|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2008 Җәмгыять
ТАТАР КЫЗЫ – ДӨНЬЯНЫҢ БЕРЕНЧЕ ВИЦЕ МИССЫУнбер яшьлек Лия Латыйпова Бразилиянең Куритиба шәһәрендә узган абруйлы “Мисс Милләт-2008” халыкара бәйгесенә Россиядән чакырылган бердәнбер катнашучы булды. Ә менә Көньяк Америкага барып кайтуның акча якларын Татарстан хөкүмәтенә үз җилкәсенә алырга туры килгән. Океан аша 36 сәгать очыш вакытында Лиянең йокысы туймаган. Шактый арытса да, репетицияләрнең берсен дә калдырмаган ул.
– Без Бразилиядә үзара бик дуслаштык, африкалылар менә бу алканы бүләк иттеләр, – ди ул колагындагы сыңар алкасы белән мактанып. Ерак Африкада кызлар аны бер көнне – уң, икенче көнне сул колакка элеп йөртәләр икән.
Лияне Болгариядә узган “Мини-мисс планета-2008” бәйгесендә күреп калып, Бразилиягә чакырганнар. Ә Болгариягә “сәяхәт” Латыйповлар гаиләсе бюджетына 200 мең сумга төшкән булган. Бразилиядәге бәйгедә Лия ике җыр башкарган: Русалка турындагысын – инглиз телендә, ә яз турында саф татарча җырлап биргән. Беренче җыр өчен Лия “Дөньяның беренче вице-мисс”ы дигән титулга лаек булган. Ә беренче урынны болгар кызына биргәннәр.
– Башта бик дулкынландым. Сәхнәгә чыккач, мине хуплап, куәтләп торучы залны күреп кенә тынычландым. Мине хәтта конкурсның ябылу концертына да чакырдылар. Ә анда бит иң-иңнәрне генә чакыралар, – ди Лия, бераз гына мактанып. – Миңа Бразилиядә бик ошады. Кешеләре юмарт, ягымлы. Кибетләрдә йөргәндә кайбер әйберләрне сатучылар бүләк итеп кенә бирделәр.
Лия вокал белән әле бер ел гына шөгыльләнә. Әнисе Лилия ханым аны Казандагы “Вдохновение” иҗат үзәгенә йөртә.
– Лиянең иң беренче җыры “Минем йолдызым” дип атала иде, – ди җыр укытучысы Вероника Иванова. – Менә аның да “йолдызы” балкыды! – ди ул, укучысы өчен шатланып.
Бәйгене “Danilo D`avila Promotion” компаниясе үткәрә. Аңа нигез салучы – Danilo D`avila – “Мисс Бразилия” оешмасының президенты да әле. Бәйгедә 5 яшьтән алып 13 яшькәчә булган кыз балалар гына катнаша. Ул ике юнәлештә алып барыла. Беренчесендә танылган дизайнерларның киемнәрен подиумда йөреп күрсәтәләр, икенчесендә – кызлар үзләрен, сәләтләрен ачалар – бииләр яки җырлыйлар. Бу конкурсны оештыручылар бөтендөнья буенча төрле конкурсларда йөреп, “иң-иңнәр”не генә сайлап алалар.
--- |
Иң күп укылган
|