалар статусына ия булган халыкларның гына тапшырулары әзерләнде. Алар арасында татар белән башкортның да барлыкка килүе милләтнең дөньяда тоткан урынын күрсәтә. Вакытында еш кына татар-башкортның хәтта үз республикалары да юк яисә татарлар кимеп бара, аларга акчаны сарыф итмик дип әйтүчеләр дә булды. Шуңа да ябыла дигән сүзләр яңалык түгел. Әлбәттә,  салкын сугыш беткәннән соң Русия “демократик” илләр рәтенә керде, димәк, радио үз миссиясен башкарды дип әйттеләр. Ләкин Русия белән Грузия арасындагы соңгы вакыйгалар шуны күрсәтте: Евразия кырларында “Азатлык” өчен эш әлегә җитәрлек. Ирекле мәгълүмат алу мөмкинлеклләре илдә янә тарая бара.

 

– “Азатлык” радиосының башка редакцияләр белән чагыштырганда аермасы нидә?

 

– Башкаларга караганда, безнең коллектив кечкенә. Урыс, казах телле редакцияләр бар. Аларның халык саны да, дәүләтләренең геополитик урнашуы да үзгә. Шуңа күрә сөйләм күләме дә башкачарак. Ләкин редакцияләрнең кечкенә яки зур булуы бөтенләй сизелми. Алар барысы да тигез хокуклы.

 

Русиядә яшәүче татар һәм башкорттан кала кавказлылар да үз тапшыруларын әзерли. 2002 елда Төньяк Кавказ редакциясе яңадан ачылды. Элек тә эшләде, ләкин 70 нче елларда аны япканнар иде. Чечен, авар, черкес телләрендә сөйли ул. Көненә бер сәгатьлек программа әзерлиләр. Аларның кешеләре күбрәктер дип беләм, чөнки өч телдә эшләгәч, ул штатка да йогынты ясый. Ләкин бездән аермалы буларак, кавказ редакциясенең бюросы юк. Без өч телдә сөйлибез: татарча, башкортча, кырымтатарча. Ләкин без телләрне аермыйбыз, алар бер программа эчендә кулланыла.  

 

– Фактларны объектив тасвирларга тырышкан, еш кына түрәләргә, хакимият башлыкларына ошап бетмәгән мәгълүмат биргән  “Азатлык” татар-башкорт редакциясенең корреспондентларына Татарстан һәм Башкортостан хакимиятләре тарафыннан басым бармы?

 

– Аллага шөкер, ниндидер янау очраклары булганы юк. Русиянең иминлек хезмәтләре басымы астында “Яңа гасыр” радиосында булган трансляцияне генә туктаттылар. Хакимият тарафыннан информацияне бирмәү, яшерү, дәшми тору, курку кебек очраклар еш була. Шәймиевның үлеме хакындагы имеш-мимештән таралган шау-шу уңаеннан да Татарстан җитәкчеләре ничектер куркып калды, дәшмәүне хуп күрделәр. Гәрчә теләсә нинди гайбәт, ялганны фаш итеп, чынбарлыкны ачып, халык белән турыдан-туры сөйләшеп була иде. Әлеге буын җитәкчеләре моны аңламый.

 

– АКШ татар телендә дөньяга сөйләүче радио ачып, ничә еллар буе үз акчасына эшләтә. Төркия хакимияте үз акчасына “Төркия авазы”н яшәтә.  Бер уйласаң, дөньяга сөйләүче радио булдыруны беренче чиратта Татарстан хөкүмәте кайгыртырга тиеш. Ни өчен Русия, Татарстан булдырмый моны? Кирәксенмиме? Әллә махсус оештырмыймы?

 

– Чыннан да, АКШ татар телле радио, интернет сәхифәсен тоту, ирекле мәгълүмат бирүне кирәк дип саный. Ә сан буенча икенче урында торган,  шундый ук салым түләгән татарлар өчен Русия хөкүмәте әлегә кадәр “Азатлык”ка тиң татар телле мәгълүмат чарасы булдыра алмады. Моны заманында Шәймиев та телгә алган иде.  Ул да АКШның татар  телле радио тотуын, ә бездә бу юк дигәнне билгеләде. Махсус ачмыймы, кирәксенмиме, белмим. Җавапны Русия һәм Татарстан хөкүмәтеннән сорарга кирәк.

