|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2012 Җәмгыять
Казансу ярындагы гаять зур касә рәвешендәге медиа-үзәк 2013 елгы Универсиаданың символы булачакКазан мэры Илсур Метшин, Казансу ярындагы төзелеш мәйданчыгында журналистлар белән очрашып, 2013 елгы Универсиада уңаеннан Казансу буенда сафка басачак медиа-үзәк проекты хакында сөйләде. Илсур Метшин инануынча, киләчәктә күпсанлы туристлар Татарстан башкаласын Казансу ярында урнашкан 40 метр биеклектәге гаять зур “касә” буенча беләчәк. Медиа-үзәк Кремль белән берррәттән Казанның визит карточкасына әверелер дип көтелә. Уеннарны үткәрү чорында исә әлеге уникаль корылма 2013 елгы Универсиада символы булачак.
Илсур Метшин әлеге объектны “бомба” дип атады – мондый киң колачлы төзелеш Казанда гына түгел, Россия күләмендә дә алып барылмаган иде әле. Объектның уникаль архитектурасы да үзенә җәлеп итә. Югарыга омтылган касә Казансу буен бизәп һәм шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан күренеп торачак.
Мэрның сүзләренә караганда, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында шәһәрнең Казансу буенда төзелеш эшләре алып бару буенча планнары зурдан. Казансу елгасының ике як ярын да (Кремльдән – “Миллениум” күперенә һәм “Шүрәле” паркыннан футбол стадионына кадәр) заманча архитектура таләпләре нигезендә төзекләндерү күздә тотыла.
Бүгенге көндә булачак сквер – 2013 елгы Универсиада уңаеннан медиа-үзәк калкып чыгачак урында төзелеш эшләре бара инде. Объектның проекты әле эшләнә генә.
Хәзерге вакытта төзүчеләр су төбен тирәнәйтә, шәһәрнең башка районнарыннан ком ташый. Төзүчеләр, тиздән язгы ташу башаланачагын исәпкә алып, көн саен зур күләмдә эш башкара.
Уеннар төгәлләнгәннән соң медиа-үзәктә тантаналар уздыру һәм никахлашу залларын үз үченә алган шәһәр ЗАГСы урнашачак.
Никахлашу сараеның әйләнә-тирәсендә берничә гектар мәйданда парклар һәм скверлар “үсеп” чыгачак.
“Әлеге планнарны гамәлгә ашыру өчен нибары 1 ел вакыт калды”, - дип хәбәр итте мэр.
Объектның заказчысы – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Генераль подрядчы - «Казаньцентрстрой» компаниясе. Проект документларын «Татинвестгражданпроект» әзерли.
Ирина ИГНАТЬЕВА |
Иң күп укылган
|