поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.02.2012 Ир белән хатын

Татар ире ниләр күрми?

Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?” дигән әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар бүгенге көндә актуаль түгел. Бер гасыр дәвамында дөнья шулкадәр үзгәрде ки, әгәр язучы бүген исән булса, ул, һичшиксез, “Татар ире ниләр күрми?” дигән тулы бер роман язар иде. Тема эзләп ерак барасы юк, тирә-якка әйләнеп кенә карыйсы, чөнки, халыкара тел белән әйткәндә, эманcипацияләнгән һәм ирләр белән тигезләшкән генә түгел, ә закон нигезендә кайбер өстенлекләр алган гүзәл затларның кайберләре хәзер ир-атларны кыерсыта-изә башлады.

Халкыбызның “Ир – баш, хатын – муен” дигән бик кыска һәм мәгънәле әйтеме бар. Акыллы хатыннар ирләре белән ярату-наз, юмалау-хәйлә аша идарә итеп, башны үзләре теләгән якка боралар. Тик ирләрен усаллык, алдау һәм тавыш-гаугалар аша үз көйләренә биетергә теләүче хатыннар да шактый. Бүгенге сүзем шундыйлар хакында. Язмамдагы фактларның берсе дә уйлап чыгарылмаган, әмма исемнәр үзгәртелгән.

 

“Ат белән хатынның тезгенен кыска тот!”

 

Минем Рәфит исемле балыкчы дустым бар. Ул язын көннәр җылына башлау белән шәһәр яны бакчасына күчеп, анда көзге салкыннар башланганчы яши. Аның шулай гаиләсеннән качып яшәү сәбәпләрен сораштыргалаган булды, тик ул: “Монда һава сафрак!” – дип сүзне уенга бора иде. Кунакка чакырам – килми, үзе дә чакырмый. Шулай да бервакыт Рәфит кышларга өйләренә кайткач, аңа яңа алган спиннингымны күрсәтеп, мактанып алу нияте белән мин аларның өйләренә сугылдым.

 

Балыкчылар сөйләшә дигән сүз дөрес түгел. Әгәр ике балыкчы очрашса, алар гайбәтче хатыннардай сөйләшеп туймыйлар. Сөйләшү озаккарак китте бугай – Рәфитнең хатыны кайтып кергәнен дә сизми калдык. Безнең сыра эчеп утырганны күргәч, ул керә-керешкә “сафура бураннары” туздырып, иренә калын-каты тавыш белән акыра башлады. Бәладән баш-аяк дип, мин тизрәк чыгып тайдым. Минем хәләл җефетем дә шактый усал, тик ул бервакытта да мине чит кеше алдында бетереп ташламый.

 

Рәфитнең бакчада яшәү сере ачылгач, икенче юлы балыкка баруыбызда, билгеле инде, сүзебез шул турыда булды.

 

Рәфит сөйләгәннәрдән:

 

– Минем мондый хәлгә калуымда мәрхүм әнкәйнең өлеше шактый. Өйләнешү белән ул: “Килен начарга әйтмәс, аның сүзен тыңла. Аңа бөтен эшендә ярдәм ит”, – дигән иде. Аны тыңлап кына харап булдым. Элегрәк, ат белән хатынның тезгенен кыска тот дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул. Аның еш тавышланганын ишеткән бер күршем: “Әгәр дә ул минем хатыным булса, мин аны күптән аягыннан болгап балконнан атар идем”, – дип берничә тапкыр әйтте. Өлешеңә тигән көмешең шушыдыр дип, яшәп ята инде.

 

Яман телле язмасын...