 

– Моңа кадәр “Азатлык”та чит ил ватандашлары (гражданнары) булган татарлар эшләде. Гариф Солтан, Гали Акыш, Фәрит Иделле... Сез Русиядә туып-үскән кеше, шушы ил ватандашы. “Азатлык”ның башлыгы вазыйфасына билгеләнүегез радио принципларына каршы килмәдеме?

 

– “Азатлык”та ватандашлыкка карап эшкә алу принцибы юк.  Биредә шәхеснең бары тик эшне профессиональ дәрәҗәдә башкаруы исәпкә алына. Шулай ук “Азатлык”ның миссиясенә, кодексына тугрылыклы булу  мөһим. Паспортка карамыйлар. Элек чит ил кешеләренең биредә эшләүләре бик гади аңлатыла. Тарихи ватан белән элемтә юк иде, шуңа да радиода “тимер пәрдә”нең көнбатыш ягында калучылар гына эшли алды. Язмыш шундый. Гариф Солтан, Гали Акыш, Фәрит Иделле кебек олуг шәхесләребезгә гомерләрен чит илдә кичерергә туры килде.

 

– Фәрит Иделле бер интервьюсында: “Эштән китсәм дә, “Азатлык” белән араны өзмәячәкмен”, – дигән иде. Фәрит ага белән элемтәләр сакланамы?

 

– Аралашабыз, сирәк булса да күрешкәлибез. Ул Мюнхенда яши. Көн саен диярлек язышып, шалтыратышып торабыз. Барлык яңалыклар белән танышып бара. Радионы да тыңлый, веб-сайтны да карый. Фикерләре булса, әйтә, киңәшләрен җиткерә. Без ул яктан Фәрит Иделледән һич аерылмадык.

 

– Чит илдә яшәүче шәхес буларак, Русия һәм Грузия арасындагы низагны ничек бәяләр идегез? Кем хаклы, ә кем хаксыз?  Гомумән, чит ил халкының Русиягә мөнәсәбәте нинди? Русия үзенең бөек “держава” көчен югалтып барамы, әллә киресенчәме?

 

– Кем хаклы, кем хаксыз дип җиңүчеләрне һәм җиңелгәннәрне билгеләмәс идем, бу бик катлаулы. Һәр тарафның да үз җитешсезлекләре, ялгышлары, гаепләре бар. Мине башка әйбер борчый. Русия демократия, ирекле мәгълүмат алу чорында яшәп алды. Шуңа да кешеләрдә әлегә ирекле фикерләү бар дип өметләнгән идем. Грузия белән булган вакыйгалар вакытында телевизорны еш карадым һәм шаккаттым. Шулкадәр пропаганда дулкыны, ягъни Русиягә генә кирәкле әйберне күрсәтү, аларга уңайлы мәгълүматны гына җиткерү совет заманында да булмагандыр. Ул чордан аермалы буларак, хәзер заманча ысулларны кулланып, телевидение, интернетны эшкә җигеп, чит телдә сөйләүче белгечләрне дә җәлеп итеп пропаганда алып бардылар. Бик тупас башкарылды. Бу мине, чыннан да, шүрләтә. Халык Мәскәү сөйләгәнгә бик ышана, күпчелек үзәк хакимият әйткәнен  бердәнбер дөрес мәгълүмат дип кабул итә. Вәзгыятьне яктыртканда Мәскәү ягыннан берьяклылык, хисләрне күпертү шактый нык сизелде. Дөрес, шундый ук галәмәт грузин ягында да булды. Ә менә Мәскәүнең барлык гөнаһларда да Көнбатышны гаепләвен аңламыйм. Чит ил телевидениесен күп карыйбыз, шуңа фикерләр дә төрле. Нигездә ниндидер бер якны якламыйча, тарафларны билгеләмичә язу, сөйләү киң җәелгән. Көнбатыш кечкенә Грузияне яклый һәм Русияне гаепли дип әйтмәс идем. Русия еш кына үз гамәлләре белән аңлашылмаучанлык уята. Еш кына Русия моны “тездән күтәрелү” дип атый, ә читтән бу башкача күренә – үзе тернәкләнә алмагач, башкаларны тезләндерергә тырыша.

