поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.10.2008 Шоу-бизнес

РӘМИС АЙМӘТ КОНЦЕРТЫННАН РЕПОРТАЖ (ФОТО)

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Монысын барыбыз да истә тота дип уйлыйк. Ә 1 октябрь кичендә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Рәмис Аймәтнең “Җырлы гомерләр” дип исемләнгән компакт-дискын тәкъдир итү кичәсендә булган кешеләргә әлеге датаның Музыка көне дә булуын Венера Ганиева җиткерде. Венера Ганиева башкаруындагы “Сары яфрак” җырының шигырен Рәмис Аймәт язган. Тамашачылар бу шигыръгә көй язган күренекле композиторыбыз Резеда Ахиярованы күмәкләп алкышладылар. Рәмис Аймәт шигырьләренә язылган җырларны Динарт Закиров, Илнар Сәйфиев, Резеда Төхвәтуллина, Рафаэль Сафин һәм башка яшь йолдызларыбыз башкарды.

Бәйрәм кичәсен Алсу Әбелханова белән Рәмис  Аймәт үзе алып барды, Алсу конферансье ролен дә, танылган җырчы ролен дә дәрәҗәле итеп башкарды.  Шагыйребез белән алар бик килешеп эшләделәр, өтере дә, ноктасы да урынына куелган иде, минемчә. Кич буе тәкъдим ителгән өр-яңа җыр премьералары арасында Зөфәр Хәйретдинов көй язган һәм Алсу Әбелханова җырчы буларак башкарган “Ширбәт ае” җыры алкышлаудан туктамаган тамашачыны тагын да катырак кул чабарлык итте. Алсуга кушылып уйнаган саксофон тавышы тамашачыларның күңеленә сихри моң булып үтеп керде. Дилә Нигъмәтуллина белән Булат Нигъмәтуллин бергә башкарган җырга да ул кадәр нык кул чапмаганнар иде бугай. Абыйлы-сеңелле матур дуэт чыннан да хөрмәткә лаек.

 

Көннәр, төннәр буе яңгыр ява,

Ява яңгыр салып моңнарга.

 Килсәң иде, иркәм, икәү бергә

Яңгыр тавышлаын тыңларга.

 

Рәмис Аймәтнең “Моңлы яңгыр” дигән бу шигырь юлларына Мөхтар Минһаҗев көй язгач, килеп чыккан җырны Румия Фәтхетдинова башкара. Берничә минут буена яңгыр астында басып торырга туры килгән клипны шәһәребезнең сәнгать йортларының  берсендә төшергәндә, Румия өч тапкыр прическа алмаштырган, клипны иртәнге 5 кә кадәр төшергәннәр, ди.  Моны Рәмис Аймәт сөйләде тамашачыларга. Әллә дөрес, әллә чын...

 

Дилә, Ләйсән, Альбина, Румияне тыңлаганда, мин бит бу көйне әле генә тыңладым, тавышы да шул ук иде, дигән шикле уйлар чуалды башта. Әллә колаклар начар эшли микән дисәм, моңарчы зарланган юк иде. Янымда утыручылар да шул хакта кычкырып уйлый башлагач кына, сәламәтлегемә шөкер дип сөендем. Мөгаен микрофоны шундыйдыр аның: барысын да бер итә торган....

 

Кичәдә тамашачыларга өр-яңа исем, дип Ләйсән Җамалны  тәкъдим итү вакыйгасы булды. Ләйсән үзе дә көйләр яза булып чыкты, Аймәт шигыренә көнчыгыш стилендәрәк көй язган. Яңа җыр, яңа җырчыны тамашачы бик җылы кабул итте булса кирәк, залда алкышлар шактый озак яңгырап торды. Ләйсәннең сәхнәдә үз-үзен тотышын башта ниндидер бер киеренкелек, оялу кебегрәк кабул итсәм, күзәтә торгач, мин бу җырчының нәфислегенә һәм зәвыгына сокландым. Ул сәхнәдә үрле-кырлы сикермичә, үзен нәзәкатьле итеп күрсәтте.

 

Тамашаның башыннан ахырына кадәр сәхнәдә җырчылар белән бергә  “Дорога из города” бию төркеме дә булды. Шәп кенә биюләр күрсәттеләр, тамашачыларның кәефен күтәрүдә аларның да өлеше бик зур булды.

 

Кичәнең төп герое Рәмис Аймәтнең туган көне алдыннан аның шигырьләренә язылган җырлардан торган компакт-дискны тәкъдир итү вакыйгасы татар музыкасына, татар шигъриятенә битараф булмаган,  матурны күрә белгән, матур булмаганын матурайтып карау сәләтенә дә ия булган рәхмәтле тамашачының көчле алкышлары белән югары бәяләнде, минемчә. Эшчәнлеген “Шәһри Казан”, “Мәгърифәт” газеталарынада журналист булып башлаган Рәмис Аймәт татар тамашачысына инде беренче тапкыр тәкъдир итүдә үк хит булырга өлгергән шактый җыр бүләк иткән икән. О. Усманов, Л. Зинуров, Ф. Хатипов, З. Хәйретдинов һәм башка көй язучыларның Рәмис Аймәт белән бергәләп эшләве нәтиҗәсендә туган  бу хитларга милли моң салынган.

 

Игътибаргызга кичәдән фотолар:

Руслан Нурмөхәммәтов фотолары.

 


Ләйсән ХАФИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 02.10.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»