поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.10.2008 Ир белән хатын

ТӨН УЗДЫРЫРГА КЫЗ КИРӘКМЕ? SMS ҖИБӘР!

Өйләнешеп аерылганнар исемлегендә бүген күбрәк яшьләр урын ала. 35 яшькәчә булган ирләрнең 73 проценты бер тапкыр булса да өйләнеп аерылган һәм аларның һәрберсенең кимендә 10 яшьтән дә кече булмаган бер баласы бар. Икенче статистик мәгълүматлар да бар: кияүгә чыкмаган кызлар саны көннән-көн арта бара. Алар ямьсез, кеше карамаслык түгел, әлбәттә, төп сәбәп, бәлки, алар янәшәсендә булырга тиешле икенче яртыларына карата таләпләрнең артык кырыс булуындадыр.

ӘЛЛӘ НИГӘ БЕР

 

Мин үзем ирем белән телефон аша таныштым. Әмма моңа охшаш очраклар әллә нигә бер генә була торгандыр ул, мөгаен. Студент еллары иде. Беркөн Казанда яшәүче дус кызыма кунакка киттем. Айсылу белән дөнья, авыл хәлләре турында гәпләшеп утырганда телефон шалтырады. Берничә ел буе бер класста, бер парта артында утырып укыган танышы шалтырата икән. Дустым, тиз генә телефон трубкасын урынына кую нияте белән, теге егет белән кырыс кына, теләр-теләмәс кенә сөйләшә башлады. "Иптәш кызым килгән иде, сиңа бөтенләй вакытым юк", – диде ул аңа. Егет аның саен үҗәтләнде булса кирәк, нинди кыз, каян килде, исеме ничек, дип сорый икән Айсылудан. Дустым ахыр чиктә түзмәде, аның турында күбрәк беләсең килсә, үзеннән сора дип, телефон трубкасын миңа тоттырды. Киттек бит шуннан егет белән сөйләшеп. Исеме Ленар икән. Тавышы бик ягымлы. Ленар миннән өйдәге телефон номерымны сорап алды. Шулай итеп бу егет белән бер ярты еллап телефон аша гына аралашып тордык.

 

Бервакыт, булмаса әйдә берәр тапкыр очрашыйк инде, ди бу миңа. Шулай итеп очрашу көнен, вакытын билгеләдек. Әмма, мин әйтәм, ялгызым гына булмыйм, иптәш кызны да үзем белән алам, дим. Ленар ризалашты. Билгеләнгән көн килеп җитте. Бергә яши торган иптәш кыз белән киттек очрашуга. Нәтиҗәдә, Ленар дигәнем үзе белән бер иптәшен ияртеп килеп, шул егет белән бер күрүдә бер-беребезгә гашыйк булып, озакламый никах укыттык...

 

КАРАП КАРЫЙК...

 

Ял көннәре иде. Җайлап кына кәнәфигә менеп утырдым да телевизорны кабыздым. Музыка каналын эзләп таптым. Артистлар җырлый тора, экран астында танышырга теләүчеләрнең телефон номерлары чыгып тора. Кайсы гына белдерүне алма, хатын-кызларның күбесенә фатирлы, машиналы, саллы кесәле ирләр кирәк. Аның урыс, татар яки юан корсаклы, ямьсез булуы бик азларны гына борчый. Ирләрнең күбесенә исә төз гәүдәлеләр кирәк, машиналы хатын-кызлар белән танышырга теләк белдерүчеләр дә аз түгел. "Онык" эзләүче бабайлар да җитәрлек. Алар белдерүләрендә дә нәкъ шулай язалар: "62 яшьлек дәү әтигә 22-25 яшьлек онык кирәк..."

 

Мондый танышулар артында саф, самими мөнәсәбәтләр урнаша аламы икән, әллә биредә бер төнлек ярларны гына эзлиләрме? Телефон номерын тәкъдим иткән бәндәнең чынлыкта сау-сәламәт булуын кем раслый ала? Ирләрнең дә, хатын-кызларның да гаиләле булу-булмауларын ачыклавы кыен. Кызык өчен генә булса да, мин дә белдерү язып җибәрергә булдым. Максатым – мондый игъланнар артында ниндирәк кешеләрнең торуын белергә теләү, шул ук вакытта аерылган, балалы хатын-кызга ир табуы җиңелме-түгелме булуын ачыклау иде.

 

Башта текст уйлап баш ваттым. Соңыннан шулай да уйлап таптым. "Аерылган татар хатын-кызы үзен яклый алырдай ир-ат эзли", дип телефонымны язып җибәрдем. Белдерүем экранда чыгу белән бер-бер артлы sмs-хатлар килә башлады. Санап карасам, 11әү икән. "Сәлам, миңа 32 яшь, шанс бармы?" дип язган Рөстәм исемлесе. "Нәрсә өчен танышырга телисең?"– дип сораган 33 яшьлек Динар. "Хатыным күптән түгел вафат булды. Ике балам бар. Улым аерым яши, кызым мәктәптә укый. Мин сиңа туры киләмме?"– дигән 37 яшьлек Дима. Минем белән танышырга теләк белдерүче 11 ир-атның яше 30дан алып 37 яшькәчә. Аларның барысы да бер тапкыр өйләнеп аерылган. Җидесенең берәр бала, өчесенең икешәр баласы бар. Аларга җавап итеп үземнең 24 яшьтә, бер балам булуын язып җибәрдем. Баласыз ир-атлар шундук "коелып калды" – бүтән смс язмый башладылар. Рөстәм дигәне минем кайда яшәвем белән кызыксынган. "Пока ирем белән бер фатирда яшибез, барыр җирем юк", – дип язып җибәрдем. Җавап хаты озак көттермәде. "Әти-әниең сиңа булышамы?"– дип сораган Рөстәм. "Минем әти дә, әни дә юк", – дип җавап бирдем. Үзем уйлыйм, нишләр икән бу бәндә, бер яклаучысы, барыр җире булмаган балалы хатын кирәкме аңа? Рөстәмнән килгән җавап мондыйрак иде: "Мин ике бүлмәле фатирда берьялгызым гына яшим, Юдино ягында. Әгәр теләсәң, күчеп килә аласың. Ошатышмасак, аннан бер-бер нәрсә уйлап чыгарырбыз." Хатын-кызларны кызгана алырдай, беркатлы кешеләр бетмәгән икән әле.