 

– Русиядә чыгучы татар матбагасының, телевидение һәм радиоларның эшчәнлеген күзәтеп барасыздыр. Аларга нинди  бәя бирер идегез?

 

– Күбрәк интернеттан күзәтәм. Татар матбагасы шактый, ләкин оперативлык ягыннан калыша. Мин аларны гаепләргә ашыкмыйм, татар матбугатының проблемасы тел, мохитнең югала баруына да бәйле. Теле булмагач, реклама юк, анысы булмагач, димәк, акча, керем юк. Дәүләт акчасына гына яшәү, әлбәттә, кинәнеп эшләргә мөмкинлек бирми. Телевидениегә килгәндә, элек “Татарстан-Яңа гасыр”ны күбрәк карый идек, хәзер юк. 

 

– Читтән яхшырак күренә, диләр. Татарның хәле ничегрәк, алга китеш бармы, әллә артка тәгәрибезме? Сезнеңчә, дөньяга сибелеп яшәгән  гомум татарның хәле ничек?

 

– Бу бик катлаулы сорау. Мин үземне читтән күзәтүче дип әйтмәс идем. “Азатлык”  – татар дөньясының аерылгысыз өлеше. Татарның хәле күп нәрсәгә бәйле. Һәр кеше сакланып калуны үзенчә аңлый һәм чыгу юлларын күрә. Кемдер милли гореф-гадәтләрне, башкалар динне сакларга кирәк, ди. Шәхсән үзем татарның милләт буларак саклануын тел белән бәйлим. Тел һәм мохит. Тел беренче чиратта мохиткә бәйле. Казанга кайтканда шуны күзәтәм: татар теле бик нык бирешә. Ул тагын да урыс сүзләре белән чуарлана, телнең сафлыгы югалып бара. Дөньяга сибелеп яшәгән татарларның хәле әллә ни түгел дип саныйм. Иң мөһиме – Идел-Уралда яшәүче татарлар. Алар шунда  сакланып калса, милләт яшәячәк. Чит илдә яһүд, төрекмәннәрнеке кебек безнең “аһ” итәрлек диаспора юк. Ләкин  кеше, кайда гына яшәсә дә, милләт булып саклануга үз өлешен кертсен иде. Һәрберебез бернигә  карамый татарча сөйләшергә, укырга, яшәргә тиеш. Мөмкин кадәр күбрәк башка милләтләрне дә мәдәниятебез, тарихыбыз белән таныштырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, үз фикерең, үз аңың белән яшәү мөһим. Милли хөрлекнең югары ноктасы дәүләт бәйсезлеге санала икән,   моңа фәкать фикер иреклеге аша ирешеп була.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№30 (854760) / 02.10.2013 07:42:22

Азат , ничего на зерколо пенять,коли роҗа крива.

№29 (854756) / 02.10.2013 07:09:44

Азат , урысча язасың килсә, урыс сайтына яз, татар форумына керәсең килсә, татарча өйрән.

№28 (854754) / 02.10.2013 05:25:44

На форуме татарской редакции почему - то запрещают писать на русском языке, а только на татарском или башкирском. Это является ограничением свободы граждан, проживающих в России и для которых русский язык - родной для многих татар. Имеются также оскорбительные высказывания в адрес православных, казанских татар. Просим наказать таких сотрудников, которые выставляют такие высказывания на сайт.

