|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
26.02.2012 Мәдәният
![]() Шамил Закиров вафатТетрәндергеч хәбәр. Бүген кич Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китеп барды. 15 мартта аңа нибары 67 яшь кенә тулырга тиеш иде. Татар театры, татар халкы бүген нинди зур югалту кичергәнен бер мизгелдә генә аңлавы кыен. Шамил Зиннуровичның туганнарына, хезмәттәшләренә сабырлык бир, Ходаем. Мәрхүм белән хушлашу 28 февраль көнне 9:30 сәгатьтә Г.Камал театрында булачак.
--- Фикерләр№43 (797341) / 03.03.2012 17:22:27
?,№ 41, легендаларда Атлнт кулларында җирне түгел,хәтерем ялгышмаса, ул үзе җиргә басып күк гөмбәзен күтәреп тора бугай. №42 (797331) / 03.03.2012 16:10:11
Минутында җавап әзер иде дә "забанен" ителү комачаулады.АНТЕЙ ул безнең илнең иң куәтле,зур йөк күтәрешле очкычы.СССР чоры казанышы. Бу аталышка куш тырнаклар кирәкми. Безнең театрны күтәрелештә һәм очышта тотуын истә тотып язылды. Ул бер урында дөм хәрәкәтсез күтәрелештә булмады. "Т.Я." мөхәррияте дә техник белемле кеше кулланган образны аңлап кабул итте. Әле дә ярый интернетта күлтүр-мүлтүр яки татфак тәмамлаган мөхәррирләр язганыңа каләм тыга алмый.Минем "Идел"дә чыккан Киевка бару хакындагы язмама да шундыйлар үзләреннән "татар башын татар ашый" дигәнрәк әтрәгәләмчел фикерләрен өстәгәннәр иде. Мәрсия минут эчендә язылды, кимчелекләре дә бардыр, әмма бу очракта җырның ертыгын эзләп утыру урынлы түгел. №41 (797314) / 03.03.2012 12:51:24
Антей... Грек мифологиясене белмәгән килеш язмаска иде. Кулларында тота (Җирне)Атлант, ә Антей Геракл белән көрәшкән юлбасар, аңа җир-ана көч-кодрәт бирә иде. №40 (797048) / 29.02.2012 19:45:36
Наданга(№38) Кызганычка каршы мин дә синең сыңар бу җәһәттән, блогны кызым ясап биреп китте. №39 (797046) / 29.02.2012 19:39:11
Ә мәрсиягез өчен рәхмәт Сезгә, меңнәр күңелендәге хисләрне яктырткансыз. №38 (797045) / 29.02.2012 19:36:33
Памфлет сыйфатлы язмагызны укып чыктым, Рөстәм ага. Нәрсә дим, башка мәкаләләрегездән кайтышрак чыккан монысы. Алай да тел үткен, сарказм үтеңне сытарлык. №37 (797041) / 29.02.2012 19:07:28
МӘРСИЯ №36 (796956) / 29.02.2012 00:45:32
Авыр, әлбәттә, чын татар ул-кызларын югалту. №35 (796954) / 29.02.2012 00:32:22
бер атнага ике зур югалту...*((( №34 (796942) / 28.02.2012 22:29:26
Христианнардагы кебек оч кон тотмасалар ярамый микэн. Зур турэлэргэ ярамакчы булалар №32 (796867) / 27.02.2012 23:07:03
Халкымнын тагын бер зур югалтуы... №31 (796856) / 27.02.2012 21:12:02
Милләтвәрвар, татар халкы өчен бөтен барлыгын калдырган кешегә, түбәнчелек белән баш иябез, СЕЗ безнең күңелләрдә - МӘҢГЕГӘ!!! №30 (796849) / 27.02.2012 20:05:48
№29 (796831) / 27.02.2012 18:04:18
Чынлап та, ышану авыр... Урны оҗмахның түрендә булсын... №28 (796830) / 27.02.2012 18:02:23
Ы Ш А Н М Ы Й Б Ы З ,,, №27 (796815) / 27.02.2012 16:33:36
Авыр хэбэр, авыр югалту. нинди генэ №26 (796808) / 27.02.2012 14:06:11
Бик кызганыч... №25 (796805) / 27.02.2012 13:45:43
Җаннар зарыккандаберяктыга, №24 (796804) / 27.02.2012 13:42:42
Камал театры ятим калды, бигрэк авыр... Эле узган душэмбе конне генэ театр бинасында курешкэн идек... Эчкерсезлек, балаларча беркатлылык белэн хэллэребезне белеште... хэркем белэн елмаеп курешэ...зал тутырып тамашачы килгэнгэ ихластан шатланганлыгы йозенэ чыккан...Без Сезне бик сагынырбыз, Шамил абый. Хушыгыз,бу доньядагыларга рэнжемэгез, урыныгыз жэннэт турыннэн булсын! №23 (796802) / 27.02.2012 13:29:05
Алай димә, Мәрьям. Җирдә һәркем үз урынына килә. №22 (796801) / 27.02.2012 12:58:00
Иннә лилләһи вә иннәәә иләйһи рааҗигууун! №21 (796800) / 27.02.2012 12:32:54