 

15 еллар элек күрше подъездга яңа гаилә килде. Ата-анасы һәм өч малай. Стена аша гына булганга, күршеләрчә сөйләшеп-исәнләшеп йөрибез. Башта тыныч, бәхетле күренгән күршеләребез ягыннан тора-бара тавыш-гаугалар ишетелә башлады. Күпчелек очракта хуҗабикә чәрелдәде. Ул елларда балконнарга тәрәзәләр кую юк иде, шуңа ачкыч онытылганда яки ишек арттан бикләнеп калганда без бер-беребезнең балконнары аша фатирга керештерә идек. Берзаман күрше хатыны миңа: “Тюремщик малаемны өйдән куып чыгардым, аны балконнан кертәсе булмагыз!” – ди. Улы куылып күпмедер вакыт үткәч, хатынының кыланмышларына түзә алмыйча, ире чыгып китте. Аңардан соң икенче, өченче малайлары да өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Менә шулай ана өч бүлмәле фатирда берүзе калды. Бүген дә, яше җитмешкә җитсә дә, ул ялгызы яшәп ята.

 

Берьюлы фатир бүлү турында сөйләшергә дип, әбинең теге “тюремщик” малае килгән, имеш. Анасы аны фатирга кертмичә генә подъездда сөйләшкәннәр. Әни кеше, кистереп: “Бүлдермим! Әнә, мин үлгәч бүләрсез!” – дигән. Малае, кызып китеп, анасын буа башлаган. Әгәр дә тавышка күршеләре чыгып коткармаса, ул күптән гүр иясе булыр иде, мөгаен.

 

Әбинең теле тәмуг кисәве белән бер. Өйләрендә каннарын эчәр кеше калмагач, ул урамдагы балаларга, яшьләргә бәйләнә башлады. Без – күршеләр дә өлешсез калмадык. Минем өйдә нәрсәдер ясамакчы булып шакылдый башлавым була – күрше әби милициягә, йә ЖЭКка барып, йортны җимерәләр дип, минем өстән шикаять бирә. Ишекне дөбердәткәне дә, безнең тарафка балконнан бормалы-сырмалы әшәке сүзләр сиптергәне дә хисапсыз булды. Намазлык өстендә генә утырасы карчык бит инде, югыйсә. Хәзер без аның белән сөйләшмибез дә, исәнләшмибез дә. Очрашканда башларны читкә борып узабыз.

 

Эчкән ир – җәфа, эчкән хатын – тәмуг

 

Үткән көз без – өч ир-ат ташландык бакчаларга җиләк-җимеш җыярга бардык. Беребез килү белән аерылып китте, мин әле юлда килгәндә генә танышкан, яше җитмештән арткан бабай белән калдым. Аның белән йөрибез, сөйләшәбез. Мин сөйлим, ул тыңлый, бабай сөйли, мин тыңлыйм. Бабайның тормышы гел авырлыклардан гына торган диярлек.

 

Өйләнешкәннән соң хатыны күп еллар балага уза алмаган. Ун еллап яшәгәннән соң гына малайлары туган. Ул туу белән хатыны авырып, урынга егылган. Шулай итеп, яңа туган баланы да, хатынын да карау ире өстенә калган. Ярый әле бергә эшләгән иптәшләре яхшы булып, ярдәм итеп торганнар. Хатыны терелеп аякка баскач, табиблар аңа сиңа бүтән бала табарга ярамый дигәннәр. Шулай итеп, болар бер бала белән генә калганнар. Халык юкка гына “бер бала – ярты бала, ике бала – бер бала” дип әйтми икән, чөнки киләчәктә бу бабайлар гаиләсе мисалында исбатлана да.

 

Уллары, көттереп кенә туган кебек, көттереп кенә өйләнгән дә. Тик бабайларга оныкларын сөю бәхете генә тәтемәгән, чөнки киленнәре кысыр булып чыккан. Өстәвенә, ул “яшел елан” белән дә дуслашкан һәм элек бәйрәмнәрдә генә эчештергән ирен үзе артыннан иярткән.

 

Үз балалары булмагач, алар уллыкка бала алырга ниятләгәннәр. Бабайлар: “Эчәсез бит, карый алмассыз!” – дип күпме генә әйтсәләр дә, эчүне ташлыйбыз дип, бер кыз бала алып кайтканнар. Бөкрене кабер төзәтә дигәндәй, аларның биргән сүзләре озакка бармаган – тагын эчә башлаганнар.