 

Әмма Рөстәм кебек тормышым белән, балам булу-булмавы белән кызыксынучылар бүтән булмады. Барысын да иртәгә нәрсә эшләргә җыенуым, буш вакытларымны ничек уздыруым борчый. Күбесе яшәү урынымның Казанның кайсы ягында булуы белән кызыксына. Җавапны белгәч, шәһәрнең икенче очында яшәүчеләр янә "коелып" калдылар. Бары тик өч кеше яза башлады. Рөстәм белән барысы да аңлашыла иде инде. Динар белән Дима калды. Әмма Диманың урыс булуы бу очракта аның өчен уңай нәтиҗә бирмәячәк, чөнки миңа татар ир-аты кирәк. Нәтиҗә – Динарның ниндирәк холыклы булуын ачыклау. Әмма бу җиңел генә булмас шикелле. Чөнки егет сорауларга берәр сүз белән генә җавап бирә, кайда эшлисең, хатының белән ник аерылдың, дигән сорауларга очрашкач җавап бирермен дип кенә яза. Ә үзе гел интим характердагы сораулар яудыра: "Ятакта сиңа нәр­сәләр ошый, нәрсәләргә син катгый рәвештә каршы?" "Соңгы интим мөнәсәбәтең кайчан булды?" Мин дә кызык иттем моны, барысын да очрашкач әйтермен, дидем. Әмма мондый очрашуның миңа кирәк түгеллеге көн кебек ачык иде инде.

 

МИН ӘЛЕ БУ ТАГЫН...

 

Бу тәҗрибә белән генә күңелемнең нигәдер тынычланасы килми иде. Танышу процессыннан соң ике-өч атналап вакыт узгач, икенче телефон номерым белән янә белдерү язып җибәрдем. Бусында таләпләрне арттырдым. "26 яшьлек татар кызы, кияүгә чыгу ниятеннән, матди ягы зарланырлык булмаган акыллы ир-ат белән танышырга тели."

 

Бу юлы да җавап хатлары бик күп килде. Әллә 19, әллә 20, төгәл генә исәпләп чыгара алмадым. Ирләрнең берише тышкы кыяфәтем белән кызыксына: нечкәме, тазамы, нинди чәчле һәм кайсы якта яшим. Икенчеләренә интим мөнәсәбәтләр турында ни уйлавым кызык. Өченчеләренә исә ничә тел белүем һәм шушы яшькә җитеп бер тапкыр булса да кияүдә булу-булмавым, балаларымның барлыгын белү мәслихәт.

 

"Миңа интим мөнәсәбәтләр уңаеннан гына очрашып йөрү кирәкми, җитдилекне яратам", – дип җавап язганнан соң, ирләрнең өчтән икесе язудан туктады. Ике ир сөяркә була алу – алмавымны сораган. Нәтиҗәдә, алар да "коелып" калды. Айрат, Алик һәм Динар дигәннәре калды. Айраты очрашу турында сүз кузгатты. Алик тагын урыс. Аның белән сөйләшү тәмам иде. Ә менә Динар дигәне белән аерым сөйләшү булды. Номерын карасам, беренче белдерү җибәргән вакытта җавап язган Динарныкы белән туры килә иде. Аның элекке җавапларын карап чыктым. "Син телефон аша еш танышасыңмы, хатын-кыздан сиңа ни кирәк?"– дип яздым мин моңа. "Юк, синең белән беренче танышуым. Дөресен генә әйткәндә, миңа интим мөнәсәбәтләрне үз эченә алган дустанә мөнәсәбәтләр кирәк", – дип язган Динар. Аңлашылды. Димәк, ирләрнең күбесе бер төнлек ярларны шундый белдерүләр буенча эзли булып чыга. Бер миңа гына ике тапкыр бер үк кешенең эләгүе – моңа дәлил иде.

 

Тәҗрибә барышында шул ачыкланды, синең нинди белдерү язуыңа бик азлар гына игътибар итә. Кияүгә чыгу нияте белән, дип язылган белдерү бирүемә дә карамастан, сөяркә булуымны тәкъдим итүчеләр бар иде. Күбесенә синең балалы, ябык яки таза булу-булмавың да ул кадәр мөһим түгел. Син аның белән кайчан һәм кайда күрешә аласың – борчыган мәсьәлә шул. Кайберләре исә кызык эзләп йөрүчеләр. Әйдә очрашыйк диюең була, эшем бар, командировкага китәм, дигән булып миллион төрле сәбәп уйлап чыгаралар. Кыскасы, танышырга була. Әмма тормыш өчен яраклы бәндәләрне биредән эзләү 100 процентлы нәтиҗә бирмәячәк. Иптәш кызым әйткәнчә: "Әйбәт­ләрен әллә кайчан эләктереп бетергәннәр инде аның, биредә иләктән үтмәгәннәре калган..."


Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 208-209 | 03.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»