поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.03.2012 Мәдәният

“Ялкынлы яшьлек” язларда яшәрә

Үткән якшәмбедә Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында гөрләп узган “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 775нче концерты 23 февраль - Ватанны саклаучылар һәм 8 Март - Хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Быелгы ямьле язларда 45нче туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнүче ансамбль, ни галәмәт, һаман яшәрә, аңа яңа талантлар килә һәм тамашачыга яңадан-яңа җырлар, шигырьләр, биюләр тәкъдим ителә,  ә залда утыручылар ярты гасыр элек үзенең яраткан ансамблен ничек кабул итсә, бүген дә шул ук дәрәҗәдә алкышлап каршы алалар.

 

Бу хәерле яңарышлар хәер-догадан башланганга күрә дә шундый уңышлы була торганнардыр. Бөтенсоюз смотрлар лауреаты “Ялкынлы яшьлек” татар халык ансамбленең яңа 68нче программасын тамашачыга күрсәтү алдыннан сәхнәгә Самараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин күтәрелеп, халыкка вәгазь сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

 

- Татарлыгын исенә төшереп, шушы Мәдәният йортына җыелган татарларга Ходайның рәхмәте булсын. Аллаһыга шөкер, намаз укырга - мәчетләребез, Сабантуйлар уздырырга - мәйданнарыбыз, җыр тыңларга теләүчеләр өчен “Ялкынлы яшьлек” ансамблебез бар. Татар булып туган кеше  татарча тормыш рәвеше алып барса, намазын калдырмаса, шәригать кушканча киенсә, татар моңына битараф булмаса, аның балалары һәм оныклары да татарлыгын онытмаячаклар.

 

Концерт “Ялкынлы яшьлек” ансамбле ветераны Искәндәр Әхмәтовның “Картаямыни соң йөрәк” җыры белән башланып китте. Әйе, Искәндәр Әхмәтовның да, икенче сәхнә ветераны Гөлфия Гайнетдинованың да, заманында шушы ансамбльдә җырлап-биеп йөргән, ә бүген ак яулыклар һәм түбәтәйләр киеп, сәхнәгә чыгучыларга карап, яшьлекләрен исләренә төшереп утыручыларның да йөрәге әле һаман яшь. Ә Самара татарларының ансамбльне яратуы тулы заллардан, тамашачылар кулындагы чәчәкләрдән күренә. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле булган халыкның йөрәге дә беркайчан да картаймас кебек.

 

Ансамбльнең җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улында алдан күрү, тоемлау сәләте бардыр. Ул моңлы, тавышы халык күңеленә май булып ятардай җырчыларны сайлап алып, коллективка җәлеп итә белә. Менә балачагыннан ансамбльгә йөри башлаган Илнур Салихов та инде армия сафларында хезмәт итеп кайткан, авиация институтына укырга кергән һәм “Прогресс” заводына эшкә урнашкан. Җырлы-моңлы егет янә биредә җырлый һәм халык аны бик яратып кабул итә.

 

Ике ел элек коллективка килеп кушылган тырыш һәм уңган Азалия Җәләлетдинованың да тавышы көчле һәм моңлы, чөнки Азалия музыка мәктәбен тәмамлаган кыз һәм музыка нечкәлекләрен бик яхшы белә.

 

Биш-алты ел гомерен “Ялкынлы яшьлек”кә багышлаган Әлфия Йосыпова һәм Җәмил Ногаевны да аерым атап үтәсе килә. Әлегә кадәр сәхнәдә үзен Әлфия кебек иркен тотучы үзешчән артист күргәнем булмады. Аңарда бар нәрсә дә гармониядә: кеше күңелен күтәрә торган җыр сайлап ала белүе дә, музыка ритмын тоемлавы да, киенә белүе дә, биеп җырлавы да килешле. Афәрин, Әлфия!

