поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.02.2012 Спорт

Егет булсаң мәйданга чык

12 февральдә Зур Рбишча мәктәбе спорт залында Кызыл Октябрь районы башлыгы кубогына билбаулар белән көрәш буенча беренче ачык турнир үткәрелде.

 Көрәш 1994 – 1999 елларда туган яшьләр арасында 40,50,60,70,80 һәм 80 килограммнан артык авырлык категорияләрендә оештырылган иде. Бу көнне Түбән Новгородтан, Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан 91 көрәшче көч сынады.

 

Гимн яңгырый! Турнир байрагын дөнья чемпионы Х.Мусин һәм Россия чемпионы Р.Юсупов күтәрәләр. Спортчыларны Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре Х.Сөләйманов, Р.Садретдинов мәгариф комитеты рәисе Ф.Хайруллин сәламлиләр.

 

«Татар культурасында милли көрәш аеруча зур урын алып тора. Тәрбияләүче дә ул, берләштерүче дә, аралаштыручы да, татарлыгыбызны саклаучы да ул. Бүгенге турнирның максаты итеп өлкәбезнең көньяк-көнчыгыш өлеше татарларын берләштерүне билгеләдек. Бүгенге турнирның күләме аның кирәклеге турында сөйли һәм без аны традициягә кертеп үткәрербез. Бабайлардан калган мирасны түкми-чәчми яшь буынга җиткезербез”, - диде Халит Сөләйманов.

 

Ярыш башлануга залда аяк басарлык урын юк иде. Яше – карты келәм тирәли утырып, дулкынланып көрәш карады һәм матур алымнарга алкышлады. Ә егетләр тамашачыларны канәгатьләндереп билбаулар белән көрәшнең бөтен ямен күрсәтергә тырыштылар бу көнне.

 

Тамашачылар арасында авыл картларының күп булуы бигрәк тә куандырды. Иң күп алкышлаучылар да иде алар бу турнирда.

 

“Без үскәндә мондый йомшак келәмнәр юк иде. Яшел чирәм иде безнең келәмебез. Шунда бил алышып сабантуйларга әзерләнә идек. Соңрак, механизатор булып эшләгәндә, кырда туктап бераз ял иткәндә дә хезмәттәшләрем белән көрәшә идек. Хәзер яшьләр көрәшкәнне карарга килдем. Миңа 71 яшь, туганнан ук көрәшеп яшим дисәм, зур хата булмастыр”, - диде горурланып авыл карты Максут Мустафин.

 

Рбишчалылар көрәшеп яшәүче халык. Бу авыллар Ханнән Мусин кебек дөнья чемпионы үстергән, данлы көрәшчеләр тәрбияләгән спорт мәктәбе булып тора. Бу турнирның кубогын да, иң күп призлы урыннарны да алар яулап алдылар. Ә шәхси зачетта урыннар болай бүленде:

 

40 килограммга кадәр авырлыкта беренчене Зур Рбишчадан Билялов Дамир отты, икенче Мочалидан Бәдретдинов Илгиз, өченче Татар Моклокасыннан Закиров Айрат булды.

 

50 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны Зур Рбишчадан Фәйзрахманов Рамис яулады, икенче Мәдәнәдән Сейфельмлюков Фердинанд, өченче урында Грибаннан Гафуров Камил.

 

60 килограммга кадәр авырлыкта Мочали егете Бәдретдинов Фәрит беренче урында, Мәдәнәдән Аляутдинов Рамис икенчедә, Петрякстан Садретдинов Айдар өченче булды.

 

70 килограммга кадәр авырлыкта җиңүче булып Түбән Новгородтан Юсипов Дамир танылды, икенче Зур Рбишчадан Билялов Марат, өченче урында Татар Моклокасыннан Зайцев Илдар.

 

80 килограммга кадәр авырлыкта беренче, икенче урыннарны Түбән Новгородтан килгән Юсупов Дамир белән Адиатуллин Шамил яуладылар, ә өченче -Петрякстан Андреев Александр.

 

Абсолют авырлыкта Зур Рбишчадан Рахматуллин Гаяз беренче урынны яулады, икенчедә Чүмбәли егете Фатехов Рөстәм, өченче - Чүмбәлидән үк Хәсәнов Рамис.

 

Минем бабам Надир яшь чагында сабантуйларда көрәшеп йөргән. Батыр булып та калгалаган. Ул мине көрәш мәйданына чыгарды, ди абсолют авырлыкта җиңүче Рахматуллин Гаяз, бабасын кочаклап.

 

Район җитәкчеләре җиңүчеләр-не дипломнар белән һәм акчалата бүләкләделәр. Иң ямьле көрәш күрсәткән өчен Зур Рбишчадан Рамис Фәйзрахманов һәм иң яшь көрәшче Хамис Карагатов махсус бүләкләргә лаек булдылар. Ә спорт мәктәбе директоры Р.Ваһапов Кызыл Октябрь районында балалар спортын үстерүгә зур өлеш керткән өчен А.Алеевка истәлекле бүләк тапшырды.

 

Быел өлкә көрәш федерациясенең календаре турнирларга бай. Январьда Шөбиледә Сергач районы чемпионаты үтте, февральдә тагы да ике турнир көтелә. Менә бит яшь көрәшчеләргә көч сынар өчен нинди мөмкинлекләр!

 

Сүз уңаеннан. 1 февральдә Спас урта мәктәбендә ирекле көрәш буенча секция эшли башлаган, билбаулар белән дә көрәшәбез. Егетләрне келәмгә чакырабыз”, - диде Спас районы көрәш командасы тренеры һәм секциянең җитәкчесе Азат Магҗанов.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

 

Фотода: турнир мизгелләре.

Автор фотолары.


Р.СӨННӘТОВ
Туган як
№ 7 | 17.02.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»