шундый шәхесләр китә... Вакытсыз китәләр. Ә кемнәр кала?! Бу мәгънәсез заман өчен яхшы кешеләр әрәм ахыры. Бу дөньяны яхшы якка үзгәртәм дип тырышып йөриләр дә просто напросто "заканчиваются"дыр инде. Югарыдагылар да барысын да күреп торалардыр инде, кызганып үз яннарына алалардыр. №20 (796798) / 27.02.2012 12:25:36
Марсел Салимжанов хэм Шамил Закиров!!! Татар миллэтенэ хезмэт итуче шэхеслэр иде!!! Урыннары жэннэттэ булсын Ходаем... №19 (796796) / 27.02.2012 11:30:22
Шундый кешеләр дә китеп баргач,белмим инде...Сүзләр табу кыен...Күңелдә бушлык...Җан әрни... №18 (796794) / 27.02.2012 11:24:57
Иннә лилләһи вә иннәәә иләйһи рааҗигууун! Анын очен тормышнын бар мђгънэсе, бар яме театр иде. бар булмышы белэн халыкка хезмэт итучелэр бик сирэк. Ул шул сирэклэр арасында Алып иде. Урыны жэннэттэ булсын! №17 (796790) / 27.02.2012 10:33:21
Һәр сулышын, тәненең соңгы күзәнәгенә кадәр татар театр сәнгате, гөмумән, татар милләте өчен кобан иткән ОЛЫ ШӘХЕС. Аның хезмәтләрен, игелекләрен бәяләп бетереп булмый. Иртәрәк китеп бардың Шамил абый... Эх, иртәрәк... №16 (796787) / 27.02.2012 07:31:32
Без Элмэтлелэр сон булса да анын алднда баш иябез. Барысы эчен дэ Зур югалту. Урыны ожмахта булсын! №15 (796784) / 27.02.2012 00:40:50
Урыны ожмахнын турлэрендэ булсын иншаллах! Прямо куз яшьлэрем атылып чыкты,булмас бу хэл дорес тугел дип иреннэрем уз узлэрен белештермичэ дерелди башлады,куз яшьлэре тамчы тамчы янакларым буйлап тэгэрэп тоштелэр! №14 (796783) / 27.02.2012 00:30:14
хушлашу сишэмбе кон булачак.. №13 (796782) / 27.02.2012 00:13:55
Безнең күңелләрдә Шамил әфәнде кешелекле, олы йөрәкле, сабыйларча чиста күңелле кеше булып истә калачак. Үтә дә нечкә күңелле иде, һәрбер кешенең шатлыгын уртаклаша, аның белән бергә куана белде, һәрбер кешенең фаҗигасен үзенең йөрәге аша үткәреп, шәхси кайгысы итеп кабул итә белгән зур шәхес иде. Самими җанлы иде. №12 (796781) / 26.02.2012 23:30:54
Урыны оьмахта булсын! чын Кеше иде... бик күпләргә ярдәм итте. Спектакль башланыр алдыннан гел очрый, бөтен кешебелән елмаеп сөйләшә иде. Хәзер театрда бушлык булыр инде ул киткәч. №11 (796780) / 26.02.2012 23:12:56
Иннә лилләһи вә иннәәә иләйһи рааҗигууун!Фирдәвес апаны югалту ачысын җуярга өлгермәдек,милләтебезнең тагын бер асылташы арабыздан китте.Урыны оҗмахта булсын! №10 (796779) / 26.02.2012 23:03:47
Жан жылымлы,кешелекле,Ихлас житэкче иде.....Кайнар куз яшьлэре йэрэктэн бэреп чыга,нишлэп тэ булмый бит ,жэмэгать.Эшлисе дэ.эшлисе иде дэ бит.Аллахы тэгалэ шулай идарэ итэ бит инде.Яхшы кешелэрне шунда жыя.Анда да эйбэт кешелэр кирэктер.Бэхил Бул Шамил ага,Сиен исемен йэрэклэрдэ Мэнге Сакланыр.Сезнен кебек кешелэр Гасырга да берничэ генэ туа..... №9 (796778) / 26.02.2012 22:49:49
Иннә лилләһи вә иннәәә иләйһи рааҗигууун! №8 (796777) / 26.02.2012 22:38:29
Мэдэният доньясында кебек тапшыруларда сойлэвен яратып карый идем.Куз карашлары самими,эчкерсез кеше икэнлеге куренеп тора иде.Укыдым да тетрэнеп киттем...Бер атнага ике зур югалту...Сабырлык бир,Ходам.Урыннары жэннэттэ булсын! №7 (796776) / 26.02.2012 22:18:43
Иннә лилләһи вә иннәәә иләйһи рааҗигууун! №6 (796775) / 26.02.2012 22:14:57
татар халкы өчен зур югалту..Урыныгыз оҗмахта булсын Шамил абый. №5 (796774) / 26.02.2012 21:57:30
Олы ихтирамга лаек кеше иде ул,берэуне дэ кире борып чыгармый иде,урыныгыз жэннэттэ булсын Шамиль абый,бик кызганыч хэм бик зур югалту(((((((((((((((( №4 (796772) / 26.02.2012 21:50:10
Мин аны бик хөрмәт итә идем. Бик кызганыч((( Авыр туфрагы җиңел булсын. №3 (796770) / 26.02.2012 21:38:20
Урыны ожмахта булсын. Кешелекле кеше иде бик... №2 (796769) / 26.02.2012 21:26:37
Бик эйбэт кеше иде!Урыны жэннэтэ булсын! №1 (796768) / 26.02.2012 21:12:31
я Аллам.. |
Иң күп укылган
|