26.02.2012 Милләт
Иминлекнең асыл ташы
Премьер-министр Владимир Путинның “Россия: милли мәсьәлә” дип исемләнгән хаты киң җәмәгатьчелек арасында зур кызыксыну тапты.
Уразавылда татар җәмәгатьчелеге активистларының чәй өстәле янында очрашуы да шул җитди мәсьәләгә багышланган иде. Фикер алышуда Сергач, Кызыл Октябрь, Спас, Пильна, Сечен районнарыннан татар җәмәгатьчелеге активистлары, “Туган як”, милли-мәдәни автономия советлары әгъзалары катнашты.
- Владимир Путин чираттагы хаты белән барлык сайлаучыларга, гомумән, Россиянең барлык гражданнарына мөрәҗәгать итә һәм хөкүмәтебезнең алга караган милли сәясәтен ачыклый, - ди Кызыл Октябрь районы җирле үзидарәсе җитәкчесе Халит Сөләйманов. – Күп гасырлар дәвамында күпмилләтле Россия халкы бердәм булып, уртак мәнфәгатьләр белән яшәгән. Безнең Нижгар, Идел буе халыкларының дуслык-туганлык рухында яшәве дә моңа бик ачык дәлил булып тора.
Бу фикерне губернатор Валерий Шанцев та исбатлый: “ХХ гасырда Идел буе өлкә-республикаларында яшәүче халыклар арасында милли мәсьәлә буенча бер генә каршылык та булмады һәм шундый хезмәттәшлек, үзара аңлашучанлык мөнәсәбәтләрен сакларга кирәк”, - ди ул.
Әйе, нижгар татарлары бу җирләрдә дүрт гасырдан артык инде яшиләр. Кайбер авылларның, мәсәлән, Сафаҗайның тарихы биш гасырны күптән узды. Шул арада байтак уртак культура байлыгы тупланган. Шушы рухи кыйммәтләр буыннан-буынга түкми-чәчми җиткерелгән. Киләчәктә дә аны югалтмаска иде.
Билгеле, нижгар татар-ми-шәрләре бу җирләргә хезмәтчел татарлар булып килеп төп-ләнгәннәр һәм гасырлар дәвамында Россия дәүләте чикләрен саклаганнар. Байтак татар-мишәрләр Сергач, Арзамас сугышчан отрядлары составында 1812 ел Ватан сугышында катнашып Россияне чит ил яулаучыларыннан яклаганнар.1612 елда Түбән Новгород халык ополчениесендә дә татар-мишәрләр актив катнаша. Гасырлар дәвамында сыналган менә шушы бердәмлек традицияләре бүген дә сакланып килә, ныгый, яңа формалар ала, диде үз чыгышында Спас районы башлыгы ярдәмчесе Рамил Салихҗанов һәм районда халыкара дуслыкны ныгытуга багышланган чаралар турында сөйләде. Киңәшмәдә катнашучыларны Бозлауда 17 февральдә үтәчәк “Авыл кызы” өлкә татар конкурсына да чакырды ул. Анда җиңүче мишәр сылуы Бөтенроссия татар авыл кызлары ярышында катнашыр.
Владимир Путинның чит илләрдән килүче мигрантларга багышланган фикере дә игътибарсыз калмады. Әйе, бүген алар күбәү, аларның саны көннән-көн арта. Моны шәһәр мәчетләребездәге күренешләр дә исбатлый – гыйбадәт кылучыларның күпчелеге – Урта Азиядән килүчеләр.
- Татарлар саны өлкәбездә кими бара. Безгә бүген татарны, татарлыгыбызны сакларга кирәк. Өлкә хөкүмәте биредә яшәүче төп халыкка күбрәк игътибар итсен, аларның телен, динен, культурасын саклау өчен, Владимир Путинның милли программасына таянып, өлкә милли концепциясен булдырсын иде, - диде Пильна районы Земство депутаты, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шамил Нуриманов.
Сафаҗайда ул байтак милли һәм дини чаралар оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы, проблемаларыбызны яхшы белә. Бүген безгә Кызыл Октябрь районы тирәсендә тупланырга, милли мәсьәләләрне хәл итүдә аңа таянырга, аның потенциалын киңрәк файдаланырга кирәк, дип өндәде Шәмил Әнәс улы. Һәм бу фикер түгәрәк өстәлдә катнашучыларда яклау тапты.
- Казан – безнең рухи мәркәзебез, Уразавыл нижгарлыларны берләштергән милли үзәк булсын. Тик моның өчен күп тырышырга кирәк, ә без сүздән эшкә күчә алмыйбыз, милли оешмаларыбыз арасында бердәмлек юк. Җитәк-челәребез татар язмышын түгел, үз уңайлыгын күбрәк кайгырта. Шәһәр белән авыл арасын йөртүче координацион үзәк булсын иде. Эшебезне җайлау өчен финанс ярдәм күрсәтергә дә әзер без, - диде өлкәбезнең атаклы фермеры, меценат Зөфәр Зайров.
Мондый уртак оешманың кирәклеге турында Сечен районының Краснай авылы башлыгы Максут Алимов, Зур Рбишча авылы администрациясе җитәкчесе Наил Хөсәинов, Петрякс хуҗалыгы рәисе Рафек Хәсәнов, Мөтеравыл башлыгы Хәсән Бәдретдинов сөйләделәр.
В.Путинның: “Административ берәмлекләрне эреләндерү белән чамадан артык мавыкмаска кирәк”, - дигән фикере дә яклау тапты, чөнки районнарны эреләндерү нәтиҗәсендә татар авылларының бер-берсеннән тагын да ерагаюы мөмкин.
Өлкә Земство җыены депутаты ярдәмчесе Мирзәхрәм Абдулганиев алдагы сайлаулар мәсьәләсенә дә тукталды. Күпмилләтле илгә тотрыклылык кирәк, иминлекнең шунда асыл ташы. Телеэкранда күзләрне кабарттырып бетергән политиканнарга иярсәк, илгә яңа бәлаләр, яңа авырлыклар килүе мөмкин. Татар халкы сайлауларда актив булыр, сынатмас дигән фикердә калдылар түгәрәк өстәлдә катнашучылар.
Р.САЛЕХОВ әзерләде
Туган як
№ 6 | 10.02.2012