 

Беркөнне ирне машина бәрдереп үтергән. Аны җирләгәч, килен баш ташлап эчәргә тотынган. Баланы түгел, үзен дә карый алмаска әйләнгән. Шулай итеп, кыз бала тулысы белән әби-бабай карамагына күчкән. Болгавыр еллар. Эчеп-тузып йөргән киленнең фатиры белән милиция дә, ЖЭКтагылар да, тагын әллә нинди шикле адәмнәр дә кызыксына башлаганнар. Исерек кешегә күп кирәкми, бер ярты куярлар да, имзасын алырлар дип, бабай үзе йөреп, күп авырлык-каршылыклар аша үтеп, фатирны кыз балага яздырган.

 

Ире үлгәннән соң килен дә озак тормый, үлеп киткән. Кыз икенче тапкыр ятим калган. Менә шулай үз каннарының бер тамчысы да булмаган кызны әби белән бабай тәрбияләп үстергәннәр. Ул бүген Казанда институтта укып йөри икән. Тормыш, язмыш дигәннәре кайвакытларда әнә шулай бормалы-сырмалы шул.

 

Атны алганда – тешенә, кызны алганда cафлыгына кара

 

Туемда шаһитем булган дустым Фаил туган ягы Чүпрәлегә бер кайтуыннан: “Мин дә өйләнәм!” – дип канатланып килде. Авылда, аңа Ульян каласында яшәүче авылдашларының кызын димләп, таныштырганнар икән.

 

Туй зурдан булды. Ульян белән Чүпрәледән дә кунаклар күп килгәннәр иде. Туйга багышлап, мин юмор катыш шигырь язган идем. Аны сөйләгәч, мин туйның иң дәрәҗәле кешеләренең берсенә әйләнгәнем әле дә истә. Тик безгә гаиләләр белән дуслашып, кунакка йөрешеп, бергәләп балалар үстерергә насыйп булмады, чөнки туйлар үтеп, кунаклар таралганның икенче көнендә Фаил хатынын “Ракета”га утыртып, кире Ульянга озатты. Баксаң, кыз кияүгә чыкканчы ук сафлыгын җуйган, имеш. Бүгенге яшьләр моңа бик игътибар итмиләр бугай, ә без өйләнгәндә гыйффәтлелек дигән нәрсә бик тә мөһим иде. Хәзер кияүгә “саф” чыгарга теләгән кызлар, акча түләп, “кызлык”ны сатып алалар ди.

 

Берсе – калага, икенчесе – далага

 

Танышым Тимерҗан үзе дә буй-чибәрлек ягыннан төшеп калганнардан түгел, сөйгән ярын да ул, кем әйтмешли, бал кашыгына салып кабып йотардайны сайлады. Аларның ярты сүздән аңлашып, уйнап-көлеп, кочаклашып йөрүләрен күреп күпләр чын мәхәббәт шулай була торгандыр дип сокланалар иде. Җае туры килгән саен Тимерҗан үзе дә хатынының чибәрлеген, уңганлык-үткенлеген сөйләп, мактана торган иде.

 

Кызлары тугач, аларга фатир бирделәр. Аңа күченгәч, Тимерҗан, хатыны белән кызын калдырып, “озын берлек” артыннан Себер якларына чыгып китте һәм зур хата ясады.

 

Чибәрләр бит шундыйрак камырдан әвәләнгәннәр: әгәр дә аларны иркәләп-назлап яки җайлап-майлап тормасаң, механизмнары бозылып, чит-мит ир-атларга күз уйнаталар. Тимерҗанның хатыны да шундыйлардан булып, ире китеп озак та тормастан, бер егет белән чуала башлый. Хыянәтне ничек кенә яшерергә теләсәң дә, без капчыкта ятмаган кебек, барыбер берзаман төртелеп чыга. Башта ул Тимерҗанның туганнарына ишетелә, аннан алар бу хакта Тимерҗанга хәбәр бирәләр. Ике көннең берендә “яратам” дип чылтыратып торган хатынының хыянәтенә ире башта ышанмый. Тик шулай да кайтып тикшерәсе итә. Берничә көн күзәтеп, хатынының, чыннан да, сөяркәсе барлыгына ышангач, ул аларның өсләренә барып керергә ниятләп, ишеккә килә. Ишек эчтән бикле булганга, Тимерҗан фатирга балкон аша үтәргә тели һәм өченче каттан егылып төшеп, аягын сындыра.