№27 (852353) / 12.09.2013 17:17:41

Үз илеңдә ирекләр булмагач, ирекле матбугат булмагач, АЗАТЛЫКТА иркләргә, бигрәк тә иҗат ирегенә өйрәнәбез.Әле өйрәнеп кенә бетик менә.

№26 (7709) / 20.10.2008 08:02:43

Тагы Азатлык дулкыннары узгэрэ имеш. Ай саен алыштырсыннар частотаны, тынлаучылар сизеп калмасыннар.
Башкортлар янадан переписька эзерлэнэ дип эйтте К Яушев.Безнен турэлэр, конгресс ни карый икэн? Хет Казандагы Азатлык булегенэ эйтегез эле. Татар кемгэ кирэк ау

№25 (7667) / 18.10.2008 10:50:10

Язучылар кебек, койрыклы хайваннар да ун конгэ сонга калып уянган.

№24 (7666) / 18.10.2008 06:53:27

Азатлыкта Питрэчтэ сарык буучы ерткыч турында язганнар! Куркыныч та, кызык та.Ниллэр курербез?

№23 (7319) / 10.10.2008 10:29:29

Уйларга карата уйлар, ник керден син монда? Монда керергэ ярамый иде сина!

№22 (7317) / 10.10.2008 10:14:17

Бер интервью. Микрофон сундерелгэн килеш сорау болай янырый: Слушай менэ син Хаклык радиосын тынлыйсын бит инде. Менэ узган елда “Хаклык” радиосы тапшыруларын “Яңа Ел” радио каналы аша ретрансляцияләүне туктатты бит инде. Бу бит инде Ватанстанның, имджын ныгытмады. Киресенчә дип эйтергэ кирэк андый мондый непредвиденный нэрсэлэр килеп чыккаканда букка баталар бит Инде. Теге хэл килеп чыккач – Чирек Мурзаев Илбашы вафат дип кычкыргач шулай килеп чыкты бит инде. Дорес хэлне Хаклык радиосы аша гына белү мөмкинлеге кала бит инде.( Эфирда бу болай янырый). Сэлэм мохтэрэм тынлаучыларыбыз. Безнен студиябездэ танылган психоаналитик Рулил эфэндэ Арифулла. Рулил эфэнде менэ сез танылган галим, фэннэр докторы, бик куп китаплар авторы. Тынлаучыларга сезнен «Тэмэке тартунын яшь буын психологиясенэ тискэре тэесире», «Аракы эчу миллэт психологиясенэ ничек тэесир итэ», «Кунелле психология» дигэн хезмэтлэрегезне дэ санап киту житэ. Сезгэ бер сорау: Сез «Хаклык радиосын тынлыйсызмы?». Рулил Арифулла: «Хаклык» радиосын минтынныйм яратып и тынныйм тоже «Я Звезда Всея Поволжья» газетын. И эйтэм шуны (Укый башлый): Узган елда “Хаклык” радиосы тапшыруларын “Яңа Ел” радио каналы аша ретрансляцияләү туктаган иде. Бу гамәл Ватанстанның, аның сәяси хәлен ныгытмады. Киресенчә дияргә була – мәгълүмат иминлегенә җитди куркыныч янаган чакларда республиканың үз рәсми каналлары ялганны төзәтү, нахакны кире кагу белән шөгыльләнми, шуңа да хакыйкатьне бары тик “Хаклык” радиосы аша гына белү мөмкинлеге кала. Шуны да эйтергэ кирэк: «Хаклык» радиостанциясенен Шэхэр булегендэ мин часто булам и провожу сиянсы от табакокурения, алкоголя и теге ничек эле… артык авырлыктан инде, урысча эйткэндэ: от лишнего веса и бесполезно чонки мин неоднократно эйттем ул Чирек Мурзаев авырый и аны невкоем случае пресс-секретарь итеп куярга ярамый. Алып баручы: «Булды бу житте. Сундер»

