|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2012 Мәдәният
Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмовага – 55 яшь!25 февраль көнне кич 17 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Татарстанның атказанган артисткасы Люция Заһит кызы Галләмовага 55 яшь тулу уңаеннан Наил Гаетбай әсәре буенча куелган “Ничек кияүгә чыгарга?” бенефис-спектакле була. Төп рольне – Җиһан ролен юбиляр башкарачак. Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова Апас районынының Югары Балтай авылында 1957 елның 25 февралендә дөньяга килә.
Бала чагыннан ук сәнгатькә омтылган кыз, авыл сәхнәсендә беренче чирканчыгын ала. Концертларда, спектакльләрдә катнаша. 1974 елда Урта Балтайда урта мәктәпне бетергәч, М.Сәлимҗанов җыйган театр училищесындагы милли группага килеп эләгә. Шул көннән башлап, аның иҗаты филармония, соңрак элеккеге Күчмә, бүгенге көндәге К.Тинчурин театры белән бәйләнә. Бүгенге көндә дә ул үзенең туган театрына тугры калып, биредә хезмәт итә. Шул гомер эчендә ул утыздан артык төрледән-төрле рольләр башкарды. Аның тарафыннан тудырылган төрле холыклы, төрле язмышлы хатын-кыз образлары үзенең сәнгати яктан югарылыгы, камиллеге белән тамашачылар күңелен яулады; театр белгечләренең дә уңай бәясенә лаек булды.
Л.Галләмова 1998 елда үткән Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивалендә И.Грекова әсәре, Ф.Ситдыйков инсценировкасы буенча куелган “Тол хатыннар көймәсе” драмасындагы Кәримә роле өчен “Икенче пландагы хатын-кыз ролен әйбәт башкаручы” номинациясендә җиңү яулады.
Л.Галләмованың тынгысыз хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Төп рольләре – Гөлҗамал - К.Тинчурин “Хикмәтле доклад”, Сәрвиназ -А.Гыйләҗев “Шикәрем син, балым син”, Саҗидә - И.Юзеев “Мәкәрҗәгә барган идек”, Әкълимә -И.Мәхмүтова “Син бит минем бергенәм”, Маһирә - Р.Сәгъди “Сынган беләзек”, Хәлимә -И.Мәхмүтова “Күрәсем килгән иде...”, Җиһан - Н.Наетбай “Ничек кияүгә чыгарга?”, Мәрьямбикә – Г.Зәйнашева “Гайфи бабай, өйлән давай!”, Миңненур - Д.Салихов “Танышулар – кавышулар” һ.б.
|
Иң күп укылган
|