 

Соңгы тапкыр мин Тимерҗанны култык таягы белән йөргәндә очраттым. Мактанчыкның арты ачык дигәндәй, хатыны белән аерылышкан, фатирларын бүлешкәннәр. Тимерҗан егылып төшүенә һич кенә дә көенми, ә сөенә генә. “Әле ярый өйгә керә алмаганмын, юкса кызган баштан икесен дә үтерәсе идем”, – ди.

 

“Утлы кисәү”

 

Чаллыга килгәч, мин эштә Рәсим исемле мишәр егете белән танышып-дуслашып киттем. Егет җор, йомшак телле, сабыр, чибәр. Ул булганда, кызлар безгә әйләнеп тә карамыйлар иде.

 

Рәсимнең “мало-семейка”га чираты җиткәч, ул тимерне кызуында сугарга теләп, безгә килеп яңа гына эшли башлаган Гөлфирә исемле кызга өйләнеп тә куйды. Юньле-башлы йөрмичә, холкын белмичә өйләнгән кыз караңгы бүлмәдәге кара мәчегә тиң. Гөлфирә бик тә көнчел булып чыкты: иренең берәр хатын-кыз белән сөйләшкәнен күрсә, шундук яннарына барып, иманнарын укытып килә иде.

 

Әле ул көнче генә түгел, ә һәркемне астына җибәрерлек усал телле дә икән. Аның һәр сүзе утлы кисәү кебек көйдерә иде. Шуңа аның белән без – ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да бик аралашмаска тырышалар иде. Без, Рәсимне кызганып, хатынына ничек түзә икән дип гаҗәпләнә идек. Түзмәгән мескен, ике нарасыен, болын кадәр фатирын калдырып, көннәрдән бер көнне сигезенче кат тәрәзәсеннән сикергән.

 

“Торырлык рәт калмады”

 

Төшке ял вакытларында минем белән гел шахмат уйный торган Нуриман завод подвалына төшеп асылынды. Сәбәбе – һаман да шул гаилә мөнәсәбәтләре. Эш булмаганда без Нуриман белән еш сөйләшеп утыра идек. Аның соңгы вакытларда сөйләгәнен җыеп, сезгә тапшырам.

 

Булачак хатыны Нуриманга яратып чыкмый. Бер малайлары туа. Әтисе аны кечкенәдән үк ирләрчә тәрбияләргә, эшкә өйрәтеп үстерергә тели. Тик баланы әрләмичә һәм шыңшытмыйча берәр нәрсәгә өйрәтәм димә. Бала тавышы ишетелә башлау белән анасы йөгереп килеп: “Нигә елатасың аны?” – дип, әтисе яныннан алып китә икән. Малай моны тиз үзләштерә: әтисен санламыйча, әнисен генә тыңлауга күчә.

 

Берзаман хатын: “Аерылам!” – дип тузынып йөри башлый. Баланы үз ягына аудару да аңа шуның өчен кирәк була. Шулчак Ельцинның кытлык еллары килеп, хатыны тынгандай итә. Ул арада малай “Денди” уеннары, телевизор колына әйләнеп, эт ялкавы булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлагач укырга да, эшкә урнашырга да теләми. Һәм берзаман җинаять кылып, төрмәгә эләгә.

 

Болай да юньле-башлы акылы булмаган хатынның акылы тагын да җиңеләеп, ул малайларының бу хәлгә төшүендә ирен гаепләп, өйдә көн дә җил-тузан куптара башлый. Нуриман да үзгәрә – эчүгә сабыша.

 

Асылынырга берничә көн кала Нуриман: “Өйдә торырлык рәт калмады, хатын көн дә: “Малай гына кайтсын, мин сине җәһәннәмгә олактырам!” – дип куркыта. Ул төрмәгә эләккәнче үк кулын күтәрә башлаган иде, кайткач тагын нәрсәләр күрсәтер инде? Чыгып кына китәр идем, барып егылыр урыным юк. Нишләргә дә белгән юк”, – дип зарланып утырган иде.