 

Җәмил Ногаев та тәмам сәхнәгә ияләшеп беткән инде. Салаватка охшатыбрак сөйләп алуы, җырларны залда утыручыларга багышлавы, үз-үзен тотышы, моңлы җырлары да бу егетнең сәхнәгә озакка килүе турында сөйли. Аңарда төпле нигез барлыгы сизелә, ә тамашачы моны бик ярата.

 

Яңа программа яңалыксыз булмый, әлбәттә. Менә быел да Управленческий бистәсендә туып-үскән, биредә музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, вокал буенча югары музыка белеме алган Алсу Галимованың опера арияләрен башкарып чарланган көчле һәм моңлы тавышы Рөстәм Яхин иҗат иткән романсны салмак кына күтәреп алды да, йомшак кына һәр тамашачының күңеленә китереп салды. Шундый талантлы кызларыбыз кайда гына укысалар да, татар җырын, татар моңын якын итәләр, шуңа күрә киләчәгебез дә ышанычлы безнең.

 

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җыр һәм бию генә түгел, шигърият ансамбле дә бит әле. Концертны алып баручыларның берсе Илнар Нуретдинов башкаруында яңгыраган “Азан” һәм “Милләтем” шигырьләре Самара сәхнәсендә калкып килүче тел остасы барлыгы турында хәбәр итте. Кайдан шундый эчтәлекле шигырьләр таба да, ничек итеп аларны сәнгатьле укый белә бит егет!

 

Шулай итеп, “Ялкынлы яшьлек”нең 68нче программасы ансамбльдә талантлы яшьләр туплануын, аларның күп сәхнәләрне яуларлык көче барлыгын раслады.

 

Халык бик канәгать булып өйләренә тарала башлагач, заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә үзе гармунда уйнап, җырлаган Идеал Галәветдиновны очраттым һәм бүгенге концерт турындагы фикерләре белән уртаклашуын соралдым.

 

- “Ялкынлы яшьлек” ансамбле Самара өлкәсендә татар сәнгатен күтәрү эшенә зур өлеш кертеп килә. Талантлы яшьләребез элек тә күп иде, хәзер дә бар, һәм аларның татар ансамблендә җырларга теләүләре куандыра. Менә бүген шушы матур концертны, саф, көчле тавышлы яшьләребезне күреп бик сокландым.

 

Ә менә бию төркеменә карап, кәефем бераз кырылды. Элек Альберт Гаязов куелышындагы “Шатлык” биюен башкарырга зур төркем биючеләр чыгып, сәхнә тузаннарын күтәреп, ут чыгаралар иде бит. Ә бүген аны дүрт кеше биегәндә элеккеге “шатлык” була алмады, әлбәттә.

“Чабата” биюен алыйк тагын. Гөлнәзирә Нуруллина - бик оста биюче, әмма затлы, ялт итеп торган күлмәк, ак туфли киеп биегәндә, чабаталы кызны күз алдыңа китерүе бик читен. Бу мәсьәлә дә эшләнеп бетмәгән, димәк.

 

Кызганыч, ансамбльдә Рәшит Гыйззәтуллин, Альберт Гаязов кебек биюләрне сәхнәгә куючылар калмады. Ә бу шундый дәрәҗәдәге җырчылары булган концертның күркен югалта...

 

Аның каравы, ансамбльнең җырчылары да, биючеләре дә сәхнәгә бергә чыгып, соңгы “Гөрләшеп яшик әле” җырын башкарганда, тагын бер тапкыр рух күтәренкелеге залны биләп алды, һәм тамашачылар басып артистларны алкышладылар. Бу хуплаулар, әлбәттә инде, ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Колючевка, талантлы җырчыларына һәм биючеләренә, музыкант Шамил Камалтдинов һәм гармунчы Наил Нурмөхәммәтовка, алып баручылар Алия Әбделганиева һәм Илнар Нуретдиновка мәдхия булып яңгырады.

 

 

 

Сәхнәдә - Илнур САЛИХОВ һәм Азалия ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА.

Югарыдагы фотода Әлфия ЙОСЫПОВА-МИНҺАҖЕВА.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 10 | 02.03.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»