№21 (7234) / 09.10.2008 12:02:42

Уйларга карата, Шарык турындагы бэхэсне анлатыбрак яз эле. Нэрсэ булешэлэр анда? Ату берни анламыйм элегэ кадар. Или мин узем тупойракмы шунда. сугышалар, сугышалар, гаеплилэр, мыскыллыйлар... ну нидер булешкэннэрен генэ чамалыйм, шунын ни икэнен белмим. Ул Ширык кемгэ мешать иткэн дэ, анда ни бар? мужет синен анлатаманны анлармын, плиз, куп санлы укучылар хэм минем шэхси утенечем буенча плиз коммент!!!
Шарыкны ширык ясамагыз

№20 (7232) / 09.10.2008 11:58:58

Уйларга карата,  Син Шандырович иярчене тогелме?

№19 (7224) / 09.10.2008 11:24:16

Кризис тотене каян чыга?
«Я Звезда Всея Поволжья» гэзите тагын шаккатыргыч хэбэрлэр белэн чыкты. Пруссиядэ башланырга момкин дигэн йыктисадый кризис Ватанстанга да килеп житэчэк икэн. Монын хакында Шэхэр Чите Бистэсенен 9 катлы йортынын идэнастында уткэрелэ торган оппозицион Диспут клубында - моннан 25 ел элек Илбашынын сузчесе булып эшлэгэн Чирек Морзаев эйткэн. Суз унаеннан шуны да эйтергэ кирэк. Барлык рэсми мэгълумэт чаралары – Ватаныстанда кризис була алмый – дип торганда, «Хаклык» радиосынын Шэхэр булеге узган хэбэрендэ - Ватаннефть акциялэре яртылаш тошкэн» дип эйткэн иде инде. Тагын бер кызык хэбэр. Диспут клубынын тэнэфесендэ кече йомышларын башкарганда Чирек Мурзаев шул ук «Я Звезда Всея Поволжья» гэзитенен СулЪяк Болакбуе дигэн уйдырма исем астында язучы танылган журналистынын колагына гына «мин Яна Ел телерадикомпаниясе житэкчесе БотендоньяШат Иминевне яратам» дигэн. Мэгълум булганча элеге житэкче «Мурзаев имгэк, чонки ул байлар чуплегеннэн сояк-сынык жыеп ашый» дигэч» теге «мин аны яратмыйм дигэн иде». Тегенен шулай бер «яратам» бер «яратмыйм» дип йоруен билгеле галим, атказанган мэдэният хезмэткэре, профессор Замир Исхушев «дунгызчылык» дип бэялэгэн иде. Э сэяси тормыш уз жае белэн бара. «Восток» яшьлэр берлегенен ун, канаты сул канаты хэм БотенВатан Конгрессы канаты белэн Ботенватан ижтимагый офисына турыдан туры килеп керу ечен корэшэ. БотенВатан ижтимагый узэгенен ун, канаты сул канаты белэн Хэтер конен унбише конне тошке кадэрме, тоштэн сон,мы уткеру турында бэхэслэшэ. Элбэттэ бу корэш келэм астында гына бара. Мондый корэшлэрнен келэм астында гына баруы турында да Шэхэр бюросы алдан ук эйтеп куйган иде инде.

№18 (7223) / 09.10.2008 11:15:02

Бэтэч, эллэ Римзил Вэли Прагага киткэн?! Мин аны эле хаман да Казан бюросы житэкчесе генэ дип тора идем

№17 (7213) / 09.10.2008 09:08:27

Тукай шэулэсе, тсссс, тссс, берничэ минуттан синен комментсыннан жиллэр исэчэк...

№16 (7212) / 09.10.2008 09:01:17

Җәмәгать! Көлдермәгез инде! Татарстан премьер-министры урынбасарының тормыш иптәше булган кеше "Азатлык"ны җитәкли икән, нинди "Азатлык" булсын инде ул! Ну, что вы, а?

