|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2012 Җәмгыять
Полициягә – бер "яшь"Узган елның 1 мартында эчке эшләр органнарында зур үзгәрешләр башланды. Шул вакыт эчендә меңләгән хокук сакчысы тикшерү узды, бик күпләргә погоннарыннан колак кагарга туры килде. Моннан нәкъ бер ел элек сезнең тормышыгызда нинди зур вакыйга булды? "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе очраклы рәвештә сайланган биш хокук сакчысына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Гаҗәп, әмма аларның берсе генә узган елның 1 мартыннан милициянең рәсми рәвештә полициягә әверелүен искә төшерде. Шунысы кызык: нәкъ менә шул үзгәрешләр аркасында эчке эшләр органнарында хезмәт иткән биш кешедән берсе эшеннән китәргә мәҗбүр булды. "Бу исем алмаштыру гына булмады, – ди республиканың эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров. – 18 меңнән артык кеше аттестация комиссиясе аша узды. Күпләр әлеге үзгәрешләр безнең эшчәнлеккә тискәре йогынты ясар дип уйлады. Ә күрсәткечләр яхшырды".
Әйтергә кирәк, милициядә үзгәрешләр күптән кирәк иде. Моны Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та таный. Генерал фикеренчә, милициядә күп еллар дәвамында хәл ителмәгән проблемалар тупланган. Кайчандыр нәтиҗәле булып саналган ысуллар бүгенгә туры килми. "Шуңа күрә яңа хокук саклау органы төзергә кирәк иде, – дигән ул "Российская газета"га. – Мондый зур оешмада нәтиҗә тиз генә яхшыра алмый, – дигән Нургалиев. – Яңа механизмнар эшли башласын, хезмәткәрләр үзгәрсен өчен вакыт кирәк". Ә хезмәткәрләр үзгәрсен, үзләрен кирәк кеше итеп тойсын өчен социаль ярдәм күләмен, хезмәт хакын арттырдылар. Кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, вазыйфасы һәм дәрәҗәсенә карап, бу ике тапкырдан да күбрәккә арткан. Әмма реформаның прәннеге белән бергә камчысы да бар. Генерал Сәфәров әйтмешли, "утыз-кырык яшьлек кешене тәрбияләп булмый инде". Тиешле таләпләргә туры килмәгәннәр белән саубуллашырга җыеналар.
Исем алыштыруның файдасын сиздегезме?
Туфан МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Мин бернинди үзгәрешләр сизмәдем. Бәлки аларның статистикасында вәзгыять яхшыргандыр, тик мин, милиция-полиция әйбәтләнде, дип әйтә алмыйм. "Товарищи, как не садитесь, а в музыканты не годитесь". Шуның кебек. Исем алыштырып кына яхшы якка үзгәрә торган булса... Мин үземне Габдулла Тукай дип атар идем дә, бөек шәхескә әйләнер идем. Полиция сүзе миндә "полицай"ны искә төшерә: кыйнаучы, сүгүче, золымчы. Шуңа күрә ул исемне кабул итмим, җисемен дә аңлап бетермим. Ник дисәгез, шул ук кешеләр, шул ук мөнәсәбәт.
Фәрит ФӘТТАХОВ, Татарстан наркология диспансеры баш табибы:
– Әлбәттә, яхшырак эшли башладылар. Барлык үзгәрешләр юкка булмады. Болай бармак төртеп күрсәтә алмасам да, тулаем алганда үзгәрешләр сизелә.
Юрий ПРОХОРОВ, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан комитеты рәисе:
– Үзгәрешләр сизмәдем, бәлки алар белән сирәк очрашкангадыр. Мондый реформа ясау урынына бер ел элек үк хезмәт хакларын арттырган булсалар, полиция хезмәткәренең җаваплылыгы да артыр, эш сыйфатлары да яхшырыр иде. Аттестация үткәргән булдылар. Аны элекке исем астында да оештырып була иде. Исем, аңа карап кием, машинадагы тамгаларны алыштыру кемгә кирәк?!
Наилә ФӘХРЕТДИНОВА, "Универсиада-2013" волонтеры:
– Автоледи буларак, миңа Казан урамнарында элек тә, хәзер дә йөрүе бик уңайлы. Шуңа күрә, мәсәлән, ДАИ хезмәткәрләре эшчәнлегеннән бер ел элек тә зарланганым булмады. Хәзер исә тагын да яхшырак эшли башладылар дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Билгеле, кайберәүләр аларны артык кырыслыкта гаепли, тик йөртүчеләргә карата хөрмәт күрсәтмәү очракларына эләккәнем юк.
Розалия ВАКЫЙПОВА, пенсионер:
– Нәтиҗәне оешмага түгел, ә аерым кешеләргә карап ясарга кирәк. Ә араларында төрлесе бар. Әйтик, улым гаиләсе белән Казан – Чистай юлында ватылып калгач, узып барган ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре туктап булышкан. Машинаны төзәткән вакытта оныгым салкында утырмасын дип, трассада машина туктатып, аларны шуңа утыртып җибәргәннәр. Ә участок полициясе хезмәткәре, машинаны подъезд ишеге алдында куярга ярамый дип, икенче улыма штраф чәпәп китте. Реформага кадәр дә, аннан соң да эчке эшләр органнарында кешеләрнең төрлесе эшләде һәм эшләячәк.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|