поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2012 Җәмгыять

Әрҗәдәге балалар...

«Миңа бала кирәкми, хәзергә кирәкми! Ничек карыйм мин аны, бала кайгысы түгел әле миндә...» Бала тудыру йортында бер хатынның үрсәләнә-үрсәләнә шулай кычкыруын ишетеп сискәнеп киттем. Йа Алла, хатын елый-елый ярсып беткән, чәчләре тузган, хәлсезләнгән. Баксаң, бүген аның әнисе вафат булган икән. Хатын ун көнлек бала белән нишләргә дә белми, ире дә аны авырлы чагында ук ташлап киткән булып чыкты. Мескенкәйнең Казанда бер туганы да яшәми. Кыскасы, кайгыга баткан хатынга әнисен җирләргә кирәк, ә баланы калдырыр урын юк.

«Синең балаң хәзер кайда соң?» – дип кызыксынды аннан медицина хезмәткәрләре. Хатында, чыннан да, бала кайгысы түгел иде бугай. Ул: «Белмим, таксист егет белән калдырдым, ахры», – дип, тагын еларга тотынды. Бу хатын белән ниләр булып беткәндер, белмим, тик менә күз алдыма ташландык балалар килеп басты. Ә бит әнә шул хатын кебек авыр хәлдә калган аналар шактый: кайсын ире ташлый, кемнеңдер торыр урыны юк, декрет ялындагы кайбер ана яшәргә акча җиткерә алмый. Шул чакта күпләр, ярсулык белән, балаларыннан баш тарта. Моңа бала тудырганнан соң була торган депрессия дә өстәлсә?! Балаларны вакытлыча калдырып тору урыннары булдырсалар, нәрсәдер үзгәрер идеме икән? Яңа туган сабыйны махсус калдыру савытлары куелса, чүплектә табылган сабыйлар кимемәсме?

 

Беби бокс нәрсә ул?

 

Беби бокс. Бу сүзне халык теленә әйләндерсәк, балалар өчен әрҗә дигән мәгънәдәге сүзтезмә килеп чыга. Европа илләрендә, хәер, үзебездә үк – Пермьдә, Сочида да шундый махсус әрҗәләрне урнаштырганнар. Бу әрҗәнең хикмәте шунда, ул бала тудыру йортларына, хастаханәләргә куела. Аның тирәсендә сакчылар да, күзәтү камералары да юк. Баласыннан баш тартырга теләгән ана сабыен шул әрҗәгә салып китә. Моның өчен аңа карата бернинди җинаять эше дә кузгатмыйлар, аны бернидә дә гаепләмәячәкләр, аның шәхесен дә ачыклап тормыйлар – барысы да аноним рәвештә эшләнә. Анага карарын үзгәртергә 30 секундлап вакыт бирелә, аннары әрҗәнең ишекләре тышкы яктан ачылмаслык итеп ябыла. Шуннан соң әрҗәдә җылыткычлар, вентиляция эшли башлый. Кыскасы, баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый, ә хастаханәгә бала барлыгы турындагы сигнал килә. Шуннан баланың туу турындагы таныклыгын булдыралар һәм бәләкәч өчен яңа тормыш башлана. Ялгышлык эшләгән анага баласын кире кайтару шактый авыр. Беренчедән, аңа үз сабые икәнен раслау өчен генетик анализлар тапшырырга кирәк. Икенчедән, моның өчен нибары бер ай вакыт бирелә, аннары баланы уллыка, кызлыкка рәсмиләштерергә мөмкин.

 

Дөрес, бездә балалар йортлары җитәрлек. Тик анда күп очракта йә анасы баш тарткан, йә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балаларын, яки бөтенләй тәрбиясез калган сабыйларны китерәләр. Кызганыч, бик сирәк очракта гына ата-аналар балаларын бу йортлардан кире үз гаиләләренә ала.

 

Хөкем итәргә ярамый акларга

 

Әрҗәләргә карата төрле фикер әйтергә мөмкин. РФ Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 2011 елның 11 аенда гына да Россия буенча яңа туган 60 сабыйның үлеме теркәлгән. Экспертлар фикеренчә, бу саннар якынча гына. Чөнки күп кенә балаларның гәүдәләрен табып та бетереп булмый. Аңы томаланган ана газиз сабыен кайда гына ташлап калдырмый шул: юка гына одеялга төреп, 30 градуслы суыкта да калдыралар, чүплек савытына да аталар, чарлакта да яшерәләр. Казандагы чүп-чарларны җыю машинасында шофер булып эшләүче бер танышым чүпләр арасыннан үлгән бала гәүдәсе чыкканын сөйләгән иде. «Гадәттә, андый вакытта полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәбез. Ләкин бу процесс эшне тоткарлый, шуңа да табылган мәетне яшереп калган очраклар бар. Бала гәүдәсе башка чүпләр белән бергә пресслана», – диде ул. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, беби боксларның барлыгына сөенеп тә куярсың. Ни дисәң дә, бала җылыда, күзәтү астында. Кыскасы, бу мәсьәләдә фикерләр төрле. Беби бокслар ташландык балалар санын арттырмасмы, чөнки баланы калдырган өчен анага карата бернинди җинаять эше кузгатылмый бит, әллә, киресенчә, бу беркатлы аналарга уйланырга җирлек булырмы? Хөкем итәргә ярамый акларга, дигән гыйбарәдә өтерне кайда куярга? Ничек кенә булмасын, чүплектә яткан балага караганда, әрҗәдә калган баланың яшәргә, бәхетле булырга өмете зуррак. Ә моңа аның хакы бар...

 

Сораштыру

 

Кайбер шәһәрләрдә ташланган балалар өчен махсус әрҗәләр – беби бокслар урнаштыра башлаганнар. Санкт-Петербургта да аны булдырырга уйлыйлар, диләр. Сезнеңчә, беби бокслар кирәкме?

 

Рөстәм САБИРОВ, ТР ЭЭМның матбугат үзәге хезмәткәре:

 

– Минемчә, беби бокслар куелса, ташланган баланың язмышы ышанычлы булыр иде. Сабыйларны хастаханәдә калдыру аның сәламәтлеге өчен күпкә куркынычсызрак бит. Хокук саклау ягыннан караганда, бу әрҗәләр янында камералар урнаштырылса, бәлки яхшырактыр. Ул ананы истә калдырып, аның белән профилактик сөйләшүләр алып барырга була, ялгышын кабатламасын өчен, кисәтү эшләре дә үткәрергә мөмкин.

 

Луиза АКАГОВА, Казан шәһәренең 6 нчы балалар дәваханәсендә балалар табибы:

 

– Мин үзем Чечен Республикасыннан. Безнең якларда бу хакта сүз дә була алмый. Шуңа да мин беби боксларга да, ятимнәр йортларына да каршы. Хәтта сугыш вакытында да бездә бер генә бала да ятимнәр йортына бирелмәде. Мин ананың үз баласыннан баш тартуына катгый каршы.

 

Зөһрә СӘХАБИЕВА, ТРның халык артисты:

 

- Шок хәлендә калдым әле мин. Гомер-гомергә ятим баланы нәселдән җибәрмәгәннәр – җиңгәсеме, ерак туганымы тәрбияләп үстергән. Гомумән, балалар йортлары да булмаска тиеш инде ул. Моның өчен татар халкының иманлы булуы кирәк. Иман какшаудан сабырсызлык, депрессияләр барлыкка килә. Аналар туры юлдан тайпылмасын иде, ятим калган бала үз нәселеннән аерылмасын.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»