№15 (7129) / 08.10.2008 09:00:51

Кешене томаландырунын бер алымы – ана кон тон жыр тынлату. И кеше узе дэ сизми кала деградация кичергэнен. Эле ул ќырларны Элфинэ дэ жырласа, эле ул такмаклардан торса... Хотя поучительныйлары да бар. Мэсэлэн (Ландыш кажется жырлый аны)Энже чэчэкнен ландыш икэнен ни за что белмэс идем. Словарьга да карап торасым булмады. баштан ахырга кадэр Энже чэчэк, Ландыш ул дип такмаклагач белеп калдым мыни, и онытмыйм. Бу бит научный, филологический. Шундый жырлар кубрэк кирэк. шундый авторларга Тукай премиясе давай. Э Харрас Аюп кебек чын шагыйрьлэр анлаучылар, акыллылыар, монлылар очен генэ язган, кеше аерып.
Азатлык радиосы ширпотребны жэлеп итэм дип, жыр ќырлауга кучмэсен инде тагын.

№14 (7124) / 08.10.2008 00:05:54

Азатлык акыллырак кешелэр очен дигэн идем, Татар радиосы дип анламасын инде тагын Жокер

№13 (7123) / 08.10.2008 00:03:10

Алай жыр тынларга телэгэч, Азатлыкны тынлап аптырап утырма инде син. Энэ, Татар радиосыннан тынла, анда жырлар да бииик куп, тавышлары да берсеннэн-берсе ямле все-таки акыллырак, уйлый торган кешелэр очен шул ул радио, Жокер, синен очен тугел. Узенне кочлэп, монда Азатлыкны сугэр очен генэ тынлап утырма

№12 (7119) / 07.10.2008 22:10:27

+1

№11 (7118) / 07.10.2008 22:05:27

Минем анлавымча, биредэ ботенлэй информация белэн кызыксынмаган кешелэр утыра. Мин узем Азатлыкны кон саен бар хэбэрлэрен дэ укып барам. тагын кайсы сайтта (татарча) шундый маглуматлар бар? татаринформны или интертатны укыйсызмы сез?Укырлыкмы? Монда да админ ин оператив машлуматларны кйадан ала? Адресын эйтимме? Татаринформнардан тогел, Азатлыктан. Худо бедно, бердэнбер маглумат таратучы эле ул. Башкорт халлэрен кайдан белер идек эле, ул булмаса. шуна эллэ кем булып бэя бирмэк келэп утырмагыз. Теле билгеле безненчэ тогел инде, мишэрчэрэк тырышмакчылармы димме шунда. А мыни радиосын тынламыйм. анын кйадан сулэгэнен дэ, кйада икэнен дэ белмим

№10 (7111) / 07.10.2008 21:11:05

Азатлык - уникален, но абсурдность его нынешних дел налицо. Частотасын тотсан, тынларга жайлы тугел, бер сэгаткэ бер жыр, ягымлы тавыш юк анда. Почти юк. Вот и думаю, что они хотят отучить людей слушать радио, чтобы стать интернет - газетой.Только шизик может бороться со слушателем, чтобы вызвать отвращение у него.Очень странно это.

№9 (7072) / 07.10.2008 11:30:32

Галэмэт Галивали
Татарстанда кояшны котэлэр
Казан базарларында иртэгэ кояш чыкмый дигэн гайбэтлэр ишетелэ башлады. Бу гайбэт таралып бер сэгать узуга Баш Казыебызнын унынчы ярдэмчесе бу гайбэтне таратуда гаепле Чирек Мурзаев жавапка тартылырга да момкин дип белдерде. Кояш чыгару департаментынын матбугатны элеккеге юнэлтеп баручысы Чирек Мурзаев - мин бу хэбэрне Максим Горький базарында ишеттем дип белдергэн булыр шикелле. Кояш чыгаручыларга Уктэбрь инкыйлабуннан бирле оппозициядэ торучы Эхмэт Башитов - Чирек Мурзаевны хичшиксез туктатырга кирэк булыр бэлкем, алайса ул Яна ай тумый икэн дигэн хэбэр таратырга да момкин диде. Элегерэк бу Мурзаев - янгыр яумаса быел бэрэнге унмый, - дип тэ кычкырган иде шикелле дигэн. Рэсми мэглумат чараларында Кон уздыру эчен жаваплы хакимият ширкэте вэкиле – «безнен ил эстендэ Яна кояш ясап куярга да барлык йыкдыйсадый йогэрлегебез бар»- дип белдерде. Э Казан урамнарындагы халык тыныч кына уз юлында йори. Базарларда бар нэрсэдэ бар. Моторлы арбалар артык артып киту мокинчелеге булганга, юлларны кинэйтэлэр. Монын очен трамвай юлларын сутэлэр. Кайбер кешелэр генэ: «монын рельслары бик эйбэт, моны кая куярлар икэн. Шул алигарх дигэн намуссызырак кешелэр язлыкларына, кэтижлэренэ алып китмэслэрме икэн» дип борчылалардыр бэлки. Хаклык радиосы очен генэ Казаннан Галэмэт Галивали.

