поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.03.2012 Дин

Бәхеттә-нигъмәттә яшисең килсә, шөкер ит

Иртән уянып күземне ачуга, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау йоклап тордым, дип, күңелемнән Ходайга рәхмәт укыйм. Өстәл яныннан киткәндә, ашарга ризыгым булганга шөкер итәм. Эшкә барганда, көннең матурлыгына сокланып, күбәләк-күбәләк яуган карларга, март кояшына карап, әле ярый шушы гүзәллекне күрергә күзләрем, шушы карны шыгырдатып йөрергә аякларым, үземә ошаган, күңелемә якын эшем, шул эшкә йөрергә сәламәтлегем бар дип, үз хәләл көчем белән эшләп тапкан акчам булганга сөенеп, көненә әллә ничә тапкыр Аллага рәхмәтләр укыйм. Аңардан әллә ни зур акчалар да, чәшке туннар да, кыйммәтле машиналар да өмет итмим, булганына да мең кат шөкер, алга таба да Ходаем ризыктан, эшемнән, саулыгымнан аермаса иде дип телим.

Кызганыч, Аллаһының шушы бушка биргән нигъмәтләрен кайберәүләр танымый, дөнья куып, байлык артыннан чабып, берәр бәхетсезлеккә очрагач, сәламәтлеген югалткач кына Аллаһны искә төшерә. Үзегез дә сынап караганыгыз бардыр, теге җитми, бу кирәк дип гел азсынабыз, акча җитми дип зарланышабыз, аз гына тешебез сызлап куйса да, күзебезгә бернәрсә күренми, ничек тә шушы сызлаудан котыласы иде дибез. Бу вакытта инде акчаның азлыгы да, берәүләр сыман ял итәргә бара алмау, беркөнне генә кибеттә күреп кайткан матур туфли алу кайгысы да калмый. Тизрәк сәламәтләнеп, элеккечә тыныч күңел белән яшисе килә башлый. Ә менә шул күңел тынычлыгының да Аллаһыдан икәнен уйлап та карамыйбыз. Шөкер кылуның, рәхмәтле булуның нинди көчкә ия булуы турында без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакировтан сораштык:

 

– Рөстәм хәзрәт, шөкер кылып яшәмәгән өчен безне нәрсә көтә?

 

– Аллаһы Сөбханалла вә Тәгалә Коръәндәге «Ниса» сүрәсенең 147 нче аятендә: «Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып Коръән белән гамәл кылсагыз, минем нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһы Тәгалә сезне газапламас», – ди. Ә Аның газабы бик каты булачак. Ул бу дөньяда да, ахирәттә дә булырга мөмкин. Без – мөэминнәр – бу дөньяда да сау-сәламәт буласыбыз, бәхеттә-нигъмәттә яшисебез килә. Ахирәттә дә җәннәткә өмет итәбез. Менә шуның икесенә дә ирешү өчен без Аллаһы Тәгалә нигъмәтләренә шөкер итеп яшәргә тиешбез. Шөкер итсәк, Ул безгә биргән нигъмәтләрне кире алмас, аны арттырып та кайтарыр. Нигъмәтләр дигәндә без иң элек барыбыз өчен дә иң кадерле байлык – сәламәтлекне күз уңында тотабыз. Аллаһ кушканча яшәсәк, Ул безгә үзенең нигъмәтен – сәламәтлекне калдырам, ди. Әйтик, тәмәке тарту исламда мәкрух гамәл санала, ягъни дин буенча ул тыелган. Тәмәке тарткан кешенең үпкәсенә зарар килүен һәркем белә. Хәмер эчемлекләр эчү бөергә, акылга зыян китерә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә кире үз нигъмәтен ала. «Зүмәр» сүрәсенең 7 нче аятендә «Әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, Ул эшегездән риза булыр» диелә.

 

– Аллаһының ризалыгына ирешсәм иде, дигәннәрен ишеткән бар, бу очракта күз алдында нәрсә тотыла?