 

Башына җиткән

 

Гаилә тормышы гел үбеш-кочыштан гына тормый, аның авыр яклары да хәттин ашкан. Алар җыелып, кешедә эчке киеренкелек, төшенкелек, стресс тудыра. Хатын-кызлар аны җиңелрәк кичерә. Алар стрессларын дус-ишләренә сөйләп тә, кычкырып елап та, хәтта ирләрен талап та басалар. Ә менә ир-атлар гадәттә эчләренә җыя.

 

Энекәшнең дусты Гамилнең дә гаилә тормышы барып чыкмады. Һәрчак ачык йөзле, тиз аралашучан, йомшак күңелле Гамилнең хатыны бөтен нәрсәдән гаеп табып бәйләнә торган каты бәгырьле булып чыкты. Алар арасындагы каршылык бервакыт шуңа барып җитте, ире өйдән чыгып китте һәм кире кайтмады. Аны кайдан гына эзләмәделәр, ләкин таба алмадылар.

 

Ул югалганга өч айдан артык вакыт үткәч, аның кибеп-катып беткән асылынган гәүдәсен ташландык бер төзелештән табып алдылар.

 

“Кеше кебек үлмәде”

 

Мин үземне белә башлаганда әбием авылның остабикәсе иде. Шуңадыр, аның ахирәтләре күп булды. Аларның берсе бик тә якын булып, ике көннең берендә йә үзе безгә килә, йә әбием аларга бара иде. Анда барганда әбием еш кына мине дә иярткәли иде. Шуңа мин ул әбинең оныкларын кечкенәдән белеп, алар белән уйнап үстем. Соңрак аларның берсе – Фәндәвис исемлесе авылыбызның иң оста гармунчысына әйләнде. Билгеле инде, безнең туй мәҗлесендә дә, гармунчы буларак, аның урыны түрдә иде.

 

Фәндәвис белән без Чаллыга килгәч, бер заводка эшкә кердек. Бер тирәдә эшләгәч, мин аның белән еш очрашып сөйләшә идем. Бервакытны Фәндәвис кайгысы бар кеше кебек, башын иеп, дөньядан гаме китеп йөри башлады. Минем: “Нәрсә булды?” – дигән соравыма ул: “Гаиләдә хәлләр хөрти әле”, – дип җавап биргән иде. Соңгы күрүемдә Фәндәвис: “Минем бу дөньяда бәхетем булмады. Синеке булсын”, – дип, моңсу гына аркамнан сыйпап киткән иде. Бу аның шулай бәхилләшүе булган икән. Ул бүтән иптәш-танышлары белән дә шулайрак саубуллашкан һәм эш урынында станоклардан чыккан металл йомычкаларын ваклату-пресслау җайланмасы астына ятып, аны үзе эшләтеп җибәргән. Нәтиҗәдә, тонналаган тимер кисәкләре арасыннан алыптай ирнең телгәләнгән, вакланган калдыкларын бер пакетка җыеп алдылар. Җан өшеткеч, мәгънәсез һәм коточкыч үлем. Моның өчен бу дөньядан никадәр тую кирәк! Гаилә низагларында мәрхүмнең үзенең дә өлеше булгандыр, чөнки хатыны күмгәндә: “Кеше кебек яшәмәде, кеше кебек үлмәде”, – диде.

 

P.S. Җәмәгать, сез бу язманы укыгач, мине хатын-кызларны күрәлмаучы кеше дип уйларга мөмкинсез һәм ялгышырсыз. Без аларсыз – ике кулсыз. Массакүләм мәгълүмат чараларында ирләрнең хатын-кызларны рәнҗетү-газаплаулары турында күп языла, күп сөйләнә. Ә бит көзгенең икенче ягы да бар. Мин бары шуны гына күрсәтергә теләдем.


Абугали ГАЛИМОВ
Татарстан яшьләре
№ 13 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»