поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.02.2012 Дин

Мөселманнарны берләштерү – төп максатыбыз

Ислам – бердәмлеккә һәм кардәшлеккә, бер-береңә мәрхәмәтле булырга, рухи ныклыкка, туганлыкка чакыручы дин. Чын мөселманның күңелендә мәкерле хисләргә, дошманлыкка урын булмый. Иман ныклыгы, сәламәт акыл, рухи көч аркылы мөселманнар бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп, бердәмләшеп яши. Мөселманнарны берләштерү – дин әһелләре каршында торган бурыч кына түгел, һәр мөэмин-мөселманның намус эше булып тора.

Изге Коръәни-Кәримдә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып, Аллаһның арканына (Коръәнгә, Ислам диненә) тотыныгыз, таркалып аерылмагыз. Сез бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте аркасында кардәшләр булдыгыз вә сез астында ут янып торган упкынның кырыенда идегез, аннан сезне Ул коткарды. Аллаһ сезгә аятьләрен менә шулай ап-ачык итеп аңлата. Шаять, тугры юлга ирешерсез. Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, алар һәркемне аерым эшләргә, игелеккә өндәрләр, яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына (бәхеткә) ирешкән кешеләр булыр”, – диелә (“әл-Гыймран” сүрәсе, 103-104 нче аятьләр).

 

Мөселманнарның бердәмлеге бер-берсе белән үзара аңлашуда, хәерхаһлы һәм ихтирамлы булуда чагыла.

 

Тарихта билгеле булганча, гыйлем иңдергәннән соң да, уртак фикергә килә алмыйча, каршылык күрсәтүче, таркалган кавемнәр булган. Һәм алар хәзер дә бар. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тарафыннан андыйлар гафу кылынмый. Шуңа да шушы дөньяда яшәгәндә, бердәм булып, бергәләшеп динебезне ныгытырга кирәк.

 

Мөселманнарның бердәмлеге кардәшлекнең төп күрсәткече булып тора. Әшнәлек, бер-береңә хәерхаһлы булу бердәмлектә чагыла. “Мөселманнар үзара кардәш. Шулай булгач, кардәшләрнең арасын җайласагыз вә Аллаһтан (җәзасыннан) курыксагыз, ярлыканырсыз, Аның рәхмәтләренә ирешерсез” (“Хүҗүрат (Бүлмәләр)” сүрәсе, 10 нчы аять).

 

Үзең һәм башкалар арасын гына түгел, җәмгыятебезне нигезеннән алып үзгәртү, кешеләр арасында кардәшлек кебек изге мөнәсәбәтләр урнаштыру – менә безнең алдыбызда торган изге бурычыбыз.

 

Сөннәтебез дә даими рәвештә мөселманнарны бердәмлеккә чакырып тора: “Мөселманнар – кардәшләр. Кем үзенең кардәшенә булыша, ярдәм итә, аңа Аллаһы Тәгалә дә булышыр”, – диелә хәдистә.

 

Бүгенге көндә республикабыз имамнары, дин әһелләре каршында шушы зур бурыч тора – мөселманнарны берләштерү бурычы. Бу исә мәхәллә халкын яисә мәдрәсәдә гыйлем алучы шәкертләрне генә берләштерү түгел, бу – күпкә җаваплырак. Барлык мөселман кардәшләребезнең күңелләрен, телләрен, рухларын бер кыйблага көйләү. Төрле мәзһәбләргә аерылуны бетереп, Коръән кушканча яшәү, Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тыйганнардан тыелып, фарыз гамәлләрен үтәп, Кыямәт көнендә үзебезнең кылган гамәлләребездән оялмаслык булып яшәү. Үзеңнең гамәлләрең өчен генә түгел, мөселман кардәшләреңнең гамәлләре өчен дә кызармаслык итеп яшәү. Ә моңа ирешү бер караганда авыр да, шул ук вакытта җиңел дә.

 

Үзеңә теләгәнне кардәшеңә дә теләү, кулларыбызны догага күтәргәндә, мөселман өммәтенең ныклыгын кайгырту, кардәшеңә килгән борчуны үзең аша үткәрә алу, бер-береңә ихтирамлылык, сабырлык, теләктәшлек аша килә бу. Боларны искә алганда, бер караганда, бик авыр кебек тоелса да, икенче караганда, бик җиңел дә. Җиңел – иманы нык кешеләргә. Алар үзләренең рухларын игелекле гамәлләр кылып, шушы санап үтелгәннәрне даими кылып чыныктырганнар. Һәм алар моны игелек кылам дип түгел, ә “бары тик шулай гына эшләп була”, ягъни бердәнбер хакыйкый юл буларак, ихлас күңелдән кылалар.

 

Әлеге “хакыйкый юл”ны һәрбер мөселман үзенә үрнәк итеп алса, “мин”легеннән бигрәк, “без” дигән өммәт турында уйласа, мөселман өммәте генә түгел, күп милләтле, төрле диндәге, төрле расалы җәмгыятебез дә күзгә күренеп үзгәрер иде. Мөселманнарга ихтирам артыр иде, халык дингә ихластан тартылыр иде.

 

Без – мөселманнар, барыбыз да бертигез. Шуңа да, үзебезне икенче берәүдән өстен куймыйча, теләктәшлектә яшәү – безнең бурычыбыз. Якындагы мөселман кардәшләребезне яклап, ерактагылары белән җылы мөнәсәбәтләрне саклап яшәргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) дә мөселманнар арасындагы дошманлыкка, аерылышуга, таркалуга каршы чыга.

 

Үзенең бер хәдисендә пәйгамбәребез (сгв): «Бер-берегезгә карата мәкерле хисләр кормагыз, көнләшмәгез, бер-берегездән баш тартмагыз, бер-берегезгә кардәш булыгыз”, – ди.

 

Барлык кардәшләребез өчен дә хак юлга чыгуны сорыйк. Шул тапкан кыйблабыздан тайпылмыйча, Аллаһ ризалыгына ирешергә, мөселман кардәшләребез белән бер өммәт булып яшәргә насыйп булса иде. Шул вакытта гына яшәү мәгънәсен табарбыз һәм ике дөнья бәхетенә ирешербез.


Илдус хәзрәт ФӘИЗ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»