 

– Кеше өчен иң зур бәхет – Аллаһының ризалыгын алу. Шуңа күрә «Аллаһүммә әнтә мәксуди вә ризаүкә мәтлүби», ягъни «Әй Раббым, Син минем максатым, минем иң теләгәнем Синең ризалыгың» дип дога кылабыз. Бер галимнән сораганнар бит: «Синең алдыңда ике ишек булса, кайсын сайлар идең – мәчетнекенме, җәннәтнекенме?» – дип. Бер караганда, ул җәннәткә дип әйтер кебек. Җәһәннәмнән куркабыз, намаз укып, ураза тотып, җәннәткә керер өчен яшибез бит. Ә галим, мәчеткә керер идем, чөнки минем максатым Аллаһы Тәгалә, дигән. Мәчет – Аллаһ йорты, ә җәннәт – мөселманнар йорты. Мәчеткә кергәч, җәннәтенә дә керәм. Аллаһ белән дуслашсам, минем урыным җәннәттә була, ди ул. Безнең дә иң беренче максат – Аллаһның ризалыгына омтылырга тиешбез. Ә инде Аллаһ ризалыгы ул – җәннәт, иншалла, урыныбыз шунда булыр.

 

– Аллаһның рәхмәте гомуми һәм шәхси була дию нәрсәне аңлата?

 

Аллаһ рәхмәте, сез әйткәнчә, ике төрле. Әйтик, кояш, һава, ай, йолдыз, ризык, тормыш – бу гомуми нигъмәтләр. Әмма, Имам әл-Газали әйткәнчә, күпләр Аллаһның бу нигъмәтләрен күрә һәм аңлый алмый. Шәхси рәхмәткә йорт, машина, дәрәҗәле эш һ.б. керә. Ә моның исә Алла рәхмәте икәнен таныйлар. Ләкин тормышта икесен дә күрә белергә кирәк, шуларны күрә белмәгәнгә тормышларыбыз авырая да инде. Без аны үзебез авырайтабыз. Бүгенге көндә күп кеше иртән тора да эшкә чаба. Эшкә чыгып киткәнче, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау тордым, күзем ачылды, аягыма баса алдым, ашарга ризыгым, аны эшкәртергә сәламәтлегем бар дип рәхмәт әйтергә тиешбез. Бер галим елап утыручы кеше яныннан үтеп бара икән. Галим аңардан, нишләп елыйсың, дип сораган. Тегесе: «Мин бигрәк бәхетсез инде. Менә бөтен кеше атта йөри, ягъни, хәзергечә әйтсәк, бөтен кеше машинада йөри, ә минем ул юк. Бөтен кеше чит авылны, ягъни, безнеңчә, чит илне күргәне бар, минем юк. Шуңа үземне-үзем кызганып елап утырам», – дигән. Галим моңа каршы: «И кардәшем, син Аллаһның гомуми рәхмәтен күрә бел инде. Аягың йөри, күзең күрә, сәламәтлегең бар. Тагын нәрсә кирәк сиңа?» – ди. Теләсәң, мин сине баета да алам: фәлән танышым аксак, аңа аяк кирәк, аягыңны сат, дип тә карый галим, әмма тегесе ризалашмый. Бер дустым сукыр, аңа синең күзеңне сатыйк, ди. Анысына да ризалашмый. Тагын берәүгә бөер кирәк, бөереңне сат, ди. Теге тагын, юк, ди. «Менә Аллаһ бушка биргән нигъмәтләреңне бер дә сатасың килми. Кемнең аягы юк, кемдер телсез, кемдер сукыр йә ятим, ә синең барысы да бар. Ничек инде шул хәлеңдә дә елап-зарланып утырасың. Син бит иң бай кеше», – ди. Менә шушы сүзләрдән гыйбрәт алсак иде.  Бүгенге көндә, шөкер, сугыш, ачлык юк. Аллага шөкер, эшебез, яшәргә урыныбыз, динебез, мәчетебез, туган телебез, милләтебез бар. Шулардан канәгать булып яшик.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»