№8 (7069) / 07.10.2008 10:01:53

Язвы бу хакта ни уйлый?

№7 (7064) / 07.10.2008 07:53:15

Жокер, син матбугатны укып бармыйсын шул. Азатлык радиосы уз ешлыгын бастырып килэ (ешлыкнын нормальный булмавы - икенче мэсэлэ).
Китаплар да укымыйсын. Президентнын хатыны президент турында язган китабында Мирнтимер туел, э Мин,тимер дигэн.

№6 (7063) / 07.10.2008 04:43:45

Айбат аларнын сайты. Но радиосын тынлап булмый, кв приемник та алмый.
Сайтта МИНГТИМЕР ШАЙМИЕВ дип язу, узлэренчэ грамматика изобретать иту -шизофриния. Татар теле бер бит ул. Нечего аны Америкадан, Чехиядэн торып имгэту. Шэймиев судка бирсен узенен исемен имгэткэнгэ! Ел саен 2-3 тапкыр частотасын узгэртуче, узенен параметрларын матбугатта чыгармаучы, ни язганнын узе белмауче радио - шизик инде. Аларга наплевать Рооссиядэге татарга, башкортка.Хэзер ул Казаннын заграничный филиалы. Чит илдэ дэ совковыйлар арта. Юк Ф.Иделле, юк Ф.Хамит.Ничек бар шулай, Азатлык ин шэбе дип ясалма этэчлэну, масаю шизиклыктан килэ.

№5 (7022) / 06.10.2008 13:41:56

Җәмәгать, "Азатлыкның" булмавына караганда булуы яхшырак минемчә.Азатлык та, "Төркия Авазы" да сөйләп торсын,яңалары ачылып торсын!Татарлар алга!

№4 (7019) / 06.10.2008 12:36:24

"Азатлык"ны эрлэучелэр бар икэн эле. Димэк шэп эшлилэр анда. Алайса сайтка да кереп тормаслар иде, интервьюны да укымаслар иде

№3 (7008) / 06.10.2008 08:33:26

Көнләшмәгез "Азатлык"тан! Яхшы эшлиләр. Акчасын да яхшы алалардыр (АКШныкы булгач). Жалко юньле-рәтле радиодулкыннары юк. Тыңлап булмый. Аның каруы сайтлары шәп. Ул мәгълүмат агентлыгы сыман. Оператив мәгълүматне татарда кем иң беренче бирә? Интертатмы? Матбугат.румы? Яңа гасырмы? Юк. "Азатлык".

№2 (7007) / 06.10.2008 08:15:27

Бу язманың исеменә карап болайрак диясе килә.
"Азатлыкның кирәге бар әле"
- Кирәгегез бар иде, бәягез өч тиен!
шул җитә иде.
иң яхшы язма шушы булыр иде алар турында.

№1 (7002) / 06.10.2008 05:34:06

Ливанны "Либан" дип атаучы кеше надан.
азатлыкның "латиница"сын әйткән дә юк инде.
гомумән, азатлыкның исеме генә кала бара. ягъни кризис системный.
ә инде сайттагы мәгънәсезлек - моның чагылышы гына.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты